Юмор остасы Сирин Бәйрәмов: «Бу тормышта ир кешегә иң кыены – бала тәрбияләү»
Сирин Бәйрәмов - танылган КВНчы, бик күп юмористик проектлар җиңүчесе, Данир Сабиров төркеменең «йөземе». Ул татар тамашачысына «Ядәч» фильмындагы участковый роле аша да таныш. Сирин белән очрашып, аның иҗади үсеше, тормышындагы кызыклы вакыйгалар, татар юморы һәм башка темаларга әңгәмә кордык.
«Тапталмаган әйбер табуы нык авыр»
Сирин, татарда бер Бәйрәмов бар бит инде. Бу фамилияне кайсыгыз беренчерәк булып алды?
Елын төгәл генә хәттерләмим инде, төнге клубларда күңел ачу программалары чыга башлаган чор. Андагы чыгышлар гаиләгә өстәмә бер керем чыганагы булып тора иде. Иң беренче чыгышым алдыннан алып баручыга исем-фамилиямне әйттем. «Юк, хәзер бөтен юмор остасының да псевдонимы бар, тиз генә үзеңә исем уйлап тап», - диде. Сәхнәгә чыгарга 5 минут кына вакыт калган иде инде. «Иптәш Бәйрәмов» дияргә куштым. Үзем каушыйм, чөнки андый форматта эшләгәнем юк иде. Баштарак ул исемнең «фәлән категорияле зоотехник» кебек өстәмәләре дә бар иде әле. Менә шуннан бирле Иптәш Бәйрәмов булып йөрим.
Күпмедер вакыт үткәч миңа Булат Бәйрәмов шалтыратты. «Син нишләп минем фамилияне алдың?» - ди. «Бу хакта уйлап та тормадым», – дидем. Булат белән без дуслар, әйбәт аралашабыз, бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз.
Сезнең турыда үзен-үзе күтәргән шәхес дип, курыкмыйча әйтеп була кебек. Бу юл авыр булдымы?
Дөресен әйткәндә, мин үземә карата «шәхес» сүзен кулланганнарын яратып бетермим. Бүгенге татар артистларының 75 процентына да «шәхес» дип әйтеп булмый. Шәхесләр алар татар тарихында эз калдырган зур җырчыларыбыз. Ә без бары тик артистлар гына.
Мәктәп елларында КВН уйнаудан башланган иде сәхнә юлым, шуннан үзеннән-үзе китте. Институтка да менеджерлыкка укырга кергән идем. Үземне сәхнәдә эшли торган кеше булырмын дип күз алдына да китермәдем. Ләкин нәрсәдер әйткәч тамашачы көлә икән, ул чиргә әйләнә – аны тагын-тагын кабатлыйсы, тагын бер чыгып көлдерәсе килә. Бу юлга кереп китүгә ничектер җае чыгып торды, очраклы формалары да булды. Мәсәлән, мин бөтенләй Мәскәүгә барырга, андагы юмор проектларында катнашырга тиеш кеше түгел идем. Монда каравылчы булып эшләгән чак. Җитәкчелек мине эштән Казанга «Комеди Клаб»та чыгыш ясарга җибәрмәде. Гариза яздым да, Казанга китеп бардым. Әти урнаштырган эш иде. Әле ул вакытта эшкә урнашулар да җиңел түгел.
Казанга барганда, Мамадыш тукталышындагы әбиләрдә мантый ашап торганда, Мәскәүгә чакырып шалтыраттылар. Бу шалтырату бер көн алдан килгән булса: «Юк, мин Мәскәүгә бармыйм, каравылга эшкә чыгасым бар», - дип әйткән булыр идем (көлә).
Чаллыда КВНда уйнаганда, Казаннар күрде. Казанда уйнаганны күреп, Мәскәүгә чакырдылар. Шул юмор проектлары аша күреп, кинода төшәргә тәкъдим иттеләр.
Мәҗлесләр, туйлар алып барырга да озак ризалашмадым мин. Кеше гомерендә бер генә була торган бәйрәм, бозсам ни хәл итәм дип, алмый идем. Бер туйны алып барырга мәҗбүриләп диярлек күндерделәр дә, әкренләп керешеп киттем. Менә шулай, барысы да бер-берсенә бәйләнеп барды.
Фото: © Сирин Бәйрәмовның шәхси архивыннан
Шулай да, бу юлда төп баскыч КВН булгандыр.
Россия телевидениесен, кинемотографиясен яки медиа юнәлешләрен алып карасак, анда эшләүчеләрнең күпчелеге КВНчылар икәнне күрербез КВНда сине тиз арада уйларга, язарга, яхшылыкны начарлыктан аерырырга өйрәтәләр. Төрле юмористик шоулар чыкканчы, КВН үзенә бик күп талантлы авторларны, актерларны җыйды. Ләкин ул чакта алар берәүгә дә кирәкмәде, берәү дә аларга акча түләми иде. «Комеди Клаб» һәм башка проектлардан соң телеканаллар КВНчылардан да кызыграк язучылар булмавын аңлады. Хәзер КВНчылар сериалларны да, спектакльләрне дә яза, үзләре дә төшә.
Шуңа да карамастан, юмор өлкәсендә чүп контент та бик күп. Һәр сериал бер-берсенә нык охшаган. Чөнки бөтен булган әйберне сөйләп бетерделәр инде. Без бер концертта әти-әниләрнең балаларны җәйгә әби-бабайларына кайтарып куюы турында номер күрсәткән идек. Имеш, алҗыган әби бала караган өчен әниләренә прайс язып бирә. Концерттан соң безгә: «Уральские пелмени» мондый номер күрсәтте инде», - дип килеп әйттеләр. Эзләп карыйбыз – чыннан да бар икән. Хәзер тапталмаган әйбер табуы нык авыр.
Сыйфатлы юмор ничек языла соң?
Иң кызыгы – моментында, кыска мизгел эчендә туган мәзәк. Кешене әнә шундыйлары көлдерә. Кайбер номерларны бик озак язабыз. Хәзер авторларда «слой» (катлам) дигән термин да бар. Була шундый темалар, аларның өске катламнары инде салдырылган. Андыйларда да озаклап казынырга туры килә.
«Ялгышларым күп булды»
«Смех без правил», «Убойная лига», аннан соң «4 татар» проектлары... Гап-гади татар егете, Иптәш Бәйрәмов Чаллыны, Татарстанны бөтен Россиягә таныта алды. Ул вакытларны сагынасызмы?
«Смех без правил» проектының беренче раундында халыкны көлдерә алмаучыларны Павел Воля белән Турчинский матларга ыргыталар иде. «Ыргытсалар, Чаллыга ничек кайтып керермен, бармак белән төртеп көләчәкләр бит», - дип курка идем. Беренче раундны үткәч кунакханәгә кайттым да, хатынга шалтыратам: «Ыргытмадылар, иртәгә җиңеләм дә, кайтам», - дим. Икенче көнне тагын үтәм. Тагын: «Бүген дә үттем әле, иртәгә кайтам», - дип шалтыратам.
Ул чорда ялгышларым да күп булды минем. Ник дигәндә, янәшәмдә киңәш бирүчеләрем юк иде. Кинәт килеп төшкән әйбер булгач, андый ситуациядә үзеңне ничек тотарга белмисең. Чыгышлар өчен сиңа акча бирә башлыйлар. Икенче атнада тагын барам бит дип, син аны кайту белән үк туздырып бетерәсең. Җитәкчелек белән сөйләшүләр дә җитеп бетмәгән инде. Чак кына характер күрсәтәсе булгандыр, бәлки.
Ә болай бернәрсәгә дә үкенгәнем юк. Яңадан кабатлыйсы булса да, бер-ике урында төзәтмә кертеп, шушы ук юлны кабатлар идем.
Сез бу проектларга эләкмәсәгез дә танылыр идегезме? Шул ук «Дүрт татар» командасына, мәсәлән.
Танылыр идемме икән, әйтә алмыйм. Татарстанның җыелма «Дүрт татар» командасы өчен без бәләкәй чактан бирле җан ата идек. Үзебез КВНда уйный башлагач, Казанда аларны җиңгән вакытлар да булды, гәрчә, мәзәкләре безнекеннән 5–10 мәртәбә кызыграк булса да. «Бу бала-чагаларның күзләре яна», - дип, жюри әйбәт билге куя торган булгандыр инде.
«Дүрт татар» КВН командасы мине башта үзләренең комеди проектларына чакырды. Олы малай туган гына вакыт, әниләр белән яшибез. Кичке унда мин бала йоклатмакчы булып йөрим. Телефоным шалтырый. «Сирин, син буласыңмы? Мин – «Дүрт татар» командасы капитаны Дима Черных», - ди. Мин моны «ераккарак» җибәрдем дә, трубканы куйдым. Тагын шалтырата. «Хәзер кем икәнеңне беләм дә, күрмәгәнеңне күрсәтәм», - дим моңа. Монда бит минем җитдирәк эшләр бар - бала йокламый. Кем уйлаган инде кичке унда миңа Дима Черных шалтыратып ятар дип. Бераздан, янә шалтырата. «Тынычландыңмы? Балаң йокладымы? Хәзер тыңлап кара әле мине, яме», - ди. Шуннан алар белән күрешеп, эшли башладык. Хәзер дә дуслар, аралашып торабыз.
Сез «Ядәч» фильмында участковый ролен башкардыгыз. Сезнең әтиегез дә милициядә эшләгән икән. Героегызны уйнаганда әтиегезне күз алдында тотмадыгызмы?
Ю-ук, минем әти бик җитди участковый иде ул. Минем героем күбрәк миңа охшаган – хыялый, үз дөньясында яши. Әле, җитмәгәненә, формада килеш «салыштырып» та утыра.
Юмор остасы буларак, сезгә бик туры килә торган роль иде. Бу сезнең өчен кинода төшү буенча беренче тәҗрибә булдымы? Берәр фильмда бик җитди рольне уйный алыр идегезме?
Чыннан да, бу роль минем өчен беренче һәм әлегә соңгы роль. Әлбәттә, миңа бик ошады. Чакырсалар, киләчәктә дә бик теләп ризалашыр идем.
Җитди рольләргә килгәндә, башкарып чыгармын дип ышанып әйтә алмыйм, ләкин бөтен көчемне куеп тырышачакмын.
Фото: © Сирин Бәйрәмовның шәхси архивыннан
«Татар юморы балачактан якын»
Соңгы вакытта татарча стендап жанрын да популярлаштырып җибәрдегез. Сез стендапның киләчәген ничек итеп күрәсез?
Беләсезме, стендап жанры ул элек-электән популяр иде. Шул ук Рәшит абый Шамкайлар, Алмаз абый Хәмзиннар - алар барысы да стендаперлар бит. Без аларны монолог сөйләүчеләр, юмор осталары дип йөртә идек. Хәзер генә «стендап» дигән заманча сүзе чыкты аның.
Дөресен әйткәндә, минем стендапка керәсем дә килмәгән иде. Миңа Казахстанның Турсумбек дигән бер шоумены стендапларын карарга тәкъдим иттеләр. Карадым да, миңа шундый ошады. Бернинди пычраклык, начар сүзләр юк анда, оятсыз темаларга да кереп китми. Ә халык тәгәри-тәгәри көлә. Менә шуннан мин дә, оятсыз темаларга кагылмыйча гына, татарча стендап сөйләп карасаң ничек булыр икән дип уйладым. Чөнки безнең татар халкы тормыштан алынган әйберләрдән көлә. Тамашачы шунда ук аңлый, уйлап чыгарганны сөйлисеңме син, чын булганнымы.
Без шундый тиз заманда яшибез. Юмор өлкәсендә озын номерлар ясамыйлар, чөнки интернет кешене кыска видеороликларга ияләштерде. Дөнья хәзер шундый – бүген кешегә «Комеди клаб» күңелле, икенче көнне ул стендап тыңлый башлый. Шуңа стендапның киләчәге бармы, юкмы, әйтә алмыйм. Тик татар юморының киләчәге бар.
Без, татар стендаперлары, җыелма концертлар ясыйбыз. Аллаһка шөкер, алар тулы заллар белән үтә. Безнең инде даими тамашачыларыбыз да барлыкка килде. Быел гына да Казан, Чаллы, Актаныш, Түбән Камада куйдык. Октябрьдә концертларыбыз шулай ук Чаллы, Казан, Сабада булачак. Әлмәт белән Уфага да барып кайтасыбыз килә.
Беренче ике концертыбыз ТНВ каналында да чыгачак. Килә алмаучылар аны ТНВ телеканалыннан карый ала.
Сирин, кайда гына чыгыш ясасагыз да, русча сөйләсәгез дә, сез беренче чиратта татар юморы белән янәшә торган кеше. Һәм, миңа калса, сез татар юморын аерып яратасыз. Татар юморының үзенчәлеге нәрсәдә һәм ул сезнең өчен нигә кадерле?
Балачакта барыбызны да әби-бабай янына авылга кайтарып куялар иде. Шунда минем көне-төне тыңлый торган 3-4 кассетам булыр иде. Берсе - Сабантуйда сатып алган «Руки вверх» кассетасы, икенчесе - Салават абыйныкы һәм өченчесе - «Мунча ташы» юмор театры кассетасы. Мин аны бер 150 тапкыр гына тыңлаганмындыр. Гамил абыйның бәрәңге сатуларыннан көлеп үлә торган идем. Институтта укыганда Михаил Задорновның бер кассетасын шулай ук тыңлый-тыңлый ятлап бетергән идем. Дөрес, татар юморы рус юморыннан бик нык аерыла. Татар көлгән әйбердән руслар бөтенләй көлмәскә мөмкин.
Чыннан да, татар юморын мин ныграк яратам. Ни өчен дигәндә, ул гади һәм ихлас. Безнең татар кешесе гади генә әйберләрдән дә рәхәтләнеп, эче катып, йөзләре киңәеп көлә бит ул. Безнең әби-бабайлар, әтиләр, абыйлар барысы да юмор сөюче кешеләр. Берәр кеше абына, яки урамга мәзәгрәк киенеп чыга икән, әлбәттә инде, ул урамнан болай гына үтә алмый. Аңа кем дә булса төрттереп нидер әйтәчәк. Кечкенәдән карап утыра идек шулай шаяртканнарын. Әти белән энекәшләре йокларга идәнгә тезелеп яткач та бер-берсенә мәзәкләр сөйләп, иртәнгә кадәр көлешеп чыга торганнар иде. Татар юморы миңа балачактан якын.
Татар юморы русныкыннан аерыла дидедегез. Ә татар юморы үзе төбәкләп, районлап аерыламы? Мәсәлән, Казан халкы шаркылдап көлгән юмордан Мәскәүлеләрнең кылы да селкенмәгән очраклар булдымы?
Мәскәү татарлары бик үзенчәлекле кешеләр алар. Анда концертларга Нижгар мишәрләре килә. Шат күңелле булсалар да, алар телгә бик очлы кешеләр. Уйламыйча берәр нәрсә әйтсәң, сәхнәдән куып төшерергә дә мөмкиннәр (көлә).
Шәһәрләр авыллардан, шулай ук төрле районнар бер-берсеннән аерылып тора. Кайбер якларда халык бик гади. Мәсәлән, син «стендап концерты» дип язсаң, алар җыр тыңларга киләчәк. Минзәләдә шундый бер очрак булган иде. Концерт башланып бер ярты сәгать узуга, халык әкренләп китә башлады. Концерт директорыбыз Минзәлә егете иде. «Нәрсә булды, кая киттегез?» - дип сорый икән. «Концерт дип килгән идек, бер җыр да булмады», - дигәннәр. Шуннан бирле безнең концертларда җыр да бар, стендап та, бию дә.
Мәскәү стендаперлары безгә килсә, аларның чыгышы 40 минут яки бер сәгать була. Бездә 2,5 сәгаткә сузмасаң, билет акчасын кайтар дип башлыйлар. Безнең халык өчен стендап концерты ул тулы концерт булырга тиеш. Шуңа күрә стандартлардан берничек тә китә алмыйбыз.
«Җитәкчелек турында яхшы сөйлим икән, димәк, шулай уйлыйм»
Элек юмор осталары хакимиятне «тешли» торган булган. Ә хәзер юмор кичәләре хакимияткә дан җырлап уза сыман.
Элек тә хакимияткә бик төрттереп булгандыр дип уйламыйм мин. Шул ук Советлар Союзы чорында Брежнев яки Хрущев турында сөйләп кара әле син (көлә).
Мин җитәкчелек турында яхшы яктан сөйлим икән, димәк, чыннан да, шулай уйлыйм дигән сүз. Ялагайланып сөйләгәнем юк. Бүгенге Россия өчен авыр заманнарда Татарстанда, Аллаһка шөкер, стабильлек, тынычлык бар. Кайсы якларда гына булмыйбыз без, гел чагыштырып йөрим. Безнекеләр барыбер тырышалар. Татар авылларының башка авыллардан аерылып торуын да күрәбез. Исемен укыганчы ук, чабылган капка төбеннән, матур төсләргә буялган өеннән күренеп тора безнең татар авыллары.
Матур яшәргә теләсәң, башың, кул-аягың урынында булса, бездә рәхәтләнеп яшәргә була. Шуңа күрә, хакимиятне мактап сөйләү - ялагайлану түгел.
Җитәкчелекнең ялгышкан якларын, ошап бетмәгән проектларын да күрәбез. Болар турында да әйтми калганыбыз юк. Мәсәлән, фатир өчен коммуналь түләүләр арткач, без бу теманы беренчеләрдән булып күтәреп чыктык. Өч бүлмәле фатир өчен аена 17 мең сум килеп торсын әле! Фатирда түгел, зур саунада яшибезме!
Сезнең Рөстәм Миңнеханов белән Владимир Путин турындагы шаяртугыз бик кызык килеп чыккан иде. Аны Рөстәм Нургалиевич үзе күрдеме икән?
Безнең беренче концертта аның матбугат сәркатибе утырган икән. Видеоны күрсәткәч, Рөстәм Нургалиевич та ошаткан: «Кто этот воин?» - дип көлгән, диделәр.
Мин җитәкчеләрнең очрашуын телевизордан күргән идем. Шуны истә калдырып, бераз үземнең уй-фикерләремне дә өстәп, чыгып сөйләдем. Бу көннәрдә АСЕАН форумы кысаларында да Рөстәм Нургалиевичның Владимир Путин белән очрашуы булды. Шуның видеосын инде унлап кеше җибәрде. «Сирин, болар тагын очрашканнар бит, чыгып сөйлә инде», - дип язалар. Ләкин мәзәкнең иң тәмлесе - беренчесе. Икенче тапкыр сөйләгәне инде, никадәр тырышсаң да, алай ук кызык булмаячак.
«Танышканчы, Данирның иҗаты белән кызыксынмый идем»
Сез инде шактый күптәннән танылган юмор остасы, җырчы Данир Сабиров командасында эшлисез. Аның белән ничек танышып киттегез?
Танышканчы мин Данирның иҗаты белән артык кызыксынмый идем. Мин бер елны КВНга Аграр университет командасын әзерләдем. Алар чемпион калдылар һәм финал уеннарында чыгыш ясарга Данир Сабировны чакырдылар. Менә шул вакытта без аның белән бергәләп иҗат итәргә тотындык, сүзләребез килеште. Бергәләп 3 шаян җыр язып ташладык. Данир кабат килде дә: «Бу җырны үземнең концертларда җырларга ярыймы соң?» - ди. «Җырла, аның акчасы түләнгән бит инде», - дип көлдем. Шуннан бергә эшли башладык. Башта мин аңа языштым гына, соңрак гастрольләрдә дә йөрдем. Без алар белән гаилә дуслары да әле. Данирның гаиләсен бик хөрмәт итәм.
Данирга барлык юморны да Сирин Бәйрәмов яза, аның концертлары - тулысынча Cирин иҗаты икән, диләр.
Юк, бу дөрес сүз түгел. Без танышканда Данир инде зур-зур заллар җыя торган, танылган артист иде. Аның иң күңелле монологлары үз тормышыннан алынган. Язганда да мин аны: «Әйдә, исеңә төшер, тагын нәрсәләр эшләде әтиең, кайларга бардыгыз, кемнәрне кыйнадыгыз, нәрсәләр саттыгыз?» – дип, аптыратып бетерәм. Без барлык юмористик номерларны да бергә утырып язабыз. Кайберләрен ул мин килгәнче язып куйган була инде.
Юмор сатып акча эшләп буламы ул? Бәясе бармы аның?
Бар. Иң шәп авторлар Мәскәүдә. Эшләре дә күп, яшәүләре дә шәп.
Ә татар юморы белән?
Татар юморы белән баеп булмый. Гаиләдәге кайбер тишек-тошыкларны ямарга җитә. Ни өчен дигәндә, андый ихтыяҗ юк. Юмор осталары күп түгел, юмор белән бәйле проектлар да юк. Кая, кемгә сатасың аны? Әйе, кайвакыт җырчылар монологларга заказ бирә. Син аны вакытыңны әрәм итеп язасың, әзерләнәсең, борчыласың. Кемдер син язганны чыгып сөйли ала, кемдер сөйли алмый. Сәхнәдән мәзәк сөйләп кеше көлдерү ул карап торганда гына җиңел әйбер.
Бәлки, сөйли белмәүче артистларга бөтенләй сөйләп кенә тормаска кирәктер? Шулай дип әйтмисезме?
Алар аны шунда ук аңламыйлар бит. «Без синең белән дуслар бит, язып бир инде», - ди башлыйлар. Нәтиҗәдә, вакытыңны гына сарыф итәсең.
Әмма оста итеп сөйләүчеләре дә бар. Алар инде тумыштан шундый кызык кешеләр. Мәсәлән, Габделфәт Сафинны мин гомердә уйламас идем сәхнәдән шулай мәзәк сөйләп кеше көлдерер дип. Аның юморыннан караган саен көләм. Халыкка җиткерә ала ул юморны. Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовларны да чын юмор осталары дип әйтергә була. Кайда интонацияне күтәрергә, кайда төшерергә – барысын да тоемлыйлар.
«10 меңне кайсы картага күчерәсең?»
Сез бүген Татарстандагы топ алып баручыларның берсе. Халык сезне нәрсә өчен шулай ярата?
Кунаклар белән аралашканнан гына әйтә алам инде. Гадилегемне һәм импровизациямне мактыйлар. КВНнан килгән гадәт инде ул минем, һәр сүзгә җавабым үзеннән-үзе табылып тора. Бәйрәмнәрнең күңелле узуы килгән кунакларның үзләреннән дә тора.
Канәгать калалармы? Акчаны кире кайтар, дигән очраклар юкмы?
«Предоплата»ны сорап кына шалтыраткалыйлар. Бәйрәм алып барырга алдан сөйләшеп куясың, ул көнгә башка бәйрәм алмыйсың. Бәйрәм хуҗасы 5-10 мең акчасын күчереп куя да, мәҗлес булмаган очракта ул акча сиңа компенсация булып кала дигән сүз бит инде. Вакыты җитәргә күпмедер вакыт кала шалтыраталар: «Менә фәлән абыең чирләп китте әле, минем дә кәефем юк. Бәйрәмне үткәрмибез инде», – диләр. «Ярар апа, үзегезгә карагыз», – дим инде. «10 меңне кайсы картага күчерәсең?»
Кызык хәлләр бик күп инде ул безнең өлкәдә. Берсенең апасы «нигә акчаларын кайтармыйсың» дип, прокуратурадан шалтыратып янаган иде. Аннан бер-ике ел элек бер рус кызы шалтырата. «Все, я его выгнала. Козлом оказался. Как дура, чуть замуж не вышла. Предоплату верни», - ди.
Кызганычка, авыр ситуацияләр дә була. Бер пар, туйларына бер атна кала, Казаннан Актанышка кайтышлый куркыныч авариягә очрады. Кияү егете һәлак булды, кыз хастаханәгә эләкте… Менә андый очракларда ничек кире кайтармыйсың инде… Шулай ук пандемия вакытында мин барлык акчаларны да кире кайтарып бардым.
Халык ивент индустриядә эшләүчеләрне бик бай дип саный. «Әйе, мин бай» дип әйтә аласызмы?
Нык «баедык» соңгы арада (көлә). Эшләр булып торса, кредитларны, ипотекаларны ябарга җитеп бара. Баерак егетләр дә бар, әлбәттә, ләкин аларның барысы да башкалада инде.
Сез һаман Чаллыда икән шул. Белгәч, гаҗәпләндем хәтта.
Заманында Мәскәүгә дә, Казанга да чакырганнар иде. Минемчә, Чаллы иң шәп шәһәр. Бөтен нәрсә бар, 10-15 минутта кирәк урыныңа барып җитәсең. Шуңа да минем Чаллыдан беркая да китәсем килми.
Фото: © Сирин Бәйрәмовның шәхси архивыннан
«Күпләрне акылы саклап калды»
Сезнең үсмер чор 1990 елларга туры килгән. Ул вакытта күпләр азып-тузып, үзен юкка чыгарды. Начар юлларга кереп китүдән сезне нәрсә саклап калды?
«Пацан тормышы» дип атала иде ул. Старшийлар белән җыелып, «стрелка»ларга барулар, асфальт бүлүләр...
Беренчедән, минем әти милициядә эшләде, ул майор званиясе белән пенсиягә чыккан кеше. Икенчедән, чак кына акыл бар иде. Без беркайчан да үзебез беренче булып кешегә ябышмадык. Шул институтта укулар, КВНда уйнаулар да үзенекен эшләде инде.
Институтка кергәч, беренче тапкыр укырга куркып кына барганым хәтердә. Хәзер берәрсе бәйләнер инде, болай итеп җавап бирермен инде дип әзерләнәсең инде. Начар сүз әйтсә, шунда ук сугам дисең. Чөнки үзеңне куярга кирәк. Ә андагы егетләр барысы да дус булырга килгән булып чыкты. Барыбыз да институтка сөенеп йөрдек. Чөнки институттан чыгып, бер-ике тукталыш кайтуга, бөтенләй башка тормыш башлана… КВНда да шул ук хәл. Бөтен комплекс белгән авторитетлы егет КВНга килә. Үз ишегалдында ул иң начар кеше, ә КВНда аннан да киң күңеллесе юк.
Минемчә, күпләрне акылы саклап калгандыр. Чөнки үзем үскән комплексларда һаман да күрәм мин ул урам егетләрен. Яшьләре 40тан арткан, әмма алар үзләрен хәзер дә шулай ук тоталар. Сөйләшүләре дә шул ук аларның. Иртә таңнан трикосын киеп, футболкасыз шәрәтән көе, сыра артыннан кибеткә бара ул.
Ул чор бала-чагасы әти-әнине дә күрми үсте инде. Сезнекеләр дә тормыш кугандыр.
Без гаиләдә ике бала. Айгөл исемле сеңлем бар. Бәләкәй чакта «безнең әти бигрәк кырыс, мин үскәч андый булмыйм» дип уйлый идем. Буласың икән ул. Минемчә, бу тормышта ир кешегә иң кыены – бала тәрбияләү. Син белмәгән әллә нинди ситуацияләр килеп чыга. Үзеңне ничек тотарга белмисең, ачуланыргамы баланы, гафу итәргәме. Сөйләшеп алыргамы, «бар уйла да килеп әйтерсең» дип куып җибәрергәме. Психологларга йөрсәң дә, китаплар укысаң да, дөрес җавабы юк аның. Кайчагында, нигә үпкәләттем баланы дип, төннәр буе йокламыйча ятам.
Әти-әниләрне кич күрә идек инде без. Әни балалар бакчасында эшләде. Ул төгәл кичке биштә эштән кайта торган иде. Әни кайтырга ун минут кала, без үзебезгә кушылган эшләрне эшли башлыйбыз. Көндез үк суыткычтан чыгырырга кушылган тавыгы да ун минутта эреп куя, тузан суырткыч та кулга менеп кунаклый.
Сез авыр бала булдыгызмы?
Төрле чак булгандыр инде. Әти миңа чикләүләр куя иде. Укуын да начар укымадым мин. Ләкин елга бер әти мәктәпкә барып кайта иде. Анда, әлбәттә, тәртип турында сөйләшүләр була, кайткач миңа эләгә. Шуның өчен футболга җибәрми, ишекне ябып куя иде. Ә мин балконнан чыгып таям (беренче катта яшәдек). Дөрес эшләмәгәнемне үзем әти булгач кына аңлый башладым.
Белүемчә, хәзер инде сезнең үзегезнең бик матур гаиләгез бар. Тормыш иптәшегез белән 3 бала тәрбиялисез. Ни өчен аларны чит күзләрдән яшерәсез?
Популяр кешеләрнең якыннарына бер сәбәпсез эләккәнен күреп торам бит мин. Менә берсе интернетка баласын куя. 10-11 яшьләрдәге матур егет басып тора. И тотыналар шул бер гөнаһсыз бала турында теләсә-нәрсә язарга...
Шуңа да мин гаиләмне яшерәм. Элегрәк хатын: «Син бездән ояласың, безне күрсәтмисең», - дип үпкәли иде. Хәзер үзе дә аңлады инде. Минем гаиләм - кечкенә генә дөньям. Анда әти-әниләр һәм якын дусларым гына керә ала.
Сезнең белән яшәве күңелледер. Тормыш иптәшегез юморны аңлый торган кешеме?
Тормыш иптәшемә бергә эшләгән дус кызлары: «Син Сирин белән көлеп үләсеңдер инде», - диләр икән. «Нәрсәсеннән көләсең инде аның, кайта да диванга сузылып ята», - дип җавап биргән.
Хатыным белән төрле темалардан көлешеп утырырга яратабыз. Ләкин эч катып көлүләр, күңел ачулар дуслар белән очрашканда була. Минем дусларым барысы да юмор хисе көчле кешеләр. Аларның һәрберсе белән горурланам.
Сез булганына канәгать була торган кешеме? Әллә инде «нигә болай эшләдем икән», «күбрәк акча табасы иде» дип, даими үзегезне битәрләп яшәүчеләрдәнме?
Акча ягыннан мин бай кеше түгел. Машинам да, фатирым да кредитта. Ләкин зур гаиләм, торыр урыным, өстәлдә ризыгым бар. Ике яктан да әти-әниләребез исән-сау. Ярдәм яки киңәш кирәк булса, булышырлык, күңелне бушатырлык дусларым күп. Кайсы белән балыкка, кайсы белән ауга барабыз. Кайсы белән очрашып, су буенда сөйләшеп утырабыз.
Икенче яктан карасаң, ялгышлар, дөрес кабул ителмәгән карарлар да күп булды. Бер кешенең дә тормышы тигез генә бармый торгандыр инде ул. Шуңа күрә бүгенге көнемнән һич зарлана алмыйм.
Эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт, Сирин!
Фото: © Сирин Бәйрәмовның шәхси архивыннан