news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Эльмира Сөләйманованың кайда җирләнәчәге билгеле

news_top
Җырчы Эльмира Сөләйманованың кайда җирләнәчәге билгеле
"Татар-информ" архивы

Бүген Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың вафат булуы турында язган идек. Җырчыны иртәгә, 17 декабрь көнне, 10.00 сәгатьтә Тукай районы Кече Шилнә авылы зиратына җирләячәкләр. Бу хакта «Интертат»ка җырчының бертуган абыйсы Марат Сөләйманов хәбәр итте.

«Апаны бүген үк җирләрбез, дип уйлаган идек. Ләкин, бәхилләшергә вакытыбыз булсын өчен, төнгә яныбызда калдырырга уйладык», – диде ул.

«Интертат»ка билгеле булганча, мәрхүмә белән хушлашу Кече Шилнә мәчете каршында 10.00 сәгатьтә булачак. 

Эльмира Сөләйманованың ире Дмитрий җырчының соңгы минутлары турында сөйләгән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар