
Җырчы Аишаның сәламәтлеге белән проблемасы булуы һәм, кечкенә кызын карарга кеше булмау сәбәпле, балалар бакчасына бирүе турында язган идек. Шулай ук кызының үзеннән кала беркеме булмавы турында да әйткән иде.
Аиша танылган Ганиуллиналар гаиләсеннән, алар – 5 кыз туган. «Алар миңа ярдәм итәргә тырыша, әмма һәркемнең үз тормышы бит», – дип тә сөйләде ул.
«Тормышымның бик авыр чагы. Ләкин мин бирешмим. Балам, үзем хакына көч табам. Алга атлыйм, башка юл юк», – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша ул.
Җырчы Рәфинә Ганиуллинаның кече сеңлесе соңга арада иҗатка да ныклап тотынды – җырлар яздыра, клип төшерә.
- Рәфинә Ганиуллинаның кече сеңлесе Аиша: «Баламның миннән кала беркеме дә юк»
- Рәфинә Ганиуллинаның кече сеңлесе Аиша үзен гаепләүчеләргә: «Әнине чиратлап карыйбыз»