news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллинаның кече сеңлесе Аиша үзен гаепләүчеләргә: «Әнине чиратлап карыйбыз»

news_top
Рәфинә Ганиуллинаның кече сеңлесе Аиша үзен гаепләүчеләргә: «Әнине чиратлап карыйбыз»
Фото: Видеодан скриншот

Җырчы Рәфинә Ганиуллинаның кече сеңлесе Илсөя (сәхнәдә Аиша буларак чыгыш ясый) үзен гаепләүчеләргә җавап биргән. Ул ялгызы гына кыз бала үстерә һәм янында ире, булышырдай әби-бабайлары булмау сәбәпле, ул, баланы кечкенә килеш балалар бакчасына биреп, эшләргә мәҗбүр. Аны язылучылары «баланы кечкенә килеш ник балалар бакчасына бирәсең» дип гаепләгән.

«Баланы садикка бирмичә нишлим? Минем сәламәтлегем тимер түгел. Тәүлек буе бала белән бергә эшлим, баланы үзем генә үстерәм. Әлбәттә, апаларым миңа булдыра алганда булыша, әмма аларның һәрберсенең – үз тормышы. Мин моны яхшы аңлыйм. Бала белән эшне алып бару авырга туры килә. Әле безнең әни дә авырый, аны да тәрбияләргә кирәк, без аны аны чиратлап карыйбыз. Мин әнине карамыйм, дип уйлый кайберәүләр. Без аны чират буенча карыйбыз. Мин дә карыйм, чираттан төшеп калганым юк. Әле миңа күбрәк тә туры килә, туганым Гөлсу Мәскәүгә киткәндә, аның өчен дә карадым. Бала тудыру йортыннан чыгып 5 көн узгач, әни миндә иде инде. Әнине карадым, карыйм һәм караячакмын. Мин зарланмыйм, әмма мине киңәшләрегез белән аптыратмагыз», – дип сөйли ул.

Ганиуллиналар – 5 кыз туган: Рәфинә, Люция, Резедә, Гөлсу һәм Илсөя (Аиша). Аларның әнисе – авыру килеш 5 баласын ялгызы гына тәрбияләп үстергән көчле рухлы шәхес. Биш кызы да җыр-бию сәнгатен якын күрсә, Зөлфия апа үзе әдәби әсәрләр язган. Хәзер ул кызларының тәрбиясенә мохтаҗ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар