Татар эстрадасында танылган 5 бертуган Ганиуллиналарның берсе Аиша социаль челтәрдәге сәхифәсендә борчуы булуы турында хәбәр итә.
«Анализлар биреп йөрим. Организм хәлсезләнгән. Сәламәтлегем өчен борчылам. Барысы да яхшы булыр, дип өметләнәм. Баламның миннән кала беркеме дә юк, аның өчен мин көчле булырга тиеш!» – дип яза ул.
Ганиуллиналар – 5 кыз туган: Рәфинә, Люция, Резедә, Гөлсу һәм Илсөя (Аиша).