news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Венер Сәлимов икенче тапкыр әти булырга җыена

Яшь гаилә баланың җенесен белү өчен гендер-пати үткәргән, әмма инстачыларга серне ачмаган.

news_top
Җырчы Венер Сәлимов икенче тапкыр әти булырга җыена
https://www.instagram.com/venersalimov/

Җырчылар арасында малаймы яки кызмы икәнен белү өчен гендер-пати үткәрү модага керде. Җырчы, туйлар алып баручы Венер да хатыны Ильвина белән баланың җенесен белүгә багышланган бәйрәм үткәргән, әмма инстачыларга серне ачмаган. Алар бөтен шар белән төшкән фотолар гына куйган.

«Гашыйклар көне белән! Без бәхетле!» — дип язган җырчы.

Венерның хатыны үз битендә кызыксынучыларга «әйе, котларга була, могҗиза көтәбез», дип язган.

Яшь гаиләнең ике яшьлек кызлары бар.

Гүзәл Уразованың гендер-пати үткәрүе, Алсу һәм Азат Фазлыевларның бу бәйрәмгә әзерләнүе турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар