Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның дүртенче балалары кем булуы билгеле булды

Иҗади гаилә баланың җенесен белү өчен гендер-пати оештырды.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның дүртенче балалары кем булуы билгеле булды
Владимир Васильев

Бүген Гүзәл Уразова инстадусларын Гашыйклар көне белән котлаган һәм гендер патидан видео куйган.

Иҗади гаилә дүртенче сабыйның җенесен белү өчен бөтен гаиләләре белән бергә җыелган, бу чарада песиләре дә шаһит булган.

Видеода гаиләнең башка әгъзалары түземсезлек белән Илдарның шар шартлатканын көтә. Зур шар эченнән ал төстәге вак шарлар чыга, димәк иҗади гаиләнең өченче кызлары туачак.

«Молодец, Илдар абый! Ювелир», «Кыз булган, димәк, тагын бер малай артыннан барачаксыз», «Өч кызлы әнинең урыны җәннәттә ди. Сау-сәламәт, бәхетле бала булып тусын!», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.

Җырчыларның виртуаль дусларының бер төркеме шатланып котлаулар юллаган. Ә икенче төркем инстачылар Самирга энекәш теләгән булган икән.

«Самир, балакай кәефсезләнеп китте, үзенә иптәш булмагач» дип язучыга «Самир хәтле сөенгән кеше булмагандыр диегез. Бер малай була бит! Бу ал төстәге киемнәр кигәннәр кияүгә китеп бетәчәк бит. Самир — хуҗа!» дигән җавап та бар.

Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразованың дүртенче бала көтүләре турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100