Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Малаймы, кызмы? - Алсу һәм Азат Фазлыевлар гендер-пати оештыра

Җырчылар өченче тапкыр әти-әни булырга җыена.

news_top_970_100
Малаймы, кызмы? - Алсу һәм Азат Фазлыевлар гендер-пати оештыра
Салават Камалетдинов

Алсу белән Азат Фазлыевлар гендер-пати оештырачак. Иҗади парның өченче бәбиләрен көтүе турында язган идек. УЗИ үтсәләр дә, Алсу белән Азат баланың нинди җенестән булуын әлегә белми. Сабыйның малаймы, кызмы икәнлеге язылган кәгазьне табиб аларга конвертка салып биргән. Серле конвертны бәхетле әти-әни Алсуның туган көне — 23 февраль көнне ачарга җыена. Бу хакта Алсу Фазлыева инстаграмда хәбәр итә.

«Дулкынландыргыч көн булды… Әни кешегә иң мөһиме — баланың дүрт саны да төгәл булсын. Минем туган көндә якыннар белән гендер-пати ясыйбыз. Хәзер түземсезлек белән шул көнне көтәбез.

Ә конвертны бүген үк кондитерга һәм шар кабартучыга илтеп бирәбез. Америка якларыннан килгән йола, әмма бик күңелле: шарны шартлатасың, ә аның эченнән бизәкләр чыгачак. Зәңгәр икән — малай. Алсу төс булса — кыз. Кондитер да зәңгәр яисә алсу төстәге торт пешерәчәк», — дип язган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100