Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Сөмбел Заһидуллина Инстаграмга әтисе белән җырлаганын урнаштырган

Төрле хәлләр була дөньяда: була агы, була карасы, дип яза җырчы.

news_top_970_100
Җырчы Сөмбел Заһидуллина Инстаграмга әтисе белән җырлаганын урнаштырган
Рамил Гали

Сөмбел Заһидуллина әтисенең кыйнавы турында үзенең Инстаграм аккаунтында хәбәр иткән иде. Соңыннан Сөмбел әтисе белән килешүе турында язды. Күптән түгел ул үзенең битенә бер шигырь урнаштырды. Әлеге шигырьнең авторы билгесез.

«Их, тал булса минем йөрәккәем,

Кошлар сайрар иде бер тынсыз.

Ә ул чормаларда тузанланган

Ватык гармун кебек, бер моңсыз.

Яңгыратып бөтен тирә-юньне

Җырлар иде сандугачлар белән.

Ә ул ятим калган нигез сыман,

Баскан аны көзге сары үлән.

Көч бар чакта эчкә кабул итте

Бик күпләрнең кайгы, моң-зарын.

Бүген үзе…

Ятса да тончыгып,

Сөртер бер кеше юк тузанын».

Билгеле булганча, Сөмбелнең әтисе - гармунчы. Алар еш җырлар яздыралар иде: әтисе гармунда уйный, Сөмбел җырлый. Чираттагы видео да пәйда булган. Сөмбел «Интертат» аша мөрәҗәгать иткән иде. «Ул видеоны мин кызган чагымда төшердем. Гафу үтенәм! Әти белән мөнәсәбәтләребез яхшыланып китте. Начар да булмады», — диде Сөмбел.

Чираттагы җыры астында Сөмбел шулай ук шигъри юллар калдырган.

«Төрле хәлләр була дөньяда:

Була агы, була карасы.

Нинди генә хәлләр булганда да,

Тайпылмыйча кирәк барасы.

Бу тормышта әгәр кайгырмасаң,

Шатлыкларның кадерен белмисең.

Гел бер килеш кенә барса дөнья,

Кызыгын да аның күрмисең.

Яшик әле бу тормышта без

Хәвеф-хәтәр Ходай бирмәсен.

Бәхет-шатлык бирсә, бирсен өеп,

Тик хәсрәтләре генә килмәсен», — дип язган Сөмбел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100