Җырчы Сөмбел Заһидуллинаны әтисе кыйнаган
Сөмбел әйтүенчә, әтисе аны тешләре коелганчы кыйнаган.
Җырчы Сөмбел Заһидуллинаны әтисе кыйнаган. Кыз, кыйналганнан соң үзен видеога төшергән.
«Җәмәгать, менә әтине әйбәт кеше, дисез сез. Бүген юбилейдан кайткач, шушындый кыяфәт ясады. Авызымны ача алмыйм. 23 яшьлек кызының тешләрен коеп бетерде.
Әни өйдә калды, белмим, нишлидер. Мине кыйный да кыйный. Үзенең эчкәнен белми, кыйный да кыйный. Әнинең хәлен белеп китегез. Мин фатирыма киттем. Әмма квартирада озак тора алмаячакмын. Менә шушы баянчы — Альберт Заһидуллин мине шушы кыяфәткә калдырды, кыйнады.
Инде мин өченче группа инвалид идем. Дус кызымның никахына барасы идем. Менә шушындый кыяфәткә тап булдым, чөнки миңа юбилейга барырга ярамады. Әни үләчәк инде ул, үләчәк», — ди Сөмбел һәм ярдәмгә чакыра.
Җырчы әлегә телефонын алмый.
Сөмбел үзе хакында күптән түгел «Интертат» ка интервью биргән иде.