Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Рәниф Вахитов хастаханәдә ята: «Сөйләшергә авыр, сулыш җитми»

Җырчының үпкәсе 72 процентка зарарланган.

news_top_970_100
Җырчы Рәниф Вахитов хастаханәдә ята: «Сөйләшергә авыр, сулыш җитми»
https://www.instagram.com/vakhitovranif/

Җырчы Рәниф Вахитовның хастаханәдә ятуы турында Гамил Нур үзенең Инстаграм аккаунтында язган иде. Аның белән телефоннан сөйләшә алмадым, Рәниф абый ватсап аша гына хәлләрен язды. «Хастаханәдә ятам. Үпкәләр 72 процентка зарарланган. Сулыш җитми, сөйләшергә авыр шул», — диде ул миңа. Шуның өчен өзек-өзек юллар гына язып җибәрде.

Хәлен белгән өчен ул бик күп рәхмәтләр әйтте. «Хастаханәләр тулы. Зинһар өчен, үзегезне саклагыз», — дигән теләкләрен әйтте.

Ул авыруны кайдан йоктырганын үзе дә белми. «Яшисе килә! Иң мөһиме — сәламәтлек, тормыш. Аллага шөкер, 25 елдан артык сәхнәдә. Артистлар барып җитмәгән татарлар яшәгән җирләрдә, Себердә сазлык эчендә, концертлар куйдым, Ходайга шөкер», — дип язды ул. Аның хастаханәдә ятуына бер атна булып килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100