Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яшисем килә»: җырчы Рәниф Вахитов, үпкәсенең 72 проценты зарарланып, хастаханәдә ята

Дустының хастаханәдә ятуы турында Гамил Нур язган.

news_top_970_100
«Яшисем килә»: җырчы Рәниф Вахитов, үпкәсенең 72 проценты зарарланып, хастаханәдә ята
https://www.instagram.com/gamilnur/

Җырчы Рәниф Вахитов, коронавирус йоктырып, хастаханәдә ята. «Бар татар илен гизеп чыккан халык жырчысы Рәниф Вахитов, үпкәсенең 72 проценты зарараланып, хастаханәдә ята. Горур егет хастаханәсен дә, палатасын да әйтмәде», — дип хәбәр итә инстаграмда алып баручы Гамил Нур.

Җырчы Гамил Нур белән ватсап аша язышкан. «Яшисем килә, Гамил дус. Шундый яшисем килә. Ташлама, дустым», — дигән ул.

«Исән-сау гына терелеп чыксын. Аллаһы Тәгаләм ташламасын. Илаһи Аллам, үзәкләргә үтеп җырлый, чын йөрәге белән. Терелсен иде берүк»;

«Җиңеллек белән савыгырга язсын»;

«Аллаһы боерса, тереләчәк! Дога кылып, Аллаһыдан сорыйбыз! Тизрәк савыксын милләттәшебез, дустыбыз», — дип, инстаграмда Рәнифкә изге теләкләр юллаганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100