Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйгә кайта алмыйлар: Чит илдә авариядән соң комада яткан ана баласын да танымый, ирен җинаятьтә гаеплиләр

8 май көнне Динара һәм Шамил Нуриевлар гаиләсе ишеген кайгы җиле кага. Грузиядә ял иткәндә куркыныч һәлакәткә юлыгалар. Бүген 33 яшьлек Динара авыр хәлдә Грузиянең Тбилиси шәһәре хастаханәсендә дәвалана. Ире Шамил һәм 1 яшь тә 11 айлык улы Әскәрнең хәле, бәхеткә, яхшы. Алар әллә ни куркыныч зыян күрми. Бу фаҗиганең ничегрәк килеп чыкканын белү өчен, без Динараның Уфада яшәүче бертуган апасы Гөлназ Сәяхова белән сөйләштек.

news_top_970_100
Өйгә кайта алмыйлар: Чит илдә авариядән соң комада яткан ана баласын да танымый, ирен җинаятьтә гаеплиләр

Нурыевлар 2 май көнне Уфадан Грузиягә сәяхәткә юл тота. Биредә берничә көн ял иткәч, арендага машина алып, башка шәһәргә барып кайтырга уйлыйлар. Рульгә гаилә башлыгы Шамил үзе утыра. Тик юлда аларны һәлакәт сагалап торган була.

– Шамил сүзләренә караганда, ул көнне яңгыр яуган булган. Тау җирлегендә юеш юлдан барганда, борылышта Шамил идарәне югалта һәм каршы якка чыгып, әйләнеп каплана. Бүтән корбаннар юк дип беләм. Башка машинага бәрелгәнме-юкмы – анысын әйтә алмыйм...

Авариядә Динараның баш мие сөяге сынган, баш миенә кан сауган, шулай ук үпкәсенә зыян килгән. Гөлназ сеңлесенең 8 майдан бирле Кутаиси шәһәре хастаханәсендә ятканын, 27 майда Тбилиси шәһәренә күчергәннәрен әйтте. Хәзерге вакытта аның хәле тотрыклы авыр хәлдә дип бәяләнә.  Тик бу җәрәхәтләргә сепсис та өстәлгән. Каны агулану нәтиҗәсендә, тән температурасы югары булып саклана.

– Әле кичә генә 39 иде температурасы. Табиблар сепсистан дәвалау өч атнага кадәр сузылырга мөмкин дип әйтә. Аңа ике төрле шактый көчле антибиотик бирәләр. Хәзер әти-әнием шунда. Алар авария турында белүгә, икенче көнне үк Туймазы шәһәреннән шунда киттеләр. Әти-әнием табиблардан гел сорашып торалар, әни исә, миңа хәбәр итеп тора. Әлегә сепсис вакытында Динараны кузгатырга, каядыр күчерергә ярамый, шуңа күрә шунда хастаханәдә ятарга мәҗбүр. Эвакуацияләгән очракта да, бары тик махсус борт белән генә мөмкин, чөнки Динара үпкәләрнең ясалма вентиляциясе ярдәмендә генә сулый. Ә махсус борт белән алып кайту бик кыйбат – 1,5 млн сумнан 3 млн сумга кадәр. Динара үзе мөстәкыйль сулый башласа, гадәти самолет белән дә яткырган килеш алып кайтып булачак, - ди Гөлназ.

Аның әйтүенчә, Грузиядә клиникада дәвалану гаиләнең кесәсенә шактый суга. Нәкъ менә шуңа күрә Нурыевлар башкалар ярдәменә дә мохтаҗ.

– Чит илдә хастаханәдә яту, үзегез аңлыйсыздыр, бушлай түгел. Кутаиси клиникасында бер көне өчен 500 доллар түләдек. Тбилисида әле түләмәгән. Анда дәвалану көненә 18 мең сум тора, моннан тыш, әти-әниләр үз кесәсеннән ниндидер дарулар, препаратлар ала.  


"Динара Грузиягә бик сөенеп китте..."

Динарага үпкә куышлыгына берничә операция ясаганнар. Хәзер бераз гына хәле яхшырган.

– Клиникага кергәндә, ул бит комада булган. Глазго дигән шкала буенча хәле 4 балл гына булган, хәзер 10 балл. Барлыгы 15 баллы шкала ул. Хәзер бераз аңына килә башлаган, кайбер командаларны үти. Баш бармагыңны селкет, күзеңне ач, яп, дигән сүзләрне бераз белештерә башлаган икән. Температурасы да булгач, әле тулысынча аңына килеп бетә алмый, күрәсең. Сөйләшә алмый әле, кемнедер төгәл таный дип тә әйтеп булмый. Дөрес, улы Әскәрнең сүзләре белән аудио тыңлатып караганнар, ничектер күзләре белән башкачарак кабул иткән, аңлаган төсле тоелган, ди Гөлназ.

Нурыевлар 19 май көнне Казан аша кайтырга тиеш булган.

– Динара бик сөенеп китте Грузиягә сәяхәткә. 20се әле Казанда марафонда да катнашырга тиешләр иде. Алар икесе дә йөгерешчеләр. Шамил пейсер буларак та катнашырга тиеш иде. Пейсер ул – марафонда билгеле бер тизлек белән йөгерүче кеше. Аның инде беренче генә йөгерүе түгел, тәҗрибәсе зур. Динара бала белән җәяүлеләр дистанциясендә генә катнашырга уйлаган иде. Уфада да шулай катнаштылар алар.

Динараның ирен Грузиядән җибәрмиләр

Ире Шамил дә бүген Грузиядә хәләл җефетенең тернәкләнүенә өмет итеп яши.

– Шамилгә Грузиядән китәргә ярамый, читкә чыкмау турында подписка бар. Авариядә ул гаепле дип баралар, аңа карата эш кузгатылган. Хатыны аңына килеп, ирен гаепләмәве турында гариза язмыйча, аны чыгармаячаклар. Әгәр аны аңсыз килеш тә каядыр күчерергә уйлыйлар икән, без инде Динара исеменнән әти-әнисенә язарга рөхсәт булыр дип өметләнәбез. Безнең өчен Шамилне гаепле итеп калдыру кирәкле әйбер түгел, - ди Гөлназ.

Балалары Әскәр дә бүген Тбилисида - әтисе Шамил һәм әби-бабасы карамагында.

– Баланың сәламәтлегендә беренче көннәрне генә бераз проблемалары булган, хәзер инде ул шат күңелле, уйный диделәр. Шулай да, балага стресс булмасын дип, палатага кертмиләр. Аннары чыгарып та булмаска мөмкин, ди Гөлназ.

Динара да, Шамил дә сайтлар ясау буенча IT-фирмада эшлиләр.

– Динара бик актив, максатына омтылучан. Аларны Шамил белән спорт таныштырып кавыштырды. Бала туганчы походларга актив йөрделәр. Таулы урыннарга да, велосипед сәяхәтләренә дә, чаңгы сәяхәтләренә дә бардылар. Бала тугач та сәяхәт итүдән туктамадылар. Балага өч айлык вакытта Кырымга барган иделәр. Баласы тууына чиксез бәхетле иде Динара. Бала белән бик шөгыльләнде, шуңа да Әскәр тыныч, шат күңелле сабый булып үсә.  

Бүген Динара янәшәсендә ире, улы, әти-әнисе. Алар көн саен бик саллы акчалар чыгарып салырга мәҗбүр.

– Кешеләр кайгыга битараф түгел. Бәхеткә, акча күчерәләр. Әле чыннан да байтак акча кирәк булачак бит. Хастаханәдән чыккач, бик озын реабилитация юлын да узарга туры киләчәк.

Гөлназ әйтүенчә, Шамил белән Динара икесе дә – татарлар. Динараның әнисе тумышы белән Татарстанның Әтнә районы Олы Әтнә авылыннан. Башкортстандагы милләттәшләребезгә ярдәм итәргә теләүчеләр түбәндәге счетка акча күчерә ала. Нурыевлар теләсә нинди суммага да рәхмәтле булачак.  

Сбербанк картасы номеры 5469 0600 1234 7537 (Динараның бертуган апасы Гөлназ Сәяхова исемендә), карта +7 (927) 636-02-22 телефон номерына беркетелгән. Акча күчергән вакытта, “Динара Нурыеваны дәвалау өчен” дип күрсәтү кирәк. Шулай ук, акчаны түбәндәге сылтама буенча Динараның ире Шамилгә күчереп була https://www.paypal.me/ShamilNuryev. “Вконтакте” челтәрендә “Помощь Динаре Нурыевой” төркеме ясалган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100