news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Грузиядә ял иткәндә авариягә очраган хатын комада, Россиягә кайту өчен акча кирәк

Гаилә арендага машина алып, экскурсиягә барганда, авария булган. Ир җиңелчә имгәнгән.

news_top
Грузиядә ял иткәндә авариягә очраган хатын комада, Россиягә кайту өчен акча кирәк

Уфада яшәүче Динара һәм Шамил Нуриевлар Грузиягә ял итәргә барган. Алар белән кечкенә уллары да булган. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Гаилә, арендага машина алып, экскурсиягә барган. Юлда алар авариягә очраган. Ир җиңелчә имгәнгән. Хатыны Динараны операциядән соң, ясалма комага керткәннәр.

Бу гаиләгә Россиягә кайту өчен, Грузиядәге клиникага дәвалаганга акча түләргә кирәк. Анда яшәгән һәр көн 500 доллар тора. Дәвалауны алар үз кесәләреннән түли. Алар ялга барганда иминият страховкасын алмаган булган.

Ярдәм итәргә теләге булганнар өчен, өстәмә мәгълүмат «ВКонтакте» челтәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар