Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучылар премия «бүлә»: «Күпсенмик, җәмәгать»

news_top_970_100
Язучылар премия «бүлә»: «Күпсенмик, җәмәгать»
фото: Абдул Фархан

Татарстан Язучылар берлеге остаханәләренең берләштерелгән утырышы узды. Язучылар берлеккә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә һәм әдәби премияләргә кандидатлар тәкъдим итү кебек изге эш хакына җыелды. Биредә хәтта Үзе – язучыларның аксакалы Равил Фәйзуллин да бар иде.

Утырышның беренче өлеше – яңа әгъзалар кабул итү процедурасы турында биредә.

Язучылар һәм язучылар гына да түгелдер, һәр адәм баласы диярлек яратып башкара торган бер процедура бар – премия бүлү. Миңа калса, бу җитди эш – гадел булмасаң/бүлмәсәң, гөнаһысын кая куярсың? Язучыларның Тукай премиясенә һәм башка әдәби премияләргә кандидатлар тәкъдим итү процессы – гаять күңелле вакыйга һәм аның яшерен булмавы – яңа Идарәнең зур казанышы – журналистка (ягъни, миңа) керергә рөхсәт итүчеләргә савап булып язылсын.

Татарстан Мәдәният министрлыгы отчетыннан: Иҗади берлекләрдә түбәндәге премияләр бирелә: Гавриил Державин исемендәге республика премиясе, Тукай исемендәге дәүләт премиясе, Муса Җәлил исемендәге республика яшьләр премиясе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге театр сәнгате өлкәсендәге премия, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия, Фатих Хөсни исемендәге, Гаяз Исхакый исемендәге, Абдулла Алиш исемендәге, Җамал Вәлиди исемендәге, Туфан Миңнуллин исемендәге, Һади Такташ исемендәге, Максим Горький исемендәге, Дамир Сираҗиев исемендәге, Шәриф Камал исемендәге, Шәүкәт Галиев исемендәге, Марина Цветаева исемендәге премияләр.

Язучылар берлеге аша Тукай премиясенә һәм башка әдәби премияләргә тәкъдим ителүнең процедурасы болай: Берлектәге Остаханәләр (секцияләр дип күзалларга мөмкин) үз кандидатураларын тәкъдим итәләр, һәм ул кандидатлар Идарә утырышында карала. Шулай ук Берлекнең Чаллы һәм Әлмәт бүлекләре үз кандидатураларын күрсәтә. Соңгы елларда язучылар берләштерелгән остаханәләр утырышы ясый башладылар.

Шулай итеп Проза, Шигърият, Балалар әдәбияты, Әдәби тәнкыйть, Драматургия остаханәләренең утырышлары берләштерелеп уздырыла.

Белешмә: Проза остаханәсен Камил Кәримов, Шигъриятне – Газинур Морат, Балалар әдәбиятын – Вакыйф Нуриев, Әдәби тәнкыйтьне – Әлфәт Закирҗанов, Драматургияне Рәдиф Сәгъди җитәкли. Утырышта Берлек рәисенең булуы соралмый – Ркаил Зәйдулла юк иде.

Тәкъдим итеш – I

Язучылар эшне үзләре өчен изге премиядән – Тукай премиясеннән башладылар. Тукай премиясенә тәкъдим ителәсе кандидатлар темасын танылган язучы Нәбирә Гыйматдинова башлады.

Нәбирә Гыйматдинова: Мин күп еллар буе Рафис Корбанның иҗатын күзәтеп барам. Миңа иң ошаган әсәре дип, Нәкый Исәнбәт турындагы романын әйтер идем. Нәкый аганың исемен каралтырга теләүчеләр булганда аны аклау кебек тә килеп чыкты ул. Муса Җәлил турында «Ватан» романы да әйбәт килеп чыкты. Аны кайбер кешеләр «чеметкәләп» тә алдылар. Монда Рафисның үз карашы. Ул Җәлилне дә, аның көрәштәшләрен дә күтәреп язган, кызык әйберләр табып чыгарган, «бармактан суырып» язылмаган... Тукай премиясенә Рафис күптән өлгереп җиткән, дип саныйм. Аның маңгайга бәреп сөйләшә торган холкына күрәме – аны әзрәк читкә тибәрәләр. Егет талантлы! Быел да аны үги бала итсәк, безнең тарафтан дөрес булмас. Өлгереп җиткән шәп прозаик.

Камил Кәримов: Рафис бурлат кебек кызарды – мактаганны авыр кичерә икән. Тагын әйтүчеләр бармы? Алайса, тавышка куябыз...

Зиннур Мансуров: Мин дә әйтим әле. Борынгыдан килгән хакыйкать бар – дөньяны шәхесләр алып бара. Теге яки бу милләтнең зурлыгын да шәхесләр билгели. Әдәбиятны да, музыканың да, сынлы сәнгатьнең дә, фәннең дә зурлыгын шәхесләр билгели. Аллага шөкер, безнең татар халкында затлы шәхесләр бик күп. Ул әдәбиятыбызның чишмә башында торган Кол Галиләрдән башлана. Кызганыч, әлбәттә, без бөтен шәхесләребезгә дә бәя биреп өлгерә алмыйбыз – вакыт тиз бара, буыннар алмаша. Татар халкында шәхесләр турында язылган романнарга ихтыяҗ зур. Иҗат фантазиясенә артык бирелеп, «түшәмнән алып» язылган, гафу итегез, «бармактан суырып» язылган әсәрләр дә бар. Безгә аерым шәхесләр турында язылган романнар күбрәк кирәк – Рафис Корбан бу юнәлештә титаник хезмәт башкарды: күпме асыл затларыбыз турында романнар язды. Рафисның эчендә әйбәт «җен» утыра – шул «җене» белән соңгы берничә елда күпме шәхесебезне чыгарды!

Камил Кәримов: Без романны гына түгел, повестьны да еллар буе язарга мөмкинбез. Ул ял ала да, 3 айда беркая чыкмыйча, роман язарга мөмкин. Моны иҗат җене булган кеше генә булдыра ала. Бу – мактаулы сыйфат дип саныйбыз.

Шәмсия Җиһангирова: Мин дә 1-2 сүз әйтим әле. Бармактан түгел, «күттән суырып» язучылар да күбәйде инде...

Камил Кәримов: Аны «күттән чыгарып» диләр...

Шәмсия Җиһангирова: Әйе, андыйны укыйсы да килми, нигә кирәк икән бу, дип гаҗәпләнәсең. Кайчагында, бу кешегә Тукай премиясен нигә бирделәр икән, дип уйлап куйган чаклар да була... Рафиска карыйм да бөтен өлкәдә өлгерә алуына гаҗәпләнәм. Мин аның киңкырлы, туры сүзле шәхес булуын да искә алыр идем. Тукай премиясе аның өчен бирелмәсә дә, кешенең нинди шәхес булуы да мөһим. Шул җәһәттән мин Рафисны Тукай премиясенә лаек дип саныйм».

Уңда – Рафис Корбан.

Фото: © Абдул Фархан

  • Язучылар Рафис Корбанны Тукай премиясенә тәкъдим итү өчен Идарәгә тәкъдим итүне раслап, кул күтәреп тавыш бирделәр.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова Рәфкать Кәраминең «Олы юлда сикәлтәле», «Гомер юртагы» һәм «Сөеп туймас чакларым» китапларын тәкъдим итү мөмкинлеген әйтте. Рәфкать Кәрами Илсөяр ханым сөйләгәндә тыныч кына утырып торды, бары тик папкада аның китабы турында мәкаләләр булуын гына искәртте.

Камил Кәримов: Рәфкать Кәрами иҗат дөньясын әйбәт белә. Язучылар берлегенең Пропаганда бүлегендә бергә эшләдек. Ул гадел кеше – районнар белән элемтәдә эшләгән кешегә гадел булмыйча булмый иде.

Фәрит Яхин: Рәфкать Кәрами әсәрләрен «реализм юлында кызыклы ачышлардан торган әдәби иҗат» дип бәяләгән идем. Мин әле дә шул фикердә торам. Ул – лаеклы әдипләренең берсе. Ул Сарман ягыннан – минем якташ. Сарман – мул игенле якларның берсе.

Уртада – Рәфкать Кәрами.

Фото: © Абдул Фархан

  • Язучылар Рәфкать Кәрамине Тукай премиясенә тәкъдим итү өчен Идарәгә тәкъдим итүне раслап, кул күтәреп тавыш бирделәр.

Марат Әмирхан Тукай премиясенә үз кандидатурасын үзе тәкъдим итте: «Кандидатларга уңышлар телим – җиңсеннәр һәм рәхәтен күреп яшәсеннәр. Март аенда Россия Президентын сайлаулар була. Владимир Владимирович Путин, үз кандидатурасын күрсәтеп, безгә дә үрнәк күрсәтте. Мин шул үрнәктә үземне Тукай премиясенә күрсәтергә уйладым».

Камил Кәримов: Безнең Ибраһим Нуруллиннан соң Тукай темасына җәелдереп язган авторларны хәтерләмим. Мин Марат абыйны шушы теманы дәвам итүче дип саныйм. Без бүген язсак, иҗатыбыз иртәгә искерергә мөмкин. Тукайның иҗаты һаман да яңа – кызык бит. Шуңа Тукай темасын сүрелдермәскә иде. 90 яшендә аек акыл белән шундый иҗатка тотынган кешене ике кулны күтәреп расларлык.

Газинур Морат: Ябык әдәби конкурсның романнан башка номинацияләренә нәтиҗә чыгардык бит инде. Без бер конвертны кайчы белән кискәндә, гыйбрәтле дә, кызык та хәл булды: прозаны укучы жюри әгъзалары «яшьләрчә язылган, яшь кеше язган» дип конвертны ачсак, Марат абый әсәре булып чыкты. Моны Дания Заһидуллина үзе әйтте! Халыкка шок булды.

Уртада – Марат Әмирханов.

Фото: © Абдул Фархан

  • Язучылар Марат Әмирханны Тукай премиясенә тәкъдим итү өчен Идарәгә тәкъдим итүне раслап, кул күтәреп тавыш бирделәр.

Ләбиб Лерон: Күпсенмик – Тукай премиясенә бер прозаик һәм шагыйрьне тәкъдим итик дип, гел әйтә килдем. Мәсәлән, 1972 елда прозаик Фатих Хөсни («Йөзек кашы» белән) һәм балалар шагыйре Шәүкәт Галиев алган иде. Башка елларда да андый хәлләр булды... Бүген тәкъдим ителүчеләр дә – Тукай премиясенә лаек шәхесләр. Әле тәкъдим ителмәгән монда утырганнар арасында да лаек шәхесләр бар. Безнең «базда дары бетмәгән» – кирәк вакытта әзер. Мин Идарәдән, юмартланып, 3-4не үткәрергә дә риза булыр идем. Хәзерге вакытта бер шагыйрьне тәкъдим итәм. Иҗатында өйрәнчеклек чоры булмаган шагыйрь ул! Ябык әдәби бәйгедә дә зур дастаны белән призлы урын алды. Мин үзенчәлекле зур шагыйрь Ләис Зөлкарнәй турында сүз алып барам. Ул үҗәтләнеп иҗат итә. Мин Ләисне бөтен шигърияте белән тәкъдим итәм.

  • Язучылар Ләис Зөлкарнәйне Тукай премиясенә тәкъдим итү өчен Идарәгә тәкъдим итүне раслап, кул күтәреп тавыш бирделәр.

Тәкъдим итеш – II

Язучылар алга таба Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Абдулла Алиш, Максим Горький, Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премияләргә лаеклы кандидатларны барладылар.

Гаяз Исхакый премиясенә тарихчы галим Нурулла Гариф, тәрҗемәче Фатих Котлы, шагыйрь Ибраһим Биектаулы кандадитуралары тәкъдим ителде.

Равил Фәйзуллин: Безнең Казаннан читтә яшәүче иптәшләребез бар. Аларга безнең игътибарыбыз җитенкерәми. Мин Нурулла Гарифны тәкъдим итәм. Ул – татарның зур шәхесе. Зур галим! Ул Балык Бистәсе районында Яңа Сала дигән авылда тора. Ул – татарча бердәнбер диссертация яклап кала алган кеше. Бик милләт җанлы кеше. Хезмәтләре бик күп. Ул нигезендә ике катлы йорт төзеп, ишегалдында шәхси музеен ачты. Анда елан мөгезе генә юктыр. Аның Татарстан китап нәшриятында берничә китабы чыкты. Гомумән алганда, 50ләп китап чыгарган. Шул егетне без тарихи-публицистик әсәрләре өчен Исхакый премиясенә тәкъдим итсәк иде. Ул – лаеклы шәхес.

Рафис Корбан: Безнең Исхакый премиясен алырга лаеклы тагын бер шәхесне тәкъдим итәм. Без күптән түгел генә Идел буе Болгарстанында Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үттек. Бу зур тантана иде. Безнең каләмдәшебез Шәмсия Җиһангирова, динебез зурлыгын күрсәткән әсәрләр иҗат итеп, халыкка «Кыйбла барлау» дип аталган китап бүләк итте. Бу китапны ишетмәгән кеше юктыр. Мин Шәмсияне динебезне, милләтебезне саклау өчен гомерен багышлаган Гаяз Исхакыйның дәвамчысы дип саныйм.

Илсөяр Иксанова: Әлеге китап буенча Мөслим районы якташлык җәмгыятеннән тәкъдимнамә керде. Аңа Татарстан кулланучылар җәмгыяте рәисе Шәймарданов, Татарстанның атказанган табибы Хәсәнов, композитор, җырчы, продюсер Сәрвәров, журналист Минһаҗов кул куйган.

Марсель Галиев: Шәмсия мәсьәләсендә килешәм. Ул – минем якын дустым. Шигырьләрдән тыш прозасы да бар. Премиягә куйганда, бөтен иҗатын күздә тотарга кирәк. Мин аның тәкъдим ителгән шигырьләр җыентыгын «шигырьләр эчендә яшерелгән публицистика» дип саныйм. Бу китап Исхакый премиясенә лаек.

Мин премиягә тагын бер кешене тәкъдим итәсем килә – Фатыйх Котлы. Чит илдән килеп, монда укып, татар кызына өйләнеп яшәп ятучы, әдәбиятыбызга хезмәт итүче фидакарь кеше. Мин 5 еллар элек: «Нигә премия бирмисез?» – дип, 2 рәискә әйтеп карадым. «Кирәк инде», – диләр дә шуның белән бетә. Ркаилгә әйткән идем, «Сорамый бит», – ди. Шунда икән хикмәте! Аның бит әхлагы икенче, тәрбиясе икенче: ул беркайчан да сорамаячак. Бирсәк, кире какмас бит инде.

Илсөяр Иксанова: Гаяз Исхакый премиясенә бер тәкъдим бар иде. Ул – Амур Фәлах тәкъдиме иде, ләкин бүген ул була алмады. Шуңа аның фикерен мин яңгыратам. Амур Фәлах өлкән яшьтәге шагыйрь Ибраһим Биектаулыны Гаяз Исхакый премиясенә тәкъдим итә. Ул – Удмуртиядә яшәп иҗат иткән һәм, анда яшәгәндә, татар тормышын җанландыруга зур өлеш керткән каләмдәшебез.

Ни гаҗәп: шигърият өчен бирелүче Такташ премиясенә кандидат тәкъдим итеп чыгучы булмады. Ул арада Ибраһим Биектаулыны, яки Шәмсия Җиһангирова кандидатурасын Такташ премиясенә күчерү тәкъдимнәре яңгырады. Шәмсия Җиһангированың Такташ премиясе булмавы язучыларны бераз гаҗәпсендерде, хуплау сүзләре яңгырады. Шулай итеп, Нәбирә Гыйматдинова сүзе буенча, Шәмсия Җиһангирова Такташ премиясенә тәкъдим ителде. Исхакый премиясенә дәгъва итүчеләр исемлегеннән сызылды. Шигърият остаханәсе җитәкчесе Газинур Морат бу күчерешне «идеально» дип бәяләде.

Хикәяләр өчен бирелүче Фатих Хөсни исемендәге премиягә Фәрит Яхин һәм Кәрим Кара әсәрләре тәкъдим ителде.

Әлфәт Закирҗанов: Фатих Хөсни премиясенә мин әдәбият галиме, проза өлкәсендә уңышлы иҗат итүче Фәрит Яхинны тәкъдим итәм. Аның «Кышкы розалар» җыентыгы ел ярым элек дөнья күрде. Аның үзе мөмкинлек табып чыгарган 10 томлык шигырь һәм проза җыентыгы бар. Иҗаты бар. Аның 90нчы еллар башындагы «Ак әбиләр догасы» күпләрнең өстәл китабына әйләнгәнен беләм. Һәрхәлдә мәктәп укытучылары аны яратып файдаланды. Ул «Умырзая» китабы белән Тукай премиясенә тәкъдим ителеп, матбугатта иҗатына матур бәя алган иде.

Газинур Морат: Безнең бер кызыклы прозаик бар – Кәрим Кара. Ул бик еш басыла. Башкортстаннан Татарстанга күчеп кайтып, биредә иҗат итә. Фатих Хөсни премиясен узган ел да әздән генә алмыйча калды – берничә генә тавыш җитмәде.

Әдәбият тәнкыйтьчеләренә каралган Җамал Вәлиди премиясенә Дамир Гарифуллин тәкъдим ителде.

Әлфәт Закирҗанов: Сарманда яшәп иҗат итүче Дамир Гарифуллин бар. Ул Әлмәт бүлеге аша тәкъдим ителергә мөмкин. Бу – мәгълүмат кына.

Балалар әдәбияты буенча бирелүче Абдулла Алиш премиясенә Ринат Мәннан тәкъдим ителде.

Балалар шагыйре Ринат Нуруллин Алиш премиясенә адашы Ренат Мәннанның китабын тәкъдим итте. Хәтта китабыннан кайбер юлларны да укыды. «Без аның иҗатын яхшы беләбез. Озын шигырьләр язып интектерми. Ул – бик лаек кеше», – дип җөпләп куйды Камил Кәримов.

Рус телендәге әсәрләргә бирелүче Максим Горький исемендәге премиягә халык шагыйре Марсель Галиевның «Чытырманлыкта» дип аталган тәрҗемә әсәрләре китабы тәкъдим ителде.

Горький премиясенә Рус телле язучылар секциясе үз кандидатларын тәкъдим итә, ләкин башка остаханәләрнең дә бу эшкә катнашу хокукы бар.

Нәбирә Гыйматдинова: Минем кулымда – «Чытырманлыкта» дигән китап. Монда берничә шәхеснең әсәрләре тәрҗемә ителә. Аларның берсе – Максим Горький. Моны безнең даһиебыз – Марселебез башкарып чыкты.

Драматургларга бирелүче Туфан Миңнуллин исемендәге премиягә Рөстәм Галиуллин тәкъдим ителде. Ләкин Рөстәм килешмәде

Рәдиф Сәгъди: Рөстәм Галиуллин Камал театрында «Көзге кайтаваз» дигән, без уйлап йөргән, язабыз дип йөргән, милләтнең мәнфәгатен, менталитетын саклаган әсәрне чыгарды. Мин аны рәхәтләнеп карап утырдым. Гаҗәеп әсәр! Җиңел карала. Бүген иң кирәкле темага чаң суга. Өйләребезгә башка тел, безгә хас булмаган гореф-гадәтләр керде. Яшь, талантлы егет шул турында чаң кага. Әсәре искитмәле! Безгә шундый әсәрләр кирәк! Курыкмаска кирәк! Курыккан кешене кыйныйлар»,.

Газинур Морат: Үзе белән сөйләштеңме?

Рәдиф Сәгъди: Сорап тормыйбыз...

Язучылар сүз эшне тәмамлап кузгала башлагач, Кәрим Караның тавышы ишетелде. Ул Фәрит Яхинга юл биреп «самоотвод» алуын әйтте.

Соңыннан тагын бер «самоотвод» булганлыгы ачыкланды. Рөстәм Галиуллин Рәдиф Сәгъди тәкъдиме белән килешмәскә җөрьәт иткән булып чыкты. Ул утырышта юк иде, әмма үз фикерен җиткергән.

«Туфан Миңнуллинны шәхес буларак та, иҗатын да бик хөрмәт итәм. Аның исемендәге премияне алу – бик дәрәҗәле. Мине тәкъдим иткән каләмдәшләргә зур рәхмәт. Аванс белән тәкъдим иткәннәр. Минем әлегә бер генә спектаклем куелды. Безнең төрле сәхнәләрдә спектакльләре куелган, пьеса китаплары чыккан авторлар бар. Мин «Туфан Миңнуллин исемендәге премия лауреаты» дигән дәрәҗәле исемне киләчәк хыялга калдырып торыйм әле», – диде Рөстәм Галиуллин соңыннан, минем сорауга җавап итеп.

Белешмә: Премия 2016 елда гамәлгә куелды. Драматургия өлкәсендәге әсәр өчен бирелә. Лауреатлар: Мансур Гыйләҗев – 2016 ел; Рәдиф Сәгъди – 2017 ел; Хәбир Ибраһим – 2018 ел; Әмир Камалиев (Аманулла) – 2019 ел (вафатыннан соң); Данил Салихов – 2020 ел; Булат Сәлахов – 2021 ел; Равил Сабыр – 2022 ел; Зөлфәт Хәким – 2023 ел.

Игътибар итсәгез, лауреатлар арасында бөтен театрларда куелган Илгиз Зәйниев та, Ркаил Зәйдулла да, Шамил Фәрхетдинов та юк әле. Нигә драматурглар гына, байтак проза әсәрләренә инсценировка ясаган һәм тәрҗемә иткән Илтөзәр Мөхәммәтгалиев та драматургия өлкәсендә актив иҗат итә. Колачны киңрәк алыйк әле, язучы иптәшләр!

ххх

Татарстан Язучылар берлегенең төп офисында хәлләр шулайрак. Хәтта Такташ премиясенә тәкъдим булмаганда да, беркем дә Гөлүсә Батталова, Булат Ибраһим һәм башка исемнәрне искә төшермәде.

Әдәби премияләргә кандидатлар Татарстан Язучылары берлегенең идарә утырышында каралачак. Берлекнең Чаллы һәм Әлмәт бүлекләре дә үз кандидатураларын тәкъдим итәчәк. Әлегә ул хакта мәгълүмат юк. Әмма Факил Сафин җитәкләгән Чаллы бүлеге берәр яшьрәк язучыны тәкъдим итеп, Казаннарга үрнәк күрсәтмәсме, дигән өмет юк түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100