Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәмис Латыйповны Язучылар берлегенә алалар: «Без аны озак үгетләдек»

news_top_970_100
Рәмис Латыйповны Язучылар берлегенә алалар: «Без аны озак үгетләдек»
фото: Абдул Фархан, Рузилә Мөхәммәтова

Татарстан Язучылар берлеге бинасында ремонт бара да бара әле. Шуңа Язучылар идарәсе дә җыелыша алмый, ябык әдәби конкурсның жюри әгъзалары да «Татмедиа»да гына җыелышты.

Әмма Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә һәм әдәби премияләргә кандидатлар тәкъдим итү кебек изге эш хакына язучылар Берлеккә җыелды.

Язучылар премия бүлә башлаганчы тагын бер изге эш башкарды – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясенең һәм «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире Рәмис Латыйповның иҗатын тикшерде. Шуңа да берләштерелгән утырышның көн тәртибенең беренче пункты «Соңгы елларда проза өлкәсендә актив иҗат итүче Рәмис Латыйповның иҗаты турында сөйләшү» дип куелган иде. Ягъни, сүз «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының һәм «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире Рәмис Латыйповны Берлеккә алу турында бара. Берлеккә алу тәкъдиме белән Проза бүлеге җитәкчесе Камил Кәримов чыккан.

Язучылар берлегенә тәкъдим ителүнең процедурасы болай: каләм тибрәтүче кешенең иҗаты Берлектәге Остаханәләрдә (секцияләр дип күзалларга мөмкин) тикшерелеп, кандидатурасы Берлеккә тәкъдим ителә, һәм ул кандидатлар Берлекнең Кабул итү комиссиясендә карала.

Берләштерелгән остаханәләр утырышында Язучылар берлеге рәисе катнашу мәҗбүрияте юк. Шуңа түргә Камил Кәримовның үзен утырттылар. Язучы сүзен түргә утыруның бернәрсә аңлатмавыннан башлады: «Роберт Миңнуллинның Ләбиб Лерон турында бер такмагы бар иде: «Ләбиб Лерон – Ленарис, Камил Кәрим булмый торса, менә дигән юморист». Минем Ркаил Зәйдулла урырында утырып торуымны әллә нәрсәгә юрамагыз – урыным тегендә», – диде ул.

Камил Кәримов: «Дөньялар нинди генә булса да, әдәбият сүнми әле. Язучылар табыла тора. Арабызда өлгереп җиткән менә дигән прозаик яшәп яткан – Рәмис Латыйпов. Ул – балалар һәм үсмерләр әдәбиятына күкрәп килеп кергән егет! Без аны күрмичә йөргәнбез. Аның «Солдат мәхәббәте» һәм «Көрәксез нефтьчеләр» дигән повестьларын беләм. Ат темасына язылып беткән иде шикелле. Солдат исемле атның фронттан туган ягына кайтуы язылган. Шушы повесть өчен генә дә Язучылар берлегенә тәкъдим итәрлек. Ул анда ничек керәсен дә белми икән. Ләкин иҗат итә. Аның иҗатының иң актив чоры. Аны Берлеккә ала алсак, куаныч кына булыр иде. Хикмәт – Арча ягы егете. Бу уфологлар да өйрәнерлек як – йолдыз атылып тора шул яктан».

Вакыйф Нуриев: «Ул инде күптән язучы булып йөрисе кеше иде. Аның багажы бар. Без инде аны алырга соңга да калдык. Корректурасы килде – Рәмис Латыйповның китабы да чыгып килә. Хәзер бит агачта яфрак селкенсә дә, хикәя язалар. Бу жанр вакланып килә иде, дөресен әйткәндә. Рәмис җитди вакыйгаларны тотып ала белә. Хикәяләрдә – күбебезнең башына да килмәгән вакыйгалар. Ул геройларны тетрәндергеч, могҗизага тиң вакыйгалар аша үткәреп тасвирлый белә. Бик мавыктыргыч сюжет белән эшли».

Равил Фәйзуллин: «Рәмис белән бер «Татмедиа» системасында эшлибез. Татар халкының нинди проблемасы калкып чыга – Рәмис шул мәсьәләдә интервьюларын да оештыра, публицистикада да сүзен әйтә белә. Аның миңа милләт җанлы шәхес булуы кадерле. Иҗатын сокланып күзәтәм. Ул, һичшиксез, безнең арада булырга тиеш. Без бүген бу мәсьәләне хәл итәрбез дип уйлыйм».

Ләбиб Лерон: «Үзенчәлекле» дигән матур сүз бар безнең. Ул Рәмискә бик туры килә. Аның акыл казаны бик тирән һәм анда бик күп мәгълүмат. Уйламаган җирдән чокып чыгарып образлар тудыра торган шәхес. Аның саллы китаплык публицистикасы бар. Пьесасы да куелды».

Нәбирә Гыйматдинова: «Интертат»ны тотып торучылар – Рәмис Латыйпов белән Рузилә Мөхәммәтова. Иң беренче аларны укыйм. Рәмис драматургиягә дә кереп килә. Театр тәнкыйтьчесе дә була ала – белеп яза. Рәмиснең безнең арага килүенә без биш куллап риза».

Газинур Морат: «Рәмис – аналитик фикерле публицист. Язганнарын эзләп табып рәхәтләнеп укыйм. Ул социаль челтәрләрдә «ат уйнатучы» талантлы егет – социаль челтәрдә кулланучыларын һәрвакыт «болгатып» тора».

Әлфәт Закирҗанов: «Кешенең әсәре театрда куелып, меңнәрчә тамашачының мәхәббәтен яулаган икән, бу инде китап белән тиңләшә ала. Рәмиснең «Җырлап яшик!» дигән пьесасы Кариев театрында зур уңыш белән бара. Миңа, карап, рецензия дә язарга туры килде. Аның бу өлкәдә беренче адымнары. Барыгыз да әйткән сыйфат пьесасына да үтеп кергән, дияр идем – бүгенге көн сорауларын кызыклы һәм гыйбрәтле ягыннан тотып ала белә».

Камил Кәримов: «Шушы яшемә җитеп күпме утырышта булганмындыр. Кабул иткәндә шушы кадәр чыгыш ясаган кешене хәтерләмим. Бу – бик әйбәт күренеш. Тавышка куярга вакыттыр да инде. Кем дә кем язучы Рәмис Латыйповны Язучылар берлегенең Кабул итү комиссиясенә тәкъдим итик дип әйтә – кулларыгызны күтәрегез!»

Рәмисне язучылар бертавыштан үз араларына алырга дип кул күтәрделәр.

Нәбирә Гыйматдинова: Үзе ни уйлый икән?

Камил Кәримов: Үзен озак үгетләдек.

Рәмис Латыйпов: «Ярый әле монда килгәнмен – үземнең шундый яхшы кеше икәнемне белмәгән дә булыр идем. Миңа кыен булып китте. Иҗатны мин күпмедер дәрәҗәдә хобби итеп кабул итәм. Үз эшем – журналистика дип саныйм. Минем иҗатым олпат шәхесләр тарафыннан бәяләнгән икән – зур рәхмәт сезгә!»

Шушы көннәрдә Рәмис Латыйповның хикәяләр җыентыгы басылып чыгачак. Аның пьесасы буенча куелган «Җырлап яшик!» спектакле Кариев театрында бара. Ул 7 февральдә күрсәтеләчәк. Әле бераз билетлар бар – алып өлгерә аласыз!

Язучылар чыгып-кереп йөрмичә, көн тәртибенең икенче өлешенә күчте – Тукай исемендәге дәүләт премиясенә һәм әдәби премияләргә кандидатлар тәкъдим итү. Анысы – киләсе язмада.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100