Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Язучылар берлегенә керү өчен район башлыгыннан хат яздыру очраклары да бар»

Мәдәни күзәтчебез Рузилә Мөхәммәтова, Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рөхсәте белән, идарә утырышында катнашты. Сезгә әлеге утырышның иң кызыклы мизгелләрен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
«Язучылар берлегенә керү өчен район башлыгыннан хат яздыру очраклары да бар»
Абдул Фархан

Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышы башланыр алдыннан Заһид Мәхмүдинең гаиләсенә язучының мактаулы исеме документлары – «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» билгесе тапшырылды.

Утырыш мәрхүм булган күренекле иҗат әһелләре – танылган балалар шагыйре Резеда Вәлиеваны, мәшһүр галим һәм әдәбият белгече Нурмөхәммәт Хисамовны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.

«Төрек журналында минем хикәя дә чыкканы бар...»

Аннары, көн тәртибенең беренче пункты буларак, татар поэзиясенә багышлап чыгарылган төрек журналы «Һәҗә» тәкъдим ителде. Казанда яшәүче тәрҗемәче Фатих Котлу шигырьләрне тәрҗемә итү барышы турында җентекләп сөйләде һәм шагыйрьләргә сүз бирде. Фәнил Гыйләҗев белән Рифат Сәлах үз шигырен укыды, Лилия Гобәйдуллина – Сирень Якупованыкын. Әлеге шигырьләрне төрек теленә тәрҗемә иткән Фатих Котлу аларны төрек телендә укыды.

«Рәхмәт, Фатих! Син татар әдәбиятының төрки әдәбияттагы тулы вәкаләтле вәкиле», – диде Ркаил Зәйдулла, утырышның беренче пунктына нәтиҗә ясап.

«Минем дә хикәя чыккан бар төрек журналында. Аны укып булмый бит. Ачам да карыйм, ачам да карыйм... ябып куям», – дип куйды Хәбир Ибраһим, журнал алган шагыйрьләргә моңсу карап.

Урыным Хәбир Ибраһим янына туры килү сәбәпле, әлеге репортажда аның шәрехләмәләре күбрәк булуын гаеп итмәссез – якын утыргач, диктофонга яхшырак яздырылган.

Камил Кәримов: Фатих бәй, сиңа Камил бәйдән сорау бар иде. Бу хакта Эрдоган беләме?

Ркаил Зәйдулла: Васил Шәйхразиев 10 нөсхә журнал соратып алды. Андагы чарага, үзе булмаса да, улы килергә тиеш. Барыбер Эрдоган инде.

Камил Кәримов: Фамилия! Бирсен Ходай!

«Без барыбыз да Ләбиб бүрегеннән чыккан»

Төрек журналы темасы тәмамлангач, сүзне, көн тәртибеннән тыш кына, «Мирас» журналының баш мөхәррире, яңа Тукай премиясе лауреаты Ләбиб Лерон алды. Ул идарә әгъзасы түгел, димәк, килүенең сәбәбе бар.

Ләбиб Лерон: Язучы халкы гел юлда-сәфәрдә инде. Шуңа да кайчакта зур тантаналы чараларда катнашу мөмкинлеге булмый. Юбилярыбыз Разил Вәлиевны ел башында ук котлыйсы килеп йөри иде – килеп чыкмады, гел юлга чыгып китәргә туры килә. Казанда кичәсе булганда Екатеринбург, Пермь якларына чыгып киткән идек. Туган ягында – Түбән Камада булган кичәсенә кайтырбыз, дип сөйләшкән идек, Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин белән өчәү Оренбург-Башкортстан якларына чыгып китәргә туры килде – котлый алмадык. Бүген, шушы форсаттан файдаланып, Разил абыйны шундый затлы бүрек белән бүләклисе килә.

Ләбиб Леронның чыгышы мастер-класс булырлык үз эшчәнлегеңә «тыйнак кына» бәя бирүнең югары классы!

Ул ипләп кенә сүзен сөйләп бетерде дә Разил Вәлиев башына затлы каракүл бүрек кидертте.

Сүз уңаеннан, халык телендә андый бүрек «Батулла бүреге» дип атала. Батулла аның чын татар бүреге булуына мең төрле дәлил китерә ала.

Камил Кәримов: Рәдиф абый, сезнеке кебек.

Ркаил Зәйдулла: Андый бүрекләрне язучылар Ләбиб кулыннан кия инде.

Разил Вәлиев: Рәдиф Гаташтан көнләшеп йөри идем...

Рәдиф Гаташ: Без барыбыз да Ләбибнең бүрегеннән чыккан.

Хәбир Ибраһим: Таныш бүрекләр...

Камил Кәримов: Ләбиб, ничә яшьтә бүләк ителә ул?

Хәбир Ибраһим: 75тә.

Камил Кәримов: Тагын 5 ел бүрексез йөрисе бар икән әле.

Ркаил Зәйдулла: Төрек журналының презентациясе йомшак кына чираттагы мәсьәләгә килеп тоташа. Әйдәгез, ике идарә утырыш арасындагы хисапны тыңлап алыйк. Бөтен очрашулар хисапта яңгырамаса да, эшләнгән эшләр сайтка һәм социаль челтәрләргә урнаштырылып барыла.

Илсөяр Иксанова үз чыгышында чараларны санап үтте һәм сүзен игълан белән тәмамлады.

Илсөяр Иксанова: Бик игътибар белән монысын тыңлагыз. Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә багышланган иң яхшы сынлы сәнгать композициясе проектына ачык конкурс игълан ителде.

Ркаил Зәйдулла: Зиннур Мансуровның ничә ел әйтеп йөргән сүзе, ниһаять, тормышка аша башлады.

Язучылар арасыннан тавыш: Конкурс кемнәр арасында?

Илсөяр Иксанова: Скульпторлар арасында. Теләсәгез – катнашыгыз!

Хәбир Ибраһим: Эшләп карарга кирәк.

Илсөяр Иксанова: Шәһәрдә кую өчен...

Ркаил Зәйдулла: Юк-юк, ул – Милли китапханә белән Казансу арасына...

Илсөяр Иксанова: Шәһәрдә бит инде...

Ркаил Зәйдулла: Мин Шәледә дип ишеттем.

Камил Кәримов: Шәледә дә ярый. (Камил абый Шәледән. Хәзер дә Шәледә салган йортында яши. – авт.)

Ркаил Зәйдулла: Урынын озак сайладык инде...

Гәүһәр Хәсәнова (Мөхәммәт Мәһдиев кызы): Татарстан Язучылар берлегенә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә – Мөхәммәт Мәһдиевнең каберендәге ташы турайтылды.

Ркаил Зәйдулла: Аны әйтеп тормасаң да ярар иде.

Хәбир Ибраһим (әкрен генә): Тел бит үлмәгән – нигә аңа таш куярга кирәк икән? Туган телгә һәйкәл кую кирәк түгел ул.

Сүзне Берлекнең Чаллы бүлеге җитәкчесе һәм Ркаил Зәйдулланың урынбасары Факил Сафин алды. Ул эшләгән эшләренең отчетын җентекләп – Илсөярдән ике мәртәбә озаграк укыды.

Илсөяр Иксанова алда буласы кичәләр турында белдерү ясагач, сүзне Ркаил Зәйдулла алды.

Ркаил Зәйдулла: Бүгенге идарә утырышына... игътибар иттегезме икән – Луиза Янсуар килгән. Аның ел ярым күренгәне юк иде. Котлыйк әле!

Луиза Янсуар: Шулай инде ул – һәр көтүдә кыңгыраулы бер бозау яки бәти була.

Разил Вәлиев: Мин дә бер-ике сүз әйтим әле. Бер бик кирәкле эш эшләнде. Булат Хәмидуллин иҗаты белән без яхшы таныш – ул татар тарихы буенча фәнни хезмәтләр язган кеше. Пен-үзәге ярдәме белән... директоры – Әхәт Мушинский, мин – рәисе... депутат һәм Язучылар союзы рәисе Ркаил Зәйдулланың ярдәме белән, Булатның «Алтын Урда һәм аның тарихи мирасы» китабы татарча, русча һәм инглиз телендә басылып чыкты. Без үзебезне үзебез яхшы беләбез – безне бүтәннәр дә белсен!

Ркаил Зәйдулла: Син Пен-клубның рәисемени? Президенты идең. Үзгәртелдемени?

Разил Вәлиев: Президенты идем. Президент булмаска тиеш, диделәр түгелме?

Рәдиф Гаташ: Кушылып әйтим әле. «Җыен» фондында шәхесләребез турында шәп китаплар чыкты. Һәр кешегә шул китаплар белән танышырга тәкъдим итәр идем. Нәкый Исәнбәт турында бер дә таныш булмаган материаллардан тупланган китап! Бакый Урманче турында аның көндәлекләре, хәтта шигырьләре дә кергән китап чыкты. Гали Чокрый китабы да чыгып килә. Акмулланың да шундый ук китабы басылып чыкты. Искиткеч китап! Мин үзебезнең идарәне шул китапларны укып фикер алышырга чакырам! Марсель Галиев та, мин дә, Дания Заһидуллина да шушы фондта әгъза. Разил Исмәгыйлевичка юбилей елында бу эшчәнлеге өчен дә рәхмәт әйтик.

Разил Вәлиев: Сөембикә ханбикәгә багышланган китап яңа гына табадан төште. Шушы 20-30 ел эчендә «Җыен» фондында шәхесләребезгә багышланган 80нән артык – 90га якын китап чыкты. Без дәүләт оешмасы түгел, тегеннән-моннан акча сорап, хәер эстәп чыгарабыз бу китапларны. Безгә галимнәребез бик зур ярдәм күрсәтә. Моңа кадәр «Шәхесләребез» сериясендә чыккан китапларыбызның фәнни редакторы Миркасыйм Госманов иде. Язучылар берлеге әгъзасы. Хәзер безнең фәнни редакторыбыз – язучылар берлеге әгъзасы Дания Заһидуллина. Аңа бик зур рәхмәт!

«Казах телендә татар хикәяләре ике тапкыр чыкты, шигырьләрнең бер тапкыр да чыкканы юк»

Ркаил Зәйдулла: Алга таба китеп, әдәби тәрҗемә үзәгенең эшчәнлеге турында минем урынбасарым Илсөяр Иксанова сөйләп китә.

Илсөяр Иксанова: Татарстан Язучылар берлеге каршында, аның рәисе Ркаил Зәйдулланың инициативасы белән...

Ркаил Зәйдулла: Ярар инде, анысын әйтеп тормасаң да ярый.

Илсөяр Иксанова: ...Әдәби тәрҗемә үзәге оешты. Мин моны язучыларның исенә төшерер өчен әйтәм. Ел ярым эчендә аның күзгә күренер эшләре булды. Төрек телендә «XXI гасыр татар хикәясе антологиясе» чыкты. Тукай клубында аның презентациясе дә булды. Шушы ук антология рус теленә дә тәрҗемә ителде. Мәскәүдә басылырга тора. Шулай ук Мәскәү нәшриятында Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» китабы чыгачак. (Язма чыкканда, әлеге китапның басылганлыгы билгеле булды. – авт.). Аны язучының кызы Гәүһәр Хәсәнова тәрҗемә итте. Надир Дәүләт турында аның тормыш юлын яктырткан китапны төрек теленнән татар телендә Төркиядә яшәүче татар журналисты Рушания Алтай тәрҗемә итте. Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» повесты Американың «Амазон» нәшриятында дөнья күрде. Бик зур рәхмәт – арадашчы Фатих Котлы булды. Әхәт Гаффарның хикәяләре Мәскәүдә басылырга әзерләнә. Тәрҗемә ителгән. Якутлар белән хезмәттәшлек итәбез. Аларның зур язучысы Николай Лугиновның китабы Татарстан китап нәшриятында басылды... 2023 елга нинди китаплар тәрҗемә ителәчәк – исемлеген төзибез... «Татар хикәясе антологиясе»н казах телендә һәм азәрбайҗан телендә чыгару...

Рәдиф Гаташ: Бүлдерергә мөмкинме?

Илсөяр Иксанова: Әйтеп бетерим. Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар»ын тәрҗемә итү нияте бар. «Яшьләр иҗаты» хикәяләрен һинд теленә тәрҗемә итү тәкъдиме бар. Әле ничек булыр...

Рәдиф Гаташ: Казах телендә хикәяләр, дисез бит инде. Казах телендә татар хикәяләре ике тапкыр чыкты. Шигырьләрнең казах телендә бер тапкыр да чыкканы юк. «Обиззателне» чыгарырга кирәк!

Хәбир Ибраһим: Әйе, Рәдиф абый дөрес әйтә, чыгарырга кирәк! Бөтен татар Казахстанга качып бетте. Обязательно чыгарырга!

Рәдиф Гаташ: Әйтергә кирәк – бүгенге сөйләшү миңа бик ошый. Бик кирәкле эшләр турында сөйләшәбез.

Гәүһәр Хәсәнова: «Хикәяләр антологиясе»н төзегәндә үлгәннәрне дә истә тотсагыз иде. Классикларны!

Хәбир Ибраһим: Безгә урын калмый икән.

Гәүһәр Хәсәнова: Ике том булсын. Икенче томы сезгә булыр! «Үлгәннәрнең каберен дә бел, кадерен дә бел!»

Хәбир Ибраһим: Кем «обоймага» кергән – шул кала! Без анда юк.

Рәдиф Гаташ: Ркаил кайда чыгып китте соң әле?

Рифат Җамал: Интервью бирә ул.

Хәбир Ибраһим: Интервьюны бирергә кирәк. Беләсеңме, татар язучысы 2 очракта отказ бирергә тиеш түгел: хатын-кыз чакырса һәм «Интертат» интервью сораса.

Илсөяр Иксанова: Китапларны бөтенегез алдымы?

Хәбир Ибраһим: Гәүһәр, сиңа китап алып килеп биримме?

Гәүһәр Хәсәнова: Мин китап җыймыйм. Үзем өләшәм.

Рәдиф Гаташ: Хәтерлисездер – антологияне яңартып чыгару турында да сүз булган иде. Татар поэзиясе антологиясен! Хәтерлисезме? Чөнки алдагысы совет чорында төзелеп калды. Анда шагыйрьләрнең күбрәк коммунизмга багышланган әйберләре керде.

Ркаил Зәйдулла: Бу – әдәби тәрҗемә үзәге темасына кагылмый...

Рәдиф Гаташ: Мин гомумән әйтәм. Казах телендә чыгарырга кирәк!

Берьюлы бик күп кеше сөйләшә башлады. Башта колак салырга тырышып карадым да ни турында сүз барганын аңлый алмадым.

Ркаил Зәйдулла: Исегезгә төшерәм – без бит конкурс үткәрәбез. Ул дәвам итә. Ябык конкурс! Зур конкурс! Лилия Гыйбадуллина конкурсы. Романнардан кала, анда җиңгән әсәрләр басылып чыкты. Китапларның анысын өләшмибез. Китап кибетеннән сатып алырсыз.

«Без профессорлар кебек утырабыз»

Ркаил Зәйдулла көн тәртибенең дүртенче пунктын игълан итте.

Хәзер бер бик күңелле эшкә күчәбез – Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул итү. Сүзне Кабул итү комиссиясе рәисе Зиннур Мансуровка бирәбез. Дәгъваларыгыз булса – бөтен дәгъвалар аңа! Мөнәсәбәтләребез төрлечә булса да, без әдәбиятка нинди кеше килүенә карыйбыз. Шәхси мөнәсәбәтләрне онытыбрак торырга кирәк. Тавыш бирү яшерен була.

Хәбир Ибраһим белән Дания Заһидуллина: Ачык кына бирик.

Ркаил Зәйдулла: Устав буенча була.

Хәбир Ибраһим: Картайды инде ул устав.

Факил Сафин: Өчесен дә берьюлы – ачык тавыш белән.

Хәбир Ибраһим: Уставны яңартыйк әле.

Ркаил Зәйдулла: Сүзе булыр тагын. Ябык булсын. Аның үзенең ләззәте бар бит. Шытырдатып сызарсыз.

Факил Сафин: Монда сыза торган кеше юк.

Зиннур Мансуров: Бу барыгызга да мәгълүм, съездда да әйтелде – соңгы елларда татар әдәбиятына чәчрәп торган талантлар килү бик тә сирәгәйде. Кичекмәстән бүген алырлык яшьләр дә юк дәрәҗәсендә. Кабул итү комиссиясенең портфелендә папкалар шактый...

Ркаил Зәйдулла: Утызлап!

Зиннур Мансуров: Ләкин аларның күбесе – кире борырлык папкалар.

Рәдиф Гаташ: Элеккедән калган.

Зиннур Мансуров: Үтенечем дә бар. Безнең төрле жанрлар буенча остаханәләр эшләп килә. Остаханәләр, зур эш эшләгән кебек, тоталар да Язучылар берлегенә тәкъдим итәләр. Бу – Чаллы һәм Әлмәт бүлекләренә дә кагыла. Күбесе – 80-90 проценты – Язучылар берлегенә алынуга лаек түгел. Хәтта район башлыгыннан хат яздыру очраклары да бар. Әйдәгез, зинһар, мондый эшләр белән шөгыльләнмик. Каләм иясе бар икән – аның иҗаты беренче урында торырга тиеш. Без каләм ияләрен «җиде иләк» аша үткәрсәк иде. Остаханәләрнең моннан башка да эше күп бит – күпме кызыклы китаплар чыга. Кайчакта эш буенча Язучылар берлеге белешмәлеген карап утырам. Анда хәтта мин дә белмәгән фамилияләр бар. Иҗаттан күптән туктаган каләм ияләре дә бар. Без соңгы елларда сан артыннан бик нык кудык – 350гә җиттек. Сибгат Хәкимнәр каберләрендә сәерсенеп яталардыр кебек тоела миңа. Элек Язучылар берлеге әгъзасы булу – Айга менүгә тиң иде. Зинһар, сыйфат ягын кайгыртсак иде.

Ркаил Зәйдулла: Ул вакытта 700 яшь язучы бар иде. Биредә остаханә җитәкчеләре утыра – абруйлы кешеләр! Әдәбият мәйданында исемнәрегез бар. Җаваплырак карарга кирәк – остаханә утырышларын үткәрегез инде сез!

Камил Кәримов: Гел «дөньялар тынычлансын» дип көтәбез бит. Әзрәк көрлек җитми...

Хәбир Ибраһим: Тормыш авыр...

Ркаил Зәйдулла: Камил Кәримов Шәледә дә уздыра ала инде аны, күчмә утырыш итеп.

Рәдиф Гаташ: Зәйтүнә Мәүлүдова эзләреннән йөрербез. Изге җирләр!

Илсөяр Иксанова: Безнең бүген өч кеше...

Камил Кәримов: Вакыйф Нуриев, санаторийга китү сәбәпле, үзенең тавыш бирү хокукын миңа бирде.

Рафис Корбан: Рөстәм Галиуллин үзе өчен тавыш бирүемне миннән сорады.

Газинур Морат: Рөстәм миннән дә сораган иде.

Ркаил Зәйдулла: Кайда соң ул?

Рафис Корбан: Казанда түгел, диде.

Әгъзалыкка беренче кандидат Мөнир Вафин керде.

Рәдиф Гаташ: Бәләбәй егете! Безнең мондый озын язучы Ринат Мөхәммәдиев кына бар иде.

Хәбир Ибраһим: Без аны күптән Союз члены дип уйлаган идек.

Илсөяр Иксанова: Мөнир Вафин иҗаты турында бик саллы мәкаләләр дә бар. Рәдиф Гаташ һәм Ләбиб Лерон тәкъдимнамә биргән.

Зиннур Мансуров: Бер нәрсә генә әйтим – Мөнир Вафинның Язучылар берлегенә тәкъдим ителүендә бер үзенчәлек бар. Аның Язучылар берлегенә керү теләгенә караганда безнең аны үз оешмабызда күрү теләге көчлерәк. Чөнки Мөнир Вафин, Уфада яшәп, күренекле шагыйрь, мөхәррир, җәмәгать эшлеклесе буларак күптән таныш. Ул андагы Язучылар берлегендә дә әгъза булып тора. Бездә әгъза булып торган, Башкортстанда яшәгән күп кенә каләмдәшләребез бар. Әмма ләкин соңгы елларда бу илчеләребез беркадәр сирәгәя бара. Рим Идиятуллин, Салават Рәхмәтуллин китеп барды. Безнең Уфада илчеләребез булырга тиеш. Мөнир Вафин безнең шундый илчебез булачак. Чөнки безнең Башкортстанда миллионнан артык татарыбыз бар.

Рәдиф Гаташ: Уфада безнең яза белә торган кешеләр «Кызыл таң» тирәсенә туплана. «Тулпар» журналы, «Өмет» газетасы чыга – алар татар әдәбиятын бик каты пропагандалый. Бездә шәхескә карап фикерләү бар, алар объективрак эшли. Мөнир ике Союзда да әгъза булып торгач, ике республика әдипләрен бәйләп торачак. Яшерен-батырын түгел: бер-ике кешебез, ике союзда да торса да, бармакка бармак та сукмыйлар. Мөнир – ул яктан актив кеше.

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе Мөнир Вафинны бертавыштан кабул итте. Аннары идарә каршына Алабугада яшәүче әдәбият галиме Гомәр Даутов керде.

Хәбир Ибраһим: Бу экзамен кебек икән. Без профессорлар кебек утырабыз – алар каршыбызга кереп имтихан тота.

Илсөяр Иксанова: Гомәр Даутовны тәнкыйтьче, әдәбият галиме буларак беләбез. Ул Берлеккә тәнкыйть секциясеннән тәнкыйтьче буларак тәкъдим ителде. Аңа Газинур Морат һәм Камил Кәримов тәкъдимнамә бирә.

Хәбир Ибраһим: Галимнәрне бик күп алдык без заманында...

Зиннур Мансуров: Күзәтеп киләм – без төрле жанрлар буенча кабул итергә тырышабыз: шагыйрьләрне, прозаикларны, хәтта сирәк кенә драматургларны. Мин соңгы елларда тәнкыйтьчеләрне кабул иткәнне хәтерләмим, диярлек. Безнең гаиләгә бер генә тәнкыйтьче дә аяк басмаган еллар була. Совет чорын күз алдына китерәм: нинди генә тәнкыйтьчеләр юк иде! Хәзер тәнкыйтьнең эше күренми – ул тешен сулы стаканга салып куйган кебек.

Илсөяр Иксанова белән Хәбир Ибраһим бертавыштан: Съемный протезын!

Зиннур Мансуров: Безнең академик фәнебез тиешле югарылыкта, ләкин әдәби барышта «кара эш» белән шөгыльләнү дә кирәк. Китапларга рецензияләр, әсәрләргә бәяләмә бирүләр... Арабызда Дания ханым Заһидуллина утыра. Ул, академик фән белән беррәттән, яшь язучыларның әсәрләренә оператив рәвештә бәя бирергә өлгерә...

Хәбир Ибраһим: «Кара эш» белән шөгыльләнә, короче...

Зиннур Мансуров: ...Гомәр Даутовны, шушы вазгыятьне күздә тотып, Язучылар берлегенә тәкъдим итәбез. Ул инде әдәбият дөньясына байтак еллар хезмәт күрсәтеп килә. Безгә әдәби тәнкыйтьне ныгытырга кирәк. Әзрәк кенә чеметеп тә алсын! Бер тәгәрмәче чокырга да төшеп, безне уятып җибәрсен! Җанлы тәнкыйть кирәк безгә! Кабул итү комиссиясе аны бертавыштан хуплады. Сез дә хупларсыз, дип уйлыйм.

Ркаил Зәйдулла: Монда Факил Сафинның дәгъвасы да дөрес инде – Алабугадан булгач, Чаллы бүлеге аша үтәсе булган. Ләкин талантны Чаллылар түгел, Камил Кәримов күреп алган икән, Казан аша да үтәргә мөмкин. Уставта ачык билгеләнмәгән.

Рәдиф Гаташ сүз алып, Җамал Вәлидиләрдән башлап, татар әдәбиятында тәнкыйть турында сөйләде.

Рәдиф Гаташ: Галим булу яхшы ул. Менә безнең Дания (Заһидуллина) шикелле галим булса. Монда Рифә Рахман утыра иде, кайтып китте. Ул шагыйрә дә, прозаик та, галимә дә, педагог та, тәнкыйтьче дә. Димәк, бүген татар әдәбиятының барышына, торышына битараф булмыйча, шулай яши дигән сүз. Тәнкыйтьче ул бер резонанс тудыра. Анысы да кирәктер. Пиар заманы! Бу – журнализм дип атала. Тәнкыйтьче әдәбиятны үстерү юнәлешендә эшләргә тиеш. Ул бик белемле һәм объектив булырга тиеш. Без шундый тәнкыйтьчеләрне көтәбез.

Камил Кәримов: Җәмәгать, Мансур Вәлиев урманга качканнан бирле (танылган тәнкыйтьче Мансур Вәлиев «Аккош күле»ндә яши. – авт.) тәнкыйть дигән жанрның бер кырые кителгән килеш тора иде. Галимнәрнең анализы «Әллүки» көенә салынган – матур яңгырый. Гомәр Даутовның көйсез дә булырга мөмкин. Ул «әйе шул» дими, «туктагыз әле», ди. Ул Алабугада укыта – фикер йөртә торган кешеләр әзерли.

Рәдиф Сәгъди: Тәнкыйть ул язучыга файдага эшләргә тиеш. Дөньяда шундый очраклар бар. Бер тәнкыйтьче Камал театрын мактый да мактый. Аннары Тинчурин театрына пычрак ата башлады. Тәнкыйтьче объектив булырга тиеш. Җитешмәгән якны да «шулай булса әйбәт булыр иде» дип әйтергә тиеш.

Ркаил Зәйдулла: Заһидуллин вакытында Тинчурин театрын да мактый башлады ул.

Рәдиф Сәгъди: Чөнки Рәшит аны чакырып, чәйләр куеп сыйлап...

Ике драматург шулай үзләре генә аңлаган «телдә» кем турындадыр сөйләшеп алдылар.

Хәбир Ибраһим: Әйдә, үзенә сүз бирик тә...

Разил Вәлиев: Бер генә сүз әйтим әле. Тәнкыйть ике төрле була: берсе «үстерәм» ди, берсе «үтерәм», ди. Берсе батыру өчен яза, икенчесе – киңәш формасында. Ачы тел белән язылган тәнкыйтьтән язучыга файда юк. Гомәр Даутовны укып барам – ул үстерергә тырыша.

Газинур Морат (аңа кәгазьләр таратып, аларны җыеп алу вазифасы йөкләнгән иде. Ул аны намус белән үтәде): Безнең 20 идарә әгъзасы тавыш бирде. Ркаилнең искәрмәсен (бертавыштан кабул итүнең сәерлеге турында фикерен. – авт.) күрсәтмә дип кабул итүче иптәш килеп чыкты – 19 кеше «әйе» дигән, берсе каршы килгән.

Гомәр Даутов: Миңа ышаныч күрсәтүегез өчен рәхмәт. Интригалар һәр коллективта була. Мин үземне аннан өстен тотарга тырышам. Минем өчен әсәрне бәяләгәндә бер генә әйбер бар – миллилек, татарлык. Милләткә хезмәт итми икән – мин аңа каршы.

Язучылар Гомәр Даутовны кабул иткәч, Казанда яшәүче Людмила Уфимцеваны чакырдылар. Күп төрле жанрларда актив иҗат итүче рус телле бу язучыны да уңай фикерләр белән кабул иттеләр.

«Көрлек юк»

Ркаил Зәйдулла: Утырышны дәвам итәбез. Безнең Әдәби ел йомгаклары үткәрелмәгән. Былтыр пандемия дип әйттек инде. Быел нишлик? Акча да юк.

Хәбир Ибраһим: Кирәкми ул!

Камил Кәримов: Кирәкме икән? Көрлек юк!

Ркаил Зәйдулла: Безнең остаханә җитәкчеләренең әдәби ел нәтиҗәләрен генә бастырыйкмы икән әллә? Кирәк дисәгез, үткәрә алабыз...

Нәбирә Гыйматдинова: Заманасы да... Журналлардан укып торабыз...

Камил Кәримов: Көрлек юк...

Факил Сафин: Без Чаллыда аерым җыелабыз, остаханәләр җыелыр. Һәрберсе үз нәтиҗәсен ясый.

Илсөяр Иксанова: Бәлки, Казанда остаханәләрнең берләштерелгән утырышын гына ясарбыз.

Факил Сафин: Премияләр буенча да...

Күп язучылар кушылып: Әйе, премияләр бүләсе дә бар…

Дания Заһидуллина: Бөтен оешмалар, шул исәптән, Фәннәр академиясе дә Ел йомгаклары үткәрә. Аны бернинди акчасыз, өстәлләрсез үткәрәләр. Ел йомгагын, бәлки, башка форматта үткәрергә кирәктер. Бөтенләй үткәрмәсәк, «бу Язучылар союзы, бу идарә Ел йомгагы да үткәрми» дип әйтерләр. Форматын үзгәртеп булса да, Остаханәләр утырышы итеп булса да, бүләкләүләр рәвешендә булса да, бер көн җыелып алыйк. Декабрьдә булмаса, гыйнварда, февральдә мөмкин.

Ркаил Зәйдулла: Чаллы – үзендә, Әлмәт – үзендә, без Казанда үткәрсәк... Кем дә кем Остаханәләрнең берләштерелгән утырышы форматында үткәрелүгә риза – кул күтәрик. Рәхмәт сезгә! Менә бит – хатын-кыздан нинди акыллы сүз чыга. Безнең тагын бер тема калды – халык язучысы исеме алу буенча мөрәҗәгатьләр бар...

Шушы урында нокта куям. Сөйләшүнең калган 10 минуты ачык киңлекләргә чыгарыла алмый. Монысы инде  идарәнең чыннан да эчке эше иде.

Утырышыгызга керткәнегез өчен рәхмәт сезгә, язучылар!

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 25 ноябрь 2022
    Исемсез
    Бу кешелэр кая качып ятты ул, татар теленэ дошман хожуме булган чакта?, Бер яклау, бер чыгыш, бер шыйгырь язылмады бу кешелэр тарафыннан Туган телне яклап.
  • 24 ноябрь 2022
    Исемсез
    Бабайлар тусовкасы)))
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100