Фәнис Камал: «Вакыты җиткәч, бәлки, республика үзенең тугрылыклы улын искә алыр»
Танылган язучы Заһид Мәхмүдигә «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелгән булган – Президентның Указы чыккан. Әмма, ковидлы заманга туры килүе аркасында, ул иясенә вакытында тапшырылмый калган. Язучы инде гүр иясе булды, вафатына унбер ай узды.
- Белешмә. Заһид Мәхмүди – татар язучысы, журналист. 1960 елның 4 июлендә Кукмарада туган. 1982 елда Казан мәдәният институтын тәмамлаган. 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2022 елның 18 гыйнварында вафат булды. Туган авылы Манзараста җирләнде.
Шушы көннәрдә Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышы алдыннан Заһид Мәхмүдинең гаиләсенә язучының мактаулы исем документлары һәм аның күкрәк билгесе тапшырылды. Язучылар каләмдәшләрен искә алдылар. Аны соңгы юлга озаткан вакытны хәтерләделәр.
Утырыш башланыр алдыннан Заһид Мәхмүдинең улы Фәнис Камалдан: «Ничек яшәп ятасыз? Газеталарыгыз чыгамы? Дөяләр исәнме? Кинолар төшәме?» – дип сорадым. Заһид Мәхмүди берничә татар газетасына нигез салган шәхес.
Әти исән вакытта башлаган газеталарның бөтенесе дә чыга. Без аларны бераз гына төрләндерергә дип тә йөрибез, абүнәчеләре санын арттырасыбыз килә. Газета – төп эшебез. Газеталардан кала металл эшләре дә бар – металл компаниясен дә үстерәбез, төрле-төрле килешүләр төзелгән. Компаниянең киләчәге өметле. Без үзебезнең юнәлешне шунда таптык: иҗат белән бергә сәнәгать өлкәсендә дә кайнаша башладык.
Сәнгать өлкәсендә дә эш бара – сценарийлар языла. Дүрт сценарий бар, шуның икесе әтинең әсәрләренә нигезләнә. Боларны якын киләчәктә тормышка ашыру теләге белән яшибез. Әтинең балалар өчен язылган «Профессор Мияугөл» дигән әсәре бар. Шуны мультфильм итеп ясарга уйлыйбыз.
2013 елда «Җәза» фильмын төшереп, Дагыстанда үткән халыкара фестивальдә 1нче урын алган идек. Шуннан башлап безнең туктаганыбыз булмады. Фәлсәфи видеороликлар да ясадык. Хәзерге вакытта коммерция роликлары белән шөгыльләнәбез.
Шуны аңладык: «татар» дип кычкырып йөрүчеләр җитәрлек, чын татар киносын булдыручылар, ни кызганыч, юк.
Без шул юнәлештә эшләргә телибез. Темасыннан башлап, сценарий язу, актерлар сайлауга кадәр тулы бер проект әзерлибез. Мин монда продюсер да, режиссер да булачакмын. Профессиональ командам бар. Хәзергә көч туплыйбыз. Вакыты җиткәч, дөньясын гөрләтеп алырбыз.
Минем бәхетем – хатыным белән фикердәш булу, без икебез дә режиссерлык факультетын тәмамладык. Без бу темаларны җентекләп уйланабыз, талашабыз, яңадан дуслашабыз. Элек бу фокус группаның башлыгы әти белән әни иде. Хәзер әни генә калды инде.
Әйе, әти шулкадәр киңкырлы шәхес иде. Без аның белән тәмәкечеләр – чыга идек тә дөяләргә, ишәкләргә сокланып утыра идек. Ә бит, бер яктан караганда, аларның безгә кирәге дә юк...
Заһид абыйның үзе турында кино төшерергә җыенмыйсызмы?
Үзе турында документаль фильм әзерләнеп ята. Бу – кино телендә «спойлер» дип атала инде, җәмәгатьчеклеккә алдан хәбәр итсәң, таләп итә башларга мөмкиннәр.
Безнең хәйран гына видеоматериал тупланды. Без бит әле үзешчәннәр белән «Ломбард» дигән фильм да төшерә башлаган идек. Аның кадрлары да бар. Әтинең дөньядагы күп вакыйгаларга карата фикерләре язылып калган. Ул видеоөзекләрне караганнан соң, «бик көчле интервью итеп җыярга була икән» дидем. Егетләргә әти катнашындагы бөтен видеоларны тупларга эш бирелде. Мине телевидение архивыннан аның яшьлегендәге видеоларны эзлим.
Исемен мәңгеләштерү мәсьәләсе?
Кукмара җирлегендә әти исемендәге акчалата премия булдырып, чын мәгънәсендә профессиональ чара ясыйсы килә.
Үз көчегез беләнмени?
Инициатива белән чыгып, башлап җибәрәбез. Заһид Мәхмүди – Татарстан Республикасы формалашсын өчен байтак көч түккән шәхес. Ул бит инде ачлык мәйданнарында да утырган. Вакыты җиткәч, бәлки, республика үзенең тугрылыклы улын искә алып, безгә ярдәм кулы сузар.
Кукмара җирлегендә аның исемендәге урам булдыру турында сөйләшүләр бара. Кукмараның бер урамын Заһид Мәхмүди урамы дип атасак, бәхетле булыр идек.
Ул арада утырыш башланып китте.
Ркаил Зәйдулла: «Тантаналы да, моңсу да мәрасимнән башлыйсы килә. Безнең татар әдәбиятында үз урыны булган күренекле язучыбыз Заһид Мәхмүдигә Президент указы белән мактаулы исем бирелгән иде. Пандемия аркасында аны тапшыру тоткарланып килгән – бүләкләү бүлеге ул эшне башкарып өлгерә алмаган. Шушы моңсу шартларда бүләкне җәмәгате Рәшидәгә, улы Фәнис һәм кызы Зөһрәгә тапшырырга туры килә. Рухы шат булсын!»
Рәшидә Мәхмүтова: «Без Заһид Мәхмүди белән 41 ел бергә яшәдек, улыбыз Фәнисне, кызыбыз Зөһрәне тудырып үстердек. Без бик матур, бәхетле яшәдек. Заһид бик тырыш булды: үзе дә эшләде, балаларга да эш урыннары калдырды. Аллаһның рәхмәте яусын! Без аны бик юксынабыз. Аның өйдә булуы үзе бер бәхет иде. «Әйдә, карчык, җырлап алыйк әле», – дигәннәре искә төшә. Уйламаганда китеп барды. Үләсен белсәм, азаккы көннәренең һәр мизгелен телефонда видеога төшереп барыр идем. Соңгы көннәре минем белән, балалар белән хушлашуы булган икән – аңламаганмын. Ул миннән: «Карчык, син минем белән яшәвеңә үкенмисеңме?» – дип сорады. «Минем белән яшәп бәхетле булдыңмы?» – дип сорады. «Яратып яшәдем, Заһид, яратышып яшәдек бит», – дидем. Бу – аның соңгы көннәрендә әйткән сүзләре булган икән. Соңгы атнасында бөтенләй диярлек йокламады. Үләсе көнендә дә әти-әнисенең каберләрен чистартып кайтты. Әти-әнисен бик кадерләп яшәде. Аларны карарга дип, Кукмара районының Манзарас авылына кайттык. Шулай яшәдек инде.
Заһидның алган дөяләре әле дә торалар, ишәкләрен урнаштырдык. Яшь бара бит, карыйсы бар аларны. Фәнис улыбыз Заһидның эшләрен дәвам итә. Зөһрә кызыбыз белән киявебез дә килеп тора. Балаларга рәхмәт! Заһид яхшы нәсел – алдагы көннәрдә терәлеп яшәрлек балалар калдырды».
Фәнис Камал: «Хөрмәтле язучылар! Безнең әтиебез белән бик зур планнар бар иде. Бүгенге язучыларны – замандашларны – кино форматында матур итеп видеога төшереп калдыру теләге бар. Без, Ркаил абый белән сөйләшеп, киләсе елга киносценарийларга иҗади бәйге игълан итергә уйладык. Җиңгән киносценарий нигезендә кино төшерергә телибез.
Бу – кыска метражлы, якынча ярты сәгатьлек фильм, дип күзаллана. Ул сезнең иҗатташ дусларыгызны колачлый торган, язучылар арасындагы хәлләр турында фильм була ала. Мәсәлән, язучыларның Берлектә утырыш ясап тел мәсьәләләре буенча сөйләшүләрен күрсәтергә мөмкин. Бу – минем идея, аны әти хуплаган иде. Мин идея бирсәм, әти яки «тузга язмаган» дип бәяли, яки «гениально» дия иде. Монысын ул «гениально» дигән иде…