Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Язарга, бокал тотып эчәргә була»: кулларсыз калган Илназга «киберкуллар» кайтачак

Элекке протезларның эчендә пластик капсула булса, боларында силикон капсула икән. Шул ягы белән яңа ясалганнары уңайлырак, ди Илназның әнисе.

news_top_970_100
«Язарга, бокал тотып эчәргә була»: кулларсыз калган Илназга «киберкуллар» кайтачак
Фото: @ Зөлфия Дәүләтованың шәхси архивыннан

10 яшендә ток сугып ике кулсыз калган Илназ Дәүләтовка тиздән яңа «киберкуллар» кайтачак. Бу хакта «Интертат» хәбәрчесенә Илназның әнисе Зөлфия Дәүләтова хәбәр итте.

Әлеге протезлар Мәскәүнең Сколково инновацион үзәгендә, Россия Федерациясенең Пенсия һәм социаль иминият фонды аша дәүләт програмасы ярдәмендә ясалган.

Фото: © Зөлфия Дәүләтованың шәхси архивыннан

– Тегеләре әйбәт иде, бәләкәйләнделәр, шуңа яңаны ясаттык, тик кызганыч, протезларны калдырып кайтырга туры килде, чөнки Илназ аларны Мәскәүдә 2 көн киеп йөргән иде, җитешсезлекләре килеп чыкты. Протезларның чыбыклары бик үк нык түгел иде, шуларны ныгытсаң, яхшырак булыр дип уйладым, чөнки кулны селтәгән саен, чыбыклар нечкәреп өзелүе ихтимал, – диде Зөлфия апа.

Элекке протезларның эчендә пластик капсула булса, боларында силикон капсула икән. Шул ягы белән яңа ясалганнары уңайлырак, ди ул.

– Бу «киберкуллар» белән әйбер тотарга, бер урыннан икенче урынга күчерергә, язарга, бокал тотып эчәргә, шешәдән су агызырга – менә шундыйрак эшләр башкарырга мөмкин. Хәзер, үскән саен, Илназ аларны күбрәк куллана инде, тегеләре 2 ел элек алынгач, ул вакытта әзрәк файдаланды. Үсә төшкән саен, үзе дә җайлашты, ияләште, – дип сөйләде Зөлфия Дәүләтова.

Фото: © Зөлфия Дәүләтованың шәхси архивыннан

Ул Илназ өчен ясалган протезларның илдә балалар өчен җилкәдән үк төшкән парлы беренче протезлар булуын искәртте. Илназ тарыган фаҗигагә кадәр андый «киберкуллар» җитештерү булмаган.

– Хәзер Мәскәүдән хәбәр көтәбез инде, төзәтеп бетерү 1-2 атна эчендә тәмамланыр, дигәннәр иде. Бәлки, Уфага китереп бирерләр, я үзебез барып алырбыз, – ди Зөлфия апа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100