Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни, иң мөһиме, мин исән, дидем»: ике кулсыз калган Туймазы егете Илназ – үҗәтлек үрнәге

«Мин үзем!» – менә шушы сүзләр Башкортстанның Туймазы районы Балтай авылында Дәүләтовлар гаиләсендә 11 яшьлек Илназдан еш яңгырый. Язмышның олы сынавын кичергән сабый бүген мөстәкыйльлеккә, яңача яшәргә өйрәнә. Көчле, рухы сынмас Илназны өлкәннәргә дә үрнәк итеп куярлык. «Интертат» Илназ һәм аның якыннары белән сөйләште.

news_top_970_100
«Әни, иң мөһиме, мин исән, дидем»: ике кулсыз калган Туймазы егете Илназ – үҗәтлек үрнәге
Зөлфия Дәүләтованың шәхси архивыннан

Узган 2021 елның 7 июлендә Дәүләтовларга тирән хәсрәт ишек кага. 10 яшьлек төпчек малайлары электр трансформаторына менә, һәм аны 10000 вольт көчәнешле электр тогы суга. Футбол уйнаганда шул трансформаторга очып барып төшкән тупны алырга уйлаганда, әнә шундый бәла сагалап торгандыр дип кемнәр уйлаган?! Табиблар, берничә операция ясап, Илназның ике кулын да ампутацияли.

– Мин яңача яшәргә өйрәндем. Эш инде узган, аңа кайгырып утырырга, бирешергә, боегып йөрергә ярамый. Мин әле, киресенчә, әнине рухландырып торырга тырыштым. «Әни, иң мөһиме, мин исән», – дидем. Шушы сүзләр аңа көч бирде. Ул да бирешмәде. Хәзер минем барысы да әйбәт, мәктәпкә укырга йөрим. Мин үземне үзем яңадан үстерә башладым – яңача язарга, рәсем ясарга өйрәндем. Ике кулым белән ручканы алам да, ияк белән ярдәм итеп, дәфтәргә шулай язам. Рәсемне аяк белән ясыйм. Протезлар белән дә язарга өйрәнәм.

Классташлар минем өчен бик борчылды. Алар бер көнне миңа шундый сюрприз ясады. Әни инде миңа «бүген сюрприз була, көт» дип әйтеп куйган иде. Мин «кем килер икән» дип бик көтеп йөрдем. Берзаман барысы бергә классташлар килеп төште безгә, мин алар, шулай күмәкләшеп, укытучы белән килерләр дип, башыма да китермәгән идем, – дип сөйләде Илназ.

Әле былтыргы уку елын Илназ өйдә укып үткәрсә, быел иптәшләре белән мәктәпкә йөри. Күрше Тукай мәктәбендә 5нче сыйныфта белем ала. Карамалы Гобәй авылында башлангыч мәктәпне узган ел гел «5» билгеләренә тәмамлаган. Өйдә укуга караганда мәктәптә укуы күңеллерәк, ди. Әтисе дә Тукай мәктәбендә укыткач, машинада бергә йөрергә, шунда ияләшеп китәргә уңайлырак булыр, дип уйлашканнар.

– Мәктәптә иң яраткан фәнем – математика, контроль эшләрне «5»легә язам. Икенче яраткан фәнем – география. Тарих белән дә кызыксынам. Инглиз телен өйрәнү дә ошый. Төрле фәннәр буенча олимпиадаларда катнашам. Бөтенроссия конкурсында беренче урынны алдым. Йөгерергә яратам, әле яңа гына тренировкадан кайттык. Атнасына 3 тапкыр барам. Өйдә дә йөгерү җиһазында көн саен шөгыльләнәм, – дип бик көр тавыш белән дәвам итте Илназ сөйләвен.

«Булса да булыр икән шундый көчле рухлы бала» дип, шаклар катып утырганда, Илназ авыр хәлгә юлыккан башкаларга да киңәшләрен бирде.

– Беркайчан да бирешмәскә киңәш бирәм. Иң мөһиме – гел позитивта булырга, күбрәк аралашырга кирәк. Ялгызлык ул кешеләрне боза гына. Мин шушы хәлдән соң үземдә үзгәрешләр сизәм. Хәзер мин һәрвакыт позитивта, беркайчан бирешмим. Нәрсәдер эшләр алдыннан уйларга кирәк, дигән нәтиҗә ясадым инде. Мин инде ул көнне искә төшермәскә тырышсам да, барыбер вакыт-вакыт уйлап куям шул, – ди батыр егетебез.

 

Фото: © Дәүләтовлар гаиләсе

«Мондый кайгыны кеше берүзе күтәрә алмый»

– 5 июльдә туган көнем иде, бер көннән – 7се менә шушы фаҗига булды. Балалар кичке якта уйнарга чыгып киткән иде. Безнең авыл бәләкәй, балаларга уйнарга урын да юк. Зират каршында болынны «футбол кыры» дип, гел шунда уйнадылар. Олы балалар да шунда уйнап үсте. Шундый бәла булыр дип, башкаебызга да кермәде. Күрәчәк булгандыр инде, – дип искә ала Зөлфия Дәүләтова ул кара кайгы баскан көннәрне.

7 балалы ишле гаилә уртак кайгыны бергә күтәрә, туганнары, якыннары, бөтенләй белмәгән чит кешеләр дә ярдәм кулы суза. Зөлфия апа үзе дә, сынмый-сыгылмый, шушы сынауны кабул итеп, аны җиңеп чыгу ялгыз кешегә генә бик авыр бирелүен аңлый.

– Гаиләм, туганнарым бик булышты. Андый олы кайгыны кеше, берүзе калса, күтәрә алмый. Олы кызыбыз шул ук көнне эш урыныннан китеп, 3 айга якын монда – әтисе янында торды. Бакчаның да кызу чоры бит. 350 төп помидор да утыртылган иде, бакчадагы эшләремне кызлар эшләде, рәхмәт аларга. 2 улыбыз вахта эшеннән көн дә шалтыратып торды, киявебез дә булышты, тагын 1 улыбыз Туймазыдан эштән соң кайтып йөрде.

8 июль көнне Уфага реанимациягә салдылар. Анда мине кертмәгәч, 9ы өйгә кайттым. Вакыты җиткәч килерсез, диделәр. 10сы көнне Уфадан телевидение килде дә, шул ук көнне тапшыру да чыкты. Бөтен Россиядән шалтыраттылар, берәр дару, кирәк-ярак кертергәме, дип сорашып, шулкадәр күп кеше ярдәм кулы сузды. Мин бит инде хастаханәгә көн дә бара алмагач, бер белмәгән кешеләр, кайсы ашарга кертеп, кайсы пеленка, салфеткалар, пюрелар, соклар кертеп булыштылар. 12 көн реанимациядән соң улым янына барсам, суыткыч азык белән тулган иде. Өйгә дә кеше күп килде, таныш табиблар бар, әллә Мәскәүгә күчерәбезме, дип тәкъдим итүчеләр булды.

Уфада пешү җәрәхәтләрен дәвалау үзәгендә, аерым палатада 2 айга якын яттык. Психологлар да килде, юридик ярдәм дә булды, – дип искәртте Зөлфия ханым.

 

Фото: © Зөлфия Дәүләтованың шәхси архивыннан

Протезларның бәясе – 3,6 млн сум

Илназ «кулларым юк» дип тик утыра торганнардан түгел. Кул булмаса, аяк бар. Әнисе сүзләренчә, хастаханәдә ятканда ук, рәсем ясарга яраткач, әнисенә фломастерны аяк бармакларына кыстыруын сораган.

– Өйдә дә хәзер күп нәрсәне аягы белән үзе ала, сумкасын да ача, аягы белән эшли барысын да. Былтыр ук аяк белән яза башлаган иде. «Әни, мин үзем», – ди һаман. Тиз-тиз генә эшләгән була. Яңа протезлар белән дә эшләргә өйрәнә. Чорсыз, тиктормас ул безнең, җәй уртасында, егылып, кулбашын сындырган иде, шуңа күрә дә берара кими торды протезларны. Кулбашы рәтләнгән иде, протезының бармаклары купты, аннары аркадан тоташтырылган урыны бераз тарта, уңайсызрак, ди, шуңа Мәскәүгә барырга җыенабыз. Протезист 21 ноябрьдә килергә кушты. Илназга яраклаштырып җайлаячаклар, – диде әңгәмәдәш.

Протезларны төзәттерү бер еллык гарантия буенча бушлай булса да, Мәскәүдә тору, юл, туклану чыгымнарын үзләренә күтәрергә туры килә Дәүләтовларга.

Протезларның бәясе 3,6 млн сум булган. Зөлфия апа әйтмешли, акчаны «бар Җир шары белән җыйганнар».

– Протезларга дип акча җыя башлагач, чит илләрдән – Дубайдан, Украинадан ярдәм күп килде. Казахстан, Германия, Швеция, Канададан булышучылар булды. Аларның күбесе белән әле дә аралашып торабыз. Дубайдан Марсель Әхмәтшин бик булышты. Протезларга акча жыюны ул башлап җибәргән иде - 200 мең сум акча җибәрде. Илназ әтисе белән аның чакыруы буенча Дубайда ял итеп тә кайттылар. Ришат Төхвәтуллин өйгә әллә ничә тапкыр килде, Әнвәр Нургалиев, Иркә, «протезларга акча кирәк» дип, постлар ясадылар.

Илназ протезларны нык өметләнеп, ашкынып көтте. Дөрес, Илназның чандыррак гәүдәсе өчен протезлар бераз авыррак, функцияләре азрак, һәр бармак аерым эшләми. Бәләкәй кеше өчен ясалгач, эченә микрочиплар тыгарга урын аз, дип аңлаттылар. Протезның үлчәме зурайган саен, функцияләре дә күбәячәк, диделәр. Гомумән, Россиядә балалар өчен җилкәдән үк тоташтырылып ясалган беренче протезлар икән бу. Аны Сколковода җыйганнар, микрочип, комплектлау җайланмалары Америка, Германия, Кытай, Италиядән икән, – диде Зөлфия ханым.

«Әни, иң мөһиме – мин исән, калганын җиңәрбез»

– Илназ – бик аралашучан бала. Былтыр да бәйрәмнәрдә классына бара идек. Укытучысы, классташлары да нык сагына, гел элемтәдә. Берсендә шулай, урамда нинди чыр-чу икән дип карасам, автобуста класс җитәкчеләре белән балалар килеп җиткән, – дип искә алды Зөлфия Дәүләтова.

Шушы фаҗигадән соң, ана баласының чын тимер холкын ача. Бәхеткә, Илназ җебеп төшми, үз-үзен тотышы белән, ут йотып йөргән ата-анасын да тормышка кайтара. Зөлфия апа үзе дә исе китеп сөйли бу хакта. Кем әйтте төпчек бала иркә, йомшак була, дип? Илназ киресен исбатлый.

– Төпчек бала булгач, гадәттә, иркәләп, назлап үстерәсең бит инде. Ә мин анда шулкадәр рухи көч бардыр дип уйламадым да, аңардагы җан тынычлыгы шултиклем дә көчле булды. Мин беренче тапкыр хастаханәгә дә «ничек икән ул бала, нәрсә әйтим икән» дип куркып бардым. Мине күрде дә: «Ур-ра, әни килде, барысы да әйбәт булачак!» – дип кычкырып җибәрде. «Ничек соң син, улым?» – дим. «Әйбәт, әни, иң мөһиме – мин исән, калганын җиңәрбез», – ди. 10 яшьлек бала шулай дигәч, ничек кулларымны төшерергә хакым булсын, ди?!

Кайчак үзе әйтеп куя инде: «Мин гарьләнеп яшәгәннән ни файда, үзгәртеп булмагач, нәрсәгә борчылырга», – ди. Яшермим, башта авыр кичердем. Илназ әйтмешли, елап, үземне бетерсәм, ул баланы ничек карыйм? Мин елаганнан берни үзгәрми бит, дип, үзем дә шундый мөнәсәбәткә күчтем хәзер. Миңа, киресенчә, көчлерәк булырга кирәк. Иремә дә авыр булды инде. Күз алдына да китерә алмаган кайгы бит ул!

Илназ көчле ул, «син кулсыз» дип берәрсе әйтсә дә, «ярар, мин кулсыз, ә син – башсыз, башың булса, алай димәс идең» дип төрттереп, кешене «утырта» белә. Усал итеп түгел, көлемсерәп әйтә ул аны, – ди Зөлфия апа.

«Әллә шулай «кулсыз» дип әйтүчеләр дә бар?!» – дип гаҗәпләнеп сорыйм аннан. «Балалар арасында төрлесе бар шул, балаларның теле әшәке хәзер», – дигән җавап ишетәм.

– Миңа «күз тигәндер балагызга» дип әйтүчеләр дә булды. Бәләкәйдән үк шулкадәр җор ул, 5 яшьтән укырга өйрәнде. Олы улыбыз да 5 яшьтән мәктәпкә кереп, 14 яшендә мәктәпне бетереп чыккан иде. Илназны алай иртә бирмәдек. Ачык, әллә каян кешеләрне күреп, кул биреп исәнләшеп, шулкадәр якты күңелле бала ул. Кешегә авырлык килсә, борчыла. 2 яшендә шулай бер Туймазыга бара идек, тимер юл кырыенда авариядә булган бер машинаны постаментка күтәреп куйганнар, кызыл буяу белән буяганнар. Авария ихтималлыгы турында кисәтү бу үзенчә. «Әти, тукта, бәлки, анда берәр кешегә ярдәм кирәктер», – диде. 2 яшьлек баланың шулай диюенә һушыбыз китте, – дип хатирәләрен яңартты ана.

«Кемнедер җәзага тартканнан улыбызның куллары кире кайтмый»

Трансформатор шулай ачык, бер киртә белән дә уратылмаганга гаеплеләрне эзләп йөрмәгәннәр. Зөлфия ханым судлашып йөрергә теләмәүләрен әйтте.

– Кемнедер җәзага тартам дип уйласаң, җитәкчеләргә тими, гади бер эшчегә булачак бит аның җәзасы. Җинаять эше булгач, кемнеңдер гаиләсенә кайгы була, шуңа судлашмадык. Абруйлы адвокатлар, юристлар да шалтыратып карады. «Дөреслек эзлибез» дип, кемнедер җәзага тартканнан улыбызның куллары кайтмый бит, дип, баштан ук ярдәмне кире кактык. Судлаша башласак, күпме нервы бетәчәк. Баладан да сораштырачаклар. Безнең баланы беркем дә анда куып менгермәгән бит, чыбык өзелеп төшмәгән... Без «әле дә ярый исән калган» дибез...

Безнең бердәнбер теләк-үтенеч – барлык трансформаторларны япсыннар, койма тотсыннар иде. Бәла булган трансформаторны алмаштырдылар, калганнары шул килеш тора инде. Шунысы гына бераз үкенечле булып, күңелне тырнап тора. Алар теләсә нинди бала-чага менмәле бит, Аллаһ сакласын.

Нишләп үткән гасыр трансформаторларын алмаштырмыйсыз, дигәч, алар техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә, диделәр. Шунысы гына үкенеч: үзгәрмибез, – дип көрсенеп куйды Зөлфия Дәүләтова.

«Тәрбиягә алган кызлар үз балаларыбыз кебек кадерле»

5 балалары янына ничек итеп читтән дә 2 бала сыендырганнарын сорамый кала алмадым. Бу тарих – әлеге гаиләнең нинди олы йөрәкле булуына үзе зур дәлил. Тәрбиягә алган кызларының берсе 16 яшьтә, икенчесенә тиздән 16 тулачак.

– Олы улыбызга – 30, кызыбызга 32 яшь, игезәк улларыбызга 25 шәр яшь. Илназга 2 яшь булганда, тәрбиягә кыз бала алдык. Электән ниятем бар иде. Олы улымны тапканда да, Илназны тапканда да, яшь кенә кызлар, бәбәйләп, балаларын ташлап чыгып киттеләр. Үземнең баланы кулга алып имезгәндә, мин баламны карыйм, теге мескен баланы кем карый икән, дип, гел күңелем өзгәләнде.

Олы кызыбыз Мәскәүдә юридик факультетны бетереп кайтты да, Туймазыда опекага эшкә керде. «Мин шундый-шундый кызчыкны бүген детдомга илттем», – дип елап сөйләде. Күңелдә калды инде, ләкин анда әле Илназ да бәләкәй булгач, ниятләмәдек. 2 ай узгач, баланы әнисенә кайтарган булганнар да, кабаттан подвалдан эзләп табып, детдомга илткәннәр. Елый-елый, тагын кайтып сөйләде. Мин эшләгән оешма ябылды, барыбер эш юк, өйдә утырам бит дип, «балалар, әллә алабызмы» дип утырып киңәштек. Балалар инде – олылары үскән, «күтәрә алсаң, булдыра алсаң, без каршы түгел» диделәр, ирем дә каршы түгел «җылы аш ашап, бер ятим булса да өйдә торыр» диде. Миленага 6 яшь иде ул чакта.

1 елдан олы кызыбыз кияүгә чыгып китте дә, Милена: «Әни, минем 4 малай туганым бар, сеңлем юк», – дип, сеңелкәш сорый башлады. Көн-төн сорады. Кабат «гаилә советы» ясап, тагын киңәштек тә, «әни, без чыгып киттек инде, бала-чагадан туймасаң – ал» диделәр дә, Миленага сеңелкәш итеп 7 яшьлек Фәниләне алып кайттык.

Менә кызлар бездә 10 ел тора инде, алардан башка үземне күз алдыма китерә алмыйм хәзер. Үз балаларыбыз кебек. Шулкадәр булышалар, авыл җирендә эш күп, балалар эшчән. Элек мал тота идек, хәзер инде мал юк, өйләрне зурайттык. Бакчабыз зур, бар эшне бергә эшлибез. Миленабыз бәйләүгә, Фәнилә рәсем ясарга оста. Без чыгып китсәк, ашарга пешереп куялар. Җәй буе бакча карыйбыз, кышка яшелчәләр әзерлибез. Эш эшләтәм мин балаларга, ул яктан корырак, минем малайлар да ашарга пешереп үстеләр.

Кызлар Илназ өчен җанатып тора. Ашаталар, киендерәләр, карыйлар. Мәктәптә дә кайгырталар, рәхмәт аларга.

Балалар барысы да үзара бердәм. Сахалинда хезмәт итә бер улыбыз, декабрьдә кайта, дип көтәбез. «Абый кайтырга ничә көн калды», – дип, календарьда көннәрен сызып баралар, – ди Зөлфия апа.

«Җиңел атлетика белән шөгыльләнә башлады»

Илназ йөгерү белән дә мавыга башлаган. Быел шуңа бәйле бер хыялы да тормышка ашкан.

– Безгә әледән-әле килеп торалар, хәл беләләр, Илназ белән танышырга телиләр, ярдәм итеп торалар. Бала-чаганың күңеле юктан була бит. Әле соцчелтәрдә берәүләр «Илназ, нәрсә телисең» дип сорагач, «беговую дорожку хочу» дигән иде. Аерым бүлмә ясадык та үзенә, акча җыелгач, Татарстаннан да акчалата ярдәм итүчеләр булды, зур гына «беговой дорожка» алып куйдык. Бик сөенде. Нинди һава торышы булса да, шунда шөгыльләнәм, ди.

Туймазыда көз көне кросска чыккан идек, уйламаганда, үз группасында 2нче урын алды. Туймазы балалар спорт мәктәбе тренеры шалтыратып, Илназны җиңел атлетика белән шөгыльләнергә чакырабыз, дәресләр бушка була, диде. 2 ай йөрибез инде менә. «Алга таба кызыгып, ошап китсә, паралимпия юнәлеше буенча шөгыльләнер», – диде тренеры.

Кыш көне, таяксыз булса да, чаңгыга да чыкты. Спортны ярата ул. Җәй көне велосипедта да йөри башлаган иде. Әле бер ел гына узды, үзен саклап бетерә алмас дип, туктаттым. Шулкадәр тиктормас шул, хәрәкәтчән. Кая югалды бу, дисәң, тау башыннан «әни, мин монда» дип кычкырып ята ул.

Ә рәсем ясап, күңеленә тынычлык таба. Элек әле ул мозаика рәвешендә чигү, пазллар җыю белән дә шөгыльләнә иде, – дип сөйләде ана баласының шөгыльләре турында.

Мәктәптә математиканы, инглиз телен яратып укый, быел исә, яңа керә башлаган тарих фәне белән мавыга башлаган икән. Тарихи фактларны укып, өйдәгеләргә дә сөйли. Китап укырга яраткач, зур гына шәхси китапханәсе дә оешкан. Уфада хастаханәдә ятканда, мөселман җәмгыятеннән вәкилләр балалар өчен дини китаплар да алып килгән үзенә. Хастаханәдә вакытны бушка уздырып яталар, ди, мени инде?! Әнисе сүзләренчә, Илназ әллә ничә эш өстенә азан да әйтергә өйрәнгән, дин белән мавыга башлаган.

Былтыр өйдә торганда, математика, инглиз телен Мәскәү онлайн мәктәбе программасы белән үзләштергән. Петербург онлайн мәктәбендә программалаштыру серләренә төшенгән. «1-2 ай бушка акция буенча эзләп таба да үзе шөгыльләнә башлый», – дип сөйләде Зөлфия Дәүләтова. Программалаштыру дәресләрен хәзер Туймазы мәктәбендә онлайн форматта да өйрәнә икән.

Социаль челтәрләрдән узган ел да күзәткән идек – бу гаилә белән җырчы Ришат Төхвәтуллин да даими элемтәдә.

 

Фото: © Барлык фотографияләр Зөлфия Дәүләтова рөхсәте белән урнаштырыла

​Ришат 2-3 тапкыр өйгә килде, Карамалыга кунакка да, Октябрьскига концертка да алып барды. «Зөлфия апа, Илназны киендерегез әле», – дип җибәргән берсендә вапсап аша. «Нишлисең, туганым», – дим. «Октябрьскида концерт, шунда алып китәм, үзем карыйм, егетләр дә күз-колак була, төнлә концерттан соң кайтарам», – ди. И канәгать булып кайтып керде инде. Берсендә Алия Карачурина белән килеп, үзләренә кунакка алып киттеләр. Бик якын аралашып торалар. Май аенда мәктәпкә Илназның башлангыч мәктәпне тәмамлау хөрмәтенә чыгарылыш кичәсенә дә килгән иде.

Рамил Шәрәпҗан белән дә дуслаштык әле. Рамил Туймазыга концерт белән килгәч, Илназны да алып килегез, дип язды, – ди Зөлфия ханым.

Казанга да, шушы фаҗигадән соң, Илназ белән 2 тапкыр килгәннәр. «Рубин» футбол командасы белән элемтәдә торып, былтыр «Рубин» – «Зенит» командасы матчына килгәннәр. Казанның бер спортчысы килеп алып, кайтарып куйган хәтта. Быел исә Салават Фәтхетдинов, аның малае Рөстәм катнашкан автоузышларда булганнар.

Зөлфия апа белән озак кына сөйләшкәч, әле дә ярый бәхетләренә уллары үзе оптимист, дип уйлап куйдым. Үзе дә шул фикердә ул. «Көйсезләнеп, елап ятса, күтәрә алмас идем. Үзе мине күтәрде, үзе терәк булды ул миңа», – ди ана.

Илназның әтисе Марат әфәнде дә, хатынының сүзен җөпләп, Илназның холкы белән горурлануын әйтте.

– Әгәр дә улым үзе көчле рухлы малай булмаса, җиңеп чыгу авыр булыр иде. Аның дөньяга карашы, оптимизмы безгә көч өстәде. Хастаханәдә ятканда, ампутация булгач та, миңа иң соңыннан әйттеләр. «Әтигә әйтмичә торыгыз инде, кайгырыр» дип әйткән булган. Без инде нәрсә булып бетәсен чамалап, психологик яктан әзер тора идек. Төшенкелеккә бирелеп түгел, ә шундый хәлдә якыннарын да кайгыртып ятканы хәйран калдырды. Бала да шундый кенлыкларны җиңгәч, безгә бит инде аңардан да көчлерәк булырга, ул баланы тормышка әзерләргә кирәк.

Без инде аңа аяксыз-кулсыз шәхесләрне дә мисалга китердек. Интернеттан элемтәгә кереп, сөйләшкән, язышкан да бар. «Кулсыз кешеләр бар инде ул, бер син генә түгел, бу тормышка ияләшкәннәр, яхшы гына яшәп яталар» дип сөйләштек. Ростовта бер хатын-кыз уңышлы гына бизнесмен, үзе ашарга пешерә, үзе савыт-сабасын юа, бар эшне аягы белән эшли, шул видеоны да табып карадык .Аңа шулай көч, дәрт бирергә тырыштык. Хәер, ул аңа мохтаҗ түгел, аның үзенең ихтыяр көче җитәрлек.

Кая гына барсак та, Илназ безнең горурлык ул. Нәрсә генә эшләмәсен, кайда булса да, үзен яхшы яктан күрсәтә белә. Казанда узышларга барган идек, анда диспетчерлык үзәге бар бит, безне шунда җиһаз-җайланмалар., бөтен аппаратура булган урынга алып кергәннәр иде. Узышларны төшерәләр, судьялар җентекләп карыйлар бит инде. Безгә гади аппаратура кебек бит инде. Ә ул биш минут эчендә нинди программаны өстәсәң, ничек итеп бу эшне оптимизацияләп була, дигән тәкъдимен дә әйтте. Шунда бөтен IT белгечләр тәгәрәшеп көлделәр. Информатика белән нык мавыга ул, үзе программалар төзи. Киләчәктә дә һөнәре финформатика, IT технологияләр белән бәйләнешле булыр дип өмет итәбез.

Спортны ярата. Спорт белән мавыгучы кешеләр барысы да көчле рухлы алар, анда йомшак холыклылар шөгыльләнә алмый. Алар белән аралашкач, тагын да яхшы якка гына үзгәрешләр булыр дип уйлыйбыз. 

Планшетта да эшли, ике кулы, ияге белән ярдәм итеп язарга да өйрәнде. Телдән математиканы да яхшы гына эшли. Ике урынлы санны ике урынлы санга телдән тапкырларга өйрәнде инде ул. 5 нче класс баласы өчен бу зур уңыш. Хәзер бүлүне үзләштерәбез. Мин математикадан үзем керәм аларга, – дип сөйләп алды Марат Дәүләтов.

Классташларын Илназ янына җыйнап алып килгән башлангыч сыйныф җитәкчесе Гөлнара Шәйсолтанова белән дә сөйләшү бәхетенә ирештек.

– Илназ шуграк малай булса да, белемгә омтылышы зур иде. Төрле укыту порталларында һәрвакыт алдынгы урыннар алды. Интернетта кызыксындырган материаллар табып, әнисе аны түләүле олимпиадаларда да гел катнаштырды. Хәзер дә соцчелтәрләргә уңышларын, өлгерешләрен куеп бара ул.

Классташлары белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булды. Иптәшләре аны гел ихтирам итте. Шушы хәлдән соң бик кайгырыштык инде. Бәйрәмнәргә чакырдык без аны былтыр. Иптәшләре инде «минем белән утырсын әле» дип мәш килделәр. 

Шушы фаҗигадән соң башта «кулы исән калсын» дип теләдек инде, табибларга зур рәхмәт. Шундый авыр очракта да баланы алып кала алдылар. Илназ үзе чыннан да көчле рухлы, берәү булса, «нишлим икән» дип елап ятар иде. Миңа пешү җәрәхәтләре үзәгеннән смс лар яза башлады инде ул. Берсендә Зөлфия Шамилевнага шалтыраткач, Илназ трубканы үзе алды. «Ничек итеп алдың соң син трубканы» дип аптырап сорагач, «мин аяк бармагы белән алдым» ди. шунда ук кайгыга бирешмәве сизелде аның. Яшәү дәртен сүндермәде, әнисен гел юатып, рухландырып торган. Мин инде депрессиягә бирелерме икән, тырыш кына малай инде дип, бик кайгырган идем.

Классташлары белән өенә хәл белергә дип сөенеп бардык, яхшы итеп каршы алдылар. Аннары чыгарылыш кичәсенә килде, вальс та биеде әле ул. Бер-ике тапкыр репетициягә килеп, бер кыз белән шулай вальс биергә дә өйрәнде, протезларын киеп килгән иде, – дип искә алды укытучысы.

Искәндәр Илназ белән балалар бакчасыннан бирле дус икән.

– Илназ – бик яхшы, тугры дус ул. Аның белән бик күңелле. Без барыбыз да аннан үрнәк алабыз, ул бик тырышып укый. Бәхетсезлек очрагыннан соң мин аңа шалтыратып, «берәр ярдәм кирәкме сиңа» дип гел сорашып тордым, – ди Искәндәр.

Гаиләгә тәрбиягә алынган Милена Илназны бертуган энекәше күк якын күрә.

– Ун ел элек мин шушы гаиләгә килеп эләктем, һәм моның белән бик бәхетлемен. Илназ белән без бертуган апа-энекәш кебек. Ул бик киң күңелле, олы йөрәкле. Шул фаҗигадән соң Илназ өчен бик борчылдым, хәзер барысы да әйбәт. Бергә укырга йөрибез, өй эшләрен дә бергә хәзерлибез. Шундый шәп энекәш булуым белән бәхетлемен, аның киләчәк тормышында барысы да яхшы булсын иде!

Ул чыннан да герой! Беркайчан төшенкелеккә бирелми ул, гел күтәренке кәефтә. «Беркайчан бирешмәгез, бөтен ситуацияләрдән чыгу юлы бар» дигән девиз белән яши. Мин дә аның позициясен хуплыйм. Кәефсезләнеп, боегасың икән, үзеңә тагын да кыенрак булачак, – дип уртаклашты Милена.

Илназга киләсе елның 25 февралендә 12 яшь тула. Аның киләчәге якты, матур вакыйгаларга бай булсын, дигән теләктә калабыз. Әгәр Илназ, аның гаиләсе белән якыннан танышырга яки элемтәгә чыгарга теләүчеләр булса, Зөлфия ханым өй адресларын да, телефон номерларын да калдырды. Редакциягә мөрәҗәгать итә аласыз.

 

Фото: © Зөлфия Дәүләтованың шәхси архивыннан

 

Фото: © Зөлфия Дәүләтованың шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100