Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яз иртә килсә дә, чәчү барыбер элекке вакытына кайтты»

Яз иртә килде, кыр эшләре бик иртә башланачак дип сөрән салсак та, чәчү барыбер үз вакытына кайткан. Татарстан игенчеләре шул хакта әйтә. Без республикада язгы чәчүнең кайда тизрәк, кайда акрынрак баруын белештек.

news_top_970_100
«Яз иртә килсә дә, чәчү барыбер элекке вакытына кайтты»
Александр Эшкинин

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов бүген республика басуларының уртача 73 проценты чәчелгәнен әйтте.

— Язгы кыр эшләренә иртәрәк тотынсак та, яңгырлар булу сәбәпле, бераз сузылды. Соңгы көннәрдә басуларда эшләр өчен һава торышы әйбәт. Соңга калып барсак та, узган елгы тизлекне куып җиттек, бөртекле сабан культураларын чәчү тәмамланып килә. Иртәгә чөгендерне чәчеп бетерергә планлаштырабыз. Бәрәңгене утыртырга вакыт. Бәрәңгенең 9 проценты инде утыртылган.

Шул ук вакытта параллель рәвештә көзге культураларны тәрбияләү бара. 500 мең гектарга якын көзге культуралар бар. Яхшы кышлап чыкканнарының торышы әйбәт. Икенче мәртәбә үсемлекләрне яфрактан тукландыру эшләренә керешкән районнар бар. Һава шартлары сюрпризлар китермәсә, потенциаллары зур, — ди ул.

Илдус Габдрахманов әйтүенчә, кайбер районнарның чәчүгә соңрак керешүе җир өлгерү белән бәйле. Кемдер начар эшли дип шелтәләрлек урын юк, ди ул.

— Беркем дә «булмасын» дип эшләми. Саннарга карасак, Казан арты районнарында темплар түбән шикелле, тик аның объектив сәбәбе бар. Алар эшкә, җир җитешкәч, соңрак керешә. Кемдер начар эшли дип кисәтү ясарлык түгел, — диде.

Илдус Габдрахманов быелгы чәчүнең үзенчәлекләрен искәртте.

  • Быел көзге культураларның торышы яхшы. Узган елда 200 мең гектардан артык көзге культураларны бозып, яңадан чәчәргә туры килде. Быел ул эшебез кимрәк.
  • Дым запасы да быел яхшы. Апрель аенда айлык нормадан ике мәртәбә күбрәк явым-төшем булды, ул дым запасын арттырды. Булган дымны саклау максатыннан, алга таба агротехник чараларны кулланып эшләргә кирәк.
  • Һәр хуҗалык үсемлекләрне тәрбияләгәндә, басуга чыга торган суны раствор үзәкләрендә әзерләп, тикшереп чыгарырга тиеш — моны бурыч итеп куйдык. Русча әйткәндә, бу «растворный узеллар» дип атала. Суның сыйфаты начар булса, үсемлекләрне саклау, гербицидлар белән эшләү буенча яраклы түгел, аны нормаль халәткә китерергә кирәк. Һәр хуҗалыкның суны көйли торган раствор үзәге булырга тиеш, шуннан суны нормальләштереп, тиешле халәттә басуга чыгарырга кирәк.

Суны чистарту буенча актив районнардан министр урынбасары Кукмара, Балтач, Арча, Теләче, Алексеевскны атады. Теләчедә ике атна эчендә алты хуҗалыкта шундый узел эшләп куйганнарын әйтте. «Татагролизинг» компаниясе хуҗалыклары актив эшләгәнен билгеләп узды. Шул ук вакытта пассив районнар да бар. Балык Бистәсе, Менделеевск, Югары Ослан, Лаеш шундыйлардан. «Шимбә видеокиңәшмәдә бу хакта тулырак анализ булачак», — диде ул.

Яфрактан тукландыруда актив эшләгән районнарга килгәндә, Илдус Габдрахманов «Агросила Групп» компаниясен атады. Буа, Әтнә, Зәй, Сарман, Минзәлә, Нурлат районнары актив.

— Гомумән алганда, барлык районнарда эш башланды. Сабан культуралары чәчелеп бетә, кайбер культуралар соңрак чәчеләчәк. Эш план буенча бара, артта калу юк. Икенче атна уртасында төп мәйданнар чәчелеп бетәр дип фаразлыйбыз, — диде ул.

«Зәйдә көзге культуралар бик яхшы хәлдә, 100 процент сакланды»

Зәйлеләр, гадәттәгечә, алгы сафта. Игенчелекнең рәтен беләләр, өстәвенә, ашламасын да кызганмаганнар.

Зәй районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев:

— Арпа, бодай, күпьеллык люцерна үләннәре чәчүне берничә көн элек төгәлләдек. Бөртеккә, силоска игелә торган кукуруз да чәчелде. Рапс кына калып бара. «Агросила групп» та аны технология буенча соңрак калдырырга тырыша, чөнки чүпнең, бөҗәкләрнең беренче чыгышыннан соң гына чәчсәң, пестицидлар белән эшкәртү кими.

Төп чәчүгә 9 апрельдә чыккан идек, аннары яңгырлар явып, атнадан артык эшләми тордык, шуңа эш тоткарланды. Яңгырлардан соң 29 градус эссе булды, кайбер басулар кипте. Бүген-иртәгә яңгыр көтәбез, ныклап тишелеп чыга алмаган басулар бар. Иртә чәчелгәннәре тишелеп чыкты, соңрак калганнарына яңгыр кирәк.

Бездә гектарына 105 кг ашлама тупланган, республикада бу — иң югары күрсәткеч. План буенча 70 кг тиеш иде. Көзге культураларны яфраклар белән тукландыруны бетердек. Көзге бодай 14 мең гектардан артык. Иртә яздан ук сиптереп ашлама керттек. Аннары тамырдан һәм яфрактан тукландырдык — фитоспорин, биодокс һәм башка матдәләр белән. Чүп үләннәренә каршы эшкәртүне өч көн элек төгәлләдек.

Көзге культуралар бик яхшы хәлдә, 100 процент сакланды. Уңыш башка еллардан ким булмас, 45-50 килодан да аз булмас дип ышанабыз. Шикәр чөгендере былтыр 9300 гектар иде, быел 9084 гектар. Силоска дигән кукурузны киметтек: былтыр 4454 гектар иде, хәзер 2 мең 352 гектарга калды. Беренчедән, былтыргыдан калган сенаж белән силос бар иде. Икенчедән, ике комплексны ябарга мәҗбүр булганлыктан, савым сыерлары кимегәч, шундый карарга килдек. Бөртеккә дигән кукуруз былтыргы дәрәҗәдә калды. Көнбагыш ике мең гектар, быел ике тапкыр күбрәк.

«Әгерҗегә дә гел хәерчелектә яшәргә димәгән»

Әгерҗелеләр тырыш инвестор хисабына уңыш нәтиҗәләре буенча былтыргы «кара исемлек”тән чыгарга ниятләгән.

 Әгерҗе районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дилүс Гатауллин:

 Бездә «Ак Барс» холдингы системасы хуҗалыкларында оптимизация булды. Узган елда 12 мең гектарны яңа инвестор Әгерҗе ит комбинатына бирдек. Анда «Тугызбуй» агрофирмасы оешты. Тугыз төрле юнәлештә эшләргә исәплиләр. Алар узган ел урып-җыюдан соң шушы җирләрне алып, эшкәртеп әзерләделәр. Бүген Арча, Тукай районының орлыкчылык хуҗалыкларыннан 840 тонна элиталы орлыклар ташыдылар. Бөтен җирләргә элиталы орлыклар чәчәләр. Узган ел чәчкән көзге культураларга, арышларга ашлама керттеләр. Быелгы чәчү гел ашлама белән бара. Узган ел без тәнкыйтькә эләктек, былтыр иң түбән уңыш Әгерҗе районында булды. Быел яңа инвесторлар, яңа фермерлык хуҗалыкларына күбрәк җирләр өләштек, чөнки оптимизация булгач, «Ак Барс холдинг» безгә җирләрне бирергә рөхсәт итте.

Быел һава шартлары да әйбәт. Башта коры кебек тоелган иде, аннары яңгырлар яугач, дым күп тупланды. Җирләр тиз җитеште. 3 майда чәчүгә чыктык. Бүген кичкә язгы чәчү буенча 50 процентка чыгабыз.

Быел без уңыш буенча республика күләмендә начар урында булмабыз дигән өметтә торабыз. Бүген дә, Аллаһка шөкер, яңгыр ява. Чәчелгән җирләргә керткән ашламага бу бит инде файдага дигән сүз. Коры җиргә ашлама чәчеп куюның файдасы юк, ул очып кына бетә, шуңа күрә ашламалар файдага эшләр дип уйлыйбыз. Шундый өметләр белән яшибез.  Әгерҗе районына да гел хәерчелектә яшәргә димәгән бит. Исемлектә урта бер җирдә булырбыз, 22-23 урыннарга чыгарбыз дип уйлыйбыз. Арпа, бодай күп чәчәбез, көзге арыш 34 процент. Быел арышның бәясе кыйбат, арышның торышы әйбәт, шуңа күрә финанс хәлләре дә яхшырыр дип уйлыйм.

 «Ак Барс холдинг» өр-яңа ике агрегат алды. Алар бүген басуларда бөҗәкләргә, чүп үләннәренә каршы эшли. Уҗымнарның торышы шулкадәр яхшы. Былтыр 14не алсалар, быел «Ак Барс» директоры: «Уңышны гектарыннан 24 мең алырга тиешбез», — ди.

Буа Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәнис Габитов: 

— Бөртекле, кузаклы культуралар чәчелеп бетте инде бездә. 99 процент тәшкил итә. Бөртекледән карабодай кала, ул соң чәчелә торган культураларга керә. Аннары 150 гектарлап борай чәчәргә кала. Көзге культуралар 16600 гектарда, яхшы кышладылар, аларны тукландырдык. Шулай ук шикәр чөгендере чәчеп бетерелеп килә, бүгенгә 98 процент чәчелгән, бүген-иртәгә тәмамлыйбыз. Рапсны да соңрак кына чәчәбез.

Былтыр көзге культуралар үлү сәбәпле, бөртекле культура мәйданнарының бер өлеше урынына башка культуралар чәчелгән иде һәм бөртекле культуралар әзрәк иде, 51 мең гектар гына булды. Быел көзге культуралар сакланганга да, шикәр чөгендере мәйданнарын 1500–2000 гектарга кыскарткач, бөртекле культуралар күп чәчелде. Барлыгы 57 мең гектар бөртекле культура басулары бар.

Былтыргыга караганда, быел ашлама күбрәк керттек. Былтыр 64 кг иде, быел 78 кг, 80 кг ны үтеп китәрбез дип планлаштырабыз.

Яңгырлар бу арада яхшы явып торды, уңайлы булды, чәчәбез — ява, чәчәбез — ява. Бүгенге көндә чәчү бик оптималь бара. Дөрес, сузылды инде салкыннар аркасында, 1 апрельдә тотынган идек бит инде. 5 градуска кадәр салкыннар булып алды, аңа карамастан, беренче чәчүлек кырлары яшел келәмнәр кебек матураеп китте. Соңгы чәчкәннәре дә дым, җылы булу сәбәпле, тигезләнә. Басуларыбыз бик матур, Аллаһка шөкер.

Саба районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Ринат Нигъмәтҗанов:

 Кар иртә эреп беткәч, чәчүгә апрельдә үк керешербез дигән идек, барыбер майга калды. Салкын торгач, җир җитешмәде, җылытканга 3-4 көн генә бит әле. Бөртеклеләрне чәчү бүген кичкә 91 процент булачак. Барлык культураларны исәпкә алып, чәчү 71 процент дәрәҗәсендә. Сабан культураларын бер-ике көндә чәчеп бетерергә ниятлибез.

Бөртеккә кукуруз районда 800 гектар, анысы чәчелеп бетте. Бәрәңге утырта башладылар, план буенча районда 198 гектар, 20 гектары утыртылган.

Хәзер күпьеллыклар күтәрелеп килә. Болай торса, 20-25 майга терлек азыгына, сенаж салырга чыгасы була.

Көзге культураларга килгәндә, алар барлыгы 7,5 мең гектарда. 1800 гектары көзге бодай, калганы арыш. Көзге культураларның торышы яхшы. Аларга азот ашламасы керттек, гербицидлар белән эшкәрттек, аннары микроашламалар белән яфраклата тукландыру башкарылды. Сабан культураларның алдан чәчелгән басуларда күпмедер өлеше тишелеп килә, яңгыр кирәк хәзер.

Ашлама гектарына 80 кг матдә күләмендә кертелгән. Орлыклар белән тәэмин ителеш 146 процентны тәшкил итә.

Арча районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш агрономы Раил Шакирҗанов:

 Чәчү бөтен куәтендә бара, бөтен культуралар буенча эшләр бүген 50 проценттан артырга тиеш, язгы бөртекле культуралар 70 процентлап чәчелеп бетте. Бу атна азагында чәчү нәтиҗәләре 80-85 процент булыр дип фаразлыйбыз. Ашлама бар, кәеф бар, бөтенесе бар. Артта калмыйбыз, без, ни дисәк тә, төньяк зона бит. Ашлама вакытында кертелде, бүген 64 кг га җитте. Вакытында тукландырдык, торышлары бик әйбәт. Атна азагына яңгырлар яуса, яхшы булачак. Төп культуралар чәчелеп бетәчәк.

Язгы культуралар әле тишелеп кенә килә. Дым, җылы бар. Иң мөһиме - тәрбияләү, бөҗәкләргә каршы сибеп алу. Үзебездән нәрсә тора — шуларны эшлибез. Һава торышлары гына бозылып китмәсен. Башак өлгергәндә, иң мөһиме, артык эсселек булмасын. 25-27 градус булса, әйбәт. Корылык булмаса, уңышлар әйбәт булырга тиеш.

Арча «Ак барс» агрокомплексы агрономы Рөстәм Мөхәммәдиев:

— Яз соңрак килә бездә. Районда да без иң соңыннан чыгабыз чәчүгә. Җир шулай өлгерә, бернишләтеп булмый. Бездә табигать шулай, ике яклап урман кырые. Яз иртә килгән кебек иткән иде, март уртасында районда ашлама сибә башлаган идек, аңа карамастан, барыбер сузылды. 4 майда чәчә башладык. Ике-өч көннән төгәлләргә ниятлибез.

1100 гектар язгы бодай, 1300 гектар арпа, 160 гектар солы, 320 гектар борчак, 700 гектар кукуруз, 850 гектар рапс, 1650 гектар арыш чәчтек. Былтыргы белән чагыштырганда, быел көзге культуралар бик яхшы кышлады. Басуларны дым каплатып тырмалап чыккач, дым запасы әлегә җитәрлек.

Уңыш дигәннән, көзге культуралар бик әйбәт булыр кебек быел. Язгы бөртекле культуралар өчен дә һава торышы оптималь хәзер. Бер куркыныч момент бар: былтыр да 9 майга эссе булды, быел да шулай. Бу, үз чиратында, корткычлар, бөҗәкләр үсәргә оптималь шартлар. Рапс культурасында кәбестә көясе бик каты үрчеде былтыр. Ул тиз үрчи, аны үтерүе кыен, алар яфрак астына качып утыралар, кыйбатлы препаратлар кулланырга кирәк, чыгымлы эш бу.

Кукмара районы Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин:

— Бер атна элек кенә чыктык чәчүгә. Бер атнада тәмамларбыз, бездә бит чәчүлек комплекслары күп. 23 комплекс эшли. Яңгырлар да шактый булды, апрельдә 81 мм яңгыр яуды.

Без бит терлекчелек, сөтчелек районы, шуңа күбрәк терлек азыгы үстерәбез, арпаны арттырдык, кукуруз чәчәбез. Бераз гына арыш бар. Бәрәңге гектарлары кимеде, аны бик утыртмыйбыз, элек 1 меңнән артык гектар иде, аннары әкренләп кимеп барды.

Уңыш былтыргыдан ким булырга тиеш түгел инде, мал ашатасы бар бит. Быел 2 меңгә артты мөгезле эре терлек, ел ахырына, бәлки, 5 меңгә артым булыр. Сөт саварга, ит җитештерергә яхшы азык кирәк.

Кукмарада «Восток» ҖЧҖ хуҗалыгы баш агрономы Илфат Мөхәрләмов:

 6 май көнне беренче тапкыр чәчүгә чыктык, шуңарчы чыгып булмады. Һава торышы үзенчәлекле булды бит быел. 10 апрельдә чыгарбыз дигән идек тә, Ходай барыбер үз вакытына кайтарды. Үзебезнең срокка кире кайттык. Бүген эшләр 50 процент күләмендә үтәлгән. Берәр атнадан төгәлләргә җыенабыз.

Безнең хуҗалыкта «Монокорм» дигән кооператив ачылды, шуңа күрә бездә, нигездә, терлек азыклары, катнаш азык өстенлек алып тора. Бөртекле культуралар кими. Кукуруз сортлары барысы да чит илнеке — 600 гектарда игелә. 1500 гектар катнаш азык, 700 гектар арпа, 100 гектар борчак, 50 гектар солы, 50 гектар тирәсе бодай чәчтек. Терлек азыгы культуралары былтыргыга караганда күбрәк.

Чәчү өчен һава торышы бик әйбәт. Иртәгә, җомга яңгырлар көтелә. Берәр яңгыр явып китсә, комачауламас иде. Ашлама гектарына 80 кг күләмендә кертелде. Бернигә дә кытлык юк, барысы да җитә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 12 майга язгы сабан чәчүе буенча оператив белешмәсе буенча:

Зәй, Тәтеш, Буа, Ютазы, Тукай, Минзәлә, Нурлат, Апас, Чирмешән, Актаныш районнары — беренче унлыкта.

Исемлекнең соңгы ун юллыгында түбәндәге районнар: Менделеевск, Алабуга, Кукмара, Балтач, Теләче, Кама Тамагы, Арча, Яшел Үзән, Югары Ослан, Әгерҗе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100