Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яз һәм җәйгә фаразлар: су басулар булырмы һәм җәй былтыргысына охшармы?

Гыйнвар ае карлы рекордлары белән шаккатырды. Юкса халык синоптиклары «кар күп була» дип тә, «салкыннар була» дип тә әйтеп куйган иде. Алар да, болай ук күп булыр, димәгән иде үзе. Суыклар һәм галәмәт күп кар яз һәм көзгә ничек тәэсир итәр? «Интертат» халык синоптикларының һәм белгечләрнең фаразларын белеште.

news_top_970_100
Яз һәм җәйгә фаразлар: су басулар булырмы һәм җәй былтыргысына охшармы?

Гыйнвар алдынгылардан булды: 1 айлык норманы 3 көндә эшләп атты. Күп кенә хезмәтләргә дә шундый темп бирде, тик аның кебек үк булдырып булмый сыман әле. Бу карлар берләштерде дә, талаштырды да, хәерлесе генә булсын. Хәзер инде бу кадәр кар кайчан эреп бетәр дә, су басармы икән, дигән уйлар килә башлады. Әле кышның уртасы гына булуын да истә тотарга кирәк, явым-төшемнәр булыр әле. Шуңа көрәкләргә бәя тиз генә төшмәс.

«Чәчүләр беткәч, җәй башында коры, эссе вакыт була»

Арчадан Рәис абый Шәкүров көз көне үк «күп карлы кыш булыр» дип әйткән иде. Бу юлы үзе белән элемтәгә керә алмадым, ни кызганыч.

Балтачтан Әмир абый Шәрәфиев декабрьдә җылы булып алуын һәм суыклар булуын фаразлап куйган иде.

Карның булуы әйбәт инде. Мондый кар минем гомердә 1-2 тапкыр күзәтелде. 2008 елда кар шактый булган иде. 1986 елда Яңа ел алдыннан бик каты яуган иде.1979 елда да әйбәт кенә кар яуды, 50 градус салкыннар булды.1969 елда күп кар иде, тик анда ул әкрен генә явып торды, болай буранламады. Быел барысыннан да күбрәк булды, дип әйтә алам. Әле карның тагын буласы бар бит. Февраль ахыры, мартларда явачак әле. Быел чын кыш булды инде.

Фото: © Владимир Васильев

Кар күп булгач, язын ташулар көчле булыр, дип юрыйлар. Кар күп булудан гына тормый бит. Яз, әкренләп, февральдә үк башлана, кар әкрен генә эрер, коточкыч су басарлык булмас. Озакка сузылган, мул сулы яз булачак инде бу. Бөтен җирне су басып, хәвеф-хәтәрләр булмас, дип уйлыйм. Җирдә туң юк дәрәҗәсендә, димәк, суның шактый өлеше аска китәчәк. Бу файдалы, чөнки, көзләр коры килгәч, җир асты һәм өсте суларының арасы шактый ерагайган иде, алар бергә булырга ярата. Быел җир асты сулары арта.

Мул уңышлар көтәбез инде. Чәчүләр беткәч, җәй башында коры, эссе вакыт була. Яңгыр бик кирәк булган вакытта шактый гына яумый торуы бар. Шуңа дым күп булу файдага.

Быел кәбисә елы булу да шикләндереп тора. Ул елда хәвеф-хәтәрләр күп була, диләр. 2023 елда андый күренешләр шактый булды, быел алай булмаска тиеш. Ел саен алай була алмый. Шулай да температуралар аермасы зур булу шикләндереп тә куя, – дип сөйләде ул.

Фото: © Абдул Фәрхан

Урман, басуларда кар көртләре булгач, поши, кыр кәҗәләре кебек хайваннарның авылларга якынлашуын да искәртте. Алар килгәнне, куян килә дә килә инде. Әмир абыйның да бакчасын тикшереп чыгарга өлгергәннәр. Авылларда хуҗасыз этләр булмавы да, аларга тынычлап йөрергә мөмкинлек бирә.

«Көчле су басулар булмас»

Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, галим Олег Шайтанов салкын һәм карлы кыш булуын көткән иде.

Фото: © Михаил Захаров

Без карлы кыш көткән идек. Ә ул инде шундый дәрәҗәдә карлы булды! Февраль-март айларында явым-төшем әзрәк булыр дип көтәбез. Яз иртә килер. Хәтерләсәгез, былтыр яз бик иртә башланган иде, бу безнең өчен гадәти түгел, язның күптән ул дәрәҗәдә иртә килгәне булмаган иде, быел ул дәрәҗәдә иртә килмәс, чөнки кар күп. Кар әз булганда яз иртә килә. Кар тиз эреп бетә, ә кара җир инде кояш җылысын үзенә җыя һәм җир дә, һава да тиз җылына башлый. Кар күп булгач, ул һавадан бик күп җылыны ала. Кар эреп, кара җир чыкмыйча, һава массалары җылына алмый.

Су басуларга килгәндә, кайбер районнарда бераз су басулар булыр, тик артык куркыныч түгел. Түбәнлекләрдә бераз су җыелыр. Бик күп районнарда туң 10-15 сантиметр гына, ул тиз эреп бетәчәк. Мәсәлән, Лаеш, Балык Бистәсе һәм тагын берничә районда туң бөтенләй юк. Дымның күп өлеше туфракка сеңәчәк. Кайбер урыннарда туң 30-35 сантиметрга төшкән, тик бу да күп түгел. көздән дым аз булды, шуңа туфрак бөтен дымны алачак. Көчле су басулар булмас, – дигән фаразларын әйтте ул язга карата.

«Берничә җәй рәттән коры киләчәк»

Белгеч фикеренчә, аграрийлар өчен җәй корырак килер. Узган елгы корылыкның тәэсире дәвам итә икән.

Прогноз бик әйбәт түгел. Хәтерләсәгез, 2010 елдан соң, тагын берничә ел коры җәй килде. Хәзер шундый ук период килде, берничә җәй рәттән коры киләчәк. Аномаль җылыдан соң, 2-3 рәттән коры була. былтыргы кебек үк корылык булмаса да, җәй көне дым булмый. Аннан соң гына баланс урнаша башлый, һәм авыл хуҗалыгы өчен әйбәт шартлар урнаша, – дип сөйләде ул җәй турында.

Фото: © Владимир Васильев

Галимнән кәбисә елы турында да сорадым, ул, әлбәттә, андый сынамышларга ышанмый, чөнки үзләре күп еллар дәвамында тикшереп караганнар.

Без институтта 2004-2015 елларда халык сынамышларын тикшердек. Татарстан өчен өйрәндек. Һәр сынамышка «антисынамыш» туры килә. Тикшерә башласак, берсе коры җәйне күрсәтә, ә икенчесе инде дымлы дип күрсәтә. Җылы яки салкын кышка карата да шулай. Һәрвакыт 50гә50 килеп чыга. Халык аларның барысын да куллана, шуңа туры килгән кебек була, аннан: «Әби әйткән иде», – диләр, – дип елмайды ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100