Кар галәмәте: Актанышта – җыр, Питрәчтә – тоннель, ә бер районда... «кар сугышы»
Бер атнага диярлек сузылган буран нәтиҗәсендә барлыкка килгән кар көртләре бик күп уңайсызлыклар тудырды. Республикабызның район һәм авыл җирлекләрендә вазгыять ничегрәк? Кар чистартыламы? «Интертат» хәбәрчесе шул хакта сорашты.
Кар, буран, үтеп булмаслык юллар – болар барысы да узган атна азагындагы төп проблема, ул әлегә кадәр дәвам итә. Узган атнада берничә көн дәвамында яуган кар таулар булып өелеп тора. Шәһәр эчендә дә кешеләр тар гына сукмактан, җәяүлеләр йөри торган юллар кар белән күмелгәнлектән, кайбер җирдә хәтта машина юлыннан да йөрергә мәҗбүр.
Сүзем шәһәр түгел, авылларыбыз вазгыяте хакында иде. Анда кар чистартыламы икән, кешеләр ничек йөри, машиналар үтәме? Шушы һәм башка сораулар белән республикабызның төрле район, авыл җирлекләренә мөрәҗәгать иттем.
«Карда батып яткан булмады»
Яшел Үзән районы Татар Танае авылында яшәүче Рәшит абый Габдерәхимов белән дә авылларындагы кар мәсьәләсе турында сөйләштек.
Бездә вазгыять бик яхшы. Безнең бервакытта да батып калып йөргән юк. Әле күптән түгел генә бер авылдашыбыз үзенең тракторы белән бөтен авылны чистартып чыкты. Аннан соң ЖКХ тракторы да килеп юлларны ачкан иде. Кичә генә тагын бер тапкыр ЖКХ тракторы килеп китте. Керүе бик кыен булган, урамнарны тоташтырган кечкенә тыкрыклар гына калды. Моны МТЗ гына ала алмый, кар бик күп яуды бит. ЖКХ аны чистартырга трактор җибәрергә тиеш иде. Болай урам араларында җиңел машина белән дә бик әйбәт йөреп була.
Безнең авыл советы да бик яхшы эшли. Авылдагы трактористларны да сорап чыгаралар кайвакытта. Алай да 1-2 көн булып алды, анда инде бик каты буран булды, берәү дә чыкмады. Минем өйдән асфальт юлга 100 генә метр булса да, чыгып булмады.
Авыл советы башлыгы авылдашлар чатына хәбәр салды. Чыгарга, каядыр барырга кирәк кешеләргә машиналарын мәктәп территориясенә чыгарып куярга тәкъдим итте. Анда асфальт, ул юллар гел ачыла, – дип шөкер итә Рәшит абый.
Актаныш районындагы хәлләр турында Такталачык авылы җирлеге башлыгы Марс Мансуров белән сөйләштем. Инде галәмәт кенә соң шалтыратсам да, авыл башлыгы әле һаман урамда иде.
Аллага шөкер, бөтен көннәрдә дә юллар чистартылып торды. Бер көн дә юлсыз торган булмады. Урамнар киң итеп ачып куелган, Аллага шөкер. Минем 5 чакрым читтә Түмерҗә дигән авыл бар, Әҗмәт бар. Юл өзеклеге булмады. Динарис Мөхәммәтшин исемле егет киң итеп ачып куйды урамнарны. Эттереп кенә түгел, ә «клин» белән ачабыз юлларны. Авылыбыздагы шәхси тракторы булган егетләр дә бик булышты. Авыл халкы бик дустанә. Кешеләр «синеке, минеке» дип тормый. Шәхси тракторлы егетләр дә шунда ук урамнарны әйләнеп уздылар. Үзәк урамны инде хуҗалык тракторы гел эттереп торды.
Без кышын кар чистартуга үзара салым өлешеннән акча бүлеп, планлаштырып куябыз. Әлбәттә, бу акчалар гына җитми, үзебезнең «Таң» хуҗалыгы җитәкчесе ярдәм итә. Ферма юллары, авылларны тоташтыручы төп юллар да бар бит.
Иң башта, әлбәттә, үзәк урамнар чистартылырга тиеш. Авылыбызның тыкрыкларына кадәр чистартыла иде. Соңгы вакытта гына бик каты тутырды. Бер 3 тыкрыгым бар минем, шулар гына калды. Алардан машина йөрми, бу инде – кешеләргә турыдан йөрү өчен генә, – дип авыл халкы бердәмлеген мактады җирлек башлыгы.
Актанышлылар, кар чистартучылар исеменә багышлап, хәтта җыр да чыгарганнар.
«Дүшәмбе иртән өмәгә чыктык»
Арчалылар карны чистартып кына калмыйча, карны шәһәрдән чыгару эшләрен дә башлап җибәргәннәр. Бу хакта Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов сөйләде:
Ял көне берара кар туктады бит. Кайбер авыл мәктәпләрендә шул ук көнне кичтән укытучылар, әти-әниләр, югары сыйныф укучылары берләшеп, мәктәп территориясен, социаль объектлар җирлекләрендәге карны көрәделәр.
Арча мәктәпләре, педагогика көллияте, башка социаль һәм мәдәният оешмалары кар көрәү өмәсенә дүшәмбе көнне иртән чыктылар. Мәсәлән, шәхсән без, администрация, башта ишегалларындагы карны көрәдек, аннары койманың теге ягындагы җәяүлеләр сукмакларын да чистарттык. Кереп, бер тапкыр бераз гына ял итеп алдык та, кичке сәгать бишенче яртыга кадәр эшләдек. Бездә эш менә шулайрак оештырылады, – дип аңлатты ул.
Башкарма комитет җитәкчесе сүзләренчә, Арча шәһәренең үзендә 42 берәмлек техника эшләп тора. Хәзер алар юлларны киңәйтә һәм кар чыгара. Карны үзләренең полигоннарына ташыйлар.
Шәһәр чип-чиста инде безнең. Район буенча да тракторлар күп эшли. Бүгенге көнгә ачылып бетмәгән берничә генә авыл бар, Аллаһы боерса, иртәгә иртә белән аларны да эшләп бетерербез, дип уйлыйм. Ул тоташ авыллар түгел, ә менә авыл эчендәге керүе җайсызрак булган урам, тыкрыклар гына. Анда карны куяр урын юк, техниканың көче җитми.
Кар барыбер ява дип, туктап тормадык, чистарттык. Беренче буран узган атнада сишәмбе көнне үк булды бит. Бер көн кар туктап торганда, районыбызның бөтен хезмәт оешмаларын җыеп сөйләштек. Техника шул көннән бер туктамый эшли. Төп юлларны гел ачып тордык. Авыл, шәһәр кырыендагы урамнарга кереп җитеп булмады, чөнки физик яктан өлгерү мөмкин булмады.
Идарә итүче компанияләр күбесенчә көндез эшли, ә төнгә дежур техника калдыра иде. Кар чистартырга килүләре хакында халыкны алдан кисәтеп куеп, машиналарны алып куярга сорап, шулай эшләделәр. Уңайсыз мизгелләре бар инде. Шулай халык белән сөйләшеп эшләделәр.
Шәһәрне төзекләндерү маддәсенә акча каралган, әмма быелгы кыш бик чыгымлы булды. Ел башы гына, әлегә килешү төзеп эшлибез. Шәхси оешмалар белән дә, шәхси кешеләр белән дә эшләдек. Фермерлар белән дә эшлибез, әмма аларның техникалары кечкенә. Бигрәк тә зур агрофирмалар булышты һәм булыша да. Алар күбесенчә үз авылларын чистартып тордылар, шулай булуга да карамастан, алар да өлгерешеп бетә алмаган вакытлар булды.
Бераз шикаять белдерүчеләр булгаласа да, тулаем алганда, халык аңлап эш итте. Шулай күмәк көчләр белән эшләргә тырышабыз инде, – диде ул.
«Ут-күз генә чыга күрмәсен»
Кама Тамагы районы үзәгендә юллар ачыла, җәяүлеләр йөри торган сукмаклар да чистартыла бара, бары тик техника кереп җитә алмаган авыл урамнары гына калган. Мәсәлән, Кече Карамалы авылы халкы авыл башына кадәр генә керә дә, аннан өйләренә кадәр җәяү кайта.
Эшкә иртән чыгып китәбез инде. Буран белән юллар бик каты томаланганчы ук, узган атнада тормыш иптәшем машинасын кибет буена кадәр чыгарып куйды. Анда үзәк урам, аны, гадәттә, чистартып торалар. Аннан авылга менә торган 2 чакрым юлны чистартканнар үзе, менә өйгә хәтле кайтып булмый. Каты бураннарда мондый хәлләре еш була инде бездә. Анысы ярар инде. Юллар бер ачылыр. Берәр ут-күз генә чыга күрмәсен мондыйда, югыйсә бер машина да безнең урамга кадәр менә алмаячак, – ди шушы авылда яшәүче бар апа.
«Моның хәтле үк кар күргән юк иде әле»
Питрәч районы Шәле авылында яшәүче Ләйсән Шәкүрова кар галәмәте белән шаккатыра. Алар өйләренә тоннель казып керергә мәҗбүр булган.
Бу видеоны күргәннән соң, «Чынлап та, үзегез шулай казыдыгызмы?» – дип сорамый булдыра алмадым.
Әйе, бу – безнең өй каршыбыз. Иптәшем белән бергә казып чыктык. Алдагы көнне трактор да чистартып киткән иде югыйсә, аннан тагын буран чыкты бит.
Безнең йортыбыз иң кырыйда. Бөтен кырдагы кар безнең капка төбендә хәзер. Башта капка ягыннан бер 3 метр казып килдек тә, карны кая куярга белмәгәч, урам ягыннан тотындык. Аны чаналарга салып ташыдык. Ирем окоп кебек ясап, карны миңа төшереп барды, мин чыгарып тордым.
Без әле шуннан йөрибез. Әлегә ишелми, тора, өстеннән этләр дә йөри. Өстә 70-80 см кар бар урыны-урыны белән. Урта бер җире бигрәк тә биек. Безгә ел саен шулай кар тутыра, быел аеруча күп булды. Анда бер якта биек «КамАЗ» машинасы тора, бер якта күршеләрнең коймасы, шунлыктанмы ышыклап кереп тутыра инде карны безнең капка алдына. Кайбер урыннарда карның биеклеге 2,5 метрга җитә хәтта.
Моңа кадәр капка төбен акча түләп, тракторист чакыртып ачтырырга туры килде. Өй җиһазы китерергә тиешләр иде. Болай юл ачылган иде инде. Авыл урамнары ачылып тора, Аллага шөкер.
Күрше балалары килеп карап китә тоннельне, аларга кызык бит. Үзебез дә беренче тапкыр күрәбез мондый галәмәтне, – ди Ләйсән.
Карга кагылышлы күп кенә кызык роликлар да төшерделәр. «Безнең урамны чистартмыйлармы?» – дип кызыксына бу ролик авторы.
«Буа кызлары» төркемендә бик кызыклы җыр урнаштырганнар.
«Сездә кар коридорлары бармы?» – дип сораштырганнар төркемдә. Бик матур фотоны төркемнең укучысы Гөлзадә Сафиуллина җибәргән.
" />
Саба районы да кардан арына бара, дип хәбәр итте «Саба дулкыннары» ТРК журналисты Раилә Галәвина. Торак коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Илнур Хәбибуллин 24нче гыйнвар көненә башкарылган эшләр белән таныштыра. Бураннан соңгы җыештыру, кар түгү, юллар ачу, тротуар салу әле дә актив дәвам итә.
Беркемгә дә сер түгел, 3 көн тоташ кар яуды. Мондыйны 2010 елдан бирле күргән юк иде, ахры. 2018 елда яуды әзрәк. Күпкә китте, бөтен урам капланды. Хәзер, Аллага шөкер, бөтен урмнарда да йөрерлек, хәзер киңәйтү эшләре бара. Бүгенге көндә 23 техника эшли. Бүгенгә җәяүлеләр сукмагының һәм тыкрыкларның 50%ы ачылмаган.
Хәзерге вакытта без хастаханә янында басып торабыз, бу урыннар киңәйтелгән. Барлыгы 84,5 км юл, 25 км тротуар бар. Иртәнге 4тә чыгабыз, кичкә кадәр шуларны чистартабыз. Егетләргә бик зур рәхмәт, үземнең 13 берәмлек техникам бар, администрациягә рәхмәт. Үзебезнең район оешмалары техникалары кар чистарту эшенә бүлеп бирелде. Алар белән, матур итеп кенә эшләп, атна ахырына кадәр эшләп бетерербез дип уйлыйм, – ди Саба районы вәкиле.
«Кар сугышы»
Халык кардан туйса да, юл чистартучыларның да хәленә керә, аңлый. Кызганыч, бөтен кеше дә түгел. Актанышлылар кар чистартучыларга мәдхия укыганда, Татарстанның бер районында кар чистарткан өчен хәтта сугыша да язганнар. Әлеге видео социаль челтәрләрдә таралды. «Специфик» видео булу сәбәпле, ызгышучыларның йөзләрен капларга булдык.
Бер бабай, трактор узмасын өчен, башта техниканың тәрәзәсенә көрәк белән сукмакчы булып кизәнә. Аннары җиргә сузылып ята. Аңлашылганча, бабай, карны эттергәндә, капка төбенә өеп китүләренә риза түгел.
Бөтен кеше капка төбеннән үтеп киттем, ачтым. Ә менә бу юлга ята, аның капка төбенә өяргә ярамый, имеш. Урамны бөтенләй ачтык. Капка төбеңне көрәк белән көрисең. Бөтен кеше көрәк тоткан, – дип аңлатмакчы була тракторчы егет. Тракторны уздырырга теләмәүче ир кеше белән тракторчы бер-берсенә бик ямьсез, оятсыз сүзләр әйтеп талаша.
Сиңа шуны алырга кыенмы? – ди абзый.
30 сәгать эшләп кайттым мин, кичә китеп. Мин синең капка төбеңне алып йөрергә тиешме? – дип ачына арыган тракторчы. Аннары, үрнәк мисал итеп, абзыйның күршеләрен күрсәтә – барысы да капка төпләрен үзләре көри, ә нигә аныкын гына трактор чистартырга тиеш?
Урамдагы ирләр дә тракторга каршы чыккан абзыйны тынычландырмакчы була. Этешәләр, төртешәләр, сүгенәләр… Чын кар сугышы инде! Дуслашмасалар да, эш зурга китмәгәндер, дип өметләник. Тракторчы егет бу видеоны абзыйны җәмәгатьчелек күреп, тиешле бәясен бирсен дип төшергәндер.
Карлар тагын явар, эрер, язлары да җитәр. Үзебез дә сабыррак булыйк.