«Яз гүзәле», 2 энесенә опекун Фәрзәнә Мәхмүтова: «Әти киткәч үк үземнең үскәнемне сиздем»
Студент кызлар арасында үткәрелүче «Яз гүзәле-2024» матурлык һәм талант бәйгесендә Самарадан Фәрзәнә Мәхмүтова җиңү яулады. «Интертат» быелгы титул иясе белән сөйләште.
«Яз гүзәле» бәйгесе 2009 елда ук Казан дәүләт энергетика университеты тулай торагында башланып киткән. 15 еллык тарихы булган бәйге быел беренче тапкыр федераль дәрәҗәгә чыкты – анда Татарстан һәм Казан кызлары гына түгел, төбәкләрдә яшәүчеләр дә катнаша алды.
Һәм беренче елны ук бәйгедә Самарадан Фәрзәнә Мәхмүтова җиңү яулады. Ул финалга үткән 30 кыз арасыннан суперфиналдагы унлыкка керде һәм «Яз гүзәле» титулына ия булды. Фәрзәнә – Самара татар яшьләре эшләре бүлеге җитәкчесе, 2022 елгы Татар яшьләре көннәре лидеры. Ул Самара дәүләт социаль-педагогия университетында логопед һөнәрен үзләштерә, яшьләр хөкүмәтендә тора.
«Берничә ел бәйге, оештыручыларны, финалистларны социаль челтәрләрдән карап барам. Кызыксынуым бар иде. Бу елны төбәкләрдән дә кызлар катнаша алганын күреп алдым да, гаризамны җибәрдем. Казанга бару мөмкинлеге кызыксындырды», – дип сөйләп китте Фәрзәнә.
Финалга 30 кыз уздык, күбәү булдык. Бәйге Казанда 1 атна барды, мин соңга калып килдем, 5 көн булдым. Безгә төрле остаханәләр үткәрделәр. Мин беренче көнне үк кул эшләре остаханәсенә килеп эләктем, без экокүннән милли брошь ясадык. Экскурсияләр булды, Шәрык клубына бардык, Габдулла Тукай әдәби музее ошады. Ораторлык осталыгы, татар биюе буенча остаханәләр булды. Программа бик тулы иде.
Сез финалга 30 кыз үттегез. Синеңчә, бу сан мондый бәйгеләр өчен бик күп түгелме?
Дөрестән дә күбәү идек. Анысы этаплар вакытында сизелде. Мәсәлән, интеллектуаль этапта һәрбер кызны тыңларга кирәк. Кулинар этапта табалар кыза, кызлар кыза – вакыт әз, пешерергә кирәк.
1 атна эчендә кызлар белән уртак тел таба алдыгызмы? Бәйгенең эчке ягында атмосфера ничек иде?
Уртак тел таба алдык. Кызларның күбесе бик ачык. Мин килгәндә, алар бөтенесе танышканнар иде. Мине дә яхшы кабул иттеләр. Кем беләндер күбрәк дуслаштык, кичләрен бергәләп чәйләр эчтек. Интеллектуаль этап өчен эсселарны да бер бүлмәгә җыелышып яздык.
Кулинар этап вакытында да бер-беребезгә булыштык. Кемдер урын алып кала, кемдер башкача булыша. «Кемдә укроп, кемдә петрушка?», «Борыгыз минем кыстыбыйны», – диешеп, ярдәмләшеп, тиз-тиз эшләргә тырыштык.
Җиңүче итеп исемемне ишетермен дип уйлаган идеңме?
Мин шаккаттым. Суперфиналга узганда «бәлки булыр» дип уйладым. Жюри әгъзаларына да 30 кыздан 10 кызны сайлавы бик авыр булгандыр дип уйлыйм. Суперфиналга үтмәгән берничә кызны: «Ник соң син үтмәдең? Синең шундый шәп номерың бар», – дип, барып кочакладым.
Бөтенебез борчылдык. Зур сәхнәгә чыкканда бик күп эмоцияләр кичерәсең. Әле күпме кеше килгән иде. Анысына да бик шаккаттык. Күпме кеше алдына чыгып елмаерга кирәк бит.
«Әти киткәч үк үземнең үскәнемне сиздем»
Фәрзәнә Мәхмүтова – Cамара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә милли-мәдәни автономиясе мөдире Фәрхәт Мәхмүтов белән «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы, «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбленең җитәкчесе Альбина Мәхмүтованың кызы. Кызганыч, Фәрхәт Мәхмүтов 2019 елны 47 яшендә вафат булды, Альбина Мәхмүтова көчле авырудан 2022 елда 43 яшендә китеп барды. Фәрзәнә – 16 һәм 7 яшьлек энекәшләренең опекуны.
- Альбина Мәхмүтова истәлегенә: «Концерт өчен операциясен кичектерде»
- «Ифтарга килмәсәм, тарих мине гафу итмәс» дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырый...» Самарадагы татар активисты Фәрхәд Мәхмүтов вафат
Бәйге җиңүчесен ачыклар алдыннан, Фәрзәнәгә Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов үзенең махсус бүләген дә тапшырды. «Мин жюрида түгел, кем җиңгәнен дә белмим. Жюрига утырсам, мондагы кызларның бөтенесе дә җиңүче булыр иде. Тик минем бер кызга үз исемемнән бүләк тапшырасым килә. Монда – саллы сумма, мин вакланып тормыйм», – диде ректор һәм бүләген Самарадан килгән Фәрзәнә Мәхмүтовага тапшырды. «Фәрзәнә 2 энекәшенә опекун булып тора. Сиңа бер шарт – энекәшләреңне әзерләп, безнең университетка укырга кертәсең», – диде Эдвард Абдуллаҗанов.
Син, яшь кенә килеш, беренчедән әти-әнисез, икенчедән, 2 энекәшенә опекун булып калдың. Ул чакта ничек үзеңдә көчләр таптың?
Әти 2019 елда вафат булды, әни – 2022 елның декабрендә. Әти киткәндә, миңа 18 яшь иде. Шул чакта мин үземнең зур үскәнемне аңладым. Хәзер ул юкка 5 ел була. Әни белән икәү бер-беребезгә булышып яшәргә өйрәндек, малайларны күтәрергә кирәк иде. Әни киткәч, бөтенләй инде…
Әтинең дә, әнинең дә китүе көтелмәгән булды. Тик әни хастаханәдә китте, авырып. Кабул иттем инде. Аллаһ Тәгаләнең язганы бит.
Әти белән әни безгә гел «бергә булыгыз, бер-берегезгә булышыгыз» дип әйтәләр иде. Шуңа күрә мин 1 сәгатькә дә «малайлар белән нәрсә булыр» дип уйламадым. Без бергә булырга тиеш, шуңа күрә мин аларны опекага алырга булдым. Хәзер безнең гаиләнең девизы – «безгә бергә булырга кирәк, бергә булсак, барысын да булдырабыз».
Энекәшләрең белән таныштыр әле. Аларга ничә яшь? Алар ияләштеме инде?
Саматка 16 яшь, ул кулинар техникумның беренче курсында укый. Таһирга 7 яшь, ул быел 1нче класска керде. Бала тәрбияләүнең үз авырлыклары бар. Ике малай бит әле, икесенең дә туган көннәре бер көнне. Малайлар, яшь булуга карамастан, аңлыйлар, гаиләдә үз рольләрен беләләр. Мин аларның терәге, алар – минеке. Казанга конкурска барасы көнне мине икәүләп автовокзалга озатып куйдылар.
Финалда син «Оныта алмыйм» җырын башкардың. Белүемчә, ул җырны әниең дә җырлый иде...
Әни колледжда вокал укытты, «Ялкынлы яшьлек» ансамблен җитәкләде. Рөстәм Яхинның «Оныта алмыйм» җырын әни башкара иде. Аның диктофонга яздырылган язмасы да бар иде. Әни әтигә шалтыратканда, шул җыр яңгырый иде. Ул җыр балачактан минем башта. Мин аны, әнигә әйтмичә генә, аның видеоларын тыңлап өйрәнгән идем. Хәзер, әни булмагач, мин аның истәлегенә багышлап җырлыйм.
Балачактан ук җырларга яратам. Әти-әни белән гел дә сәхнәдә булдым, татар хәрәкәтендә гел алар белән йөрдем. 15 яшь тирәсендә чаралар алып бара башладым. Әни миңа микрофонны тоттыра иде дә, «сөйлә» дип чыгарып җибәрә иде.
«Миңа татар теле җитми»
Син – Татар яшьләре көннәре лидеры. Әлеге хәрәкәткә ничек эләктең?
Татар яшьләре көннәре башланган елларда ук Самарадан делегацияләр йөри башлаган. Алар арасында минем әтием дә булган. Мин дә баштан Казанга лагерьларга йөреп, аннары «Татар яшьләре көннәре»нә эләктем. «Идел» яшьләр үзәге төбәкләргә чакырулар җибәрә дә, без актив яшьләр җыелып барабыз.
Самарада татар яшьләре күпме, активмы?
Мин татар яшьләре бүлеген җитәклим. Соңгы елларда яшьләр белән эшләр яхшы бара, чөнки без ешрак җыела башладык. Күбебез студентлар, кайберләре эшли, кемнәрнеңдер гаиләләре бар. Шуңа күрә безнең хәзер төп максат чара уздыру түгел, ә җыелып, татар телендә сөйләшү. Безнең анда гаилә атмосферасы. Ифтарларга бергә җыелып йөрибез, үзебезнең дә оештырган бар. Чаралар да ясыйбыз, тик бик еш түгел. Казанга форумнарга йөрибез.
Иң активлары 20-30 кеше. Аларны гел дә җыеп булмый, чөнки күбесе – эшли торган студентлар. Әз-мәз генә җыелып була. Кемдер күбрәк дин, ифтарлар, ураза гаетләре, хәзрәтләр белән очрашулар белән кызыксына. Кемдер әдәбият белән күбрәк кызыксына. Безнең яшьләрнең төп максаты – бергә булу.
Самарада татарлар бердәмме? Шәһәрдә милли рух сизеләме?
Сизелә дип уйлыйм. Бездә 2 татар оешмасы, автономия, татар мәктәбе бар. Татарлар бергә җыела, концертларга йөри, остаханәләр дә оештырыла. Милли рух бар.
Сәхнәдән син: «Казанда сез үзегезне иркен хис итәсез, ә без төбәкләрдә татарларның әз булуын сизәбез. Татарлыкны онытмагыз, татарлар булып калыгыз», – дидең. Ничек сизелә ул?
Татарлар арасында гына йөрсәң, татарларның күплеге сизелә. Казанда тукталышларны татарча әйтәләр, элмә такталар да татар телендә, кая барсаң да татар теле яңгырый. Бездә алай түгел. Университетта да бөтенесе руслар. Минем татар төркемдәшем бар, аның белән рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез. Барыбер дә ул гына җитми.
Элек әти белән әни, безне орышып: «Өйдә татарча сөйләшегез», – дип әйтәләр иде. Хәзер мин шулай дим, чөнки миңа татар теле җитми. Яшьләр, туганнар белән очрашкач та туган телне рәхәтләнеп тыңлыйм. Татар теле минем колакка май булып ята. Без дә гаилә татарча гына сөйләшергә тырышабыз, чөнки барысы да гаиләдән килә. Мин үзем дә 3 яшькә кадәр рус телен белми идем. Балалар бакчасына да рус телен белмәгән килеш бардым. Рус бакчасында миңа татар тәрбияче апа эләкте. Ул миңа җәмгыятькә яраклашырга булышты.
«Ирем татар булырга тиеш»
Киләчәктә үзеңне кем итеп күрәсең? Самарада калырга телисеңме? Башка шәһәрдә күрәсеңме үзеңне?
Минем башка шәһәргә күчәргә уйлаганым юк. «Казанга күчәргә теләмисеңме?» – дип еш сорыйлар, тик мин Самарада яшәп, татар милләте өчен күбрәк эшли алам, дип уйлыйм. Чөнки монда ул эш җитми. Киләчәктә логопед булып эшләргә планлаштырам.
Синең өчен беренче урында гаиләме, карьерамы?
Алар бер-берсенә комачауламыйлар. Һәрберсенең үз вакыты, үз урыны. Әлеге вакытта мин студент, аннары профессия буенча эшкә керәсе бар. Минемчә, эшкә гаилә кору комачауламый. Яныңда лаеклы кеше булса, барысы да әйбәт булыр, дип уйлыйм.
Татар кызлары нинди булырга тиеш? Әллә инде стандартка гына сыйдырмаскамы аларны?
21 гасырда бөтен нәрсәне стандартка кертеп булмый. Татар хатын-кызының үзенең сыйфатлары бар. Ул кунакчыл, ачык йөзле булырга, ашарга да пешерә белергә, эшли дә белергә тиеш. Һәр кешенең үзенең бәхете. Үз эше бәхет китерә. Мин бернәрсәне дә кысаларга кертергә теләмим.
Йөрәгең бушмы? Сиңа лаеклы егет нинди булырга тиеш?
Беренчедән, ул татар егете булырга тиеш. Телне белмәсә дә, анысын гына өйрәтеп була. Еллар барган саен шундый уйларга килә башладым. Теләгән кеше телне өйрәнә ала ул. Яхшы күңелле, гадел, динле кеше булырга тиеш. Минем өчен татарлык диннән аерылмый. Мин үземне татар дип хис итәм, чөнки мин – мөселман кызы, татар кызы.
«Шәһәрдә дә авылда кебек яшибез»
Синеңчә, татар рухы башкалардан нәрсәсе белән аерылып торамы?
Миңа еш кына Самарадагы танышларым: «Сез татарлар шундый ачык, кунакчыл, бер-берегезгә гел ярдәм итәсез», – дип шаккаталар. Без бер-беребезне белеп, шәһәрдә дә авылда шикелле яшибез. Берәребез берәр хәлгә юлыкса, бөтен кеше булыша. Бездә бердәмлек бар.
Милли үзаң хәзер түбән, диләр. Кемнән тора ул? Кешенең үзеннәнме, дәүләттәнме?
Кешедән тора. Кайда яшәсәң дә, син үзеңнән китә алмыйсың. Синең үз башың бар бит. Шундый факт бар – 14 яшьтән 25 яшькә кадәр яшьләр оешмаларда бик актив булалар. Аннары гаилә коралар да, гаиләгә кереп китәләр. Балалары үскәч, аларны милли дәресләргә, биюләргә, җырларга бирәселәре килә башлый. Шунда гына аларның җитмәгәнен аңлыйлар һәм 30-40 яшьтә яңадан шул милли эшкә кереп китәләр. Безнең дәүләт мөмкинлекләр бирә. Мин яшьләр хөкүмәтенә дә татар проекты белән уздым. Анда бөтен кеше минем татар икәнемне белә.
Киләчәктә татар милләтен нинди итеп күрәсең? Инкыйраз булырмы?
Иң мөһиме, татар милләте булыр, дип хыялланам. Без балаларыбыз, энекәшләр, сеңелләр аша киләчәккә өлеш кертә алабыз. Аларны татар теленә өйрәтеп, татар гаиләләре корып, үз өлешебезне калдыра алабыз.