«Яз гүзәле» матурлык бәйгесеннән: «Пирамида»да урын җитми, икенче елга «Экспо»ны алырбыз
Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексында 15нче тапкыр студент кызлар арасында үткәрелүче «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесе җиңүчесе билгеләнде. Финалист 30 кыз, бәйге масштаблары һәм җиңүчеләр турында «Интертат» репортажы.
«Яз гүзәле»нә – 15!
«Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесе быел 15 еллык юбилеен зурлап билгеләп узды. Беренчедән, бәйге беренче тапкыр вуз, Казан һәм Татарстан кысаларыннан чыгып, федераль дәрәҗәгә күтәрелде: быел анда төбәкләрдән дә студент кызлар катнашты. Икенчедән, финал беренче тапкыр «Пирамида» залында үтсә, өченчедән, сәхнәгә финалга үткән 30 кыз менде. Һәм финал барышында 10 суперфиналист кыз сайлап алынды. Болар – бәйге тарихында беренче тапкыр.
- «Яз гүзәле» бәйгесе 2009 елда Казан дәүләт энергетика университетының тулай торагында башланып китә. Беренче елларда анда КДЭУ студентлары гына катнашса, алга таба бәйгегә Казан югары уку йортлары студентларын да чакыралар. Быел исә «Яз гүзәле» ил күләменә чыкты.
- Шунысы да мөһим – бәйге тулысынча студентлар кулында. Ягъни, аны студентлар оештыра, әзерли, студентлар катнаша да. Оештыручылар составына Казанның төрле вузларыннан булган студентлар кергән.
- Конкурс Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Идел» яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә тормышка ашырыла.
Финал көнне «Пирамида» алды, эче тулы кеше иде. Кая карама – чәчәк бәйләме күтәргән әтиләр-әниләр, плакатлар тоткан яшь егетләр, яшь кызлар. «Яз гүзәле», «Ел студенты» кебек үк, студентларны бер җиргә җыеп туплауга ирешкән.
Холлда елдагыча күргәзмә оештырылган иде. Татар киемнәре кигән студент егетләр-кызлар арасында төрле милләт вәкилләре булуына да игътибар иттем. Казан дәүләт энергетика университеты ректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Эдвард Абдуллаҗанов та күргәзмә белән танышып чыкты. «Бәйгенең төп үзенчәлеге – ул яшьләрне рухи дәрәҗәдә үстерә», – диде ул журналистлар белән аралашканда.
Бу проект татар халкының мәдәнияте, тарихы һәм теле аша яшьләребезне үстерә. Монда патриотик һәм мәгърифәтчелек тәрбиясе бар, чөнки үз ата-бабаларының мәдәниятен белмичә, үсеш мөмкин түгел, – диде Эдвард Абдуллаҗанов.
«Пирамида»да урын җитми, икенче елга «Казан Экспо»ны алырбыз»
«Яз гүзәле» бәйгесенең беренче этабы читтән торып үткән. Казан, Чаллы, Әстерхан, Пермь, Уфа, Самара, Мәскәү, Чабаксар, Түбән Новгород, Саранск шәһәрләреннән 100дән артык гариза килгән. Финалга үтәр өчен кызларга видео аша үзләре белән таныштырырга, татар мәдәниятен белү мөһимлеге һәм туган якны ярату турында сөйләргә кирәк була.
Нәтиҗәдә, финалга 30 кыз сайлап алына. Алар барысы да Казанга килеп, 1 атна дәвамында финалга әзерләнеп, төрле остаханәләр, очрашуларда катнаштылар. Шул ук вакытта кызларның аш-су осталыгы, белемнәре, иҗади осталыклары тикшерелде. Һәрбер этап саен куеп барылган балларны финалда мәртәбәле жюри кулына тоттырдылар.
Жюри дигәннән, бәйгедә алар да әз түгел иде. Жюри составына танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Татарстанның башкарма хакимияте, КДЭУ администрациясендә эшләүләр, матбугат вәкилләре, блогерлар һәм партнерлар кергән иде.
Кызларны һәм аларның җанатарларын Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов сәламләде. «Пирамида»да урыннар җимәвен күреп, ул: «Без Казанның иң зур залында. Монда да урыннар җитми, бәлки, икенче елга «Казан Экспо»ны алырбыз», – дип шаяру аша әйтеп куйды.
Мәртәбәле кунаклар арасында Россия Дәүләт Советы депутаты Илдар Гыйльметдинов та бар иде. «Иң матур, уңган-булган кызлар бүген сәхнәдә. Һәм залда. Алар кыю, чөнки сәхнәгә чыгу – ул кыюлык. Аларга рәхмәт. Үзенең телен, гореф-гадәтләрен, тарихын белмәгән студент – ул студент түгел», – диде Илдар Гыйльметдинов.
ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков оештыручыларга рәхмәтен белдерде. «Оештыручыларга зур рәхмәт. Сез 15 ел дәвамында шундый зур тантана оештырасыз. Без бәйгенең үсүен күрәбез. Ул катнашучылар саны буенча гына түгел, тамашачылар саны буенча да арта», – дип сөйләде яшьләр эшләре министры.
Сәхнәдә – 30 кыз
Финал башланыр алдыннан: «30 кыз ничек үзләрен күрсәтеп бетерә алырлар икән?» – дип борчылучы мин генә булмаганмындыр. Тамаша башланып китеп, сәхнәгә бер-бер артлы берсеннән-берсе чибәр кызлар чыгып, сәхнәне тутырып тезелеп бастылар. Аларны күреп калырга күз дә иярмәде кебек.
Икенче номерны да кызлар бөтенесе бергә башкардылар. Бәйге быел илдә игълан ителгән «Гаилә елы» уңаеннан «Гаилә – гомер бишеге» слоганы астында үтте. Кызлар MINGAZOV төркеменең «Әни» җырына ак күлмәкләрдән күңелгә тия торган бию башкардылар. Экранда исә финалист кызларның әниләре белән төшкән фотолары чыгып барды. Залда утырган әниләргә бу чыгыш зур сюрприз булгандыр.
Шушы чыгыштан соң жюри киңәшләшергә китте, чөнки тамашачылар өчен дә, кызлар өчен дә дулкынландыргыч мизгелләр килеп җитте.
Суперфиналга 30 кызның нибары 10сы гына чыкты. Исемнәре яңгыраган кызлар сәхнәнең алдына чыгып бастылар, калган 20 кыз исә сәхнә артына чыгып китте. Елмаерга тырышсалар да, күңелләре төшкән кебек тоелды. Чөнки алар барысы да, суперфиналга үтү теләге белән, «визитка» һәм иҗади номерларын әзерләгән иде.
Соңгыларын исә тамашачылар һәм жюри хозурына 10 кыз тәкъдим итте. Үзләре белән таныштырып, аннары иҗади осталыкларын күрсәткәч, жюри кабат киңәшмәгә кереп китте. Бу юлы 10 кыз арасыннан «Яз гүзәле» титулына ия буласы кызны билгеләргә дип киттеләр. Ә ул арада «Пирамида» бераз бушап калды, күрәсең, суперфиналга үтмәгән 20 кызның җанатарлары азакка хәтле калудан мәгънә күрмәгән.
Жюри киңәшкән арада залны MINGAZOV төркеме кавер җырлар белән биетеп, җырлатып торды. Тере инструменталь тавыш теләсә кемне биетердәй икән ул.
«Яз гүзәле-2024» җиңүчесе: «Татарлыкны онытмагыз, татарлар булып калыгыз»
Җиңүчене билгеләр алдыннан, сәхнәгә финалга үткән барлык кызларны да чакырдылар. Суперфиналга үтмәгән 20 кызга диплом, чәчәк һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Шул вакытта сәхнәгә кызларның туганнары, якыннары, дуслары менә башлады. Сәхнә бер мизгелгә гөлбакчаны хәтерләтеп калды – бөтенесенең кулларында чәчәк гөлләмәсе, бөтенесе дә «Яз гүзәле» бәйгесе финалистлары булдылар.
Суперфиналга үткән 10 кызны номинацияләрдә бүләкләү өчен сәхнәгә жюри әгъзалары менде. «Иң сылу кыз» номинациясендә Диләрә Салиева җиңү яулады. «Иң уңган кыз» – Илидә Җәләлиева, «Иң нәфис кыз» – Айлинә Фазылова, «Иң оста пешерүче» – Фәрзәнә Мәхмүтова, «Иң ягымлы кыз» – Диләрә Талипова, «Иң тапкыр кыз» – Зилә Мөхәммәтова, «Иң зыялы кыз» – Алсу Вәлиева, «Иң сөйкемле кыз» – Исламия Гәрәева, «Иң иҗади кыз» – Илзирә Хәйруллина, «Иң җитез кыз» – Гүзәл Гафиятуллина. Тавыш бирү нәтиҗәсе буенча «Халык мәхәббәте» номинациясендә КФУ студенты Зилә Мөхәммәтова җиңде.
Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов та кызларның берсенә үзенең бүләген тапшырды. «Мин жюрида түгел, кем җиңгәнен дә белмим. Жюрига утырсам, мондагы кызларның бөтенесе дә җиңүче булыр иде. Тик минем бер кызга үз исемемнән бүләк тапшырасым килә. Монда саллы сумма, мин вакланып тормыйм», – диде ректор һәм бүләген Самарадан килгән Фәрзәнә Мәхмүтовага тапшырды. «Фәрзәнә 2 энекәшенә опекун булып тора. Сиңа бер шарт – энекәшләреңне әзерләп, безнең университетка укырга кертәсең», – диде Эдвард Абдуллаҗанов. Бу сүзләргә зал көчле алкышлар бүләк итте.
Иң дулкынландыргыч мизгелләр килеп җитеп, сәхнәгә җиңүче исеме язылган диплом чыккач, Эдвард Абдуллаҗанов: «Ректорның сиземләве яхшы булырга тиеш!» – диде һәм «Яз гүзәле-2024» бәйгесе җиңүчесе Фәрзәнә Мәхмүтованы кабат сәхнә түренә чакырды.
Җиңүчегә узган елгы титул иясе Сөмбел Газизова хәситә һәм калфак кидерде. «Көтелмәгән җиңү», – дип уртаклашты Фәрзәнә.
Барлык тамашачыларга, башка шәһәрдән булсам да, миңа җанаткан дусларыма рәхмәт. Самарадан килеп, Казан кызлары белән бәйгедә катнашып җиңү – ул бик зур горурлык һәм көтелмәгәнлек. Казанда сез үзегезне иркен хис итәсез, ә без төбәкләрдә татарларның әз булуын сизәбез. Татарлыкны онытмагыз, татарлар булып калыгыз, – диде ул җиңүеннән соң.
Фәрзәнә Мәхмүтова – Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыятенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе, «Татар яшьләре көннәре» лидеры. Аның өчен җанатарга «Татар яшьләре көннәре» делегатлары, «Идел» яшьләр үзәге вәкилләре килгән иде.
Шулай ук, «Яз гүзәле-2024» бәйгесе җиңүчесе халыкара «Татар кызы» бәйгесендә катнашу хокукына ия булды. Бу хакта «Ак калфак» татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова әйтте.
Безнең Бөтендөнья татар конгрессында бәйгенең зурайтылган варианты – халыкара «Татар кызы» бәйгесе бара. Былтыр без Ташкентта йомгак ясадык, анда Пензадан килгән кызыбыз җиңеп чыкты. Бүген монда җиңгән Гран-при иясе Пензада узачак халыкара «Татар кызы» бәйгесендә катнашачак. Шуңа лаеклы кыз җиңсә иде, дигән теләктә калам һәм анда да уңышлы чыгыш ясавын телим, – диде Кадрия Идрисова.
«Яз гүзәле» бәйгесе шундый ноктада тәмамланды. Казан дәүләт энергетика университеты һәм калган оештыручыларның татар студент кызларын бер мәйданга җыеп, аларга бәйрәм ясаулары, үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирүләре дәвамлы булсын.