Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яу кырында һәлак булгач, аның кабере аерылып торырга тиеш, дигән фикердә без»

news_top_970_100
«Яу кырында һәлак булгач, аның кабере аерылып торырга тиеш, дигән фикердә без»
Фото: © Гөлбаниз Сәгыйдуллинаның шәхси архивыннан

Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Илсур Хәйретдинов, РФ Президенты Указы нигезендә, «Батырлык» ордены (үлеменнән соң) белән бүләкләнгән. Бу бүләкне аның әтисе Вәзир Хәйретдиновка тапшырганнар. Бу хакта «Интертат» хәбәрчесенә Илсурның бертуган апасы Гөлбаниз Сәгыйдуллина сөйләде.

Илсур Хәйретдинов 2024 елның 22 февралендә һәлак булган. 26 июньдә аны Теләче районы Олы Нырсы авылы зиратында җирләгәннәр, дип язган идек.

«27 ноябрьдә әтигә энебезнең бүләкләнүе турында хәбәр итеп шалтыратканнар. Администрациядә тантаналы рәвештә тапшырырга теләсәләр дә, әти бүләкне өйгә китереп бирүне сораган», – диде Гөлбаниз.

Аның сүзләренчә, Херсон өлкәсе Новая Каховка шәһәре Переяславский утравында Илсур Хәйретдинов ике хезмәттәше белән бергә өчәү булган. Дроннан зур шартлаткыч җибәрелгәнлектән, исән калу мөмкин булмаган, дип аңлатканнар туганнарына.

Утрау булгач, качар урыннары да, блиндаж да булмаган. Маскировка ятьмәсе астында гына булганнар алар. Яралыларны, мәетләрне дә, дроннар гел очып тору сәбәпле, тиз генә алып чыга алмаганнар шул. Көчле дроннар аркасында хәрбиләр тиз генә керә дә алмады анда. Энебез дә иптәшләре белән өченче омтылыштан гына кереп киттеләр. Урыны җәннәттә булсын инде. Безгә риза-бәхил булсын! – дип теләде Гөлбаниз Сәгыйдуллина.

Ике-өч атна чамасы элек төш күргәнен әйтте.

Төштә миңа: «Синең энең бер ялгызы көрәште», – диләр. «Исән кала ала идеме, әсирлеккә бирелсә, тоткынлыкка эләксә, исән калырга мөмкин иде бит», – дип сорыйм. «Исән кала ала иде, ләкин ул туган ягын, егетләрен сайлады. Бу очракта исән калу шансы юк иде», – дип җавап бирделәр. Моннан тыш, тагын төшләр күрдем. Хәзер төшләргә керүдән туктады. Җаны тынычлангандыр инде, әлхәмделилләһ, – дип сөйләде Гөлбаниз.

Якыннары Илсурның каберенә әле чардуган куймаган, җирләнгәннән соң туфрак утыруын көтәләр. Каберен граниттан чәчәклек, таш белән бергә эшләтергә ниятлиләр.

Без энебезне апай белән бик тырышып эзләдек. Аллаһка шөкер, кабере туган якта. Җәсәде табутта кайтуына карамастан, мөселманнарча ләхетләр белән җирләнгәненә рәхмәтле мин. Бертуган олы абыебызның кабереннән ерак түгел күмелде Илсур. Авылдашларыма, энемне соңгы юлга озатырга килгән һәммә кешегә бик рәхмәтлебез. Хезмәттәш егетләре ялга кайткан саен энемнең каберенә бара, онытмыйлар.

Фото: © Гөлбаниз Сәгыйдуллинаның шәхси архивыннан

Җир ныклап утырсын дип, чардуганны икенче елга куярга уйладык. Граниттан чардуган ясатам, Аллаһ боерса. Яу кырында һәлак булгач, аның кабере аерылып торырга тиеш, дигән фикердә без, чөнки ул – илебезне саклап, яу кырында һәлак булган батыр. Килгән, үткән кеше, сугыш батыры дип, берәр чүп үләнен булса да алыр иде, дип уйлыйм. Кабер ташына дәүләт бүләге медальнең рәсемен дә ясатмакчы булам, – диде Гөлбаниз.

Ул үзенең тагын бер борчуы белән уртаклашты. Энесенең каберенә флаг куелса да, берничә тапкыр алып куйганнарын әйтте.

Фото: © Гөлбаниз Сәгыйдуллинаның шәхси архивыннан

– Хәзрәт флагны, тәре сурәтенә ошаган дип, алып куя, мөселман каберендә ярамый, ди. Тик флагларын алгач, каберен эзләп табарга авыррак шул энемнең, әллә каян күренеп тормый. Бөтен Татарстан зиратларында яу кырында һәлак булганнарның каберләрендә флаглар тора бит. Мин аның исемен үзем исән чакта оныттырмаячакмын. Энем истәлегенә китап-альбом да чыгарырга ниятлим.

Әле ышанычымны өзмәдем, һаман эзлим, һаман көтәм. Минем өчен ул һаман да сугышта кебек, – ди Гөлбаниз. Сизелеп тора: тавышы боек, энесенең үлеменә күңеле белән әле һаман ышанып җитә алмый.

Фото: © Гөлбаниз Сәгыйдуллинаның энесенә багышлап язган шигыре

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100