«Муенындагы дога «җирләгез, табыгыз мине» дип торгандыр» – Илсур Хәйретдинов истәлегенә
Билгесезлек җанны ашый: исәнме, исән булса, кайда икән, әллә инде өзелгәнме гомере... Украинадагы энекәшләре Илсур Хәйретдиновтан 5 айдан артык хәбәр көтеп тилмергән туганнары, батырның, һичьюгы, мәете туган ягында җир куенына салынуына сөенә.
Ихлас ялваруларны Аллаһ беркайчан җавапсыз калдырмый, диләр. «Исән-сау булса, «мин исән, апаем» дип хәбәргә чыксын, үлгән булса, мәетен туган якка алып кайтып җирләргә насыйп ит, дип теләдек», – дип сөйләде Гөлбаниз Сәгыйдуллина. Аның энесе Илсур Хәйретдинов 36 яшендә Украинада махсус хәрби операциядә яраланып һәлак булган. 26 июньдә аның җәсәде Теләче районы Олы Нырсы авылы зиратында җирләнә. Бертуган ике апасы – Айбаниз һәм Гөлбаниз, абыйсы Нәзир, туган-тумачалары, авылдашлары, дуслары аны хөрмәтләп соңгы юлга озаткан.
Энебез Илсур Олы Нырсы урта мәктәбендә белем алды, 2005 елда әнинең вафатыннан соң армия сафларына китте. Тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итте. Аннан кайткач, Казанда заводта эшләде. Кулыннан һәр эш килде. Авылга күчеп кайтты да, аннары 2022 елның октябрендә мобилизациягә эләгеп, Украинага китте. 1 елдан отпускыга кайтты. 2023 елның 30 декабрендә алгы сафларга кереп, 11 гыйнварда соңгы тапкыр хәбәргә чыкты. Без аны хәрби прокуратура, хәрби комиссариатлар аша бик озак эзләдек. 21 июньдә, мәете табылды, дип хәбәр бирделәр. Муенындагы әйберләрен безгә җибәрделәр, шуннан таныдык. ДНК нәтиҗәләрен көтеп тормадык, чөнки ДНК көтәргә 4 ай вакыт кирәк, диделәр.
Әти белән энекәшкә экраннар аша бөтен әйберләрен күрсәткәннәр – киемнәрен, кесәләрендәге догаларын, муенындагы әйберләрен дә. Аларны табутка салганнар. Әти һәм 3 бертуган бергә утырып киңәшеп, мәетен алып кайтырга булдык. Аның җаны ике арада адашып йөргәндер, җаны тынычлык тапсын, дип тырыштык. Командирларга рәхмәт, алар каршы алды, ярдәм иттеләр, аннары озатып җибәрделәр.
Энебез цинк табутта кайтты, ачарга ярамый иде, Украинада мәетләр күп яткач, төрле чирләр тарала, диделәр. Ул инде скелет хәлендә генә иде, шуңа күрә матур йөзе истә калсын дидек, һәм табутны ачу ягында булмадык. Үз өендә төн чыкты, әбиләр догалар укып саклады. Аллаһка шөкер, 25 июньдә кайтты, туган авылы зиратына 26сы җирләнде, – дип сөйләде Гөлбаниз ханым.
«Үләсе булса, апай, монда да егылып үләргә була, исән кайтырга насыйп булса, аннан да исән кайтып була», – диде»
Илсур Хәйретдинов яу кырына калтырап бара торганнардан түгел, киткәнче үк, бик зур тәвәккәллек күрсәтеп, үзенә зур ышаныч белән киткән.
Ул тынычлык өчен, безнең өчен җанын бирде. Мобилизациягә эләккәч тә: «Апай, мине алалар икән, мин барам, мин куркак түгел, мин дә качып калсам, сез – аналарны, хатын-кызларны, балаларны кем саклар да кем яклар? Әгәр ул сугышны анда туктатмасак, ул сугыш монда киләчәк! Үләсе булса, апай, монда да егылып үләргә була, исән кайтырга насыйп булса, аннан да исән кайтып була», – диде. Ул үз хезмәтенә бик җаваплы карады. Отпускка кайтканда да, җаны-тәне белән үз ротасы белән иде ул. Анда киткәч тә: «И апай, белсәң, үзебезнекеләрне күргәч, ничек җанга рәхәт булганын», – дип аудиохәбәрләр дә җибәргән иде. Энебез батыр, горур, кыю булды. Без аның белән бик горурланабыз. Аны озатырга күрше-тирә авыллар да, Сабадан, Теләчедән дә башлыклар, военком да, Казаннан да вәкилләр килделәр.
Хөрмәтләп, данлап озаттылар. Табутта булса да, мөселманнарча ярты юлга җитеп, салават алып, зиратта җәймәләр каплап, ләхетләр алып, мөселманнарча җирләнде. Зират янында табутның тышын алдылар. Без аны бергә менеп яндырдык, учагы икегә аерылып ыргылып янды. 22 февральдә үлгәч, ничә айлар җир өстендә ятып, җаны ике дөнья арасында интеккән дип уйладык, шуңа күрә капкачы да икегә бүленеп дөрләп янды, – ди Гөлбаниз Сәгыйдуллина.
Муенындагы дога «җирләгез, табыгыз мине» дип тартып, чакырып торгандыр
Доганың көче зур, ди ул. Муенына тагып җибәргән догалары гомерен саклап кала алмаса да, мәетен туган авылына алып кайтырга ярдәм иткәненә шөкер итә апасы.
Мәетләр күп, диделәр. Муенында яшел әйбер ерактан ук күренеп торганлыктан, аны таный алганнар. Туганыбыз ясаган ай да бар иде аның муенында, шуңа күрә вакытында шалтыратып хәбәр бирә алдылар. Шул дога «җирләгез, табыгыз мине» дип тартып, чакырып торгандыр…
Без – 2 апасы – аңа әни урынына калган. Кесәләренә су үтмәслек итеп скотчлар белән төрелгән догалар тыккан идек. Киемнәренә җепләр белән «бисмилла, әлхәмделлиләһ» дип теккән идем, йон носкиена «алмам, передовойга керсәң, берүк аерыла күрмә» дип язган идем. Шул догалары мәетен туган якка алып кайтып җирләргә насыйп иткәндер инде.
Корбан бәйрәменә аңа атап корбан чалдырдык. Исән-сау булса, «мин исән, апаем» дип хәбәргә чыксын, үлгән булса, мәетен туган якка алып кайтып җирләргә насыйп ит, дип теләдек. 5 көннән «үлгән» дигән хәбәре килде. Без ул корбан итен авылда тол хатыннарга таратып чыктык.
Әйе, сугышта үлүчеләр күп, тик мин ахыргача исәндер дип көттем. Бер мизгелдә бөтен өмет-ышанычлар юкка чыкты. Хәзер инде чалдырган корбаннар кабуллардан булсын, урыны җәннәттә булсын, дип телибез. Бик зур рәхмәт авылдашларына, сугыштагы хезмәттәшләренә. Аларга да: «Энебез гомерен биреп калдырды, зерәгә булмасын, исән-сау җиңү белән кайтыгыз» дип язып җибәрдем», – дип уртаклашты Гөлбаниз ханым.
«Бик каты азаплангандыр, дип уйлыйбыз, төшләргә дә керде, яраларын да күрсәтте»
Илсур Хәйретдинов туганнарының төшләренә дә кергән. Яраларына ишарәләсә дә, апасы Гөлбанизка үле икәнен сиздереп беркайчан да кермәгән. Гөлбаниз Сәгыйдуллина уйлавынча, бәлки, энекәше аны борчырга теләмәгәндер.
Ул сугышның үзәгендә бер утрауда алгы сызыкта иде. Аның үлү таныклыгында үлем урыны Новая Каховка дигән. Яраланып булса да, димәк, утраудан чыккан була инде, үзләренеке янына барып җитә алмагандыр, мөгаен. Бик каты азаплангандыр дип уйлыйбыз, төшләргә дә керде, яраларын да күрсәтте. Төштә үлгәнен сиздертмәде ул. Гел исән булып керде. «Апай, үлгән дип язганнармени, без бит исән», – диде берсендә. Шуңа мин аны гел көттем. Киткәндә, муенына дога кигезгәндә: «Исән-сау сугыштан әйләнеп кайткач, бу доганы үз кулларың белән кире минем муеныма кигезерсең», – дидем. Бәлки, шуңа үлгәнен әйтергә курыккандыр, шул тотып торгандыр…
Өчесен үткәрер алдыннан төш керде. Әти идәндә утыра иде, әти кереп китте дә, шундый күп чәч коелып калды. Илсур килеп тә керде, кулы белән шул чәчкә төртеп күрсәтә миңа, чөнки аның мәетен алып кайтырга юлга акча белән чыкканнар иде, водитель «акчасын соңрак алам» дигән. Өчесенә кадәр безгә, юл акчасын бирегез, дип әйтергә теләгәндер, дип фаразладык.
Гел саннар белән керде миңа төшкә, ул саннарда гел берәр хәбәр була иде. 20, 26 саннары белән керде – 20се Ростовка мәетен алып кайтканнар, 21е хәбәр бирделәр, ә 26сы җирләнде ул. 14 саны керде – аның февраль акчасы мартның 14ендә киселде. Һәр санда нәрсәдер була иде... – дип искә ала Гөлбаниз Сәгыйдуллина.
«Илебезнең батыры булып, энемнең хәтере мәңгелек булсын, дип телибез»
Илсурда башкаларга ярдәм итү сыйфаты ярылып яткан. Апасы әйтүенчә, Украинада вакытта да ул ярдәмгә мохтаҗ авылдашы өчен кайгырган.
Ул гел кешегә ярдәм итү ягында булды. Хәтта авылда өйсез калып, эчү ягына тартылган бер яшь егеткә дә изгелек эшләп китте. «Апай, минем исемнән акча күчерегез әле аңа, дәваласыннар, эшкә урнаштырсыннар әле» дип, менә шундый яхшылыклар эшләп киткән кеше ул.
Илебезнең батыры булып, энемнең хәтере мәңгелек булсын, дип телибез. Ирем аны Украинага озатканда, кинжаллар алып биргән иде. Отпускка кайткач: «Җизни, калдырыйм әле, монда истәлеккә калсын әле», – дип, күп әйберне калдырып китте.
Сугышта эшләгән акчасын тиеннәренә кадәр җыеп, өй алырга булыштык. Отпускка кайткач, анда 1 генә атна торып калды инде ул балакаем. Хәзер ул өйне ташламыйча, аның истәлеге итеп сакларга, гел кайтып торырга исәплибез.
Иле хакына шулай яшьли үлде инде. Бетсен иде бу сугыш! Исән-сау кайтсын иде балалар! – дип өзгәләнде Гөлбаниз Сәгыйдуллина.
Ул үзе «Болгар» радиосы милли-музыкаль премиясе лауреаты, шигырьләр яза, «Хыялым кызы» җырының сүзләр авторы. Зиратта да энесенең кабере янында шигырьләр укыган.
Мин шалтыратканда, Илсурның җидесе ашына әзерләнеп йөргән мәлләре иде. Казаннан туганнары кайткан, туганнан туганы Рәдиф Хәйретдинов та Илсур турында берничә җылы сүз җиткерергә теләде. «Бик тырыш, яхшы егет иде. Кечкенәдән көтү көтәргә яратканын хәтерлим. Без кечкенә вакытта бергә зоопаркка барганыбыз истә. Мин лагерьда ял иткәндә, безгә кунакка килә иде. Җәй көне мин авылга кайтканда, бергә печән ташый, өя идек. Аның үлеме турында яман хәбәрне ишеткәч, күңелне бик авыр хис биләп алды», – дип уртаклашты Рәдиф.
«Миңа төшкә минем белән саубуллашып керде ул»
Иң олы апалары Айбаниз апа Хәйретдинова – Илсурга әнисе урынына калган кеше.
Ике энекәшем Нәзир һәм Илсурга гел әниләре урынына булдым. Үзләре дә гел шулай дия иделәр.
Соңгысын салып бирергә әзер иде Илсур. «Моны гына ясап бир әле» дип әйтәләр икән, беркайчан «юк» дигәне булмады. Кереп булыша, үз эшләрен ташлап, ярдәмгә ашыга иде. Соңгы юлга озатканда да, аның турында шулай «бөтен вак эшләренә кадәр җиренә җиткереп эшли иде» дип искә алдылар.
Миңа төшкә минем белән саубуллашып керде ул. Мин каяндыр киләм, ул киң агач артында утыра икән. «Апай» диде дә, «синме әллә бу, алмам?» дим. Ул да йөгереп килде, мин дә – кочаклаштык, елаштык... «Алмам, ник югалдың, хәбәрең булмады бит», – дим. Аннан кызыл курткалы егет килеп чыкты да: «Апай, ярар, минем эшләрем бар әле, китәм», – диде дә, шул егетне кочаклады да китеп барды. Безнең авылда бер туганыбыз Илһам үлгән иде, ул гел кызыл курткадан йөрде. Шулдыр дип фаразладык. Минем энекәш Нәзир дә нәкъ шундый төш күргән: төшендә Илсур шул кызыл курткалы кеше белән киткән... – дип сөйләде Айбаниз апа.
Ул да билгесезлек чоры бик авыр булганын искә алды.
Кая икәнен белмибез, Сабадан әйтмиләр, хәрби прокуратурадан әйтмиләр. Үзебез эштән соң барып, хәрби прокуратурада өчәр сәгать утырып, хатлар язып җибәргәннән соң гына, 1 айдан полевой военныйдан, аларга очкыч снаряд төшкән, шартлаганнар алар, дигән хәбәр килде. Илсурны, бәлки, кырыйга алып аткандыр, чөнки компьютердан күрсәткәндә, бөтен сөякләре бар, диделәр. Андый яхшы кешеләр теге дөньяга да кирәк шул, шуңа гомере кыска булгандыр инде. Бик сагынабыз газизебезне, – диде Айбаниз Хәйретдинова.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Интертат» газетасы коллективы Илсур Хәйретдиновның әтисе, туганнарының тирән кайгыларын уртаклаша. Батырның рухы шат, урыны оҗмахта булсын! Якыннарына олы сабырлык телибез!