Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яшәсен ирне ир иткән милли көрәш» - «Манзара» да күргәннәрдән

Көрәш бәйрәменә әйләнгән «Манзара» ны карарга дип, гыйнвар башында кар ера-ера циркка бара торган идек. Быел җәй көне дә күрдек көрәш бәйрәмен. Көрәшчеләр дә, халык та аз, призлар күп һәм бик мулдан. Аягын авырттыручылар, туфлисез Никитина һәм артистлар көрәше турында хәбәрчебез репортажы.

news_top_970_100
«Яшәсен ирне ир иткән милли көрәш» - «Манзара» да күргәннәрдән
Салават Камалетдинов

«Яшәсен милли уеннар! Яшәсен гореф-гадәт! Яшәсен ирне ирт иткән милли көрәш!» дигән сүзләр белән башланды «Манзара». Сәхнәгә Тинчурин театры артистлары театральләштерелгән тамаша белән чыкты. Тыныч кына яшәп яткан чакта дошман явы килә, кан коярга тели. Шунда арыслан йөрәкле егет чыга да: «Кан түккәнче, бил алышыйк, көрәшик», — ди. Дошман ягы риза була. Өч көн көрәшәләр, өч төн көрәшәләр. Шулай да батыр йөрәкле егет җиңгән һәм көндәшләр дә дуслашкан, мул табын артына бергәләп утырганнар, ди.

Бу көрәшнең төрле афәтләрдән саклап калуын да, келәмдә дошманнар булсаң да, келәм читендә дуслар булырга кирәклеген дә күрсәтә торган тамаша булды. Чыннан да яшәсен ирне ир иткән көрәш! 

«Манзара» җәй көне узуы белән генә түгел, башка яңалыклары белән дә бераз шаккаттырды. Хәер, «Манзара»ның атасы, проектны, көрәшне үстерәм дип янып-көеп йөрүче, аны бала баккан кебек багучы Айдар Шәймәрданов ел саен нинди дә булса кызык ясамый калмый иде бит. 2020 елда татар көрәшенең легендаларына әйләнгән Раил Нургалиев белән Муса Галләмовның аерым көрәше, сумочылар чыгышы, тамашачылар арасында машина уйнатулар булса, 2021 нең гыйнварында Айдар үзе Илшат Идиатов белән көрәште.

Быелгы яңалыкларга килгәндә беренче булып, көрәшнең өч үлчәү авырлыгында булганын әйтергә кирәктер. Башлангыч елларда «Манзара» үз мәйданында Сабантуй батырларын гына җыеп, абсолют батырны ачыклады. Тора-бара коммерцияле алышлар да күренгәли башлады. Узган ел 70 кг авырлыкта һәм югары авырлыкта көрәштеләр. Ә монда 85 кг да кадәр, 110 кг һәм 130 кг га кадәрге булган үлчәү авырлыгында бил алыштылар.

Көрәшчеләр чыннан да аз иде. 85тә бишәү, 110да — алты, 130да биш көрәшче келәмгә чыкты. Җәмгысе уналты кеше. Көрәшчеләр аз булса да, призлары шактый иде. Беренче урынга илле мең, икегә — кырык, өчкә — утыз, дүрткә егермешәр мең бирде оештыручылар. Биш көрәшченең дүртесе калын кесә белән кайтып китте дигән сүз инде. Җиңсәләр дә, җиңелсәләр дә акчалы булдылар. «Көрәштә акча юк бит инде ул! Нинди акча турында сөйлисез соң сез?» — дигән көрәшчеләр килеп баса күз алдына. «Манзара» бик мул. Әллә көрәшчеләр дә йолдыз чире йоктырып бетерде инде дигән уйлар килә башка. Булган кадерне белмиләр, ахры.

Җирәбәне бәйгенең баш хөкемдары Фәрит Шәйхетдинов үткәрде. Алышларны өч хөкемдар — Ленар белән Динар Зиннәтуллин һәм Булат Хәбибрахманов алып барды. Алып баручы — җырчы Зөлфәт Зиннуров иде. Зөлфәт башка елларны бары тик җырчы булып кына катнаша иде «Манзара» да.

85 кг: илле мең — Шыгырданга

85 кг үлчәү авырлыгында Кукмарадан Раил Сәлахетдинов белән Нәфис Галиев, Арчадан Фаяз Зарипов, Чувашиянең Шыгырдан авылыннан Ринас Садаров һәм Мамадыштан Максим Степанов бил алышты.

Җирәбә шулай туры килде — беренче булып, ике Кукмаралы — Сәлахетдинов белән Галиев көрәште. Икесе дә спорт мастеры, икесе дә Кукмараныкы, икесе дә бер авырлыкта булган егетләр бер-берсен яхшы беләләр. Исәп Нәфис файдасына 4:3 булып барганда Раилгә табиб ярдәме кирәк булды. Шулчак трибунаның, ахрысы иң өске рәтеннән, Нәфиснең кулына су шешәсе килеп төште. Аның шапылдавыннан сискәнеп тә куйдык. Әле ярый хоккейда, яки футболдагы кебек келәмгә шешә ташлау күренеше юк инде безнең көрәштә. Бу урында өч тапкыр төкереп куярга кирәк. 

Соңгы 26 секунд калгач, Раил исәпне тигезләп, 4:4 ясап куйды. Нәфис и талпынды алым ясарга, и талпынды. Тик кабаттан бер баллык алым белән Раил алга чыкты һәм Нәфискә автомат рәвештә өченче кисәтү бирелде. Исәп 4:6. Тик шушы урында Галиев челлендж ыргытты да бөтен халык белән бергә зур экраннан кабатлау карадык. Тик саннар үзгәрешсез калды һәм беренче әйләнеш җиңүчесе — Раил Сәлахетдинов.

Тик видео дигәннәре гел Раил яклы булмый икән бит. Икенче алышта Раилгә көндәшкә Арчадан Фаяз Зарипов чыкты. Әллә Сәлахетдинов абайламый калды, әллә нәрсә шунда — Фаяз Раилне алты секунд эчендә чистага салды. Раил исә видео күрсәтүне сорады. Һәм менә монда аңлашылмаучанлык та килеп туды — видеоны күрсәтмәделәр. Аппаратура янында утырган егетләр әле бер-берсенә, әле операторларга, әле хөкемдарларга, әле Айдарга карап алды. Техник сәбәпләр буенча дип, кабатлау күрсәтелмәде һәм, өч хөкемдарның да фикерен белешеп, Фаяз Зариповка чиста җиңү бирелде. Һәм менә шунда карап торышка тулы булмаган трибуналарда хаос башланды. И акырдылар, и сызгырдылар, и гүләделәр мин сиңа әйтим! Баш хөкемдар Фәрит Шәйхетдинов аңлатып та, аппаратурада утыручы егетләр җете кызыл төскә керсә дә, мондый гаделсезлек белән килешәсе килмәде халыкның. Тик үткән эшкә салават инде. Раил «Салахутдинов» дип язылган исемле футболкасын салды да, башын аска иеп, чыгып китте.

Раил өченче урын өчен көрәштә Максим Степановны отты, ә Фаяз Зарипов финалда Ринас Садаровка оттырды. Шулай итеп, Максим Степанов ике тапкыр җиңелеп, дүртенче урынга һәм егерме мең күләмендә акчага ия булды. Раил ике җиңеп, бер җиңелеп — өченче урынга. Фаяз бер җиңеп һәм бер җиңелеп — икегә. Кызыклы арифметика. Җирәбә бәхет эше ул дип дөрес әйтәләр инде.

Финалда Ринас белән Фаяз шулай да бик каты тартыштылар. Бик озак көрәштеләр. Бер-берсенә сөлге алырга да ирек, бил бирмичә азапландылар. Ринасның бер алымын чиста дип бәяләгәч, бик озак итеп видео карадылар. Кырыйга әйләндереп салгач, ике балл бирделәр. «Егетләр, кырыйга салырга бу билбау түгел бит!» диеште җанатарлар. Ринас барыбер дә 5:2 исәбе белән отып, җиңүче исемен яулый алды. Бармагын өскә күтәреп, бик озак келәмне дә әйләнеп йөрде. Күрдегезме? Беренче!

Туфлисез Римма Никитина һәм «мәхәббәтле» көрәшчеләр

«Манзара» ул гадәти көрәш ярышы гына түгел. Ул спорт һәм музыка премиясе дип бара. Җырчылар юк дәрәҗәсендә иде монсында. Рөстәм Насыйбуллин чыгып, көр ирләр тавыы белән «Батырлар» җырын җырласа, Зөлфәт «Халкым минем» дип халыкны бер кыздырып алды, аннары Римма Никитина чыгып, «Безнең Татарстан» дип җырлады бугай. Бугай дим, чөнки башка сүзен аңламадым да. Циркта ул озын үкчәле каблук киеп чыга иде дә, башта келәмгә керә алмыйча, әйләнеп йөри, аннары туфлиен салып ыргытып, яланаяк җырлый башлый иде. Бу юлы Римма спорт костюмыннан һәм кроссовкидан иде. Тик барыбер түзмәде — кроссовкиен да салып ыргытты. Ф-фишкадыр инде монсы.

Әле Римма Никитина «Манзара» премиясенең алтын билгесе белән дә бүләкләнде. Күп еллар премиягә шәхси өлеш керткәннәре өчен дип, комментаторлар Алмаз Гафиятов белән Фәрит Салихов, музыка өчен җавап бирүче Динар Шәймәрданов, IT директоры Альберт Хәйруллин, администратор Фидәрис Мортазин, хор җитәкчесе Иван Громовка да алтын күкрәк билгесе тапшырдылар.

Бүләк дигәннән, көрәшчеләргә «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә дә бүләкләр эләкте. «Манзара» инстаграм аккаунтында иң күп лайк җыйган Ренас Кәлимуллин, иң күп комментарий җыйган Ленар Садыйков һәм «Интертат» электрон газетасы сайтында барган тавыш бирүдә иң күп тавыш җыйган Булат Мусинга унышар мең күләмендә акчалата приз тапшырылды. Интернет — куркыныч көч инде ул. Популяр булу да кирәк көрәшчеләргә.

Җыр дигәннән, хор җитәкчесе, «Манзара» артисты Иван Громов дигән егет үзе дә бер җыр башкарды. Монда алышлар алмаш-тилмәш барды. Гәүдәле Муса Галләмов белән Ринат Дәүләтшинның көрәшеннән соң кысып тора торган ертыклы джинс чалбар, тәнгән сыланып тора торган кара майка һәм чәчен катырып чыккан егеткә башта күз ияләшми торды. Андый ук контраст кирәкми иде инде, оештыручылар. Мәхәббәт турында русча җыр җырлады, тамашачыларны да селкетмәкче булып, кулларын да күтәреп биеп карады. Соң мондыйга әзер түгел иде халык. Сәер итеп карап утырды да, молодец дип кертеп җибәрделәр инде. Сәнгатькә беркем дә каршы түгел ансы, тик…

110 кг: Мусин — чемпион!

110 кг авырлыгында алты көрәшче Булат Мусин, Эльдар Хәмитов, Илшат Идиатов, Илсур Сафин, Руслан Рафиков һәм Руслан Газизуллин бил алышты. Беренче әйләнештә ике Руслан очрашты, 2:4 исәбе белән Лаештан Газизуллин Балтачлы Рафиковны отып чыкты. Ә Арчадан Илшат Идиатов Аксубайдан Илсур Сафинны утыз секунд эчендә чистага салды. 

Ә Булат Мусин белән Чаллылы Эльдар Хәмитовның көрәшен күпләр «шәп көрәш булачак!» дип көтеп алды. Берсе дә бил бирә торган егетләр түгел болар. Тик Мусин исәпне үз файдасына көйләп куя алды. Бәйләгәнче бер балл эшләде, аннары Хәмитовка аркасына яткан өчен кисәтү бирделәр. Бәйләгәч, Мусин тагын бер балл белән арга ыргылды. Чиста вакыт башланганда исәп 3:0 булып бара иде инде. Мусинга әллә диварлар да ярдәм итте шунда. Яңа Чишмә районнынан булган егет хәзер Казанның Яңа Савин районы, шушы «Ак Барс» көрәш сарае өчен көрәшә бит.

Чиста вакытта Хәмитов бер баллык алым ясый алды. Исәп «сухой» га булмады, димәк. Тик Булат үзенең көчлерәк булуын соңгы секундта алган тагын бер баллы белән исбатлап, бу алышка матур нокта куйды.

Өченче урын өчен Хәмитов Руслан Газизуллинга оттырган Илшат Идиатов белән көрәште һәм 2:0 исәбе белән җиңеп тә чыкты. Ә финалда Газизуллин Мусинга 3:1 исәбе белән оттырды. 110 кг үлчәү авырлыгында «Манзара» батыры булып, Булат Мусин танылды. Җиңүе өчен үзеннән бигрәк сеңлесе Чулпан сөенде. Келәм янында көч биреп торды, абыйсының кулын күтәргәч, и сикерде, и шатланды! Ихлас җанатар инде менә ул.

110 кг да Раил Нургалиев та көрәшергә тиеш булган, тик бер көн кала «көрәшмим» дигән. Трибунадан елмаеп, карап утырды үзе. Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сүзләренчә, бер ай буе шөгыльләнмәгән, футбол тибеп йөргән, шуңа көрәшмәгән дә икән Раил. Бер көн алдан гына формада түгеллеге исенә төшкәндер дип уйлыйсыдыр безгә дә.

Артистлар көрәше: «Без спектакль куймадык, чынлап көрәштек»

Айдар Шәймәрданов көрәшне массларга кертергә, көрәшне халык арасында популяр итүнең юлларын эзли. Милли спорт төре, һәр ир-ат чыгып көрәшердәй булсын иде ди ул. Шуңа күрә бу юлы келәмгә театр артистлары да чыкты. Берсе — Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, икенчесе — Минзәлә театры артисты Илназ Хисмәтуллин. Алар кызык ясар өчен, көрәштә спектакль күрсәтергә дип чыгучылар гына түгел, чыннап торып көрәшче артистлар.

Җиңүче булып, Илназ Хисмәтуллин танылса да, Илфак Хафизов та кимен куймады. Башта әле җиңеп тә бара иде. Келәмгә чыгар алдыннан кечкенә кызы белән күнекмәләр дә ясады. Чын җанатарлары — гаиләсе янында иде. «Илназ көчлерәк булып чыкты, мин моны таныйм», — диде ул.

— Август башында Айдар шалтырата: «Әйдә, артистларны көрәштерәбез. Сез беренче булырсыз», — ди. Безнең театраль Сабантуйда көрәшкәнне күргән дә. Башта: «Ул алпат көрәшчеләр янында без кем инде?» — дип уйладым. Аннары: «Әй, ярар, бер кызык өчен булса да көрәшик», — дип кызып киттек. Үзем көрәшне яратам, мондый катнашу мөмкинлеге булгач, бик бәхетлемен.

Мин, дөресен әйткәндә, чынлап көрәштем. Тик көрәштә җиңеләсең килмәсә, көндәшнең өстенә төшүләр бар, чалулар бар. Менә андый әйберләрне кертмәскә тырыштык. Без бер-беребезне беләбез, таныш, матур гына көрәшәбез дидек. Матур көрәштек. Ул көчлерәк иде һәм мин моны таныйм. Аның белән театраль Сабантуйда тагын бер көч сынашырбыз әле дип уйлыйм, — дип сөйләде Илфак Хафизов Илназ Хисмәтуллинга таба карап.

Илназ Хисмәтуллин исә театраль Сабантуй батыры булып танылган иде. «2011 елдан бирле көрәшәм. Даими шөгыльләнәм, келәмнән чыккан юк. Сәхнәдә дә сикерәбез, кичктән спортзалга барып көрәшәбез», — дип сөйләде ул.

Шулай да күпчелек: «Артист монда да артист инде ул, спектакль күрсәтәләр», — дип утырды. Әллә көрәштә спектакльләр күплегеннәнме кешенең көрәшкә ышанып карыйсы килми шунда. Русча әйтмешли, бөтен җирдән «подвох» эзли. «Тамаша күрсәтерләр дип уйлаганнардыр. Тик юк, чынлап көрәштек. Әзерләндек, ун көн буена шөгыльләндек», — ди Илназ Хисмәтуллин.

130 кг: «Тырышып кара әле»

130 кг кадәрге үлчәү авырлыгында Муса Галләмов, Руслан Абдуллин, Константин Морозов, Ринат Дәүләтшин һәм Делүс Закировлар бил алышты. Фаворит, әлбәттә, Муса Галләмов иде. Ярымфиналда Кукмарадан Ринат Дәүләтшинны 5:3 исәбе белән отты ул. Сөлгеләрне бәйләгәнче 2:1 булып барган исәпне, бәйләгәч, ике баллы алым белән үз ягына борып куйды Муса. Аңа кадәр Зөлфәт Мусаның өч кыз атасы булуына һәм кызларының бүген аның өчен җан атып утырганнарын әйткән иде. «Кызларын искә төшерү җитте Мусага», — диде Зөлфәт.

Финалда Муса Арча батыры Руслан Абдуллин белән көрәште. Тик Абдуллин аягын авырттырды. Бу алышка кадәр дә табиб тирәсендә генә йөреп торган Абдуллин Мусаның ике баллык алымында шапылдап тезенә килеп төште. Исәп Муса файдасына 3:0 иде инде ул чакта. Тезен саклап, аксабрак көрәшеп карады Руслан. «Руслан, тырышып кара әле», — диделәр келәм читендә. Тик Мусаның чиста алымы белән Руслан җиңелүгә дучар булды. 130 кг да «Манзара» батыры булып, Муса Галләмов танылды.

Абсолют батырның аягы авыртамы?

«Манзара» ның абсолют батырына көрәшкә һәр үлчәү авырлыгында батыр калган өч көрәшче чыгарга тиеш иде. Әлбәттә, һәр көрәш ярышында нинди дә булса мөгез чыкмый калмый бит. Муса Галләмовның аягы авырту кыйссасын һәркем ишеткәндер, чөнки министр урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сәхнәгә менеп тә, үзенең инстаграм битендә дә тутырып әйтте: «Үзара көрәшмәсеннәр өчен нәрсә генә уйлап тапмыйлар. Чыккансың икән, көрәш», — диде.

Мусаның аягы авырту бу кадәр резонанс та тудырмаган булыр иде бәлки, ни дисәк тә, көрәш тә җәрәхәт алу була торган хәл. Тик ул сәхнәгә менеп, җирәбә тартты һәм шуннан соң гына аягы авыртып, көрәшмәячәген әйтте. Сәер инде. Бер дә җирәбә алдыннан авыртмаган бит…

Шул рәвешле, абсолют батырга Булат Мусин белән Ринас Садаров тартышты. Тик күпләрнең Мусин белән Галләмовның көрәшкәнен күрәсе килгән иде шул. «Обломали». Мусин Садаровны отып, җәйге «Манзара» ның абсолют батыры булып танылды һәм 100 мең күләмендә акчага ия булды. «Ныклап әзерләндем, үземә планка куйган идем. Чынга ашты. Җан атарга килүчеләргә, гаиләмә зур рәхмәт», — диде ул җиңеп чыккач.

 Җәйге «Манзара» төрле хисләр калдырды күңелдә. Кирәкле һәм кадерле проект булган «Манзара» га күпләр төкереп бирә кебек нигәдер. Инициатива белдереп, хәзер инде Россия күләмендә шундый тамаша эшли алган Айдар Шәймәрдановка да төкерәләр кебек. Нигәдер көрәшчеләр барысын да тиеш кебек кабул итә. Бирергә тиеш, булырга тиеш, күбрәк тиеш, шулай тиеш диләр төсле. Көрәшне күтәрәм дип йөргән оештыручыларга да, халыкка да бераз хөрмәт булса, көрәш карарга йөгерә-йөгерә килерләр, чын батырлар өчен җан атарлар иде. Иң башка кабат кире кайтып: Яшәсен ирне ир иткән милли көрәш! 



Галерея: Көрәш буенча «Манзара» спорт-музыкаль премиясеннән фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100