Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшен сугып, авыл клубы янган: «Ичмасам, мәдәният йорты эшләгәндә, авыл да яши иде әле»

22 апрель төнендә, яшен сугу нәтиҗәсендә, Әтнә районы Ары авылы клубы янып бетте. «Интертат» авыл башлыгы һәм мәдәният йорты хезмәткәрләреннән янгынның нечкәлекләрен белеште.

news_top_970_100
Яшен сугып, авыл клубы янган: «Ичмасам, мәдәният йорты эшләгәндә, авыл да яши иде әле»
видеодан скриншот

Җәйнең хәвефләре үзеннән дә алда йөри. Үзе әле башланырга өлгермәсә дә, хәтәр яшенле яңгырлары инде килеп тә җитте. Халыкта, яз чигенеп, җәй башланган чордагы яшен аеруча куркыныч була, дигән сүз дә бар икән. 22 апрель төнендә бөтен күк йөзен яп-якты итеп уйнаган яшен уты да Әтнә районы Ары авылына хәвеф-хәтәр алып килә – мәдәният йортына төшә. Түбәсе шифердан ябылган агач бина дөрләп яна башлый һәм санаулы сәгатьләр эчендә көл өеменә әверелә.

«Бөтен тормыш шул клубта иде»

Мәдәният йортында кочегар булып эшләүче Фидаил Кадыймов сүзләренчә, янгын төнге 12нче яртыларда чыккан. Аның тормыш иптәше Раилә ханым – клуб директоры.

«Хатыным 11нче яртыларда клубны бикләп, өйгә кайтты да, без йокларга яттык. Ул вакытта яңгыры төшкәли башлаган иде инде, еракта яшене дә күренде.

Бераздан уянып киттем, бик куркыныч итеп яшен яшьни, күк күкри. Шарт-шорт иткән тавышларга сәерсендем, күк күкри, дип уйладым. Клубның түбәсе ябылган шифер шулай аткан икән. Клубта янгын чыгуын шул тирәгә якынрак яшәүчеләр күреп алган. Тәрәзәләренә ут яктысы төшкән. Алар шалтырату белән, нәрсә таптык, шуны кидек тә, машина белән төшеп чаптык.

Без килгәндә, клубның түбәсе янып беткән иде инде. Ул арада янгын сүндерүчеләр килеп җитте. Барысы да булмаса да, шау-шуны ишетеп уянган авыл халкы җыелды. Ләкин анда бернәрсә эшләрлек түгел иде. Эченә кереп булмады.

Мин үзем дә, хатыным да – мәдәнияткә бирелгән кешеләр. Ул газ кермәгән, ташкүмер ягып җылытыла торган клуб иде. Берәү ягып карады, икенчесе ягып карады да, иптәшем клубка эшкә керүгә, бу авыр хезмәт миңа калды. Әмма беркайчан зарланмадык, яратып эшләдек, бөтен тормыш шул клубта иде безнең. Татарстанда гына түгел, тирә-як өлкәләрдә дә булмагандыр андый тарихи бина. Әле хәзер сөйләгәндә дә тамагыма төер тыгыла. Икебез дә күңелебезгә бик якын алдык, хатыныма бу хәлдән соң уколларга кадәр ясадылар. Әле бүген районнан: «Кеше янында онытылырсыз, үзегезгә дә җиңелрәк булыр», – дип дәшкәч, Әтнәгә, мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм өчен әйберләр тутырырга чыгып киттек», – ди Фидаил абый.

«Китапханәдәге бөтен китап янып, әрәм булды»

Ул төнге яшен шул тирәдә яшәүчеләргә дә зыян салган – берничә кешенең суыткычын бәргән һәм вай-фай роутерларын яндырган. Яшен турыдан-туры клубның бинасына сукканмы, әллә инде эчтәге аппаратуранымы, анысын Фидаил абый төгәл генә әйтә алмады. Әмма ялкын телләре мәдәният йортын бик тиз чолгап алган. Эчендәге бер әйберне дә алып чыгарга өлгермәгәннәр.

«Проекторлар, микрофоннар, аппаратура, сәхнә костюмнарсыз калдык. Курчак театрына дип тектергән курчакларыбыз, ел символларының костюмнары, 3 пар Кыш бабай белән Кар кызы киеме янды. Бинаның икенче өлешендә урнашкан китапханәдәге бөтен китаплар әрәм булды… Анда 8 меңләп китап булган. Китапханәче әле шушы арада гына яңа китаплар кайтуын, аларны киштәләргә тезәргә дә өлгермәвен әйтеп торды», – ди Фидаил Кадыймов.

«Клубка бик күп артистлар килә иде»

Мәдәният йорты, иске булса да, гөрләп эшләп килгән. Әле шул искелеге хисабына режиссерларны һәм клип-видеолары өчен элекке чор күренешләрен эзләүче артистларны да тартып торган. Мәсәлән, «Гашыйклар тавы», «Кырык дүртнең май аенда» фильмнарында Ары клубында төшерелгән күренешләре бар.

Биредә җырына клип төшергән артист, алып баручы Гөлүс Хәбибрахманов та, янгын турында ишетеп: «Бик кызганыч. Яшьлекне хәтерләтүче, матур һәм күңелгә якын урын иде», – дип сөйләгән иде.

«Әле күптән түгел генә авыл апалары клубка җыелып, махсус операциядәге егетләргә токмач кисте. Гөрләтеп «Авыл көннәре», «Бәрәңге» фестивальләре уздырдык. Ул кино төшергән вакытлар авылыбыз өчен үзе бер вакыйга булды.

Фото: © https://vk.com/id205472296

Клубка бик күп артистлар килә иде. Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинованың берничә тапкыр килгәне булды. Гөлүс Хәбибрахманов, Илшат Сафин, Айнур Галләмов килеп китте. Әле бу хәлдән соң Илсөя Бәдретдинова да: «Фидаил абый, кайгыгызны ишеттек», – дип, тавышлы смс җибәрде.

Безне авыл халкын, яңа клуб төзибез дип, инде 10 ел ышандырып йөртәләр. Халыктан имзалар җыеп та тапшырып караган идек. Авылыбызда 100дән артык хуҗалык. Фермаларны инвесторлар бетерде. Әле, ичмасам, мәдәният йорты эшләгәндә, авыл да яши иде. Инде башлангыч мәктәпне бетерделәр, ул мәктәп булганда да клубка эшләве җиңелрәк иде. Хәзер клубсыз да калдык», – дип уфтана Фидаил абый.

«Яңа бинага киләсе елга өметләнсәк кенә»

Авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев сүзләренчә, баштарак бу бина Бахтачы авылы мәчете булган. 1980 еллар башында аны Ары авылына күчереп салганнар, һәм ул мәдәният йорты буларак хезмәт итә башлаган. Аны, терлекчеләр эштән кайтышлый кереп концерт карасын, җыелышларга йөрсен, дигән максаттан фермага якын итеп, авылдан читтә салганнар.

«Клуб урынында чистарту эшләре әле дә бара. Янгын сүндерү машиналары кичә иртәнге 5нче яртыда гына китте. Үзебезнең егетләр, тракторлар белән көне буе су сибеп торды. Әле тегендә, әле монда пыскып китә.

Мин эшли башлаганга инде 9 ел. Яңа клуб төзеп керү турында шуннан бирле сүз бара. Мин бу хакта районга да, Мәдәният министрлыгына да язып карадым. Грант акчаларына булган бинаны төзекләндерү мәсьәләсен дә караган идек. Ләкин комиссия, бинаны төзекләндерү мөмкин түгел, дип тапты.

Бүгенге көндә дә яңа клуб турында сүз кузгатып булмастыр. Район берничек тә төзетә алмый, аның өчен бюджеттан акча бүленүе кирәк. Быелгы акчалар бүленеп бетте инде, хәзер киләсе елга өметләнсәк кенә. Әлегә вариант – халыкның концертларга Арыдан 10 чакрым ераклыктагы Күлле Кимегә йөрүе.

2 ел элек ябылган башлангыч мәктәп бинасы буш тора. Бәлки, вакытлыча анда җыела торган итәрбез, дигән уй да бар», – дип сөйләде авыл башлыгы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100