news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бик күңелсез хәбәр» – эстрада җырчысы клип төшергән клуб янган

news_top
«Бик күңелсез хәбәр» –  эстрада җырчысы клип төшергән клуб янган
социаль челтәрләр

Җырчы, алып баручы Гөлүс Хәбибрахманов социаль челтәрләрдә начар хәбәр җиткерә. Бүген төнлә Әтнә авылы Ары авылы клубы янып, көлгә әверелгән. Җырчы әлеге урынның үзе өчен нигә кадерле булуы хакында да сөйли.

«Дуслар, бик күңелсез хәбәр килеп иреште. Хәтерлисездер, без беренче клибыбызны Әтнә районы Ары авылы клубында төшергән идек. Кичә шул клуб янып беткән. Бу – минем өчен бик якын клуб иде. Беренчедән, ул безнең яшьлекне хәтерләтә, 1983 елда ук төзелгән. Клип шунда төшерелгәнгә дә якын. Клубы гына түгел, авылы кешеләре дә якын. Матур һәм күңелгә рәхәт урын иде», – дип сөйләгән Гөлүс.

Артист сүзләренчә, янгын яшен сугудан килеп чыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар