Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь режиссерлар фестивале белгечләре «Ашина» спектаклен карады: «Тирән хис җиткерәсез»

Яшь режиссерларның «Артмиграция» Бөтенроссия фестивале кысаларында Тинчурин театрында Илсур Казакбаев куйган «Ашина» спектакле күрсәтелде. Мәскәүдән килгән театр тәнкыйтьчеләре спектакль турында үз фикерләрен әйтте.

news_top_970_100
Яшь режиссерлар фестивале белгечләре «Ашина» спектаклен карады: «Тирән хис җиткерәсез»
Гөлүзә Ибраһимова

15-24 сентябрьдә Казанда яшь режиссерларның «Артмиграция» Бөтенроссия фестиваль-форумы уза. Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Краснодар, Киров, Пермь, Новосибирск, Томск, Красноярск һәм Казанның яшь режиссерлары Казан тамашачысына үз эшләрен тәкъдим итә. Фестиваль Казанда беренче тапкыр үткәрелә. Бу чараның тарихы 2013 елда башланган. «Артмиграция» үз алдына Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан читтә эшләүче яшь режиссерларның эшен Мәскәүгә китерү максаты белән оештырылган булган. 2022 елга кадәр ул Мәскәүдә үткәрелә, әмма аннары аны Россиянең төрле субъектларында үткәрергә карар кылалар.

Татарстан театрлары бу фестивальдә катнаша килде. Мәсәлән, 2020 елда өч театр спектакльләрен Мәскәүдә тәкъдим иткән иде. Быел исә фестиваль үзе Казанга килде.

«Артмиграция» кысаларында Тинчурин театрында Илсур Казакбаевның «Ашина» спектакле күрсәтелде. Спектакль Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куелган. Фестивальдә 40 яшькәчә катнашырга була, Илсур Казакбаев быел 38 яшен тутырган.

Режиссерның Казан театрларында куелган кайбер эшләрен искә алсак, «Ашина» Тинчурин театрында 2023 елның февраль аенда чыкты, 2022 елда Кариев театры сезонны аның «Ромео һәм Джульетта» спектакле белән башлады, 2020 елда шулай ук яшь тамашачы театрында «Озын-озак балачак» спектакле куелды.

Тәнәфессез 1 сәгать 40 минут барган спектакльдән соң, шул ук залда фикер алышу булды. Фикер алышуга шактый күп кеше җыелган. Артистлар, режиссер сәхнәдәге эскәмияләргә тезелеп утырдылар. Режиссерга фестивальнең дипломы тапшырылды.

«Интертат» сайтында Рузилә апа Мөхәммәтованың спектакль турында язмасы чыккан иде инде. Мәскәү, Архангельск һәм башка шәһәрләрдән килгән театр тәнкыйтьчеләренең фикерләрен яхшырак аңлар өчен, язма белән танышып чыгарга киңәш итәм. Шулай да кайбер җирләрен монда да язып үтәрмен.

«Үткәннәр шундый куркыныч була, алар турында мистик көч, халык легендалары һәм башкалар аша гына сөйләргә ярый»

Һәр спикер диярлек җан өшеткеч суык җил тавышына, кар явып торганда, телогрейка кигән кешеләрнең «40 көн торган эсседә» печән чабуын искә алды. Мәгънәсезлек кебек. Тик ул вакытта – Сталин заманында – мәгънәсезлекләр булмаганмы? Һәр спикер бу күренешне үзенчә аңлаган. Бу турыда «мәгънәсезлек», «чарасызлык», «мәҗбүр булу» диделәр. Бу сүзләрнең барысы шул вакыт турында түгелме? Баштан ук әйтеп куям инде, бу хисне тотып торып булмый, төрле зур шәһәрләрдән килгән белгечләрнең татар спектаклен мактавын тыңлау – шундый горурлык.

Фестивальнең эксперты Мәскәүдән килгән театр тәнкыйтьчесе Павел Руднев яшь тәнкыйтьчеләр лабораториясе вәкилләренә сүз бирде. Беренче булып Санкт-Петербургтан Полина Никитина торып басты. Ул спектакльнең мистик ягына, ул вакыттагы ачы авырлыкларның сихри көчләр, әкият, риваятьләр аша сөйләнүенә басым ясады, чөнки бу – мистик драма.

Ашина – мистик җанвар. Ул геройларга үзләре турында сөйләргә рөхсәт бирә. Монологлар допрос формасында лампа алдында сөйләнә. Үткәннәр турында сөйләргә сихри көч рөхсәт итә. Тарих турында сөйләгәндә мондый тенденция бар. Үткәннәр шундый куркыныч була, алар турында мистик көч, халык легендалары һәм башкалар аша гына сөйләргә ярый.

Сталин сурәте сәхнәдә килеп чыккач та, «Нигә шулай маңгайга бәреп әйтергә инде?» дип уйладым. Репрессия турында без әкият аша сөйлибез, ә чынлыкта бернинди зомби да, аждаһа да юк, ә бу – ир-ат булган. Явызлыкны кешеләр эшли, – дип уртаклашты ул уйлары белән.

«Мондый спектакльләр өчен фестивальләргә йөрисе килә»

Архангельскидан Мария Атрощенко Әдилә Хәсәнова башкарган гарип бала йөзендә ниләр аңлавын сөйләде.

Мондый спектакльләр өчен фестивальләргә йөрисе килә. Беренчедән, төп герой – авыру егет – метафора кебек. Аның гәүдәсе иркен хәрәкәтләнә алмый, ул сыгылмалы түгел. Соңыннан ул гәүдә сыгылмалы, иркенгә әйләнә. Ул егетнең халәте безнең акыл халәтнең метафорасы түгелме? Безнең тарихта булган фаҗигане, авыр үткәнебезне кабул итәргә теләмәү ул гәүдә аша күрсәтелмиме? Ә финалда тәннең ирекле булу безне сыгылмалы булырга чакыру түгелме? – дип сөйләде ул.

Краснодардан килгән Анастасия Громовикова да күңеленә тигән урыннар турында сөйләде. «Тарихны бик лаеклы дәрәҗәдә күрсәттеләр», – диде ул.

Мәскәүдән Елизавета Авдошина бу темага спектакльләрнең күп булуын, әмма барыбер аларның да җитмәвен әйтте. Халыкка җиткерә алган хиснең ни дәрәҗәдә тирән булуын, режиссерның талантын ассызыклады. «Сезнең театр белән шушы спектакль аша танышуыма мин шат. Мин көтмәгән идем. Бу темага шундый тирән сөйләшү булды. Бу теманы гадиләштерүе җиңел, әмма сез тирәнтен бирдегез», – диде ул.

Спектакльдә геройлар һәрвакыт хәрәкәттә. Бер герой монолог сөйләгән вакытта да, калганнар гел хәрәкәттә. Бию өлешенә фикерне Мария исемле белгеч әйтте. «Спектакль тәмамлангач, миннән бию турында сорадылар. Ә мин аны сизмәдем. Хәзер уйлап утырам. Анда бик күп бию иде. Бу – иң зур комплимент. Яхшы куелган бию күзгә бәрелми. Хәрәкәтләрнең салмак булуы спектакльнең мөһим бер өлеше иде. Хәрәкәтләр ясалма түгел иде», – диде ул.

«Милли республикаларда репрессия турында сөйләгәндә, яраларның тагын да тирән булуы сизелә»

Альбина Хөсәенова спектакльне кабаттан караганнан соң булган хис-тойгыларын сөйләде.

Мин бүген спектакльне кабаттан карадым һәм үзем өчен яңалык ачтым. Кешелек – явызлыкның үзе. 4 миллион доносны Сталин язмаган бит, безнең туганнар, кешеләр язган. Явызлыкны кеше үз кулы белән эшли. Бала бар. Бу бала үзенчәлекле. Андый баланың аңына тәэсир итә алмыйбыз, аның үз дөньясы бар. Физик мөмкинлекләре чикләнгән булса да, аның дөньясы иркен. Ул табигатьне ничек бар – шулай кабул итә, аның өчен барысы да гади һәм аңлаешлы. Соңыннан аның үзгәрүен күрәбез. Телогрейканың заманча курткага алмашуы да – бүгенге заман белән бәйләнеш. Без бүген дә балаларны үзебез ясыйбыз, – диде ул.

Театраль тәнкыйтьче Нияз Игъламов та спектакльнең көчле, аңлаешлы булуын әйтте. «Тарихны әле дә белмибез. Бу спектакль – тарихны күрсәтүнең бер ысулы. Бик зур рәхмәт», – диде ул.

«Милли республикаларда репрессия турында сөйләгәндә, яраларның тагын да тирән булуы сизелә. Без репрессияләнгән милли лидер исемен йөрткән театрда утырабыз. Спектакльдә донос язучы да, җәзага тартылучы да – бөтен кеше бер дилбегәдә, – диде Павел Руднев, алдагы фикерне дәвам итеп.

«Миндә барысы да диалоглар аша бирелә, ә аларда монологлар булып чыкты»

Аннан сүз режиссер, артистлар, пьеса авторына бирелде. Илсур Казакбаев рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Мондый фестивальдә катнашу энергия бирә. Төрле фикерләр ишетәбез, ниндидер идеяләр дә барлыкка килә. Үзебезне күрсәтә, ишеттерә алган өчен бу фестивальгә бик зур рәхмәт. Бу – зур мөмкинлек. Актерларга, театрга, авторга рәхмәт. Фикерләрегез өчен рәхмәт, – диде ул.

Актерлардан сүзне Илфак Хафизов әйтте.

Рольгә кергән саен, без үзебез өчен яңалык табабыз. Бик вак булса да, ул бик тирән әйберләр була. Бу спектакльне мин көтеп алам. Ул көнне безнең дөнья туктый. Төннәр, көннәр, тәүлекләр буе эшләве рәхәт иде. Хәзер дә рәхәт. Бик күп җылы, рәхәт сүзләр ишетәбез. Без үзебез аңлыйбыз кебек, әмма тамашачы аңлыймы икән, дибез. Фикерне әйткәндә, аңлыйбыз. Җылы сүзләрегез өчен рәхмәт, – диде ул.


Ул, сәхнәдән төшеп, йөгереп барып, микрофонны пьесаның авторына тапшырды.

Нәрсә әйтә алам: Илсурга рәхмәт. Без аның белән 2 тапкыр очраштык, сөйләштек. Бу спектакль минем пьесаның мотивлары буенча куелган дияр идем. Миндә барысы да диалоглар аша бирелә, ә аларда монологлар булып чыкты. Күп сүзләр минеке, тик бу – режиссер спектакле. Актерларга искиткеч эшләре өчен рәхмәт, – диде Ркаил абый Зәйдулла.

Уйлар бер – ул заманда, бер хәзергесендә булды. Кайбер артистларны, мәсәлән, Резедә Сәләхова, Зөлфәт Закировны мондый (кырыс димме соң) рольләрдә күрү дә үзенчәлекле булды. Алар романтик, лирик рольләр аша миңа күбрәк таныш. Чыннан да татар спектакле турында шундый җылы сүзләр ишетүдән горурлык хисе ташып торды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100