Тинчуринда премьера: «Ашина» – тәмуг кисәүләре тарихы
Тинчурин театры чираттагы премьерасын чыгарды – «Ашина». Пьеса авторы – Ркаил Зәйдулла. Режиссер – Илсур Казакбаев. Жанры – мистик драма. Спектакльне хәбәрчебез ике мәртәбә карады.
Спектакльнең тарихына күз салыйк. Ркаил Зәйдулла пьесаны күптән язса да, куелганы булмаган. Тинчурин театрында әсәрнең тарихы 2021 елның языннан башланды. Театр әле баш режиссерсыз вакытында «Алкыш» милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча коллаборацион лаборатория-семинары ясады. Аның кысаларында әле дә иҗат итә торган татар драматурглары әсәрләренә яшь режиссерлар, рәссамнар һәм композиторлар эскизлар эшләде. Эскизларның берсе – Салават Юзеевның «Кияү урлау» комедиясе буенча куелганы – спектакль буларак үстерелде. Ул хәзер артистларның иркен кыланмышына корылган, театрны «ашата» торган комедияләрнең берсе – гөрләп бара.
Әлеге семинарда Ркаил Зәйдулланың «Ашина» драмасы буенча да эскиз куелган иде. Эскизның программада язылган эчтәлеге болайрак: «Әсәрдәге вакыйгалар узган гасырның 50нче еллары ахырында Чулман елгасы уртасындагы колхоз атавында бара. Тиздән су астында калачак атаудагы печәнне чабып алырга килгән геройлар арасындагы мөнәсәбәт шактый катлаулы. Берәүләре яраткан кешесеннән хисләрен дистә еллар буе яшереп йөрсә, икенчеләре исә күңелләрендә әле хәзер дә көнчелек, әшәкелек саклый. Үзенчәлекле моң, халык риваятьләре (Ашина – ана бүре, нәселне коткаручы) белән сугарылган вакыйгалар трагик финалга китерә. Атауны су баса. Кешеләр дә ташкын астында кала...»
Эскизны яшь режиссер Искәндәр Нуриҗанов куйган иде. Композитор – Алсу Сөнгатуллина. Сценограф – Анастасия Малых. Илгизәр Хәсәнов, Ирек Хафизов, Харис Хөснетдинов һәм Зөлфия Вәлиева уйнаганын хәтерлим.
Театр үз теләге һәм үз көче белән бу драмага алынмады. Әмма Ркаил Зәйдулла тырышлыгы белән булса кирәк, спектакль куярга, күп булмаса да, театрга акча керде. Әсәрне куярга татар театрларының яраткан режиссеры Илсур Казакбаев алынды.
Спектакль әзерләү чорында театрның реакциясе сәер булды, әлбәттә. Театр спектакльгә ни өчендер пиар-кампания ясамады. Хәзер дәүләт театрлары спектакль турында мәгълүмат таратуга җитди карыйлар һәм үзе бер сәнгать әсәренә тиң пиар кампаниясе ясыйлар. Тинчурин театры бу спектакль буенча матбугат конференциясе дә ясамады, роликлар да төшермәде, хәтта пресс-релиз да таратмады. Афишаларны Ркаил Зәйдулла белгән журналистларына үзе җибәрде.
Ни генә булмасын, спектакль әзер. Ул «Ашина» дип аталса да, авторы Ркаил Зәйдулла булса да, бөтенләй башка спектакль булып чыкты. Эскиздан һәм аннотациядән чамаланганча, беренчел пьесада без су астында калып юк булган татар авыллары өчен әрнеп еларга тиеш булсак, спектакльдә Сталин лагерьлары темасын тагын бер кат күңелдән үткәрдек. Программада Сергей Довлатовның: «Без иптәш Сталинны кылган эшләре өчен каһәрләп дөрес эшлибез. Ә шулай да әйтегез әле, 4 миллион доносны кем язган?» – дигән сүзләре китерелгән. Ркаил Зәйдулланың: «Мин доностан кала бөтен жанрларда да язам», – дигән сүзләре дә искә төшеп китте.
Язуын язган инде Ркаил Зәйдулла драманы, аның сәхнәләштерелүе өчен дә кулыннан килгәннең барысын да эшләгән. Режиссер соравы буенча, 1 генә түгел, 4-5 тапкыр язган. Әмма, нәтиҗәдә, «Режиссер спектакле» барлыкка килгән. Спектакль бүгенге көннең театр эстетларының һәм, аерым алганда, спектакльләрне фестивальләргә алачак театр белгечләренең зәвыгын күздә тотып куелган. Мөгаен, театр аны фестивальләргә җибәреп уңыш та казаныр әле. Хәер, моның белән бик мавыкмаска да мөмкин. Чөнки яңа гына театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов та «фестиваль спектаклен» чыгарды. Әсәрләрнең икесенә дә уңышлар телик.
Спектакльдә вакыйгалар су астында калачак атауда бара. Колхозчылар, су килгәнче, андагы печәнне чабып бетерергә тиешләр. Алар эссе көндә тирләп-пешеп печән чаба.
Декорацияләр гади. Артта – икегә бүленгән стена һәм аңа күтәрелә торган ике басма. Алда – таш балбал. Бар булганы шул. Персонажларның, эссе көн турында сүз баруына карамастан, телогрейка, пальто, бүрек һәм итекләрдән булуы сискәндерә һәм ни өчен шулай булуын азактанрак аңлаячакбыз.
Драматург версиясендә вакыйгаларның су астында калачак атауда баруы әһәмиятле, дип аңлыйм, чөнки монда су астында калган татар авыллары, татар зиратлары фаҗигасе ята иде кебек. Әмма әлеге спектакльдә атау дүрт персонажның җыелу урыны гына булып калган. Алар янгын чыгып яки җир тетрәп ишеләчәк йортта да җыела ала иде, авторларның фантазиясе җиткән кадәр башка урында да.
Авторлар аннотациядә «атауда алар күңеленең тирән чоңгылында яшәгән мәкерләре, еллар буе күңел түрендә яшереп яшәгән серләре ачылачагын» вәгъдә итә. Вәгъдә ителгәч, ул ачыла да. Персонажлар, берәм-берәм сәхнәнең алгы өлешенә килеп, үзләре белән таныштыра һәм «чоңгыл серләрен» ача. Берсе ялгыш кына нидер әйткән, икенчесе (Сабах – Салават Хәбибуллин) аны барып сөйләгән, өченчесе (Сәхәү – Илфак Хафизов) тиешле урыннарга илтеп җиткергән... Әле печән чабучыларга ашарга пешерергә килгән Римма да бар (Резеда Сәлахова). Ул персонажларның берсенә гашыйк, биредә – соңгы серләрне ачып бирүче дә. Тамашачыга карарга калсын – барысын да сөйләп бирмим.
Кыскасы, пьеса буларак диалоглар белән язылган текст нигездә монологлардан торган сәхнә прозасына әверелдерелгән. Персонажлар сәхнә читенә утыралар да сөйлиләр.
Әсәрнең риваятьләргә бәйләнгән фәлсәфи өлеше беренче персонажның – Ибраһимның (Зөлфәт Закиров) гарип улы теленә салынган. Авторлар малайны ДЦП чирле итеп сурәтли. Театрның яшь актрисасы Әдилә Хәсәнова йөрешендә дә, сөйләшүендә дә кимчелекләр булган малайны бик тырышып күрсәтә. Әмма фәлсәфәне мондый рәвештә бирү аны аңлауда кыенлыклар тудыра. Риваятьне һәм аңа бәйле фәлсәфәне, сүзен сүзгә төреп бирсәң дә, бөтен кеше кабул итергә әзер түгел, ә инде бирелеш махсус кыенлаштырылгач, бөтенләй дә колак яфрагын селкетмичә генә узып китә ала. Шулай итеп, Ркаил Зәйдулланың халкына сәхнә аша җиткерергә теләгән сүзләре режиссерның «матур картинасына» бәрелеп челпәрәмә килде.
Әйе, 40 көн барган җәйге эссе көн сурәтләнсә дә, сәхнәдә артистларның телогрейкадан йөрүен аңлыйм – лагерьлар эстетикасын күрәбез. Гади бер татар авылы агайларының гомумроссия бәласендә иләнүен күреп сызланабыз. Чор сәясәтен алар төрлечә кабул итсәләр дә, барысының корбаннар булуын күрәбез. Бөек су аларның барысын да тигезләп күмеп китте – сатканын да, сатылганын да... Хәер, бу дүрт персонаж – өч ир-ат һәм бер хатын-кыз – кеше дә түгел бугай инде, алар шушы атауның әрвахлары бугай. Аларның калын киенеп кызуда печән чабулары да тәмуг газапларын кичерүләрен күрсәтү иде булса кирәк? Алай дисәң, лагерь газаплары кичергәне дә – алар арасында. «Ә анысы нигә тәмугтагылар арасында калды соң?» – дип сорадым соңыннан Ркаил Зәйдулладан. «Кичерәлмәгән өчендер», – диде ул.
Ркаил Зәйдулланың пьесасында (эскиз буенча фикер йөртәм) әтисе белән атауга килгән баланы ак бүре Ашина коткара. Төрки риваятьләр буенча, Ашина – әнисе үлгән малайны имезеп үстереп, нәселне, ыруны коткарган ана бүре.
Гарип бала Мирза спектакльнең буеннан буена Ашина дип сөйләнде, азактан, атау өстенә су килгәндә, Ашина аны коткардымы-юкмы – аңлашылмады. Әллә атасының гөнаһлары өчен шушы атау-тәмугка эләгеп, ул да алар арасында калдымы?
Әйе, сабый бала гөнаһсыз. Ләкин без малайда палач/монстр каны акканны белдек. Әйе, балада палач каны акканны башка кешеләр белмәячәк – белүчеләр үлеп бетте, алар – атау әрвахлары. Әмма бала бит үсә, һәм буыннар аша ул кан килеп чыгарга да мөмкин.
Спектакль финалында ак бүренең: «Явызлык ул үзеннән-үзе арта, ә ярату көч таләп итә», – дигән сүзләре яңгырады. Бу инде авторның үч алмаска, хәтта палачларны да кичерергә чакыруымыдыр инде – һәркем үзенчә аңлар. Әмма ак бүре кычкырып та, пышылдап та шушы сүзләрне кабатлады.
Ххх
Лагерьлар темасы 30 ел буе төрле формаларда языла/сөйләнә. Алга таба да язылыр да, сөйләнер дә. Ркаил Зәйдулла белән Илсур Казакбаев бүгенге көнгә шушы тема аша карый һәм гөнаһсыз күренсәк тә, барыбызда да шушы монстр каны акканын искәртәме? Кемдәдер ул бүген бәреп чыкса, кемдәдер иртәгә чыгарга мөмкин.
Ә шулай да, «Ашина» пьесасының беренчел версиясенең юылуы кызганыч. Татарстанда Куйбышев сусаклагычы төзелүнең татар авылларын нинди фаҗигагә китерүе билгеле. Су астында калган йортлар гына түгел, каберлекләр дә – апокалипсиска тиң фаҗига. Пьеса шул хакта дип аңлаган идем. Тинчурин театры шушы фаҗигане чыгаргандыр, дип өметләнгән идем. Әйе, су фаҗигасе темасы Россия әдәбиятында язылмаган һәм куелмаган түгел. Әмма татар авылының бу фаҗига белән күзгә-күз очрашканын тасвирлаган спектакльне хәтерләмим. Бу теманың режиссерга вак булып күренеп, аның мең кат язылган һәм мең кат язылачак тема ташкыны астында калуы кызганыч, әлбәттә…