Яңартылган «Һөнәр»: 20 таныклык, 10 спектакль һәм бер премия. Анысын Дамир Сидеев алды
«Һөнәр» яшь режиссура фестивале беренче мәртәбә өр-яңа форматта тәкъдим ителде. Аның ачык чараларын, ягъни, спектакльләренең бер өлешен журналистыбыз Рузилә Мөхәммәтова да тамаша кылды.
Ниһаять, «Һөнәр» яшь режиссура фестивале, яшь режиссерлар спектакльләрен генә күрсәтәбез, дигән авыр йөкләмәдән арынып, яшь чигерә-чигерә азапланудан туктап, чын мәгънәсендә дебют эшләрен күрсәтте.
«Һөнәр» яшь режиссура фестивале заманында Фәрит Бикчәнтәев шәкертләренең режиссурадагы беренче адымнарын күрсәтүдән башланып, ул шәкертләр картаеп беткәнче шул концепциягә ябышып, аксап-туксап бара иде. Кариев театрына килгән яңа команда, ниһаять, бу концепциянең искергәнлеген һәм нәтиҗәсезлеген танып, яңа формат тәкъдим итте. Яңа концепция быел 26 апрельдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар зыялылары белән очрашуында тәкъдим ителде һәм, республика җитәкчесенең хуплавын алып, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә фестивальне үткәрү мөмкинлеге туды.
Игътибар итегез: ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә. Димәк, фестиваль Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләренә игътибар белән эш итәргә тиеш.
Фестивальдә спектакльләр 2 категориягә – «мастер» һәм «дебют» категорияләренә бүленеп күрсәтелде. «Мастер» спектакльләр Казан театрлары сәхнәләрендә барса, Кариев театрының үз сәхнәсендә Татарстанның дәүләт театрларында эшләүче артистлар куйган спектакльләр күрсәтелде.
«Дебют» спектакльләрен Кариев театры директоры Илнур Гайниев белән фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов сайлаган. «Беренче адымнарын ясаган кеше идеаль спектакль чыгармаска мөмкин. Максат – аларны тәнкыйтьләү түгел, әсәрне «сүтеп җыю», – диде фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә Илнур Гайниев.
Фестиваль кысаларында «сүтеп җыю» өчен тәкъдим ителгән спектакльләр:
- Кариев театрыннан Эльдар Гатауллинның «Гомер моңы» (Булат Минкин инсценировкасы);
- Чаллы театрыннан Зөлфия Галиуллинаның «Сөясеңме, сөймисеңме?» (Флорид Бүләков пьесасы);
- Әтнә театрыннан Дамир Сидеевның «Тәкъдим» (А.П. Чеховның «Предложение» пьесасы);
- Минзәлә театрыннан Ильяс Закировның «Хәтерләрне яңартып» (автор – Ильяс Закиров үзе);
- Әлмәт театрыннан Динар Хөснетдиновның «Җиләкле җәй» (Илгиз Зәйниев пьесасы).
Эльдар Гатауллинның «Гомер моңы» спектакленең премьерасы яңарак кына булды. Ул – татар халык шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинга багышланган шигъри спектакль-байопик. «Счастливые истории» хәйрия фонды, грант табып, Кариев театрына спектакль чыгару идеясе белән чыккан. Әлеге җаваплы эш нигездә балалар өчен Яңа ел спектакльләре чыгару буенча зур тәҗрибә туплап өлгергән яшь режиссерга – Эльдар Гатауллинга тапшырылган. Кыскасы, Эльдарга грант алган һәм әзер инсценировка китергән фонд һәм шагыйрьнең мирасына җаваплы караган варислар куйган кысаларда эшләргә туры килгән. Бу кысалар аңа ярдәм иткәнме, комачаулаганмы – анысын үзе генә белә, һәрхәлдә, бу – кычкырып йөри торган тема түгел.
Ә менә Чаллы театры актрисасы Зөлфия Галиуллина, спектакль чыгару өчен, Флорид Бүләков пьесасы буенча «Сөясеңме, сөймисеңме?» спектаклен – тамашачы мәнфәгатьләренә һәм театрның тамашачы җыю мәнфәгатьләренә җавап бирә торган моңсу комедияне сайлаган. Бу – Камал, Минзәлә һәм Әтнә театрлары репертуарларында шактый вакыт булып, театрларны «ашаткан» әсәр. Спектакльдә катнашу өчен артистлар да күп кирәкми – карт белән карчык һәм дә аларның яшь чаклары. Үземне бу пьеса буенча белгеч санамасам да, Зөлфия спектаклендә картларга басым ясалып, яшьләр мөмкин кадәр фон итеп кенә калдырылган кебек күрдем. Яшь Вәсилә белән яшь Гомәрне уйнаучы Физалия Габидуллина белән Эмиль Гыйбадуллин нигездә аз вакытта – Мубай җыры астында гына алгы планга чыгалар.
Миңа калса, бу спектакль фестивальнең җиңүчесе булган спектакль белән байтак «бил алышкандыр».
Фестивальнең өченче көнендә – «экваторында» – Әтнә театры артисты Дамир Сидеевның «Тәкъдим» комедиясе күрсәтелде. Чеховның 1 актлы шаярулы пьесасын Дамир Сидеев Әтнә театрының кече залында чыгарды. Сценографы да үзе. Спектакль өчен театрның иң харизмалы артистларын алган. Дебютын – дебют булса да, Сидеевның башкалардан бер өстенлеге бар: читтән торып ГИТИСта белем ала. Димәк, бу спектакльнең уңышы көтелмәгән хәл түгел, спектакльнең өстенлекләре ярылып ята.
Чиратта – Минзәлә театрының «Хәтерләрне яңартып» спектакле. Ильяс Закиров Муса Җәлил, Фатих Кәрим һәм Әмирхан Еники әсәрләреннән композиция ясап, аларны оригиналь сюжет белән катнаштырып, спектакль чыгарган. «Бөек Ватан сугышы чорының фаҗигале чынбарлыгы еллар узганнан соң бездән ераклаша, авыр елларның тере шаһитләре булган ветераннар саны кими бара. Алар тарихын киләчәк буыннарга, хәзерге яшьләргә кем сөйләр? «Хәтерләрне яңартып» спектакле бу миссияне үтәү, яңа буын кешеләрен илебезгә килгән авыр хәрби бәла-казалар турында кисәтү өчен сәхнәгә куела», – диелгән спектакльнең анонсында. Театр белгечләре театрдагы өлкән буын артистларының эшен уңай бәяләде, ә менә драматург һәм режиссер эшенә (бер үк кеше) тәнкыйть сүзләре яңгырады. Сүз фактик, документаль, композицион хаталар турында да бара.
Фестиваль Динар Хөснетдинов спектакле белән ябылды. «Без якты, күңелле, шаян музыкаль спектакль карадык. Фестивальнең финалына әнә шундый күңелле спектакль белән килдек», – диде фестиваль педагогларының берсе, ГИТИС профессоры, Россиянең халык артисты Борис Морозов ябылу тантанасында.

Илгиз Зәйниев үзенең «Җиләкле җәй» пьесасын Әлмәт театрында үзе куярга планлаштырган дип беләм. Әмма Камал театрының сәнгать җитәкче вазифасы йөкләнгән режиссер, әлбәттә, Әлмәткә чыгып китә алмаган, шулай итеп, бу эш труппаның йолдызы һәм лидеры Динар Хөснетдиновка йөкләнгән. Бу – тамашачы мәнфәгатьләрен истә тотып куелган, бонус итеп таныш җырлар яңгыраган күңелле генә спектакль. Мәгънәсе – хәзинә ул җир астында гына булмый, мәхәббәт тә хәзинәгә тиң: хәзинә эзләп килгән егетләр авылда үзләренә тиң сөйгән ярларын табалар.
Фестивальдә «дебют» эшләре күрсәтелеп, аларга тулы анализ бирелсә, шул ук вакытта 5 көн дәвамында 5 «мастер-спектакль» дә күрсәтелде. Болар инде – Россиянең театраль киңлегендә үз исемнәрен булдырган режиссерлар.
- Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры Илсур Казакбаевның башкорт халык эпосына нигезләнгән «Акбүзат» спектаклен алып килгән.
- Томск өлкә театры Данила Дейкун чыгарган «Красный обоз» спектаклен күрсәтте.
- Михаил Голубович исемендәге Луганск театры режиссер Александр Редя куйган «Спасти камер-юнкера Пушкина» моноспектакле белән килгән.
- Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт театры «Станция караучысы» спектаклен алып килгән. Пушкин әсәрен Тимур Шәрәфетдинов яңа заман кешесенең классикага бер карашы рәвешендә куйган.
- Казахстанның Акмулла рус драма театры Тимур Кулов куйган «Лютый» драмасын күрсәтте.
Болар барысы да Татарстанның театраль тормышы өчен кызыклы булырдай – тетрәндергән, сокландырган, фикер алышуга этәргән әсәрләр.
Оештыру мәсьәләләренә килгәндә, Кариев театры директоры Илнур Гайниевның фестиваль уздыра алу сәләтенә ул Минзәлә театрында эшләгәндә «Ләкләк» бэби-фестивален оештырганда да соклана идем. Спектакльләр берсе өстенә берсе ятмыйча, ипле генә программа төзелә – көнне дөрес планлаштырсаң, барысына да йөреп чыгарга да, бик теләсәң, фикердәшләр белән кофейняда утырып спектакльне «сүтеп җыярга» да вакыт кала. Театрлар өчен кадерле булган фикер алышулар да көйләнгән.
Оештыручылар 5 көн дәвамында барган укулар белән дә горурландылар: 20 артист Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева кулыннан квалификацияне күтәрү турында таныклык алып кайтып китте.

Башта 23 кеше дигәннәр иде, уку барышында кайберәүләр дистанциядән төшеп калган, күрәсең.
Фестивальнең матур бизәге – Фәрит Хәбибуллин исемендәге яшь режиссура премиясе гамәлгә куелу.
Фәрит Хәбибуллин – Кариев театрының нигезендә торган шәхес.
Фестивальдә катнашкан 5 «дебют» спектакленең берсенең режиссеры шушы премияне алырга тиеш иде. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин, күренекле педагог Инсаф Абдулла һәм башкалар катнашкан экспертлар комиссиясе спектакльләрне карап, бәяләрен куйдылар. Баллар буенча җиңүче сайлап алынды.
Фәрит Хәбибуллин исемендәге яшь режиссура премиясе лауреаты – Әтнә театры артисты Дамир Сидеев.
Премияне Нуриәхмәт Сафин тапшырды. Котлыйбыз!
Инде азактан кайбер җитешсезлекләр турында берничә сүз. Кызганыч, Илнур Гайниевның фестиваль үткәрүдә тәҗрибәле командасы юк – бу нык сизелә. Театрда директор урынбасары булып Лилия Гәрәева эшләгән чаклар сагындыра, дөресен генә әйткәндә. Ул эшләгәндә, журналистлар «эт типкесендә» йөрми иде.
Икенчедән (монысы – театр кимчелеге түгел), фестивальнең идея авторы һәм аның нигезендә торган шәхес Фәрит Бикчәнтәевның фестиваль белән кызыксынуы күренмәве, шулай ук, аны озак еллар үткәргән Илфир Якуповның килмәве, кызыксынмавы гаҗәпсендерде. Шушы фестиваль аша алынган премияне күтәреп, «Җәлил премиясе лауреаты» булып йөрисең икән, фестивальгә килеп, «дебют» спектакльләрен караштыргалап китсәң дә ярый булыр.
Ошый миңа фестивальнең яңартылган концепциясе. Фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов фикер алышуларның берсендә: «Фестиваль үстерә дә, «чүп үләннәрен» дә йолкып атарга мөмкин», – дигән сүз әйтте. Минемчә, бу – бик дөрес: яхшыны гына җыеп, без менә нинди кәттәләр, дип мактанышып ятмыйча, яхшысын да, начарын да күреп, бергәләп төзәлү, бәлки, дөресрәктер, бу бит киләчәктә «чүп үләннәрен» булмасын өчен тырышу. Иң мөһиме – безнең артистларыбызның режиссурадагы эшләре читтә калмыйча, алгы планга чыкты һәм театр белгечләре хөкеменә тапшырылды. Югыйсә, театрлар читтән чакырылган текә режиссердан куйдырып, шуларны гына фестивальдә йөртеп, үз артистларыбыз куйган спектакльләр бәя алалмый иде. Биредә бәя алдылар – шул мөһим.
Фестивальгә уңышлар!