«Гомер моңы»: Роберт Миңнуллинны аңласак – яшәрбез
Кариев театрының «Гомер моңы» премьерасыннан хәбәрчебез язмасы.
Әле дә яхшы хәтерлим – 2017 елда без, Роберт Миңнуллин белән рәттән утырып, Туймазы театрының «Каеннарым белән...» шигъри спектаклен караган идек. Әлеге шигъри спектакль – татар шагыйренә туган ягының карашы, шагыйрьнең туган ягының баласы буларак ачылуы иде.
«Шагыйрь күңеле бик нечкә, аңа күп кирәкми. Бу спектакль миңа күктән иңгән бер бәхет булды. 1-2 уйнарлар да, артистларның күңеле булгач, туктарлар, дигән идем, спектакль берничә ел репертуарда», – дип, үзенең сөенечләрен җиткергән иде шагыйрь, сәхнәгә чыгып.
«Режиссерның бу карашы миңа ошады. Монда минем бөтен шигъриятем сыйган, лириканы да, иҗтимагый тормышка карашымны да чагылдырырга тырышканнар. Мин моны театр өлкәсендә яңа сүз дип исәплим», – дигән иде миңа спектакльдән соң.

Ниһаять, Казанда – Кариев театрында – «Гомер моңы» дип аталган, Роберт Миңнуллинга багышланган музыкаль спектакль – «шагыйрьнең шигърияте һәм тормыш сукмаклары буенча моңлы сәяхәт» барлыкка килде. Ни кызганыч, шагыйрь үзе генә юк монысын карарга, сабый бала кебек сөенергә һәм тыйнак кына, җыйнак кына үз сүзен әйтергә. Ни сөенеч, спектакльнең монысы да, Туймазыдагысы кебек, театр репертуарына керәчәк һәм уйналачак спектакль кебек күренә. Кариев театры сәхнәсендә генә уйналып калмыйча, оештыручылар аны Татарстан һәм Башкортстан буенча күрсәтергә, Мәскәүгә алып барырга җыеналар. Юллары уңышлы булсын – изге теләктә.
Шунысы игътибарга лаек: спектакль булдыру идеясе белән «Счастливые истории» хәйрия фонды чыккан – «Россия мәдәният фонды»на заявка биреп грант алганнар. Спектакльне иҗат итү эшенә Кариев театры алынган. Спектакль Булат Минкин сценарие буенча куелган. Эш барышында аның автордашлары булып Айгөл Минкина һәм Таңсылу Сабирова кушылган. Режиссер – Эльдар Гатауллин. Композитор – Ильяс Камал. Рәссам – Сергей Рябинин. Ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов.

1 сәгатьтән әз генә артык вакыт эчендә Кариев театры артистлары Роберт Миңнуллинның гомер юлыннан кайбер эпизодларны йөреп чыктылар. Шагыйрьнең әти-әнисе, энесе, илһамчысы һәм хатыны Клара ханым, тирәлегендәге кешеләр күз алдыннан үтте. Аны халыкның яраткан шагыйре итеп тә, гашыйк егет итеп тә, чарасызлыктан бәргәләнгән җәмәгать эшлеклесе итеп тә, мәңгелек бала итеп тә күрдек. Залда утырган тамашачының күбесе – Роберт абыйны белеп, юксынып килүчеләрнең һәрберсе – сәхнәдән үзе белгән Роберт Миңнуллинны эзләде. Кайсыбыздыр тапты, кайсыбыздыр таба алмады – җитми калды. Әлбәттә, Роберт Миңнуллинны, бер яктан караганда, бер музыкаль спектакльгә генә сыйдырып булмый, икенче яктан караганда, үзенең бер җырына да аның бар булмышы сыйган кебек. Менә шундый үзе бер хикмәт иде инде ул.
«Гомер моңы» спектакле Роберт Миңнуллин турында әйтәсен әйтеп бетергән сәхнә әсәре түгел, әлбәттә. Бу – аның тәрҗемәи хәленә һәм иҗатына шагыйрьнең язмалары һәм шигърияте аша караш. Аның белән таныш булмаган кешеләрнең аңларга тырышуы – миңа калса, моның нәкъ шулай булуы кыйммәт, бу күпмедер дәрәҗәдә киләчәктән караш булырга мөмкин. Роберт Миңнуллин дигән үзе бер зур дөньяны төрле яктан якын килеп, төрле яктан яктыртып карарга да була.

Әйтик, без аны менә дигән балалар шагыйре буларак беләбез, ләкин мин аның соңгы елларда бу мәсьәләдә уйлануларын, балалар шигърияте торышыннан канәгать булмавын, борчылуларын беләм – безнең бу темага сөйләшкән дә, язышып аралашкан да булды. Бер очрашканда балалар шигърияте буенча яңа күзаллаулары барлыкка килүен дә әйткән иде, әмма без бу темага утырып сөйләшеп өлгермәдек – бу минем үкенечем.
Миңа аның соңгы елларда кыска гына вакыт эчендә үз укучысы белән социаль челтәрләр аша аралаша торган шагыйрьгә әверелүе кызык. Хәзер тыелган социаль челтәрне тиз үзләштереп, укучыларын язылучылар итеп тирәсенә туплап өлгерде. Тиз арада шигырьләрен фотолар, видеолар белән зәвыклы итеп бирергә дә өйрәнде.
Роберт Миңнуллин гомеренең соңгы елы, мөгаен, үзе бер спектакль була алыр иде – бу философлык аша батырлык үрнәге... Кайчан да булса мондый тирән сәхнә әсәре дә туар әле, ул, һичшиксез, туарга тиеш.

Роберт Миңнуллинның яраткан кызы Таңсылу Сабирова әйтмешли, «кулъяулыкларны юешләтмәс» өчен, шушы урында туктап, спектакльдән соң яңгыраган чыгышларга күчәм. Чөнки спектакль репертуарга керәчәк, димәк, кешеләр аны башка көннәрдә карый алачак, әмма алар Роберт Миңнуллин белән якыннан аралашып яшәгән кешеләрнең кадерле сүзләрен ишетмәячәкләр. Ул сүзләрдә – Роберт Миңнуллин шәхесенә олы хөрмәт һәм аның тәрҗемәи хәленә кайбер өстәмә штрихлар.
Таңсылу Сабирова: «Кульяулыклар юешләнде. Иң беренче рәхмәттән башлыйм һәм беренче рәхмәтне тамашачыга – шагыйрь Роберт Миңнуллинның иҗатын яратучыларга әйтәбез. Ул сезнең өчен иҗат итте, ул сезне яратты, ул сезнең өчен яшәде, сезнең өчен дип, иҗади мирасын калдырды. Һәрберегезгә, Роберт Миңнуллинның иҗади мирасын саклауга өлеш керткән өчен, рәхмәтләребезне җиткерәбез. «Гомерләр үтә икән ул»: инде шагыйрь вафатыннан соң да 6 елга якын вакыт узып бара, ләкин без аны хәзер дә үз арабызда тоябыз. Аның исеме яши, иҗаты яши – «Гомер моңы» спектакле моңа тагын бер дәлил. Мин «Счастливые истории»/ «Бәхетле тарихлар» фондына һәм аның командасына рәхмәт әйтәм – алар катнашында могҗиза булды. Кариев театрына рәхмәт – артистларның һәрберсенә аерым рәхмәт! Бик үзенчәлекле, урыны белән катлаулы, ләкин бик мавыктыргыч, кызыклы һәм, иң мөһиме, бик кирәкле эшкә курыкмыйча тотынганыгыз өчен, мөмкин кадәр югары дәрәҗәдә башкарып чыга алганыгыз өчен, барыгызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бүгенге көндә әдәбиятка яшьләрне җәлеп итү – авыр эш. Шулай театр аша, яңа формалар эзләп, без олуг шәхесләребез белән, шул исәптән, Роберт Миңнуллин шәхесе белән, аның иҗаты белән яшьләребезне таныштыра алабыз икән, миңа калса, бу – безнең уртак зур җиңүебез, дип уйлыйм. Бүген биредә шигърият, моң һәм театр берләште. «Гомер моңы» спектакле, тормышта нинди борчулар, нинди мәшәкатьләр, югалтулар булуына карамастан, яктылык, яхшылык, ихласлык һәм чын мәхәббәт барына тагын бер дәлил булды. Ул яктылык, ул яхшылык һәрберебезнең күңел түрендә яши – аны бары тик таба белергә кирәк һәм шуңа таянып яши белергә кирәк. Роберт Миңнуллин нәкъ шулай яшәде. Ул тормышның сикәлтәле юллары аша узса да, соңгы көнгә кадәр саф йөрәкле, чиста самими бала күңелле булып кала алды. Барыбызга да үрнәк булды. Алга таба аның иҗаты – тормыш маягы булсын!»
«Счастливые истории» хәйрия фонды җитәкчесе Ирина Хөснетдинова: «Бу премьера – эшебезнең башы гына. Без Татарстан һәм Башкортстан буенча гастрольләр оештырырга җыенабыз, Мәскәү тамашачысына да күрсәтәчәкбез. Бу спектакль сезнең йөрәгегезгә үтеп кергән икән, безнең белән хезмәттәшлек итеп, алга таба барырга чакырам».
Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев: «Мин Роберт Мөгаллим улын 30 елдан артык беләм – аны дустым дип саныйм, һәм ул да шулай санагандыр. Спектакль вакытында нигә аз кул чаптылар, димәгез – сезнең уенны өзәсе килмәде, спектакльгә шулкадәр кереп киттек, күзгә яшьләр тулды. Сез барыгыз да зур эш башкарып чыктыгыз. Миңа бик ошады! Афәрин!
Без, Роберт Мөгаллим улы белән, Дәүләт Советының беренче чакырылышы депутатлары. Яшьләр 1995 елны дөрес күрсәттеләр – эшләгән кешегә түләргә акча юк, пенсия түли алмый идек, авыр еллар. Дәүләт Советына кергәндә, депутатларны плакатлар белән каршы алалар иде. Роберт Миңнуллинның әнисен яратуын да монда дөрес күрсәттеләр, әниләр турында Роберт кадәр язучы бармы икән?! Безнең шушы сүзләребез, шушы спектакль аңа дога булып барсын иде».
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Дания Нәгыйм: «Роберт Миңнуллин чын-чынлап халыкныкы иде. Әлеге премьера буласын ишетеп, чын күңелдән сөендек. Без язучыларның иҗат кичәләрен үткәрәбез – бу да зур эш. Ә язучыны олылап, шулай спектакль чыгару – тагын да мөһимрәк эш. Премьерагыз котлы булсын! Тамашачы килеп торсын! Бүген без Роберт абыйны яңадан ачтык, күбрәк итеп ачтык, күпмедер дәрәҗәдә аңа якынайдык. Роберт абый әдәбиятка үз кояшын элгән шагыйрь – спектакльдә дә шушы кояш бар».
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов: «Татар милләте яшәгәндә, Роберт Миңнуллинның иҗаты яшәячәк. Без бәхетле – чөнки аның белән замандашлар, чордашлар. Аллага шөкер, без аралаштык – мин шундый бәхеткә ия булдым. Безнең дәвердә татар халкының иң яраткан шагыйре Роберт Миңнуллин булды – мин шулай дип саныйм һәм шулай дип әйтәм. Кайчагында миңа каршы килеп: «Корректно түгел», – диючеләр дә бар. Ләкин минем кебек үк шулай дип санаучы кешеләр бик күп. Ни өчен?
Чөнки Роберт Мөгаллим улы татарны аңлый иде, ул татарны иң аңлаучы кеше булгандыр. Ул хикмәтле кеше иде, ул акыл иясе иде, ул татарның философы иде. Ул татарның ничек уйлавын да кешегә аңлатып бирә ала иде. «Әйтәсе килгән сүземне әйттең дә салдың» дигән сүз бар бит, менә шулай әйтеп салучы кеше – Роберт Миңнуллин иде.
Ул беркемгә дә ияреп йөрмәде, мөстәкыйль фикер йөртә иде, фикерләрен чиста итеп тота иде, болгатмый иде. Үзе беркемгә иярмәсә дә, безне иярткәләде. Күрә идек – нинди генә зур кешеләр булса да, халык, өерелеп, Роберт абый янына килә иде.
Татар милләтендә шушы чорда 2 зур вакыйга булды. Берсе – 2010 елда халык санын алу вакытында «Татарстан – Яяңа гасыр» каналында көн-төн Роберт Миңнуллинны күрсәттеләр – ул үзенең «Татарларым» поэмасын укыды.
2010 елда халык санын алуны бик уңышлы уздык – чөнки Роберт абыебыз бар иде. Монысын бик әйбәт уза алмадык – чөнки Роберт абыебыз юк иде. Анысыз булмый.
Икенчесе – Минтимер Шәймиев киткәндә, Роберт Миңнуллин татар халкы исеменнән сүз әйтте, төгәл итеп әйтте, күңелгә тынычлык иңде. Роберт Миңнуллин турында кем нәрсә язса да, кем нәрсә куйса да – ул уңышлы булачак. Мин сезне котлыйм! Роберт Миңнуллинны аңласак – яшәрбез!»