Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа Кенәрдән Айдар Һадиев һәлак: «Игезәге янына әнисе җирләнгән, болай буласын кем белә»

news_top_970_100
Яңа Кенәрдән Айдар Һадиев һәлак: «Игезәге янына әнисе җирләнгән, болай буласын кем белә»
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Арча районы Яңа Кенәр авылыннан махсус хәрби операциягә киткән Айдар Һадиев һәлак булган.

50 яшенә якынаеп килгән ир-ат контракт төзеп киткән булган.

Ул, контракт төзеп, апрель аенда киткән иде. Күпмедер хезмәт иткәннән соң, яраланып кайтты. Берәр айга кайтып торганнан соң, яңадан китте. Аннан соң хәбәре булмады. Бер айлап хәбәргә чыкмагач, кече улы ул контракт төзеп киткән җиргә, Казанга мөрәҗәгать итә. Анда ДНК тапшырып кайткан, әтисен танып була торган билгеләрне әйткән. Берәр атнадан улына хәбәр килә. Без улы сөйләгәннән генә беләбез. Җәсәден поезд белән кайтарачаклар, дип хәбәр иттеләр, әлегә башка бер хәбәр юк, кайтып җитмәгән әле, – дип сөйләде Айдар Һадиевнең бертуган энесенең кызы Айгөл ханым.

Мәрхүмнең әти-әниләре бакыйлыкка күчкән. Игезәге дә яшьли гүр иясе булган.

«Минем әти – аның абыйсы була, барысы 3 абыйсы һәм 1 апасы бар. Үзенең 2 улы калды. Игезәк сыңары яшьли үлде. Ул вакытта без кечкенә идек. Аны игезәк сыңары янына ук җирләп булмый, анда әби, ягъни әниләре җирләнгән. Болай буласын кем белгән бит. Авыл зиратына җирләрбез инде», – дип сөйләде ул.

Мәрхүмнең туганнары, якыннары, дусларының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 октябрь 2024
    Исемсез
    Авыр туфрагы жинел булсын инде мэрхумнын🤲
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100