Яңа Кәшер фермерлары ындыр табагы төзегән: 13 яшьлек онык та, 87 яшьлек бабай да эштә
Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән...» – дип язган Фәнис Яруллин. «Җиңелделәр» дип уйлаучылар булган очракта да, Әлмәтнең Яңа Кәшер авылында яшәүче Шаһалиевларны җиңүче дип атап була бу очракта. Сүзем былтыр ындыр табагыннан «куылган» фермерлар турында.
Менә-менә башаклар өлгерер дә, тиздән урып-җыюга керешербез дип йөргәндә, икмәгеңне саклар урыннан мәхрүм итсеннәр әле! Гарьләнеп үләрсең! Әйе, ышанычлары аяк астына салып тапталгач, булды аларның авыр көннәре. Яңа Кәшер игенчеләренең җиде ел буе кулланган амбар бинасыннан коры калуы турында узган елда «Интертат»та язып чыккан идек.
Илсөя Бәдретдинова «бар көчеңне җыеп торып бас» дип җырлый бит әле, менә алар да егылып ятмаган, тиз генә «торып басканнар да», нәтиҗәдә, быел икмәкләрен кертеп салырга яңа амбарлары да сафка баскан. Бүген алар горур тавыш белән республикабызның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең «Без булдырабыз!» дигән сүзләрен кабатлый. Былтыр көенеч булса, быел сөенечләре турында Әсхәт абый Шаһалиев «Интертат» белән уртаклашты.
Фото: © Шаһалиевларның шәхси архивыннан
Язын безгә ярдәм итмәгәннәрен күрәм бит инде, шуңа үзебезгә склад төзергә уйладык. Үзебезнең туганнар, балалар, оныклар һәм пайчылар берләшеп, шулай 36 метрга 12 метр зурлыкта склад төзелешенә тотындык. 11 май көнне беренче балчыкларын ташыдык. Эчен тигезләп, ком алып кайтып салдык, асфальт җәйдердек. Нинди генә авырлыклар килүгә карамастан, югалып калмадык, бирешмәдек, елап утырмадык, үзебезгә амбар салдык та кердек. Елаганнар елап утыра, дулаганнар дулап йөри, ә без әкрен генә эшлибез. Шаһалиевлар гаиләсе бер елда менә шундый уңышларга иреште, – дип сөйләде Әсхәт абый.
Аның сүзләренчә, 2018 елдан 2025 елга кадәр файдаланган 72 метрга 18 метрлы амбар күпкә зуррак булса да, монысы – үз көчләре белән төзелгәне бигрәк тә кадерле. Өч ай дәвамында барган төзелешкә ишле гаиләдә һәркайсының кулы тигән – 13 яшьлек оныкның да, 87 яшьлек бабайның да тире тамган. Бүген Шаһалиевларның яңа ындыр табагына басудан икмәк ташыган көннәре, кыскасы, чын урак өсте.
Фото: © Шаһалиевларның шәхси архивыннан
Олы малай Айдар К-700 белән сөрә, бәләкәй малай Азат комбайн белән солы суктыра. Олы малайның олы малае пресс белән солы саламын рулонга урый. Азатның бәләкәй малае машина белән әтисе суккан ашлыкны ташып тора. Ә мин, үз чиратымда, кайткан икмәкне чистартып, фракцияләргә аерып, кышкылыкка, пайчыларга бирергә әзерлим. 17 пайчыга (4се үзебезнең гаилә кешеләре) кайсыларына – арпа, кайсыларына – бодай, кайсыларына акчалата бирәм. Пайчылар белән шулай исәп-хисап ясыйм. Кемдер акчалата, кемдер икмәкләтә алып, мал-туар, кош-корт асрап, безгә рәхмәтле булырлар дип өмет итәбез.
Кәшердә бүгенге көндә 500 пайчының 100е генә пай җире өчен акча һәм икмәкләтә түләү ала. Без инвестор түгел, ләкин инвестор сыман эшлибез. Кемдер пай җирен эшкәртә, туганы, күршесенекен эшкәртүчеләр бар – барлыгы 400 гектар җир эшкәртәбез. Тагын 1-2 фермер бар. Кәшер авылының элеккеге 4,5 мең гектар җиренең 900 гектары гына эшкәртелә, ә калган пай җирләре буш ята, аларны беркем эшкәртми, инвестор килми. Менә шулай якынча 100-120ләп пайчының җире эшкәртелә, ә калганында чүп үсеп ятуы гарьләндерә, әлбәттә, – дип билгеләп узды Әсхәт Шаһалиев.
Фото: © Шаһалиевларның шәхси архивыннан
«Үзебезгә натураль продукция җитештереп ашыйбыз»
Беләсезме, аның һәр сүзеннән Җир-Ана хәзинәсенә баштанаяк бөтен гаиләләре белән бергә кереп чумуларыннан горурлыгы сизелеп тора. Буыннар чылбыры – карт бабай, бабай, малай, онык – һәммәсе басуда ашлык дөньясында.
18,17,13 яшьлек оныкларым басуда эшлиләр. 18 яшьлегенең правасы бар, озакламый 17 яшьлеге дә трактор йөртү хокукына имтиханнарын тапшырачак. Оныклар басуда теләп эшләгәч, без аларга сөенә-сөенә ярдәм итәбез. Бу – безнең аларны эшкә өйрәтү өчен алып барыла торган фермерлык хуҗалыгы. Шуның нәтиҗәсендә катык, ит, сөт җитештерәбез, гаиләбез, туганнарыбыз өчен, ә артыгын сатабыз. Бүген балаларым, 7 оныгым 100 процент сыйфатлы катык, сөт, ит ашыйлар. Әби 60-70шәр бройлер, каз алып үстерә. Гаилә тормышы менә шулай бара: бабайлар, малайлар, оныклар басуда иген җитештерә, әбиләр, кызлар сыер савалар, тавык, каз, үрдәк асрыйлар. Шулай итеп үзебезгә натураль продукция җитештереп ашыйбыз. Авылда бик күпләр шулай яши. Кәшердә 800гә якын хуҗалык, 30лап хуҗалык җир эшкәртеп, мал асрап, иген үстереп, сөт, ит сатып ит гомер итә, – дип сөйләде Әсхәт абый.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Безнең бабайлар безгә шундый амбарлар салып калдырган, дип сөенерлек булсын!»
Шаһалиевлар 30 гектар җирдә уртача 30 центнер уңыш чыгар дип фаразлый. Бүгенгә инде алар арпа, солы урганнар, алга таба бодай суктырырга ниятлиләр.
100 гектарның 70ен парга калдырдым, бер еллык пар дип атала ул, анда көздән уҗым чәчмим, яз көне чәчәм, Аллаһ боерса. Менә шулай пар җирен әзерләдек, печән чәчтек. 10 гектар арпа җыеп алдык, гектарыннан 30 центнер чыкты, солы җыеп алдык, ун гектардан ике гектар солы урып аласы калды. Анысының да уңышы 23-25 центнер чамасы. Ун гектар бодай аласы калды, 30-35 центнер чыгар дип өметләнәбез. 30 гектардан уртача 30 центнер чыкса, шат булабыз.
Әле менә биш бункер солы кайтты. Ике сәгать ярымда 8 бункерга якын ашлыкны чыгарып бетерәбез. Амбар үзебезнеке булгач, төнлә эшләсәк тә, берние юк. Авыл хуҗалыгында эш шулай гөрли.
Без шушы складны төзеп чыгуыбызга бик бәхетле, балалар, оныкларга калсын, «безнең бабайлар безгә шундый амбарлар салып калдырганнар» дип сөенерлек булсын, мул уңыш кайтсын! – дип планнары һәм шатлыгы белән бүлеште Әсхәт абый
Фото: © Шаһалиевларның шәхси архивыннан