Яңа Кәшер авылы фермерларының җан авазы: «Акырып еларлык хәлдә без бүген!»
Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы фермерлары бүген аптырашта – җыеп алачак уңышларын сакларга урыннары юк. Киләчәктә чәчүлек мәйданнарын, мал-туарны арттырырбыз, дип торган халык моңа кадәр булган уңайлыкларыннан мәхрүм калган. Эшлим, дип ыжгырып торган җир кешесенең күңеле сынып, яраткан эшеннән бизүенә гыйбрәтле бер мисалдыр бу.

Эш шунда ки: Яңа Кәшердә фермерлар файдаланган ашлык саклау амбарлары хәзер башка кулларга күчә. Ни өчен шундый вазгыять килеп туганын ачыкларга тырышып, без авыл халкы белән элемтәгә чыктык.
Авылдагы гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар – барысы бергәләп 900 гектарга якын җир эшкәртә. Мөгезле вак һәм эре терлек, атлар асрыйлар. Соңгы 7 елда авылның 5 фермеры шушы амбарларны кулланган, үз эшеннән чигенгән инвестор белән килешеп, амбар корылмаларында бөртекле культураларын, техникасын саклаган, берникадәр төзекләндерү дә үткәргәннәр. Тик инвестор эшен туктаткач, объектлар муниципалитет балансына күчкән була. Хәзер фермерларның быелгы уңышны сакларга урыннары юк.
Әлмәтнең «Луч» телекомпаниясе төшергән сюжеттан аңлашылганча, инвестор киткәч, халык хафага төшә, администрация вәкилләре белән җыелыш оештыра. 1 ел буе җавап көтәләр. Быел 11 июльдә Әлмәтнең Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге комитетының корылмаларны сатуга куюын беләләр. Аукционда минималь ставка 532 мең сум була, анда катнашу өчен 53 мең сум түләргә туры килә. Халык бу сумманы күтәрә алмый. Әгәр җир участогын сату яки аренда буенча сәүдәләшүгә 1 генә гариза бирелсә, һәм гариза бирүче катнашучы булып танылса, аукцион узмаган булып санала. Шул рәвешле, бердәнбер катнашучы участокны сатып алу яки арендалау шартнамәсен аукционның башлангыч бәясеннән төзүгә хокуклы. Бу очракта аукционда катнашучы бердәнбер булган һәм аның белән килешү төзелгән.
Яңа Кәшер авылында яшәүчеләрнең җан авазын аңларга була: алар бит авыл хуҗалыгы үсешен кайгыртып, эш урыннары булдырып, балалары, оныклары өчен игенчелекне мирас итеп калдырырга тели. Әнә бит Шәүкәт хәзрәт тә: «Эш булмаса, кеше авылдан китә. Аллаһы Тәгалә безгә шушы җирдә эшләүне амәнәт итеп биргән, торган җиребезне сакларга тиешбез», – дип сөйли. Тик хәзерге вакытта Яңа Кәшер фермерлары эш күләмнәрен арттыру уеннан кире кайтырга мәҗбүр, чөнки аларның амбар корылмаларын авыл советы балансына яки кече фермер хуҗалыклары вәкаләтләренә күчерү турындагы гозерләренә колак салмаганнар. Югыйсә, алар биналарны ремонтларга, мал санын да, җир гектарларын да арттырырга әзер булуларын әйтә.

Фото: ©
«Без ул аукционга каршы булуыбыз турында кая гына мөрәҗәгать калдырмадык, ярдәм сорадык, тик җавап килмәде»
Азат Шаһалиев «Интертат»ка сөйләгәнчә, авылның ашлык саклау корылмалары язмышын хәл итү мәсьәләсен халык белән уртага салып сөйләшүне кирәк дип тапмаганнар.
Болар – безнең элек, колхоз вакытында, 60 нчы елларда төзелгән, әби-бабайларыбыз шунда эшләгән корылмалар. Хәзер аларның түбәләре җимерек хәлдә диярлек. Шуларны аукцион аша бездән тартып алырга җыеналар. Аукцион узды инде. Алга таба нәрсә булыр… Кайларга гына мөрәҗәгать итмәдек – прокуратурага да, башкарма комитетка да бардык, юрист та яллаган идек – безгә беркем җылы сүз әйтми.
Безгә кадәр күрше авылдагы инвестор, фермер Вагыйз Заһидуллин шушы амбарларны кулланды да, аннары безгә файдаланырга рөхсәт бирде, бернинди аренда түләмәдек, 7 ел кулландык. Ә шушы 1 ел эчендә безгә каршы эшләп куйдылар: амбарларны «бесхозный» итеп күрсәткәннәр дә аукционга куйганнар. Авыл халкы моны алдан белмәде. 4 суд булган, һәр амбар буенча аерым-аерым суд карары чыккан. Авыл советын да, безне дә чакырмаганнар. Без ул аукционга каршы булуыбыз турында кая гына мөрәҗәгать калдырмадык, ярдәм сорадык, тик җавап килмәде. 18 июльдә прокуратурага гариза яздык. «Безгә ул корылмаларны кире кайтарсалар, түбәләрен ябып, ныгытып, мини-фермерларның бөтен икмәкләрен шунда саклар идек», – дип ялвардык.
Бездә быел эшен башлап кына җибәргән мини-фермалар, шәхси хуҗалыклар бар: кайсы – ат, кайсы сарык асрый. Без аларга икмәк, печән белән булышабыз. Бүген мин 200 рулон печән әзерләдем, 100 гектар басуны суктырып аласым бар. 70 гектары – арпа, 30 гектары – бодай. Авылдагы башка фермерларны исәпләгәндә, бүген 600 гектарга хәтле икмәк суктырасыбыз бар. Безнең уҗым культуралары да, күпьеллык культуралар да бар. Ул икмәкләрне куярга урын юк безнең. Акырып еларлык хәлдә без бүген! Әгәр шул амбарларга салабыз икән, теге кеше килер дә, «бу – минеке» дип, кәгазен күрсәтсә, без бу икмәкләрне чыгарып түгәргә тиеш булабызмы?! – дип ачынып сөйләде Азат.
«Аяныч хәлгә калдык, безне беркем якламый»
Җан сыкравы белән Әсхәт абый Шаһалиев та уртаклашты. Аның сүзләренчә, чәчүлек мәйданнарын арттырган очракта, район башкарма комитеты авыл фермерларын уңайлыклар булачагына ышандырган булган.
Безгә: «Егетләр, никадәр мәйданнарны арттырасыз, без сезне закон нигезендә ындыр биналары белән тәэмин итәбез», – диделәр. 50 гектардан күпкә арттырып чәчтек. Ышандык.
Нәтиҗәдә, 1 ел эчендә «бесхозный»га әйләндереп, безгә каршы җавап килде: «23 июльдә сату игълан ителә» дигән карарны күрдек. Законлы нигездә дип, корылмаларны аукционга куйганнар. Тегендә-монда йөгерәбез… Кая гына язмадык – җавап булмады. Хәзер менә Газизов, Садриев, Шаһалиев, Шәвәлиев, Вәлиев кебек фермерларның икмәген куярга урыны юк. Аяныч хәлгә калдык, безне беркем якламый. Юристларга әйткән идек: «Суд карарлары чыккан бит инде, аларны гамәлдән чыгарып булмый», – диләр. Димәк, ата-бабадан калган мөлкәткә бернинди хокукыбыз юк.
Безне өметләнеп торган складыбыздан куып чыгаралар икән, икмәкне исраф итәргә җыеналар, дигән сүз. Минем 80 гектар җирдән 30 гына центнер икмәк чыкса да, 2400 центнер икмәкне кая салырга тиеш мин?! Миңа ышанып көтеп торган пайчыларым да бар бит. «Үземә алган йөкләмәне ташламам, сезгә акчаны җибәрәм», – дидем. Иң гарьләндергәне – түрәләрнең безне ишетергә теләмәве. Кая барып бәрелергә дә белмибез. Халыкның ышанычын салып таптадалыр, еларлык хәлләр… – дип көрсенеп куйды Әсхәт абый.
«Алар ындыр корылмаларын бушлай бирүне теләде, ләкин башкарма комитет алай бирә алмый»
Әлмәт районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиевка бу проблемага ачыклык кертүне сорап шалтыраткач та: «Бу – проблема түгел инде, хәер, кем өчендер проблемадыр, бәлки», – диде. Ул «Интертат»ка әйтүенчә, аукционда откан эшмәкәр Наил Рафиков Яңа Кәшер фермерларына үз ашлыгын урнаштырыр өчен 1 склад бинасын бирергә әзер.
Үз вакытында бөлгенлеккә төшкән хуҗалык иде ул, ашлык саклау корылмалары хуҗасыз санала иде. Муниципалитет «бесхозный» дип игълан итте, аннары суд аркылы милек итеп рәсмиләштереп, арендага сәүдәләшүгә куйды. Барысы да закон нигезендә, хокук бозулар юк анда. Рафиков теләк белдерде, ул бердәнбер кеше булды, авыл халкына да аукционда катнашырга тәкъдим ителде, алар ризалашмады. Шикаять бирүчеләр дә фермер хуҗалыклары түгел, алар – шәхси ярдәмче хуҗалыклар: барысы унлап кеше. Алар ындыр корылмалары бушлай бирелүен теләде, ләкин башкарма комитет алай бирә алмый. Гомер буе бушлай кулланып булмый бит инде.
Сату эше узды, беркетмәсе бар, аренда килешүе кулында. Хәзер килештеләр инде: Рафиков авыл халкына, үз ашлыгын урнаштырыр өчен, 1 склад бинасын бирергә тәкъдим иткән.
Без 1 августта амбар корылмаларын кабул итү-тапшыру өчен барабыз. Хуҗалык җитәкчеләрен дә чакырабыз, чөнки хәзер шунда печәннәре бар, – дип сөйләде Фәнис Шәрәфиев.
Аның сүзләренчә, амбар корылмалары хәзерге вакытта төзәтүгә дә мохтаҗ.
Ремонт эшләре кирәк. Каядыр түбәне төзәтәсе... Алар бушлай кулланып, моңарчы бер кадак каккан кешеләр түгел, гәрчә үзләре «ремонтладык» дисәләр дә. Анда беркем ремонт ясамады, – ди идарә башлыгы.

«Ни өчен безнең территориягә чит фермер килергә тели? Өйдән куып чыгару кебек бит бу!»
Фәнис Шәрәфиев шулай дисә дә, Әсхәт абый безгә киресен сөйләде. «Өченче ел давыл түбәсен кубарып аткач, үз көчебез белән калай ябып төзәттек. Теләсә нинди бинаның яраклык срогы бар. 2018 елдан бирле без булдыра алганча ямадык, төзәттек», – диде.
Яңа Кәшер хезмәтчәннәре амбар корылмалары бүгенге таушалган хәлдә аукционга куелуына да гарьләнә.
Без бушка алырга теләмәдек, тик түбәсез биналарга каян шундый хаклар алып куйдылар икән?! 60 нчы елларда төзелгән складлар хәрабә хәлендә, түбәләре юк. Түбәсез өйне, тәгәрмәчсез машинаны арендага биреп буламы?! Әгәр ул складларны авыл советы балансына бирсәләр, бәясе дә тиешле булыр иде. Без бишкуллап түләргә риза бит.
Ни өчен безнең территориягә чит фермер килергә тели? Өйдән куып чыгару кебек бит бу. Күмәк хуҗалыкныкы булган мөлкәтне тартып алып, «бесхозный» дип рәсмиләштереп, Яңа Кәшер халкын төп башына утырттылар. Без бит – яңа аякка басып килүче кечкенә фермер хуҗалыклары, һәм шундый авыр хәлгә калдык, чөнки башбаштаклыкка юл куелды. Безне «җиңелде» дип чутласыннар. Без җирләрне ташлыйбыз, икмәкләрен җыеп биреп, пайчылар алдында бурычларны үтибез дә кыскартабыз. Ә бер склад кына безгә ничек җитсен?! Гомер булмаганча икмәк уңышы чыкты бит быел.
Хәзер ышаныч Аллаһы Тәгаләгә генә. Безгә ярдәм итәргә теләгән беркем юк, – дип өзгәләнеп сөйләде Әсхәт абый.
Мул уңышка сөенеп, бәрәкәтен, игелеген күрербез дип торганда, авыл халкының шундый хафага төшүе, билгеле, күңелне тырный. Игенчеләрнең, терлек тотучыларның тир түгеп көн күрүен, авыл тормышы өчен янып-көеп яшәвен игътибарга алып, аларның хәлен җиңеләйтү өчен хет бер чара табылыр, дип өметләник. Авыл хуҗалыгын үстерү мөһимлеге турында сөйләп, шул ук вакытта үзебезнең җир кешеләренә аяк чалу – башка сыймаслык хәлләр күк...