Һаман шул бер Камал театры... «Язгы Печән базары»н уздыру урыны билгеле булды
«Интертат» Яңа Камал театры бинасында «Язгы печән базары»ның ничек узачагы турында яза.

26 апрель көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында (Һади Такташ урамы, 74 нче йорт) «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында беренче тапкыр «Язгы Печән базары» оештырылачак. Бәйрәмнең гала-концерты Камал театрының яңа бинасының Кабан күле буендагы мәйданында, ә сату рәтләре бинаның эчендә – фойеда урын алачак.
Моңа кадәр маркетның бина эчендә уздырылганы булмады, ул һәрвакыт ачык һавада уза иде.
Традиция буенча «Печән базары» җәй көне – августта Кабан күле буенда уза иде. Фестиваль 2013 елдан бирле үткәрелә. Анда милли стильдә эшләүче дизайнерлар, эшмәкәрләр катнаша. Дизайн-маркетта милли кием, бизәнү әйберләре, савыт-саба, уенчыклар, чәй һәм башка милли тематикага караган әйберләр сатып алырга мөмкин. Быел беренче тапкыр дизайн-маркетны яз көне үк оештыралар.
Җәй көне «Печән базары» аерым форматта, тулаем фестиваль буларак узачак. Оештыручылар аны быел җәй дәвамында хәтта 2 тапкыр уздырырга планлаштыра.
- Былтыр «Мин татарча сөйләшәм» акциясе Казан кирмәне территориясендә узган иде. Анда шулай ук ярминкә оештырылды. Аңа «Ташаяк ярминкәсе» дигән исем бирелгән иде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Печән базары»ның апрель аенда узуы табигый»
Бөтендөнья яшьләр форумы рәисе Райнур Хәсәнов «Интертатка» быелгы маркетның үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул, «Печән базары»ның апрель аенда узуы табигый, ди.
Безнең иң беренче «Печән базары» 2013 елның апрель аенда «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» тарафыннан уздырылган иде. Ул вакытта чара тулаем Тукайга багышланды. Соңрак, кешеләргә җылырак һәм уңайлырак булсын өчен, ул җәйге вакытка күчерелде. Шуңа күрә, «Печән базары»ның апрель аенда узуы табигый.
Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең гала-концерты яңа Камал театры янында уза, ул 16:00дә башлана. Шуңа күрә быел «Язгы Печән базары» әлеге концерт кысаларында, аерым бер мәйданчык буларак үткәреләчәк. Ул 15:00дә башлана. Узган ел да 26 апрель көнне Казан Кирмәнендә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында ярминкә узган иде. Быел без аны «Язгы Печән базары» дип атарга булдык.

Фото: © «Татар-информ», архив
«Маркетны театрда уздыру дөрес түгел, дигән фикер белән килешмим»
Әлеге хәбәр киң җәмәгатьчелеккә чыккач, оештыручыларга «театрда базар уздыру дөрес түгел» дип дәгъва белдерүчеләр дә булган. Бөтендөнья яшьләр форумы рәисе әлеге сүзләргә үз фикерен белдерде. Аның сүзләренчә, театр халык өчен төрле форматларда ачык булырга тиеш.
Маркетны театрда уздыру дөрес түгел, дигән фикер белән килешмим. Без театрдан базар ясамыйбыз, чөнки безнең маркетта катнашучыларның продукциясе тулысынча милли һәм заманча стильгә туры килә. Яңартылган театр үзе дә нәкъ шул стильдә. Театр – ул халык өчен ачык булырга тиеш. Кешеләр театрга килеп, татар халкының мәдәнияте белән төрле яктан таныша алсын өчен мөмкинлекләр булу мөһим. Мондый маркетлар сату урыны гына түгел, ә мәдәни аралашу, милли брендларны таныту, иҗади кешеләрне күрсәтү мәйданы да.
Фото: © «Татар-информ», архив
- Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясе беренче тапкыр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы (Һади Такташ урамы, 74 нче йорт) янында оештырыла. Бәйрәм концерты 16.00 сәгатьтә башлана. «Язгы Печән базары» 15:00 сәгатьтә эшли башлый.
Быел тагын бер традицион чара – Шигырь бәйрәме дә Камал театры алдындагы мәйданга күчерелә. Шулай итеп, Тукай көнендә уза торган традицион урам чараларының барысы да яңа театр тирәсендә тупланачак.