Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

65 елдан соң күчеш. Шигырь бәйрәменең урынын күчерү турында татар зыялылары ни дия?

news_top_970_100
65 елдан соң күчеш. Шигырь бәйрәменең урынын күчерү турында татар зыялылары ни дия?
фото: "Татар-информ"/архив

Казанда традицион Шигырь бәйрәме Тукай һәйкәле янында үткәрелмәячәк. Ул быел яңа урында узачак – Камал театрының яңа бинасының Кабан күле буендагы мәйданына күчә. Бөтенләйгәме, вакытлычамы – билгесез.

Искәрмә: 26 апрель Габдулла Тукайның туган көнендә үткәрелүче әлеге бәйрәм узган гасырның 60 нчы елларыннан ук Тукай һәйкәле янында үтә иде. «Интертат» аның тарихын да язган иде.

Быел исә бәйрәмнең күчүе билгеле булды, һәм ул очраклы рәвештә генә ачыкланды. Бу күчеш турында рәсми мәгълүмат булмады. Бары тик Татарстан Язучылар берлеге идарәсе утырышында анда катнашучыларга хәбәр ителде һәм безнең хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтованың Берлек рәисе Ркаил Зәйдулла рөхсәте белән шушы идарә утырышында катнашуы аркасында, мәгълүмат дөньяга чыкты.

Хәбәрне утырышта катнашкан шагыйрә Дания Нәгыйм җиткерде: «Шигырь бәйрәменең урыны үзгәрә. Ул Тукай һәйкәле янында булмаячак – Камал театрының яңа бинасы янында булачак, дип әйттеләр безгә. Без ул урынны карап кайттык. Яшьләр форумы анда «Мин татарча сөйләшәм»не үткәрәчәк. Әзерлек эшләре башланды».

Хәбәр ишетелүгә, язучылар арасында «Халыкның башын бутау», «Тукай һәйкәлен кисәк кенә калдырып китәбезме?», «Ул яңа урынга ничек баралар икән соң?» дигән сүзләр яңгырады.

Ркаил Зәйдулла язучыларны тынычландырырга ашыкты: «Әле, егетләр, яңадан шунда кайтуыбыз да мөмкин. Бу театр бинасы быел ачылгач, шунда үткәрәселәре килә. Әйттем инде җыелышта: «Кырлайга да күчермәкче идегез, барыбер, урынына кайтты», – дидем. Үткәреп карыйк инде монда. Җыелып, Тукай һәйкәленә чәчәкләр куеп кайтырбыз – теләгән кеше Берлек янына килсен».

Хәбәр массакүләм мәгълүмат чаралары аша таралгач, җәмәгатьчелек аны башта үле тынлык белән каршы алды. Берничә көннән татар зыялыларының фикерләре күренә башлады. Шигырь бәйрәменең яңа урынына риза булмыйча, әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе Миләүшә Хәбетдинова социаль челтәрләрдә ачык хат бастырды.

Хаттан кайбер өзекләрен тәрҗемәдә бирәбез: «Бәйрәмне күчерү – татар халкының тарихи хәтеренә хөрмәтсезлек күрсәтү. Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры янында Александр Пушкин һәм Габдулла Тукай хөрмәтенә ике Шигырь бәйрәме уздырыла. Бу – Татарстанда яшәүче халыклар дуслыгы символы, Татарстанда ике дәүләт теле статусын тану билгесе. Бәйрәмне яңа урынга күчерү – татарларны шәһәр үзәгеннән «кууга» тиң. Бу тарихи ялгыштан саклагыз безне!» – дип яза Миләүшә Хабетдинова.

Социаль челтәрләрдә журналист, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәмис Латыйпов фикере дә чыкты: «...Бу бит – милләт бәйрәме. Бит бит – дәүләтчелек, милли символларның берсе, шуны да аңларлык кеше юкмыни министрлыкта (Татарстан мәдәният министрлыгы турында сүз бара. – ред.)? Әллә аңлый торып махсус эшлиләрме? Татарны үзәктән – Ирек мәйданыннан куып чыгарумы максат? Ничек инде шигырь бәйрәме шигърияткә бернинди катнашы булмаган авангард бина һәм хрущевкалар янында узарга тиеш соң ул?.. Төзеделәр бина, шуның «эшләп киткәнен» күрсәтеп, күзгә төтен җибәрергә кирәк...»

«Интертат» хәбәрчесе татар зыялыларының фикерләрен сорашты.

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның 2021 елда әйткән һәм бүген дә үзгәрмәгән фикере болай: «Мин берничә ел инде «шигырь бәйрәмен башка урынга күчерергә кирәктер» дигән фикердә яшим. Аның өчен Казанда махсус мәйдан булдырырга кирәк. Университеттан Ленин бакчасына баскыч төшә бит – шунда Шигырь мәйданы ясау тәкъдиме белән чыккан идем. Анда Пушкин бәйрәме үткәргәндә Пушкин банерын куясың, Тукай бәйрәмен үткәргәндә – Тукайны. Халыкка бөек шәхесләрнең исемен сеңдерү өчен бәйрәм кирәк, ә урын юк». Ренат әфәнде хәзер дә «Шигырь бәйрәме өчен Ленин бакчасы – иң уңайлы урын» дигән фикердә.

Җәмәгать эшлеклесе Сүрия Усманова: «Камал театрының яңа бинасы ачылды, һәм халыкны аңа тартырга, кызыксындырырга кирәк. Үзегез дә яхшы беләсез: якутлар, театр һәм кино сәнгатен аякка бастырып, сәнгать аша телләрен саклап кала алдылар. Мин бу мәсьәләгә телне саклап калу күзлегеннән карыйм. Мин бу эшне Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең ни өчен эшләвен дә аңлыйм. Алар аны театрга һәм Илгиз Зәйниевка ярдәм йөзеннән оештыралар. Алар җәмәгатьчелекнең бу фикергә каршы икәнен дә, тәнкыйтьнең күп булачагын да белеп торалар. Тәнкыйтьләүчеләрнең дә сүзләре урынлы, каршы килеп булмый.

Ярдәм итик театрыбызга, үз театрыбыз бит ул! Ул урамның нинди урам булуын әйтеп торудан хәзер файда юк. Без хәзер ул бинаны башка урынга күчерә алмыйбыз. Безнең бурычыбыз – халыкны яңа бинага, театрга тарту.

Бездә мондый вазгыять туганда бер нәрсә җитешми – җәмәгатьчелек белән фикерләшү юк. Бездә бит үз фикерен әйтердәй кешеләр артык күп түгел. Иҗтимагый палата шундый кешеләрне җыеп, мәсьәләне уртага салып киңәшләшми. Ә бит ул – шундый киңәшләшә торган урын. Аларның татар халкының мәдәниятенә беркайчан да йөз белән борылганнары юк. Алдан җыелып сөйләшсәк, хәзер көчебезне, энергияне юкка сарыф итмәс идек. Безгә хәзер халыкны яңа бина янына тартырга тырышырга кирәк».

Галим, Шәриф Камал музее директоры Айдар Шәйхин: «Казанда якынча 600 меңләп татар кешесе яши, алар арасыннан Җәлил театры янындагы бәйрәмгә дә, Камал театры эчендә-тышында буласы чараларга да җитәрлек кеше җыеп булыр иде, дип уйлыйм.

Шигырь бәйрәме – Язучылар берлеге һәм Мәдәният министрлыгының еллык календарендә иң мөһим чараларның берсе. Әйе, ул – яңартуларга мохтаҗ булган вакыйга, әмма бу яңарту урын алыштыру хисабына гына башкарылырга тиеш түгелдер дип саныйм.

Яңа Камал бинасында милли-мәдәни тормыш котырып кайнап торырга тиеш, чөнки ул урынга үз чарасы белән килеп утырырга теләүчеләр буа буырлык, безгә пассив булырга һәм, горурлыкка бирелеп, ул киңлектән баш тартырга һич ярамый. Ләкин 60 елдан артык тарихы булган брендтан ваз кичү дә дөрес түгел. 26 апрельдә Җәлил театры янында да, яңа Камалда да бәйрәмнәр булсын. Теләк-максат булган очракта, министрлык, берлек, театрлар башкарып чыкмастай эш түгел бит инде».

Шагыйрь Рәмис Аймәт: «Хәтерләсәгез, 2021 елда әлеге мәсьәлә уңаеннан бәхәсләр булып алган иде. Нәтиҗәдә, җәмәгатьчелек фикере җиңеп чыгып, Шигърият бәйрәме үз урынына кайтарылган иде. Һәм, 4 елдан соң, кабат шушы ук хәл. Заманында Шигърият бәйрәме, опера театры янындагы Тукай һәйкәле янында узганнан соң, Камал театры каршындагы мәйданда «Туган тел» бәйрәме буларак, башкарак форматта, төнгә кадәр дәвам итә иде. Алар, ничектер, бер-берләрен тулыландыралар һәм баеталар кебек иде. Театрның элеккеге директоры Шамил Закиров дөньядан китү белән, ул үткәрелми башлады. Бер яктан, әлеге бәйрәмне оештыручыларны аңларга да тырышам кебек. Аларның Камал театрының яңа бинасы мәйданын да җанландырасылары килә торгандыр. Ләкин мондый эшләр, гомер буе сакланып килгән традицияне бер көн эчендә җимереп ташлап кына эшләнми бит. Ашыкмыйк. Каш ясыйм дип, күз чыгаруыбыз бар. Яңа Камал театры мәйданын татар үзәгенә әйләндерергә телибез икән, анда акрын-акрын кече форматтагы чаралар үткәрә башлап, халыкның игътибарын җәлеп итәргә, берничә ел аларны яңа урынга күнектерергә кирәк. Мондый чараларның нинди форматта һәм нинди эчтәлектә булырга тиешлекләрен дә ныклап уйлау мәслихәт. Соң уйлап карагыз: аның өчен хәтта зур чыгымнарга махсус сәхнәләр төзеп, ниндидер декорацияләр дә корып торасы юк. Иң төп декорация – Тукай һәйкәле үзе. Язучылар берлегенең яңа сайланган беренче идарә утырышында бу хакта сүз булган икән, нишләп идарә әгъзалары үзләренең фикерләрен җиткермәгәннәрдер, шуңа аптырыйм. Язучылар берлеге дигән дәүләт оешмасы була торып, шундый мөһим мәсьәләләрне хәл итүне җәмәгатьчелек өстенә аударып калдыру? Гаҗә-ә-п!!!»

Түбән Кама татар дәүләт театры артисты, Татарстаның атказанган артисты Юрий Павлов: «Без һәрвакыт «элеккедән килгән гадәт буенча гына булсын» дип күрергә өйрәнгән. Үзгәрсен, төрле җиргә таралсын, тегендә дә булсын, монда да булсын, кире дә кайтсын. Монда бернинди проблема юк дип уйлыйм».

Җәмәгать эшлеклесе Тәбрис Яруллин: «Шигърият бәйрәмендә минем күптән катнашканым юк. Чөнки «Мин татарча сөйләшәм»не оештырып, 10 ел дәвамында мин аны 5-10 минут карап кына узып китә идем. Камал театры янына күчә икән – оештыручыларның үз планнары бардыр, үзләренчә шулай уйлаганнардыр. Ләкин «Мин татарча сөйләшәм» буенча да күрәбез, ул Бауманнан киткәч, анда татарча узучы башка чаралар юк. Әгәр дә Шигырь бәйрәме Тукай һәйкәле янын калдырып китә икән, димәк, Ирек мәйданы да татарча чаралардан мәхрүм калачак. Бу, әлбәттә, ничектер борчый, чөнки бөтен татар чараларын да бер урында уздырылуны хәерле дип санамыйм. Татарлар бөтен җирдә яши, һәрбер татар чарасының үз эчтәлеге, мәгънәсе бар, алар төрле аудиториягә, төрле катламга эшлиләр –шунысы белән әйбәт».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100