news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рәфис Атаказның ачуы килгән: «Җырласын инде Казаннан да бер татар «Новая волна»да»

news_top
Рәфис Атаказның ачуы килгән: «Җырласын инде Казаннан да бер татар «Новая волна»да»
Фото: "Татар-информ" архивы

Популяр татар блогеры Рәфис Атаказ «Новая волна» музыкаль фестивалендә татарларны җырлатмаулары турында тәнкыйди фикерен белдерә.

«Сәлам, бу тагын мин әле. Казанда шушы көннәрдә халыкара «Яңа дулкын» фестивале узды. Бик купшы узды, дип карап утырдым. Анда инде кемнәр генә юк, кемнәр генә килмәгән. Бөтен Россиянең шоу-бизнесы, яшь талантлар.

Казан 4 көн «Яңа дулкын»ны каршы алып, йоклатып, ашатып-эчертеп, күпме халыкны каршы алып, мәхшәр булды. Әмма шулар арасына бер генә татар җырчысын кертсәләр дә, бик кызык булыр иде. Казанга хәтле килгәч, күңелләре булсын бу татарларның, дип, бер генә татарча җырлый белә торган кешене куйсалар ни була иде. Шуңа ачуым килде әле! Керт инде, җырласын инде Казаннан да бер кеше, бер татар «Новая волна»да. Күңелең булыр иде… Юк инде, юк. Булмый инде булмагач, атаң колхоз председателе булмагач», – дип кәнәгатьсезлек белдерә блогер.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 27 август 2025
    Исемсез
    Юлъяхшинны якын китермәгәннәрдер. Ярар, ул Өфе кешесе, Казаннан бер кеше керсө булмый мени? Филүс Каһиров любой телдә җырлап, бөтенесенө мат куя ала иде. Фәрит Мөхәммәтшин белми калгандыр, ул моңа юл куймас иде.
  • 25 август 2025
    Исемсез
    Киләсе елга Элвин Грей катнашып карар. Тагын берничә ел безнең шәһәрдә булыр әле бу конкурс. Менә шуннан файдаланып калырга кирәк Элвинга. Башка кандидатура юк.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар