Яман шештән вафат Нәркәс Юмагузина турында: «Хәлен белергә килгәч, кызын сөеп туя алмады»
Бу көннәрдә Башкортстанның мәдәни дөньясы зур югалту кичерә. Нибары 39 яшендә Салават дәүләт башкорт драмтеатрының талантлы актрисасы Нәркәс Юмагузина вафат булган. «Интертат» мәрхүмәнең якыннары һәм сәхнәдәшләре белән сөйләште.
Узган ел ахырында Нәркәс Юмагузина башы авыртып, табибларга мөрәҗәгать итә. Тикшеренүләр аның башында яман шеш авыруы булуын күрсәтә. Актриса башта Салават шәһәрендәге хастаханәдә, кабат Уфадагы Куватов исемендәге республика хастаханәсендә дәвалану узган, бер-бер артлы 2 операция кичергән. Тик, ни кызганыч, актрисаны коткарып калу мөмкин булмый. Ул 7 гыйнвар көнне тормыш иптәшен – тол, 14 һәм 12 яшьлек кызларын әнисез калдырып, мәңгелеккә күзләрен йома.
Нәркәс Юмагузинаны туган ягы – Башкортстанның Баймак районы Колчура авылына җирләгәннәр.
«Кызым бөтен яклап бәхетле булды»
Нәркәснең әнисе Фәнүзә ханым Чыңгызова баласының тормышындагы һәр мизгелне йөрәге аша үткәреп, барысын да күз алдына китереп сөйләде. Әнә Нәркәсе артистлыкка укырга кереп кайткан да, сөенеп, күбәләктәй бөтерелә, менә театр сәхнәсендә җырлы образларын уйный, менә ап-ак күлмәген киеп, туй көнен бәйрәм итә…
Нәркәс кечкенә чагында, артист булам, дип әйтмәде, балачагыннан ук, табиб булам, дип хыялланып үсте. Мин дә «бер кызым табиб булачак» дип сөенеп тик йөрим. Укып бетергән елында газетадан «артистлар төркеменә студентлар җыялар» дигән белдерү укыган да: «Барып кына карыйм әле мин дә», – ди. «Соң, табиб булам, дисең бит, кызым», – дим. «Кабат табиблыкка да барырмын, әсәй», – диде.
Без ирем белән беркайчан да балаларның теләкләренә каршы килә торган ата-ана булмадык. «Ярар», – дидек Нәркәскә, тик үзебез, «конкурс зур булгач, үтә алмас» дип уйлыйбыз инде. Укырга керергә килгән 90 кешенең 14ен генә кабул иткәннәр, шуларның берсе – Нәркәс. Шулай итеп сәнгать юлына кереп китте ул бала. Олы кызыбыз Дилбәр дә сәнгать өлкәсен сайлады – киявебез белән Баймак мәдәният йортында эшли. Төпчек улыбыз гына әтисе белән минем юлны сайлап, укытучы булып китте.
Нәркәс үзенең гомерлек ярын да театрда тапты. Мирас белән туй иткәндә: «Бигрәк еракка озатып каласың инде, Фәнүзә апай, кызыңны, үзең еламыйсың да», – диләр миңа. «Нишләп елыйм, Мирас белән китте бит ул, аның белән киткәч, мин куанам гына», – дип озатып калдым. Бергә укыдылар, бер театрда эшләделәр, киявебез Нәркәскә карата да, безгә дә бик әйбәт булды. Алма кебек 2 бала тәрбияләп үстерделәр. Тик менә Нәркәсебез генә әрәм булып куйды….
Кызым бөтен яклап бәхетле булды. Фатирлары да тиз алынды, тормышларын да матур итеп алып бардылар. Яраткан, күңеленә якын эш белән шөгыльләнде. Спектакльләрдә Мирас белән искиткеч итеп уйныйлар иде. Соңгы спектакльләрен Салаватка барып карадым. «Ынйыкай һәм Юлдыкай»да елатып бетерделәр. Андагы бөтен җыр Нәркәснеке. Ахырдан кияүгә: «Тавышы бигрәк матур, нигә берничә җырын яздырмыйсыз, Нәркәснең?» – дип тә әйттем әле. «Нәркәс «мин спектакльләрдә генә җырлыйм» дип әйтә шул», – диде. Ләкин кияүнең телефонында кызымның җырлары бик күп сакланган.
«Уймак кыз» спектаклендә дә икесенә дә сокланып карап утырдым. И, матур гына итеп киенеп алганнар. Һәркемгә шулай үз баласы матурдыр инде ул, ләкин аларның образлары аеруча әкияти тоелды миңа ул көнне.
Фәнүзә апа, Нәркәснең диагнозы шундый җитди булуын белдегезме?
Авырып йөрүен генә белдек. Хәзер әтиләре белән дә сөйләшеп утырабыз – бер дә уйламадык бит мондый хәл булыр, дип. Әле кайчан гына сәхнәдә уйнап йөрде бит. Үтәр, авыртуы басылыр, дип уйлагандыр инде… Элегрәк минем үземнең дә, укытканда, бертуктамый башым авырта иде. Кияүгә чыккач – үтте. Нәркәснеке дә шулай үтәр, дип йөрдек. Соңгы вакытта нык авырткандыр, ләкин ул аны безгә белдермәде. Салаватта хастаханәдә ятканда хәле әйбәт кенә иде әле. Кабат көче кимегәннән-кими барды. Декабрьдә Уфада операция ясадылар. Икенче операциясе шушы арада булды.
Бервакытта да утырып тора белмәде, ятып ял итеп алмады. Аптырый идем мин аңа. Ялга кайтканда да тәрәзә пәрдәләренә, урын-җирләргә кадәр юып, бөтен җирләрне җыештырып китә иде. Гади, эшкә батыр, тәвәккәл булды. Әсәй буларак та балаларын сөеп кенә үстерде. Спектакльләрендә уйнарга да, өендә хуҗабикә булырга да өлгерде. Алар гастрольләргә киткәндә, берничә мәртәбә балалар янына килеп торганым булды. Моның өендәге пөхтәлекне боза күрмим тагын, дип борчылып утыра торган идем. Бәләкәй генә аш бүлмәсе, анда да бөтен нәрсә үз урынында, яңа җыештырып чыккандай идеаль тәртип. Нәркәс өчен бөтен дөнья матур, чиста булырга тиеш, алай-болай яткан әйберне дә яратмый иде. Кодагыем да: «Нәркәс бер урында утырып тора белми бит ул. Ничекләр өлгерә», – дип аптырап әйтә иде. Тынгысыз булды инде, бер уйлап карасаң.
Баймак белән Салават арасы якын түгел. Киявегез янәшәсендә балаларны карашырлык, ярдәм итәрлек кешеләр бармы, Фәнүзә апа?
Кияүнең әти-әнисе – кода-кодагыйларым якын гына – Мәләвездә торалар. Инде хәзер шуңа куанам… Алар балаларга һәрвакыт ярдәм итеп тордылар. Икесе дә – искитмәле яхшы кешеләр. Безгә кунакка килгәндә дә, каршы чыгып: «Мин Мирас белән Нәркәскә кадәр үк кодам белән кодагыемны күрәм», – дип әйтә торган идем. Балаларны бик яраталар. Оныклар да алар дип үлеп тора. Ул яктан алар өчен күңелем тыныч. Нәркәсем генә әрәм булды...
Каршыма 2 кызымның да фотосын куеп, көннәр-төннәр буе изге теләкләр тели торган идем. Кабул булмады теләкләрем… Авыр хәл...
Җәй көне балалар монда безнең янда еш булалар. Шуңа күрә әниләренең каберенә барып йөрерләр дип, Нәркәсне биредә – туган авылында җирләргә булдык. Салават театрына зур рәхмәтләрем. Ике автобус белән бөтенесе җыелышып килгәннәр. Җирләү эшләре буенча исә классташлары бөтен эшләрне дә үз өсләренә алып, бик зур ярдәм күрсәтте.
Балаларга аеруча авырдыр, Фәнүзә апа…
Балаларга бу хәбәрне монда кайткач кына әйттек. Тансулпан Уфада укыгач, әнисен күреп калды. Кечкенәбез Алтынай, 12 яшь булса да, «кечкенәбез» дибез инде аны, әнисен Салаватта хастаханәдә ятканда гына күрде. Әй шунда Алтынаен сөеп, яратып, кочаклап-үбеп туя алмады Нәркәс… Шул көннән соң хәле начарланды да начарланды инде. Ләкин без операцияләре уңышлы узар, табиблар коткарып калыр, дип уйладык. Аның хәленең бу дәрәҗәдә авыр икәнен Мирас кына белгән… Шуңа күрә вафатына да һаман ышанып булмый. Бүген көлеп кайтып керер сыман. Шултиклем авыр.
Балаларына да әллә ни эш кушмады ул, бөтен әйберне тиз генә үзе эшләп куя иде. Ләкин Таңсулпан, әнисенә карап, әкрен генә бөтен нәрсәне өйрәнеп барган икән. Карап торам – нәкъ Нәркәс сыман җитез генә итеп эшләп куя. Рәсем төшерергә сәләте булгач, аны Уфадагы сәнгать мәктәбенә күчерделәр. Салаватта чакта рәсем түгәрәгенә йөри иде. Үзе «барам» дигәч, Нәркәс каршы килмәде. Инде оныкларымның киләчәге якты булса иде…
«Нәркәсне 4 ел буе читтән күзәтеп, аңа сокланып йөрдем»
Салават дәүләт башкорт драма театры актеры, Нәркәснең тормыш иптәше Мирас Юмагузин сөекле хатыны белән очраша башлаган, кавышкан вакытларны искә алды.
Мин Нәркәсне беренче тапкыр 2002 елда Уфа каласына укырга керергә килгәч күрдем. Бер төркемдә укыдык. Мин исә аны 4 ел буе читтән генә күзәтеп, аңа сокланып йөрдем. Бары тик 2006 елда гына, без төркемебез белән Салават театрына практика узарга килгәч, аның белән якыннанрак аралаша башларга кыюлыгым җитте. Без очраша башладык һәм 2007 елда гөрләтеп туй уздырдык.
Нәркәс, иң беренче чиратта, искиткеч яхшы әсәй булды! Якшы кәләш! Саф башкорт кызы! Нәркәс һәрвакыт дөресен сөйләде, турысын әйтте һәм башкалардан да шуны таләп итте.
Кызганыч, авыру Нәркәсемне безнең арадан алып китте. Авыруы соңгы көнгә кадәр үзен белдертмәде шул. Ләкин «өметсез шәйтан гына» диләр. Азакка кадәр, аякка басар, дип өметләндек… Соңгы көннәрен реанимациядә үткәрде, аралаша алмадык, – диде ул.
«Озатырга килгән халыкның саны урамга сыешлы булмады»
Әлфия Сәгәдатова, Нәркәс Юмагузинаның туганы:
Фәнүзә апай да, Әхәт җизни дә – укытучылар, авылда абруйлы кешеләр. Үзләре кебек үк тәртипле, талантлы балалар тәрбияләп үстерделәр. Фәнүзә апай үзе җыр-биюгә оста булгач, кызлары Дилбәр белән Нәркәснең дә шундый сәләтле, музыкаль җанлы булып үсүләре бер дә гаҗәп түгел. Бәләкәй чактан ук әниләре белән сәхнәдә булдылар.
Нәркәс – акыллы, тыныч, уңган, туган җанлыклы иде. Кулыннан килмәгән эше, пешермәгән ашы булмады. Фәнүзә апайга инсульт булганнан соң, туган йортына аеруча еш кайтып йөри башладылар. Бу җәйдә дә туганнар белән кайнанамның өендә җыелып, күрешеп киттеләр. Тик, шәхси сәбәпләр аркасында, без була алмаган идек.
Гастрольләр белән килгәч, әти-әниләре белән бергә спектакльләренә дә барган идек. Мирас кияү белән шундый матур итеп уйнадылар. Талантлы кыз иде Нәркәс. Аны хөрмәт итеп, олылап озатырга килгән халыкның да саны өйгә генә түгел, урамга сыешлы булмады. Үзе эшләгән театрдан гына да 2 автобус белән килгәннәр.
Нәселләрендә баш авыртуы, кан басымы авырулары булса да, Нәркәсне без шулай каты авырый дип белмәдек. Гомере бик кыска булды туганыбызның. Әти-әнисе, ире, балаларына сабырлык инде хәзер. Олысы әле күз яшьләрен тыеп торса да, кечкенә кызы аеруча өзгәләнә… Алар да безнең кебек үк әниләрен шулай кисәк вафат булыр дип уйламаганнардыр. Барыбыз да «операция кичергәч терелеп китәр» дип өмет иттек, – диде ул туганы турында.
«Без ахыргача «могҗиза булыр» дип ышандык»
Салават дәүләт башкорт драма театрының баш режиссеры Лиана Нигъмәтуллина сүзләренчә, Нәркәсне югалту – һәр театр артисты өчен туганын югалткан кебек зур кайгы.
Безнең Салават театрын «гаилә театры» дип тә йөртәләр. Без монда күптән туганлашып беттек – бәйрәмнәрдә дә, ял көннәрендә дә гел бергә. Шуңа күрә Нәркәсебезнең арабыздан китеп баруы – һәрберебез өчен туганыбызны, апаебызны югалткан сыман.
Нәркәс безнең театрда 16 ел эшләде. Аның белән шәхсән 12 ел танышмын. Нәркәс ул безнең театрыбызның алыштыргысыз актрисасы иде. Бик нечкә күңелле, лирик, табигатьтән бирелгән моңлы тавышлы. Нәркәснең җырлары әле дә колагымда яңгырап тора. Гади, туры сүзле булды, гаделлекне яратты. Ошамаганын туры иттереп әйтеп бирә иде, беркайчан да яшереп тормады. Һәрбер театрның репертуарны тотып торучы үзәк составы була. Нәркәс тә әнә шул составтагы актриса иде. Театрыбызның зифа буйлы, сәхнәдә йөзеп кенә йөри торган аккошы иде ул.
Нәркәс гомер буе гади булды, артык купшылыкны яратмады. Аның белән хушлашу мәрасиме дә театрда түгел, пафоссыз гына итеп, туган ягы – Баймак авылы Колчура авылында узды. Туганнары шундый карарга килде, без дә Нәркәснең холкын яхшы беләбез. Ул чыннан да гадилеккә омтылды һәм үзен пафослы итеп озатуларын теләмәс иде.
Нәркәснең гомере, кыска булса да, бик бәхетле булды. Ул тулы тормыш белән яшәде. Курсташы, сәхнәдәше Мирас Юмагузин белән һәркем сокланырлык гаилә корып, 2 кыз үстерделәр. Кызларына яхшы әни, ире өчен уңган хатын булды. Сәхнәдә дә, өйдә дә мәхәббәт – чөнки Мирас белән бик күп спектакльләрдә парлап уйнадылар.
Әле 1 ай элек кенә сәхнәдә җырлап, биеп, кояш кебек балкып йөри иде. Искиткеч итеп, Хәбибулла Габитовның «Ынйыкай һәм Юлдыкай» спектаклендә тормыш иптәше белән бергәләп уйнадылар. Халык артисты Гөлшат Зияҗетдинованың юбилей кичәсен алып барды, җырларын башкарды. Һәм менә 1 ай дигәндә арабыздан китеп тә барды. Бу – бөтен республиканың театр сәнгате өчен зур югалту. Чөнки Нәркәс кебек тавышлы, аның кебек җырлый белгән актрисалар хәзер сирәк, – ди режиссер.
Лиана Нигъмәтуллина сүзләренчә, сәхнәдәшләре бөтен күңелләре белән Нәркәснең бу мәкерле чирне җиңеп чыгачагына ышанган.
Ул бит авырып та ятмады, декабрь башында гына хастаханә юлларында йөри башлады. Операция кичерде. Ләкин без ахыргача «могҗиза булыр» дип ышандык, Нәркәс терелер, аякка басар, дидек… Әмма могҗиза булмый калды…
Уфада узган режиссерлар лабораториясендә яшь драматург Бану Каһарманованың онкология темасын күтәргән спектаклен эскиз итеп сәхнәләштергән идек. Нәркәс андагы төп рольләрнең берсен башкарды. Мин әлеге спектакльне Нәркәс истәлегенә сәхнәгә чыгарырмын, дип ышанам, – диде Лиана Кәбировна.
«Йолдыз булып балкыды ул театрыбыз күгендә»
Науфилә Якупова, Салават дәүләт башкорт драма театры актрисасы, халык артисты:
Нәркәс безнең театрга килеп 16 ел эшләде. Аларның курсы – безнең театр өчен махсус укытып чыгарылган курс иде. Нәркәс театрыбызның йөзек кашы булды. Тыныч холыклы, аз сүзле, ярдәмчел дус булды. Үзе – шундый нәзәкатьле, чибәр, зифа буйлы актриса. Нинди генә рольне бирсәң дә, җиренә җиткереп башкарып чыга иде. Мелодраматик рольләрне, җырлый торган рольләрне аеруча оста уйнады. Аның сәхнәгә чыгып басуы гына да сәхнәне балкытып җибәрә иде. Йолдыз булып балкыды ул театрыбыз күгендә, калабызда, бөтен Башкортстанда.
Без шул буын артистлардан берничә кыз бик якын аралаша идек. Туган көннәрне гел бергә үткәреп килдек. Театр тормышында да актив катнаша идек. Нәркәс күңелемә нык якын кеше булды, дип әйтә алам. Шуңа да аны югалту – безнең өчен күтәрә алмаслык кайгы.
«Ул өметен сүндермәгән иде»
Рәмзия Максютова, Салават дәүләт башкорт драма театры актрисасы, дусты:
Без Нәркәс белән бергә укыдык, аның белән 16 ел бер театрда хезмәт иттек. Игътибарын сәхнәгә дә, чынбарлык тормышка да тип-тигез, матур итеп бүлә белә торган сирәк кешеләрнең берсе иде ул Нәркәс. Һәр ролен матур итеп, җиренә җиткереп башкарды. Сәхнәдә дә искиткеч итеп уйнады, гаиләсен дә тиешле итеп карарга җитеште.
Аның белән бик күп олылар һәм балалар спектакльләрендә уйнадык без. Тормышта гаиләләр белән дус булдык. Безнең балаларыбыз да бер яшьтә. Аларны бер вакытта табып, бергәләп, гөр килеп үстердек. Тугры дус, яхшы кеше булды ул.
Үлеме шул дәрәҗәдә кисәк булды ки, без әле беребез дә бу хәлнең чын икәнен аңышып бетә алмыйбыз. Яп-яшь килеш… Мондый хәбәргә Нәркәснең якыннары да, без дә әзер түгел идек. Чөнки бу авыруга бирешмичә, озак гомер кичерүчеләр бик күп. Ул хастаханәдә вакытта да янына барып йөрдек, аралашып тордык. Нәркәс әле берничек тә үзенең өметен сүндермәгән иде. Төшенкелеккә бирелмәде, әлеге авыруны җиңеп чыгачагына ышанды.
«Нәркәс сәхнәләштергән һәр образ бай һәм төпле»
Илсур Казакбаев, режиссер:
«Нәркәс – бик талантлы актриса, күп төп рольләрне башкарды. Миңа калса, бу актрисаның әле бик зур потенциалы бар иде. Кызганычка, күп уйныйсы рольләре калды, тормышы иртә өзелде. Эшләргә, яңалыкларга даими омтылып торды.
Мин куйган «Иҙеүкәй» спектаклендә дә уйнаган иде. Соңгы тапкыр исә аның «Ынйыкай һәм Юлдыкай» спектаклендә уйнавын сокланып карап утырдым. Нәркәс сәхнәләштергән һәр образ бай һәм төпле иде.
«Минем балаларым бар бит, барысы да яхшы булачак, диде»
Айсылу Локманова, Салават дәүләт башкорт драма театры актрисасы:
Нәркәс белән укыганда да, эшләгәндә дә дус булдык. Серләшеп тә ала идек, аңа һәрвакытта да ышандым. Кирәк вакытта дөрес киңәшләрен биреп, ярдәм итеп тә торды ул. Аның һәр сүзенә колак сала идем.
Бик талантлы, моңлы булды. «Моңлы кешенең гомере кыска була», – дигән сүз йөри бит халыкта. Әллә чынлап та шулаймы икән… Ул театрыбызның героинясы иде. Әмма, алай дип әйтергә мөмкинлеге булса да, «мин талантлы, минем һәркем сокланырлык тавышым бар» дип, үзен әлләкемгә куеп йөрмәде, мактанмады, масаймады. Сәхнәдә бик нәфис, җиңел актриса булса, тормышта – пөхтә хуҗабикә. Балаларын матур итеп үстерделәр. Кайнанасы-кайнатасы, иренең башка туганнары белән сокланырлык мөнәсәбәттә булды. Җәйге ялларын да икегә бүлеп, ике якка да кайтырга тырыштылар.
Нәркәс турысын сөйләде. Бәлки, кайвакытта ул катырак та әйткән кебек тоелгандыр, тик әнә шул дөресен сөйләве белән үзенчәлекле дә иде инде ул. Беркем белән ачуланышмый, әмма үз сүзен һәм фикерен әйтүдән куркып тормый иде.
Берничә ай элек: «Театрга килеп кит әле, сөйләшеп утырырбыз», – дип чакырып язган иде. Ә мин балаларым кечкенә булгач, килеп чыгарга берничек тә җай таба алмадым. Авыруы турында да театр төркемендә «савыгуыңны телибез» дип яза башлагач кына ишеттем. Хәлен белергә шалтыратып: «Нәркә-ә-әс» дигәч тә, «Айсылу, борчылып тормагыз. Минем балаларым бар бит, барысы да яхшы булачак», – дип әйтте. Шулай вакытсыз гүргә керүен без дә, бәлки, ул үзе дә аңламый калгандыр…
-
Нәркәс Юмагузина 1983 елның 22 ноябрендә Баймак районы Колчура авылында туа. 2006 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын тәмамлый. Шул ук елны Салават башкорт драма театрына эшкә кабул ителә.
Башкарган рольләре: Шәфәкъ – «Ай тотылган төндә» (Мостай Кәрим), Джертруда – «Веер» К.Гольдони, Динара – «Җиз беләзек», Ә.Яхина, Людмила – «Соңлап килгән мәхәббәт» А.Островский, Карсылу, Герда – «Мультляндияга сәяхәт» Я.Шарипов, Айсылу Ганиева – «Җиңе кыз» Н.Асанбаев, Равилә – «Ул кайтты» Ә.Атнабаев, Назлыгөл – «Риваять» Т.Миңнуллин, Балконная – «Прощай, овраг» К.Сергиенко, Света – «Game over. Уен азагы» З.Сөләймәнов, Фәрештә – «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин һәм башкалар.
«Җиде кыз» спектаклендәге роле өчен «Ел актеры» исеменә лаек була. 2014 елда шул ук премияне «Game over. Конец игры» спектаклендәге Света роле өчен ала.
2018 елда Башкортстан Республикасының мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2021 елда Башкортсанның атказанган артисты исеменә лаек була.
Нәркәс Юмагузинаның әти-әнисе, ире, балалары һәм барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Нәркәснең урыны оҗмах түрләрендә, караңгы гүрләре якты булсын.