Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аны саклап калу өчен акча җыйганнар иде: Башкортстанда танылган актриса яман шештән вафат

news_top_970_100
Аны саклап калу өчен акча җыйганнар иде: Башкортстанда танылган актриса яман шештән вафат
newsbash.ru

Башкортстанда танылган шәхес – Салават дәүләт башкорт драмтеатры актрисасы, атказанган артистка Нәркәс Юмагузина вафат. Аңа нибары 39 яшь булган, дип яза newsbash.ru.

Актрисаның башында яман шеш табыла, ул 2 операция кичерә. Коллегалары, аның гомерен саклап калу өчен, реабилитациягә акча җыю оештыралар. Әмма аны саклап кала алмыйлар...

Актрисаның ире Мирас Юмагузин да Салават театрында эшли. Нәркәснең ике кызы – 14 яшьлек Тансулпан һәм 11 яшьлек Алтынай ятим калганнар. Актрисаны туган ягында – Баймак районында җирлиләр.

Нәркәс Юмагузина комедияле, лирик, трагик рольләрне башкарган. Мәдәният министрлыгы мәрасимендә аның театр тормышында гына түгел, шәһәр яшәешендә дә катнашуын, саф, битараф булмаган, башкаларга ярдәмчел шәхес булуын билгеләп үткәннәр.

Артистканың якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 9 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Яшьләрнең китүе бик аяныч. Ятим калган балалар, ялгыз ирләр дә кызганыч
  • 8 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Кызганыч шул. Урыны оҗмахта булсын,
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100