Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яшик әле» – яман чир белән көрәшүче Нәфисә Сабирҗанованың җан авазы

news_top_970_100
«Яшик әле» – яман чир белән көрәшүче Нәфисә Сабирҗанованың җан авазы
социаль челтәрләр

Әлмәттә яшәүче шагыйрә, җырлар авторы Нәфисә Сабирҗановадан – Яңа елга яңа шигырь. Шагыйрә яман шеш белән көрәшә. Бу авыр темага социаль челтәрләрдә бик еш яза һәм мәкерле чир белән очрашкан башка кешеләргә терәк булырга тырыша.

Бу шигырьне социаль челтәрләрдә «җан авазы» дип бәяләүчеләр бар. 

Яшик әле

Яшик әле… Бәхет елмаймаган,

Көйсезләнеп торган чакта да. 

Сабыр төбе – сары алтын, диеп,

Таплар була, диеп, акта да…

Яшик әле… Тормыш сынаулары

Бәреп екканда да – көрәшеп.

Өмет өзгәннәргә кулны сузып,

Могҗизалар белән килешеп.

Яшик әле… Кайгылардан качып,

Онытылып торып беразга.

Ышанмыйча кайбер «акыллы»га, 

Табиб уйлап тапкан фаразга.

Яшик әле… Канәгатьлек алып

Бер-береңне гафу итүдән. 

Куркып, үлем килүеннән түгел, 

Әзерлексез булып китүдән…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100