Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман чир белән көрәшүче Нәфисә Сабирҗанова: «Рак белән яшәргә мөмкин...»

news_top_970_100
Яман чир белән көрәшүче Нәфисә Сабирҗанова: «Рак белән яшәргә мөмкин...»
Нәфисә Сабирҗанованың шәхси аккаунтыннан

Әлмәттә яшәп иҗат итүче шагыйрә, тележурналист, бик күп популяр җырлар авторы Нәфисә Сабирҗанова зәхмәтле чир белән көрәшүе турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә даими язып тора, «Интертат»ка да бу турыда интервью биргәне булды.

Гадәттә, кеше авырганын, бигрәк тә әлеге чир булганда, башкаларга әйтмәскә, кешеләргә белгертмәскә тырыша. Ләкин гомер буе елмаеп-көлеп кенә яшәгән, позитив рухлы, ничәмә-ничә еллар дәвамында әлмәтлеләрне зәңгәр экраннардан сәламләгән Нәфисә ханым андыйлардан түгел. Ул – үзендә рак икәнен ярып әйтә, үзе кебекләргә мораль яктан булса да ярдәм итә алган көчле шәхес.

«15 октябрь – бөтендөнья күкрәк бизе яман шешенә каршы көрәш көне. Кызганыч, әлеге көн хәзер турыдан-туры миңа да кагыла. Баштарак миңа бик күпләр: «Сиңа күз тидергәннәр», – дип әйтә иде, һәм ул чагында мин социаль челтәрләрдән югалып торуны кулай күрдем: аккаунтымны бетереп ташладым... Ләкин, вакыт үткәч, дәшми тора алмадым. Гәрчә, мине түбән, ким кеше итеп күрерләр, дип курыксам да. Һәм үземнең сәхифәмдә авыруым турында сөйләдем.

Бүген, иң мөһиме, мин сезгә нәрсә әйтергә телим: рак ул авыртмый һәм нәкъ шундый мәкерле булуы белән бик күпләрне юлдан яздыра. Әле башланып кына килгән беренче дәрәҗәләрендә чир бөтенләй бернәрсә дә сиздертми, яшәү рәвешендә берничек тә чагылмый, борчымый. Нәрсә сөйләп торырга, хәтта минем өченче стадиядә дә бернәрсә дә авыртмады.

Үзегез диагностикаларга йөрегез, күкрәкләрегезне даими капшап карарга онытмагыз, профилактика өчен маммологка даими күренеп торыгыз. Күбрәк хәрәкәтләнергә, әйбәтләп йокларга тырышыгыз, юк-бар ашамагыз, бервакытта да үз белдеклелегез белән дәваланмагыз.

Әлеге диагноз белән күзгә-күз очрашкан һәрбер хатын-кызны кочаклыйм. Рак белән яшәргә мөмкин. Хыялланырга да мөмкин һәм бу – кирәк тә. Максатлар куярга! Бөтен дөнья сезнең нинди көчле икәнегезне белсен!

Р.S. Көнендә куярга онытылган, хәер, онытмадым да... Халыкның болай да борчулы вакыты, дип уйладым. Мин хет кем белән көрәшкәнемне беләм», – дип язган Нәфисә ханым шәхси аккаунтында.

«Аллаһы кулында без. Тизрәк бу чир турында онытырга иде безгә. Күңелсез төш булып кына калуын телим. Бары яхшы хәбәрләр генә ишетергә язсын барыбызга да!», «Терелегез, Нәфисә ханым!», «Зирәк тә инде үзең, күз тимәсен. Аллаһ шифа бирсен», «Без синең белән, Нәфисә! Алла ярдәменнән ташламасын», – дип изге теләкләрен ирештергәннәр аңа виртуаль дуслары.

Фото: Нәфисә Сабирҗанованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100