Шагыйрә Нәфисә Сабирҗанова: «Рак белән авыруымны ишеткәч, бүтән елмаймам кебек иде»
Әлмәттә яшәүче шагыйрә, тележурналист, күп җырлар авторы Нәфисә Сабирҗанова рак белән авыруы турында үзенең инстаграм сәхифәсендә язып бара. Без дә аның белән сөйләшеп алырга уйладык. Авыру турында сораштыру да, сөйләү дә җиңел түгел.
Нәфисә апа, бер тәүлек элек кенә сез инстаграмда үзегезнең авыруыгыз турында яздыгыз. Халыкка ачып салу кыен булдымы?
Халыкка ачып салу, әлбәттә, кыен булды. Ул бит инде рак. Чир турында сөйләшү рәхәт тема түгел. Аны әйтүнең сәбәпләре булды. Беренчедән, бу чир минем кыяфәтемне, киенү стилемне, яшәү рәвешемне үзгәртте. Кешедә бик күп сораулар туды: «Нәфисә, нишләп алай, ни булды?» — дигән кебек сорауларга берьюлы җавап биреп, нокта куясы килде. Алдый белмим һәм дөресен сөйләргә булдым.
Икенчедән, ниндидер кызгану, жәлләү ишетү өчен түгел. Мин бары тик ышаныч өмет итеп, яхшы нәтиҗә белән төгәлләнгән вакыйгаларны ишетер өчен яздым. Минем кебек хәлдә калып, авыруны җиңеп чыккан кешеләр турындагы очракларны ишетү миңа таяныч булып тора, илһамландыра. Миңа калса, позитив, уңай үрнәкләр барлык кешеләргә дә шулай тәэсир итә торгандыр.
Өченче сәбәбе — кайберәүләр өчен, бәлки, файдам тияр дигән уй. Минем кебек хәлдә калган, ләкин ныграк борчылып, паникага бирелгән кешеләр өчен минем шушы зәхмәт белән көрәшүем, кешегә ярдәм итүе дә ихтимал. Минем тарихым, юлым аларга этәргеч булып кую да мөмкин.
Фотогыз да шушы пост өчен махсус төшерелдеме?
Әйе, аның үз тарихы бар. Күп кеше чирен яшерә. Бигрәк тә рак дигән сүзне кычкырып әйтергә куркабыз, күпләр ояла. Бу бит теләсә кем белән булырга мөмкин хәл. Рак белән көрәшү булсынмы, башкасымы, гомумән, көрәш — хатын-кыз эше түгел.
Рак белән көрәшү булсынмы, башкасымы, гомумән, көрәш — хатын-кыз эше түгел.
Хатын-кыз өчен аерым бер зур, җитди сынау бу. Сәламәтлек һәм үзенең гомере өчен куркудан тыш, аның өстенә кардиналь үзгәрүдән курку өстәлә. Психологик яктан хатын-кызны бәреп ега торган әйбер. Беренчедән, чәчләр коелып бетә, менструация туктала һ.б. Моны кичерү бик авыр.
Шулай итеп фотосессия оештырдык. Матур, зәвыклы фото эшлисе килде. Тырыштык. Бу гамәлләр барысы да әзерләнеп, уйланып эшләнде.
«Вакытыннан алда күммәгез»
Авыруыгыз турында ничек белдегез, Нәфисә апа?
Мин аны декабрь башында туган көнемдә белдем. Аяз көнне яшен суккан кебек булды ул. Аяк астымнан җир убылды. Миңа ул мизгелдә башка беркайчан да елмаймам кебек тоелган иде. Диагнозны ишеткәч, башка бик күп уйлар килде: нишләп бу хәл минем белән булды? Мин бит гомер буе позитив, энергияле кеше, берәүгә дә үпкәләмим, ачу сакламыйм… Мин яратам, үзем яратылып яшим. Зарланып йөри торган адәм түгел, мондый яман чир нәселебездә дә юк бит инде, дип уйлыйм. Башта «Ни өчен?» дигән сорау кайный иде.
Авыруның «звоноклары» булган инде. Югыйсә, ел саен диспансеризация узам, маммологка күренеп тордым. Бер ел эчендә генә булмаган, ди табиб. Өченче стадия — бу инде шактый зур шеш. Күрмәгәннәрдер дип аңлыйм инде. Белмим, кайсы ялгышадыр.
Без Казанга Камал театры артисткасы Рәйхан Габдуллинаның никах туена бардык. Шуннан чыкканнан соң кинәт кенә хатын-кыз авырулары кузгалып китте, кисеп-кисеп авырта башлады. Даруханәдән кереп алып, дару гына эчтем дә Әлмәткә кайтып киттек. Ялларга туры килгәч, табибка барып булмады. Бишенче көнне әйбәтләнгән кебек булды да, нык итеп күкрәгем авырта башлады. Белмичә эчкән дарулар аркасындадыр дип, үземне сүктем. «Җомга» тапшыруының 30 еллыгы бәйрәменә әзерлек бара иде, эшкә кереп чумдым. Табибка баргач, беренче караудан ук онкология икәнен әйттеләр. Стадиясенең дә зур икәнен аңлатты. Мин Ходай Тәгаләнең яраткан бер бәндәсе инде. Аның рәхмәте белән ул мине табибка җибәрде, югыйсә тагын күпме йөргән булыр идем. Упкынның кырыеннан атлаганмын бит инде. Ходай Тәгалә миңа күпмедер вакыт бирде диимме соң… Менә шуңа рәхмәтлемен.
Табиб стресс нәтиҗәсе дип аңлатты. «Үзеңне үзең генә дәвалый аласың. Башың, аң асты белән эшлә», — диде.
Нинди стресс булган иде?
Күп кайгылар күргән кеше инде мин. Мин бит олы улымны югалттым… 22 яшьлек улымны туй алдыннан югалттык без. 10 ел элек авариягә очрап китеп барды ул. Коточкыч кайгылар да кичердем.
Гаиләгез, туганнарыгыз бу яңалыкны ничек кабул итте?
Алар миннән дә ныграк кайгырды. Тумыштан шундый позитив кеше булуым коткарадырмы мине, белмим. Ходаем миңа шулай җайлы гына итеп аңлатып торадырмы. Ничек бар, шулай кабул иттем. Беренчедән, минем башка вариантым юк. Мин кулымны салындырып, башны ташка бәреп елап ята башласам, берәүгә дә файдасы булмаячак. Үземне үзем кулга алып көрәшергә генә кала. Күпме гомер бирелгән, шуңа ябышып ятарга, әйбәт итеп яшәп бетерергә дигән әйберне кабул иттем. Калганнар, мине инде кайберәүләр күмгәннәр дә… инде телефонымны алмаслык булдым. Менә алар елый, жәлли башлый. Башта көлеп, и кемнәр шалтырата бит миңа, дип телефонымны алам да, ун минуттан үзем дә шул кешегә кушылып акырып-акырып елап, бөтен нервыларым бетеп телефонымны куям. Кеше авыр кабул итә.
Куйган постларымны да диагнозлы кешеләр турындагы стереотипларны җимереп һәм алар әле тормышка ябышып ятып яши дигән фикерне җиткерәсем килә. Бер миссия кебек ул минем өчен. Диагнозлы кешеләрне вакытыннан алда күммәгез диясе килә.
Нәфисә апа, ничек дәваланасыз, химиотерапия курслары ничек уза?
Дәваланам, химиотерапия башладылар. Барлыгы 8 химия, аннан операция була, диделәр. Аның үзенең интерваллары бар. Протокол үзгәреп тә куярга мөмкин.
Әлбәттә, авыр. Мин дә адәм баласы. Күпме генә «Син көчле, рухың көчле», — дип язсалар да, табиб әйтмешли, бу нәкъ менә шушы көчле хатыннар чире.
Белмәгән әйберне сораштырасың бит инде. Рәхмәт, алар инде яхшы ният белән сиңа аңлатып, өйрәтеп торалар. Бөтен кеше дәвалаучыга әйләнә. Минем дә андый кешеләрем бик күбәйде. Мине башта куркыттылар: авыр була, күңел болганулар, төннәр буе йоклый алмыйча унитазны кочаклап утырулар турында кисәттеләр. Мин беренче химиядән соң ук яныма ләгән куеп, төне буе шул куркыныч хәлнең башлануын көттем. Ирем уяна да сорый: «Нишләп утырасың?» — ди. Мин әйтәм, башлануын көтәм. Алланың рәхмәте, алар тормышка ашмады. Адәм баласына алай да ярап булмый бит. Мин куркып, борчылып табибка киттем. «Булыр әле синдә», — дип кайтарып җибәрде. Алланың рәхмәте белән чагыштырмача әйбәт кичерәм. Кеше тасвирлаган кебек үк куркыныч түгел. Сүз дә юк, авырлыклары бар. Хәл бетүләр бар, 100 метр барам да утырам инде. Элек йөгереп йөргән Нәфисә түгел инде. Олы сүз итеп зарланып әйтерлек түгел.
Нәфисә апа, авыру сезгә ничек тәэсир итте, нәрсәне үзгәртте?
Чәч югалту белән үземнең йөземне югалтмасам иде. Башта паника булса да, үземне үзгәргәнмендер дип уйламыйм. Шул ук юмор, самоирония — үз-үземнән көлә белү калды. Әмма үзгәрү булды һәм ул яхшы якка таба. Бер китапта менә мондый юллар бар иде: «Адәм баласы көннең үткәненә тәүбә, бүгенгесенә — саҗдә, иртәгесенә — дога кылырга тиеш», — диләр. Менә шушы принцип белән яшәү башланды. Үземнең пеләш булуыма да көлеп карыйм. Тормышны яратуым артты, яшәп калу теләге көчлерәк сизелә башлады. Намазлар уку мәсьәләсендә дә дисциплиналырак була башладым. Мине яхшы якка гына үзгәртте.
«Мин - Ходайның яраткан бәндәсе»
Нәфисә апа, иҗатка килүегез турында да сөйләп киттегез. Сез бит, бер карасаң, иҗаттан ерак кеше дә кебек: физика-математика факультетында укыгансыз.
Яшь вакытта — студент чакларда көндәлек яза идем. Алар күбрәк шигырь дәфтәрләренә әйләнгән иде. Шигырьләрем үзем өчен генә, күңел халәте чагылышы иде. Әлмәттә мәктәптә эшләгәндә бер хезмәттәшем, дустым өйгә килгән иде. Ул күрде дә, шигырьләремне ялынып, үтенеп бер төнгә генә укырга сорап алды. Икенче көнне китереп биргәндә болай ди: «Гафу итәрсеңме, шигырьләреңне Клара Булатовага да күрсәттем. Аңа бик ошады, ул синең белән очрашырга тели», — ди. Минем башыма китереп суккан кебек булды ул.
Көннәрдән бер көнне мәктәпкә үзенең операторын ияртеп Клара Булатова килеп кермәсенме? Шулай итеп ул минем турыда шигырьләремне укытып, «Җомга» тапшыруын төшерде. Миңа шок булды. Аннары бер көлтә шигырьләрем «Әлмәт таңнары» газетасында басылып чыкты. Шуннан китте инде ул, яшереп ята торган булмады. Минем аларны шигырь дип әйтергә телем дә әйләнми иде. Клара Булатова миңа шундый олы бәясен бирмәгән булса, гомергә дә үзем шигырьләремне чыгармаган булыр идем.
Җыр булып киткән беренче шигырегезне хәтерлисезме?
Хәтерлим, хәтерлим. Ходайның бик тә яраткан бәндәседер мин. Мин бит үзем берни дә эзләп йөрмәдем. Бу юлы да шулайрак булды. «Җомга”ны ул вакытта бөтен кеше карый, Әлмәтнең «Луч» каналындагы татар телендәге бердәнбер тапшыру иде ул. Анда күренү бик абурйлы әйбер булган инде, мин аны аңламаганмын гына ул заманда. Шул тапшырудан күреп, газеталарны укып, Рәис Нәгыймов дигән якташым, композитор мине эзләп тапты. Аның 50 яшьлек юбилее якынлашып килә иде. Казанның эстрада артистларын чакырып, Әлмәтнең бөтен элитасы, җитәкчеләр чакырылган концертны алып барырга тәкъдим итте. Сәхнәнең с хәрефен дә белмәгән кешегә шундый эш тапшырды. «Ризалаш, мине тыңла», — гына диде ул.
Концерттан соң халык бу хатын кем, каян килеп чыкты, кемнең кеме дип шаулады. Актаныштан икәнне белгәч, кул селтәделәр. Әлмәт — ул бит монополия. Анда кешене кертмиләр, кертсәләр дә, бик вак иләк аша үткәреп кенә үз итәләр. Мин бик җиңел итеп, аны үзем Ходайның рәхмәте дим, кереп киттем. Шәһәр, республика күләмендәге чараларның алыштыргысыз алып баручысына әйләнеп куймасынмы теге авылдан чыккан, физмат бетергән Нәфисә (көлә). Шулай итеп концертлар алып бара башладым.
Рәис абый шигырьләр сорый, аның иҗаты гөрләп бара торган вакыт. 10лап шигырь китергән идем, дүртесен сайлап алды. Беренчесен Лилия Муллагалиевага бирде. «Күрми китмә» дип атала ул. Мине таныткан җыр иде ул. Заманында «Ел җыры» дигән титулга да ия булды. Чәчкә, Әмир Латыйпов һәм Ләйсән Хәфизуллина җырлыйлар. Шуннан башланды.
Аннары артистлар мөрәҗәгать итә башлады. Зиннур Сафиуллин, Роберт Андреев, Владимир Федоров кебек композиторлар белән иҗади тандем башланды.
Айдар Галимов, Элвин Грей, Гүзәл Уразова, Чәчкә, Лилия Муллагалиева сезнең сүзләргә язылган җырларны башкара. Бүген кайсы артистлар белән хезмәттәшлек итәсез?
Бүген заказ бирүчеләр бар. Концертка килеп киткән артистлар сүз иярә, сүз чыгып, танышып киткәч, «Миңа да языгыз әле», — дип сорыйлар. Заказлар шактый күп. Мин генә «тормоз» (көлә). Күптән түгел генә Зөлфирә Мирзаянова да сорады, темасын әйтеп, ниндирәк сүзләр булырга тиешлеген дә тасвирлап бирде.
Үзебезнең төбәктәге җырчылар үзешчәннәр дип аталса да, җыр туса, башта аларга бирәм. Күбрәк үзебезнең як артистлары белән эшлим.
Махсус сораганда язып буламы соң?
Булмый дип әйтә алмыйм. Профессиональ шагыйрьләр өчен бу киртә булырга тиеш түгелдер дип уйлыйм. Мин күңел халәте белән күбрәк эшлим. Шактый матур әйберләр туа, хәтта әйбәтрәк тә була. Җаваплылык хис итеп, ярарга тырышып, җырчыларның холыкларына туры китереп язасың. Конкрет эшне үтәгәндә яхшырак та килеп чыга. Ә менә күңел халәте белән язганда рәхәтрәк процесс.
Нәфисә апа, күңел нинди халәттә булганда шигырьләр, җырлар җиңелрәк туа?
Җырлар гашыйк булганда, дөньяга сокланганда, күңел күтәренке, рәхәт вакытта языла. Җыр текстлары башкача языла алмыйдыр да. Анда кайгы, проблема кирәк түгел. Шигырь рәхәттән язылмый. Ул иң авыр вакытларда туа. Иң шәп шигырьләр языла торган вакыт — ул депрессия.
«Телеңне, нәфесеңне дә тыеп була, ә менә уйларны тыеп булмый»
Хәзер язасызмы?
Февраль минем өчен кара ай булып калды инде: улымны югалткан вакыт. Һәр ел саен яңара торган кайгым. Күпме генә вакыт дәвалый дисәләр дә, бала кайгысы әни кешенең кабергә алып бара торган авыр йөге. Чир дә Ходай Тәгаләнең бер сынавы. Күңелсезләре җиңелрәк туа. Шигырь бәхеттән, рәхәттән язылмыйдыр. Бүтәннәр ничек дия торганнардыр. Минеке шулайрак.
Димәк, күңелгә авыр минутларга күңелле шигырьләр туа алмый?
Бәлки, фәлсәфи шигырьләр туар өчен дә вакыттыр ул. Кайгы килгәч, күбрәк уйланыла.
Үзегезнең шигырьләрегезне кайтып-кайтып укыйсызмы?
Алай укыганым юк, дип әйтер идем. Җырларым ишетелеп китсә, и, нинди булганмын икән, дип уйланып куясың. Шигырьгә генә карамый. Үткәннәрдә казынырга, кагылырга яратмыйм хәзер. Иң авыры уйлар бит, үз-үзең белән килешү бик авыр. Телеңне дә, нәфесеңне дә тыеп була, ә менә уйларны тыеп булмый. Һәр шигырь юлыннан я берсе, я икенчесе искә төшә башлый.
Иң авыры уйлар бит, үз-үзең белән килешү бик авыр. Телеңне дә, нәфесеңне дә тыеп була, ә менә уйларны тыеп булмый.
Нәфисә апа, сезнең шигырьләрне күбрәк моңсу, лирик дип әйтеп буламы?
Күбрәк шулай, әйе. Лирик, фәлсәфи рухтагылары да бар. Балалар өчен бик аз булса да, бар, басылмаган. Китап нәшриятына шигырьләремне туплап биргән идем, бәлки, быел дөнья да күрер. Бу өченче җыентык була инде. Бу китапны да инде Ленар Шәех инде ничәмә ничә тапкырлар сорады. Артына су кергәч кенә йөзеп китә торган үрдәк сыман мин. Бу начар гадәтем инде.
Гаиләгез турында да сөйләп китсәгез иде. Ирегез белән ничек танышкан идегез?
Үзем Актаныш кызы, ирем Равил Әлмәттән. Без аның белән Алабуга педагогия институтына абитуриент булып йөргән вакытта ук таныштык. Беренче курстан соң аны армиягә алдылар. Мин аны көтеп алдым. Берничә ел очно, аннары заочно очрашып йөрдек тә, 5нче курста өйләнештек. Минем дәүләт имтиханнарын биреп йөргән вакытым. Безне укып бетергәч төрле җирләргә эшкә җибәрәләр иде. Китеп барса, колак кагам дип уйладымы икән Равил, белмим. Казанга барып, эшкә җибәрү турында сөйләшеп кайткан иде ул. Шулай итеп мин үзем укыган институтта лаборант булып калдым. Дәүләт имтиханнарын да бирдем, кияүгә дә чыктым, сизми дә, аңламый да калдым.
Башта Алабугада тордык. Ике улыбыз шунда туды. Равилнең әти-әниләре бер-бер артлы кинәт кенә үлеп киттеләр дә, миннән сорап торучы булмады, авылга алып кайтып куйды. Шулай итеп өй буш калмасын дип, Әлмәткә күчендек. Шуннан Әлмәт тормышы башланды. Улыбыз өйләнде, Аллага шөкер, оныгыбыз бар.
Нәфисә апа, сезнең статусларыгыз күп икән: әни, дәү әни, хатын, шагыйрә дә…
Әйе. Мин үземне теге яки бу гына дип тә әйтә алмыйм. Дәү әни статусы бар, ләкин моңа тулаем кереп китеп булмый әле. Чынлап торып дәү әни буласы бик килә, ләкин бу вазыйфаны әле аз башкарам, алар Казанда тора. Әле мин пенсионер да (көлә). Журналист буларак та эшчәнлегем туктамады. Өйдә бикләнеп пенсия генә алып утырмыйм, эшлим. Иҗатым да кечкенә адымнар белән бара. Һәрберсе дә бара.
Бүгенге көндә нинди яңа иҗат җимешләрегез көтелә?
Бар, алар да бар. Хәмид Мәткәримов көй биргән иде. Зиннур Сафиуллин белән бер эшебезне төгәллисебез бар. Роберт Андреев белән дә әле эш бара. Миңа көе ошап бетмәгән иде. Анысы була торган хәл, я беребезгә, я икенче кешегә ошамый. Бу җырларның әле конкрет җырчылары билгеле түгел.
Нәфисә апа, әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт! Сәламәтләнеп, зурлап иҗат кичәләрегезне үткәрергә язсын сезгә.