Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялга кайткан хәрби җырлый: «Гомер таҗын өзә ачы җилләр, җаннар елый шулчак, нишләргә?»

news_top_970_100
Ялга кайткан хәрби җырлый: «Гомер таҗын өзә ачы җилләр, җаннар елый шулчак, нишләргә?»
социаль челтәрләр

«Интертат» мобилизациягә эләгеп, махсус операциягә киткән Кама Тамагы районы Келәнче авылы егете Илгиз Мөхәммәтҗанов хакында берничә тапкыр язган иде инде. Илгиз интернетта Казандагы хәрби өйрәнүләр вакытында Нурисламның «Һәркөнне керәсең төшемә», Фирдүс Тямаевның «Ялгыз торна» җырларын башкарып танылды.

«Гомер таҗын өзә ачы җилләр,

Җаннар елый шулчак, нишләргә?

Ак чәчәкләр йолдыз булып яна

Өмет нуры сүнгән кичләрдә».

Илгизнең чираттагы җыры әнә шундый, аерым мәгънәгә ия, дип әйтикме икән әллә? «Казан егетләре» һәм Зәринә Хәсәншина репертуарыннан «Ак чәчәкләр» җырын Илгиз Украинадан хәрбиләргә бирелә торган 15 көнлек ялга кайткач, авыл халкы белән очрашуда башкарган. Илгизгә сөйгәне Ландыш та кушыла. Хәрби әлеге видеоны үзенең «Телеграм» каналында күрсәтә, шулай ук сөйгәне белән очрашуның бәхетле мизгелләрен дә яктырта.

Илгиз иң беренчеләр рәтендә мобилизацияләнде. «Повестка килгәч, артык борчылмадым. Килдеме – килде, берни эшләп булмый – барырга кирәк», – дип кабул иттем. Бармыйча калу, качып китү, дигән нәрсәләр башка кермәде. Качып китүчеләр күп булды инде. Авылда да бармый калучылар булды. Кача алганнар икән – ярар, ләкин аларның кире кайтасылары да бар бит әле. Гомер буе яшеренеп яши алмаслар. Эзли башласалар да, кыен булырга мөмкин», – дип сөйләгән иде Илгиз «Интертат»ка.

«Ак чәчәкләр» җыры

(Айгөл Әхмәтгалиева сүзләре, Вил Усманов көе)

Ак чәчәкләр – ап-ак язлар микән?

Ак өметләр микән көзләрдә?

Аклык эзләп, аклык күзләп үткән

Гомер үзе нинди төсләрдә?

Ак гөлләрдән җан җылысы алып,

Йөрәкләргә саласы иде.

Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып,

Саф күңелле каласы иде.

«Яшәү» дигән татлы сүзгә сыйган

Сер ачкычы кайда, кем белә?

Таң күзеннән гүя безнең гомер

Чык тамчысы булып түгелә.

Ак гөлләрдән җан җылысы алып,

Йөрәкләргә саласы иде.

Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып,

Саф күңелле каласы иде.

Гомер таҗын өзә ачы җилләр,

Җаннар елый шулчак, нишләргә?

Ак чәчәкләр йолдыз булып яна

Өмет нуры сүнгән кичләрдә.

Ак гөлләрдән җан җылысы алып,

Йөрәкләргә саласы иде.

Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып,

Саф күңелле каласы иде.

 

Фото: © Илгизнең «Телеграм» каналыннан

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100