Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизациядә җырлап танылган Кама Тамагы егете: «Йөргән кызым елап үзәкне өзде»

«Интертат» Фирдүс Тямаев репертуарыннан «Ялгыз торна», Нурислам репертуарыннан «Һәркөнне керәсең төшемә» җырларын җырлап танылган мобилизацияләнгән Кама Тамагы егете Илгиз Мөхәммәтҗанов белән таныштыра.

news_top_970_100
Мобилизациядә җырлап танылган Кама Тамагы егете: «Йөргән кызым елап үзәкне өзде»
"Мөслим-информ"

«Видеодагы җырчылар – Татарстан егетләре»

Интернетта Нурислам репертуарыннан «Һәркөнне керәсең төшемә» җырын мобилизацияләнгән егетләр башкарган видео таралган иде. Кышкы салкын көндә мылтык тавышлары яңгырап торган урыннарда башкарылган әлеге җыр бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр.

Социаль челтәрләрдә җырчы егетләр турында «Башкортстан яугирләре» дип язганнар иде. Ләкин андагы егетләр барысы да – үзебезнең Татарстан егетләре булып чыкты. Видеоның да Танк училищесы полигонында төшерелгәне ачыкланды. Башлап җырлаучы һәм кадрларда уртада баручы егет – Кама Тамагы районы Келәнче авылыннан Илгиз Мөхәммәтҗанов. Җыр-моңга гашыйк солдат белән таныштыру максатыннан, без Илгизнең телефон номерын эзләп таптык.

«Өйрәнүләрдә безнең белән башкорт егетләре дә бар иде. Алар, безнең җырлаганны төшереп алып, туган якларына җибәргәннәр дә, видео «башкорт егетләре җырлый» исеме белән таралган» , – дип аңлатты ул безгә ул әлеге видеоның тарихын.

Озак та үтми, Интернетта Илгизнең тагын берничә хезмәттәше белән Фирдүс Тямаевның «Ялгыз торна»сын башкарган видеосы популярлашты. Мобилизацияләнгән егетләрнең «Нихәл итим икән, ничек үтим икән тормыш дулкыннарын» дип җырлавы үзәкләрне өзде. 

Мин шалтыратканда, Илгизне башка хезмәттәшләре белән фронтка алып китеп баралар иде. Ә биредәге халыкның кибет киштәләрен бушатып, якыннарына бәйрәм бүләге сайлап, тәмле ризыклар белән табын корырга әзерләнеп йөргән көннәре… Әле күптән түгел генә үзләре дә безнең арада булган бер төркем егетләр иң кайнар ноктага юл тота… Ә кайберәүләре инде күптән анда – яу кырында… Илгиз белән сөйләшкәндә шушы күренешне күз алдына китереп, йөрәкләрем чемер-чемер итте.

Ә Илгизнең кәефе көр күренә болай, сер бирми. Гомумән зарлана торган егеткә охшамаган ул. Тик рәхәтләнеп аралашып кына булмады аның белән. Шалтыратам, 2 минут та сөйләшә алмыйбыз – элемтә өзелә. Сабыр канатларыбыз сынгач, барыбер җаен таптык – гап-гади смс языштык. Чөнки  хәрбиләрнең кулларына төймәле телефон гына биргәннәр. Ә анда секунд эчендә хат, яки тавышлы смс алышып ата торган Ватсап, Телеграм ише кушымталарның «к» хәрефе дә юк дигән сүз инде бу, аңлавыгызча. Кәрәзле телефоннар чыккан гына мәлдә бик популяр иде бит әле смс язышулар. Андыйларны язмаганга ничә еллар узган икән инде. Җөмләләре дә санаулы гына сыя, күбрәк яза башласаң, китми интектерә – ияләнә алмый аптырадым. Шулай итеп, банклардан килгән яки һава торышы начараюын кисәткән сирәк-мирәк смслар арасында бердәнбер җанлы аралашу – «Илгиз-солдат»тан смслар барлыкка килде. «Илгиз, болай язышып, бөтен акчаңны сарыф итмисеңме соң син?» – дип борчылуымны белдердем. Сөйгән кызы, рәхәтләнеп аралашырлык итеп, лимитсыз смс тарифын көйләп биргән икән үзенә. 

Яңа елда гына, аларның эшелоны Россия – Украина чигенә якынлашып килгәндә элемтә барлыкка килеп, Илгиз белән бераз аралаша алдык.

«Әти ягыннан бабай оста җырчы булган»

Сүзебез Илгизнең матур җырлавыннан башланып китте.

«Әтине дә, әнине дә җырлыйлар дип белмим. Ә менә әти ягыннан бабай оста җырчы булган, диләр. Бәлки, аның сәләте миңа – оныгына да күчкәндер. Кызганыч, минем үземә генә бабайны күрү насыйп булмады – әтигә 12 яшь чакта, ул бу дөньяны калдырып китеп барган», – ди Илгиз.

Авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач, Илгиз Буа ветеринария техникумына укырга керә. Анда 4 ел дәвамында газчы һөнәрен үзләштерә. Мәктәптә дә җырларга яраткан, сәхнәләрдән төшмәгән Илгизнең «Буа егетләре» ансамблендә чынлап йолдызлы сәгате башлана. Кайда гына бармыйлар, нинди генә бәйгеләрдә катнашмыйлар техникум егетләре.

«Ансамбльгә йөргәндә күбрәк халык җырларына, билгеле композиторлар иҗат иткән җырларга өстенлек бирә идек. Хәзер исә күңелгә нәрсә ята – шуны тыңлыйм һәм шуны җырлыйм. «Менә шуны яратам» дип аерып әйтерлек җырчыларым да юк», – ди Илгиз.

Интернетта Илгизнең егетләр белән күмәкләп җырлаган җырлары еш очраса да, ул үзе турында аерым гына учак янында җырлаган видеосыннан соң белә башладылар, дип саный.

«Ул видеоны бер өлкәнрәк яшьтәге райондашым төшереп алып, танышларына юллаган. Мин бу турыда белмәдем дә. Бер таныш блогеры видеоны үзенең сәхифәсенә куйган да, миңа лайклар, комментарийлар ява башлады. Аннан башка егетләр белән күмәк җырлар да яздырдык. Казан-Эскпога Мөслим делегациясе концерт белән килгәндә, хезмәттәшләр алдында Марат Яруллин репертуарыннан «Агыйдел буйлары»н җырладым. Бер хезмәттәшем белән «Һәр көнне керәсең төшемә» җырын парлап башкардык. «Сәхнә»гә чыгу өчен үзебезгә күрә парад киемнәре дә табып алдык. Шулай танылып киттем инде», – дип сөйли Илгиз үзе турында тыйнак кына.

 

Фото: © «Мөслим-информ» 

«Әтигә ярдәм итәргә дип, авылга кайткан идем»

Буа техникумын тәмамлагач, Илгиз армия сафларына китеп бара. Свердловск өлкәсендәге Елань шәһәрендә танк гаскәрләрендә, кабат Псковка күчерелеп, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, Казандагы бер заводка эшкә урнашып карый.

«Заводта 3 ай тирәсе генә эшләгәнмендер. Бөтенләй ошамады анда эшләү. Шуннан соң азык-төлек кибетенә сатучы-консультант һәм заказлар җыючы булып урнаштым. Ә менә анда эшләве иллә дә күңелле иде. Китмәгән дә булыр идем дә», – дип кызык кына итеп сөйләп бирде 24 яшьлек Илгиз үзе узган «озын» хезмәт юлын.

Китмәгән дә булыр иде дә, авылдагы әтисе Искәндәр абыйга ярдәмче кул кирәк була.

«Әти белән күрше Ренат абый авыл хуҗалыгы тармагында үз эшләрен ачып җибәрде. Үзләренә күрә фермерлар инде. Бер ташландык ферманы төзекләндерделәр дә, савым сыерлары алдылар. Бүгенге көндә хуҗалыгыбызда савым сыерлары да, бозаулар да бар. Тракторыбыз бар.

Авыл хуҗалыгы эше җиңел эш түгел инде. Иртүк торырга кирәк, тырышлык сорый. Малларны да яратырга кирәк. Әтиләр бөтен эшне үзләре башкаралар. Менә мин кайтып, эшләрен аз булса да җиңеләйткән идем. Ләкин уйламаган җирдән китеп барырга туры килде бит», – ди ул.

«Йөргән кызым елап үзәкне өзде»

Илгизгә чакыру кәгазе октябрь ахырында килеп төшкән. Башкалардан аермалы буларак, икенче агымда мобилизацияләнгәннәрнең өйрәнүләре 1 ай түгел, 2 ай буе дәвам иткән.

 

Фото: © Илгизнең әтисе Искәндәр Мөхәммәтҗанов җибәргән фотолар

«Повестка килгәч, артык борчылмадым. Килдеме – килде, берни эшләп булмый – барырга кирәк», – дип кабул иттем. Бармыйча калу, качып китү дигән нәрсәләр башка кермәде. Качып китүчеләр күп булды инде. Авылда да бармый калучылар булды. Кача алганнар икән – ярар, ләкин аларның кире кайтасылары да бар бит әле. Гомер буе яшеренеп яши алмаслар. Эзли башласалар да, кыен булырга мөмкин.

Бу хәлләр бер дә көтелмәгәндә килеп чыкты. Без инде рәхәткә ияләшкән кешеләр бит. Казан-Экспода өйдәге кебек булмаса да, шартлар начар түгел иде. Полигоннан кайтып, баш астына мендәр булса, шул бик җиткән иде. Алга таба ничек булыр, кайларда яшәрбез, нинди шартларда. Шунысы азрак борчып тора. Командирларыбызны да артык кырыс дип әйтәсем килми. Күбесе үзләре дә яңа мобилизацияләнгән егетләр, хәлебезгә керергә тырыштылар. Хезмәттәшләребез белән үзара мөнәсәбәтләребез яхшы, бер гаилә кебек яшибез. Тик, һәр гаиләдәге кебек, кычкырышкан вакытлар да булгалый инде (көлә). Тулаем алганда, безнең кәефләр начар түгел. Миңа калса, безгә караганда да күбрәк якыннарыбыз, өйдәгеләр борчыла торгандыр.

Повестка килгәч тә, әти белән әни үзен тыныч тотты. Мине борчымас өчен, эчтә янган утны тышка чыгармаска тырыштылар. Йөргән кызым гына хисләрен тыеп тора алмады. «Син минеке бит», – дип елап, үзәкләрне өзде. Хәзер ул да тынычланды. «Башка еламыйм, мин беләм – барысы да яхшы булачак», – дип яза. Көтәргә вәгъдә бирде», – ди Илгиз. 

Мобилизацияләнү Илгизнең туганнары белән араларын тагын да якынайткан. «Казан-Эскпо»га туганнар килеп йөрде. Хәтта минем кечкенә чакта гына күргәнем булган, бик сирәк аралаша торган туганнарга хәтле килде хәл белергә», –ди ул. 

Хәрби егетләрне Казаннан 3 эшелон белән 28 декабрь көнне озатканнар.

«Юлда бер көн, көн ярым буе туктап торган да булды. Безне инде хәзер поезддан беркая да күчермиләр, шушы вагоннарда гына яшибез. Шәһәрләргә чыгып керергә рөхсәт иттеләр. Кичә азрак разгрузка булды, эшелоннан киемнәрне бушаттык. Чөнки чиккә якынлашабыз. Әлегә кайсы ноктага юнәлгәнебезне әйтүче юк. Билгесезлектә торабыз, дөресен әйткәндә. Алай да, кая барганны беләбез инде. Башта аңлау бар. Курку хисе дә юк түгел…» – ди Илгиз.

Җырчы егеткә йөрәгендәге курку хисен җиңәргә якыннары турында уйлау һәм җырлау ярдәм итә икән. «Монда киткәннәр арасында курыкмаган кеше юктыр инде ул. Миңа йөргән кызым, әти-әнине искә алу бик нык ярдәм итә. Аларны күз алдына китерәм дә, киләчәктә бәхетле булачагыбызны уйлап, тынычланып калам», – ди солдат.

Түбәндәге видеода Илгиз туган авылы Келәнче турында җыр башкара. 

«Безнең татарларда гына чын дәрт, көч һәм моң бар»

Илгиз, үзеңне берәр кайчан шулай хәрби булырмын дип күз алдына китергән идеңме?

Юк, әлеге өлкәнең үзем өчен ят булуын мин армиядә хезмәт иткән вакытта ук аңлаган идем инде. Минем әтинең энесе ОМОН булып эшли, ул үзе дә хәзер Украинада хезмәт итә. Армиядән кайткач та мине үзе янына эшкә чакырган иде, ризалашмадым. Чөнки характерым белән йомшак күңелле мин, ул сыйфат әтидән күчкән. Күңелем нечкә, кешеләрне генә түгел, хайваннарны да, аеруча песиләрне яратам.

Ләкин алда нәрсә көткәнен дә, кайда барганны да беләбез. Азрак характерны үзгәртмәсәм, кыенрак булыр инде…

Гаиләң белән дә таныштыр әле, Илгиз.

Әтием турында алда әйтеп киттем инде. Әнием Энҗе исемле, ул хуҗабикә. Алия исемле сеңлем бар, ул Казанда кафеда эшли.

Сөйләшүебез барышында йөргән кызың телеңнән дә төшми. Аның турында да сөйлә әле. Кайда таныштыгыз? Күптән очрашасызмы?

Йөргән кызым Ландыш – татар кызы. Аның кайсы яктан икәнлеге сер булып калуын теләр идем. Аның белән дус егетнең никахында таныштык.

Синең өчен тормыш иптәшеңнең нинди сыйфатларга ия булуы мөһим?

Булачак хатын сайланган бит инде хәзер, ничек дип кенә җавап бирим икән? (көлә) Мин көйсез кеше түгел, хатыным тегене-моны пешерә белсен, дип тә әйтмим. Ашау ягына талымсыз, әни әйткәндәй, бөтен нәрсәне дә яратып ашыйм.

Булачак хатынымның татар кызы булуы минем өчен бик мөһим инде. Татар гаиләсендә тәрбияләнгән булуы кирәк. Үзем дә татар егете булуым белән горурланам. Безнең татарларда гына чын дәрт, көч һәм тагын бер нәрсә – моң бар.

Яңа ел төнендә якыннарың, сөйгәнеңнән читтә булу авыр булгандыр.

Күңелсезләнмәс өчен, без дә җиңелчә генә табын корып, үзебезгә күрә бәйрәм оештырдык. Үз кәефебезне үзебез күтәрдек.

 

Фото: © Илгизнең әтисе Искәндәр Мөхәммәтҗанов җибәргән фотолар

Исән-имин әйләнеп кайткач, иң беренче итеп нәрсә эшләячәксең?

Иң беренче план – өйләнергә. Яшь җитте, тормыш корырга вакыт.

Аннан мине авыл тарта инде. Сөйгәнем белән дә планнар корып утырдык. Казаннан артык ерак булмаган берәр авылда өй салып яки сатып алып яшисебез килә. Йөргән кызым да авыл тормышы белән яшәргә каршы түгел.

Кызганыч, авыллардан яшьләр китеп бетте. Уч тутырып хезмәт хакы алырлык эше булса, аз булса да күңел ачу урыннары булса да, авылларда яшьләр булыр иде әле. Авылларда гел өлкән буын гына калуы – бераз моңсу күренеш.

Бәлки, син авылда фермерлык эшен җәелдереп җибәрерсең, эш урыннары булдырырсың? Әллә инде башка өлкәдә эшлисең киләме?

Йөргән кызымның мине сәхнәдә күрәсе килә. Ул үзе дә матур җырлый. 

Бәлки, киләчәктә сезнең дуэтны да күрә алырбыз.

Бәлки. Планнар күп. Исән-имин әйләнеп кайтып, аларның барысын да чынга ашырырга иде.

«Кайтыр, Аллаһы Боерса»

Илгизнең әтисе Искәндәр абый Мөхәммәтҗанов та да улының тырыш егет икәнлеген, үзенең уң кулы булуын әйтеп үтте.

«Безнең районда авыл хуҗалыгы тармагы бетте… Ләкин ничек тә көн күрергә, тормышны алып барырга кирәк бит. Күршем белән уйлаштык та, пай җирләре, техника сатып алып, маллар асрый башладык. Грантлар алмадык, фермер булып та саналмыйбыз, хөкүмәткә бернинди бурычыбыз юк. Гаиләләребез белән әкрен генә алып барабыз шушы эшне. Илгиз дә быел көз безгә ярдәм итәргә дип авылга кайткан иде. Бердәнбер малай булгач, монда – үз яныбызда төпләнүен дә теләдек. Повестканы каршы чыгып диярлек алган шул. Бармыйча калучылар күп булды да. Ярар, качып йөри торган заман түгел, егет кешегә гомумән килешә торган нәрсә дә түгел ул. Кайтыр, Аллаһы Боерса, югала торган егет түгел ул», – дип ышаныч белән әйтте әти кеше улы турында.

 

Фото: © Илгизнең әтисе Искәндәр Мөхәммәтҗанов җибәргән фотолар

Илгизнең Телеграмда «Мобилизованный» дигән үз каналы бар. Ул элемтәсез калгач, каналны аның сөйгәне Ландыш алып бара башлаган.

«Әлегә каналга язылучыларның күпчелеге – Илгизнең дуслары, танышлары, туганнары, әти-әнисе. Кыскасы, Илгиздән хәбәр көткән, аны якыннан белгән кешеләр. Әти-әниләренә шалтыратса – алар, минем белән элемтәгә чыкса, үзем Илгиз турында мәгълүмат биреп барырга тырышам», – ди Ландыш.

Ландыш Илгиз белән танышулары турында да тәфсилләп сөйләде.

«Мин дус кызымның никахына аның туган авылына кайткан идем. Аның ире – Илгизнең күршесе. Дустының никахыннан Илгиз дә читтә калмады инде. Никахлар узгач, кич белән яшьләр җыелырга тиеш иде. Мин баламны йоклаттым, соңрак чыктым. Ул көнне Илгиз белән артык аралашмадык та. Минем баланың имезлеге авылда калган булган. Бик кирәк булгач, Илгиз Кама Тамагына хәтле барып, балага имезлек алып кайтып бирде. Иң беренче чын ирләрчә адымы шул булды.

Шуннан соң аның белән социаль челтәрләр аша аралаша башладык. Ул минем постларга лайклар куеп, реакция биреп утырды. Аннары дус кызның әниләре мине ашка чакырдылар. Ул көнне безнең янга Илгиз дә килде. Шуннан очраша башладык.

Повестка килгәч, бер дә җибәрәсем килмәгән иде. «Әйдә, берәр нәрсә уйлап табыйк», – дип тә тәкъдим иттем. Ләкин Илгиз – бик ышанычлы, намуслы егет. «Юк, повестка килгән икән, китәм», – диде. Илгизнең әтисе ягыннан туганы да Украинада. Аның батырлык үрнәге бар инде, бәлки, шуңа да качып калу юлларын эзләмәгәндер.

Энем белән көнаралаш диярлек аның янына «Казан-Экспо»га барып йөрдек. Полигонда автоматлардан атышканнарын күргән саен елый идем. Монда – уен, өйрәнүләр генә, ә анда киткәч бит болар барысы да чынбарлыкка әвереләчәк…» – ди Ландыш.

Үзе еракта булса да, Илгиз йөргән кызына Яңа елга сюрприз ясарга өлгергән.

 

Фото: © Ландышның шәхси архивыннан

«Яңа елны безне таныштырган дуслар белән авылда каршы алдык. Илгиз ул көнне симкасын ташларга тиеш иде инде. Салатлар турый-турый, аның белән көн буе диярлек сөйләштек. Ә Яңа елга бер сәгать кала авылга Илгиздән доставка килеп җитте. Миңа сөйгәнемнән бер кочак роза чәчәкләре, уенчык аю һәм йөзек бүләк иттеләр. 

Илгиз сезгә шулай ерактан гына тәкъдим ясадымы?

Белмим (көлә). Бәлки, Яңа елга бүләк булгандыр. Ләкин повестка килгәч тә: «Әйдә язылышыйк», – дип берничә тапкыр тәкъдим иткән иде. «Юк, акчасы өчен кияүгә чыккан, дип әйтерләр, Илгиз. Исән-имин әйләнеп кайт, шуннан соң карарбыз», – дидем.

Илгиз күңелемә бик якын. Минем беренче никахымнан баламны да бик якын итте. Ул аңа элекке иремә караганда да ныграк ярдәм итә. Илгиз беренче танышканда ук минем балам барлыгын белә иде. Читенсенеп, бу турыда сүз башласам: «Чит балалар булмый», – дип кенә теманы ябып куя.

Нинди генә ситуация, сүзгә килүләр, үпкәләүләр булмасын – ул сөйләшә һәм тыңлый белә. Дөрес нәтиҗәләр ясый. Бу – бик аз ирләргә генә хас сыйфат. Күпләр 15әр ел бергә яшәп тә бер-берсен ишетми һәм аңлаша алмый. Аның янында мин үземне чын, көчле җилкә артында итеп хис итәм», – дип сөйләде Ландыш.

Аның сүзләренчә, Илгизләр бүген Украина ягына чыкканнар инде. Әлегә аның белән элемтә юк.

Илгиз Мөхәммәтҗановның бурычын үтәп, батыр булып, сау-сәламәт килеш әйләнеп кайтуын телибез.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Иҫән-имен йөрөп,еңеү мн ҡайтһындар Алла бирһә!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100