news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мобилизацияләнгән Илгиз Мөхәммәтҗановның сөйгәне: «Илгиз ялга кайткач, никах укытабыз»

news_top
Мобилизацияләнгән Илгиз Мөхәммәтҗановның сөйгәне: «Илгиз ялга кайткач, никах укытабыз»
социаль челтәрләр

Фирдүс Тямаев репертуарыннан «Ялгыз торна», Нурислам репертуарыннан «Һәркөнне керәсең төшемә» җырларын җырлап танылган, мобилизацияләнгән Кама Тамагы районы Келәнче егете Илгиз Мөхәммәтҗанов үзенең «Наш мобилизованный» «Телеграм» каналында яңа видео урнаштырган. Моңа кадәр элемтәгә керү мөмкинлеге булмаган, күрәсең. Соң булса да, уң булсын дип, Илгиз барлык хатын-кызларны Яз бәйрәме белән котлап, җыр бүләк иткән. 

Илгизнең «Телеграм» каналын, үзенең интернеты булмаганда, сөйгәне Ландыш алып бара. Ул Илгизнең язылучыларына аның турыда мәгълүмат җиткереп тора. Ландыш сүзләренчә, Илгизнең тавышы көр. «Шаярта, көлә, яратуы турында әйтеп тора. Бик тиздән аларны ялга кайтарырлар дип уйлыйм. Илгиз ялга кайткач, безне зур эшләр көтә – әниләр ризалык бирсә, никах укытырга уйлыйбыз», – дип сөйләде ул «Интертат» хәбәрчесенә.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар