Кичә давыл вакытында Марий Эл республикасының Яльчик ял итү базасы янында кешеләр һәлак булды. Агач сынып, палатка өстенә төшә.
Һәлак булучыларның өчесе Яшел Үзәннән. Бу шәһәрдән килгән тагын 5 турист тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә район башлыгы Михаил Афанасьев. Һәлак булучылар арасында «ТДК» ширкәте генераль директоры Евгений Чулковның хатыны да бар. «Без төн буе табиблар белән элемтәдә», – дип язган район башлыгы.
Яльчикта Казан янындагы Көек бистәсендә яшәүче Сәлимовлар гаиләсендә үлүчеләр бар. «Бу – безнең өчен зур фаҗига», – дип язган район башлыгы Илһам Кашапов.
Яльчикта барлыгы 7 кеше, шул исәптән 3 бала һәлак булган. 22 кеше каза күргән. Татарстанда, агач төшеп, 14 яшьлек кыз үлде, ул Боровое Матюшинога ял итәргә килгән булган. Татарстанда 24 кеше каза күргән, 3се хастаханәдә.
Йошкар-Ола порталы һәлак булучылар һәм каза күрүчеләрнең исемлеген биргән.