Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа зиратта беренче күмелгән мәетнең нәселе корыймы, үзеңә урын алып кую дөресме?

Мәрхүмне мәңгелек йортка озатканда күп кенә кагыйдәләр үтәлергә тиеш. Кеше үзе исән чагында ахирәткә күчәчәген белеп, әзер булырга да тиеш. Халыкта зират белән бәйле күп кенә хорафатлар яши. Яңа зиратка беренче булып күмелгән кешенең нәселе корый һәм алдан алып куелган урын үлемне якынайтып торамы?

news_top_970_100
Яңа зиратта беренче күмелгән мәетнең нәселе корыймы, үзеңә урын алып кую дөресме?
Салават Камалетдинов

Беренче күмелгән кеше үзе артыннан нәселен алып китә, имеш…

Аяз Гыйләҗевнең «Әтәч менгән читәнгә» әсәрендә акча һәм байлык артыннан куып, туганлыкның нәрсә икәнен оныткан ике туганны буш зират дуслаштыра. Дөресрәге, инде картаеп баручы Хәйретдин агай үзен яңа зиратка күмүләрен васыять итә. Яңа зиратка күмелгән беренче кеше үзе артыннан бөтен нәсел-нәсәбен ияртеп китә дигән нәрсә туганнарны туганлаштыра да куя шулай.

«Мин андый нәрсәгә ышанмыйм», — дигән кешеләр дә туганнарын яңа зиратка күмдерергә теләми. Атеистлар да «Алла сакласын» дип куя… Кайбер авылларда зират авыл уртасында. Аның кайчан да булса тулачагы да билгеле. Бу очракта яңа зираттан качып та, котылып та булмый. Мәрхүм булган кешенең туганнары хорафатка ышанучан кешеләр булса, бу очракта нишләргә?

Хәмдүнә Тимергалиева да Казандагы «Курган» комплексына беренче булып күмелгән иде. Ул чакта халык: «Хәмдүнәне берүзен юл кырыена күмеп куйганнар», — дип сөйләде. Илһам Шәриф бу хакта: «Курган» зиратына җирләдек. Анысы да үзенең теләге булды. Үткәндә гел шул зиратны карап йөрде. «Үлсәм, татар зиратына күмдермә. Анда сөяк өстендә сөяк. Күп шәхесләрнең шунда күмелгәнлегенә карама. Миңа шушында ятсам, бик әйбәт була», — диде», — дип сөйләгән иде.

Балтачның зираты нигә буш?

Менә Балтачның үзендә яңа, ләкин һаман да буш торучы зират бар икән. Балтач халкы моңа төрлечә карый. «Ходай язган гомерең бетсә, хорафат кына алып кала алмыйдыр», «Бу хорафат, динебездә андый нәрсә юк», — ди бер төркем. Шулай да, «Теләсә кайдан алып кайтканнарны күмсеннәр», «Беренче булып туган-тумачалары булмаган мәетне җирләргә кирәктер. Андыйлар да бар бит», — диючеләр дә бар. Димәк, ырым-шырымга ышану күпмедер дәрәҗәдә сизелә.

Балтач белән Лызи арасында зиратны 3-4 ел элек үзара салым акчасына ачалар. Хәзерге көнгәчә ул буш. Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова сүзләренчә, алар андый хорафатларга ышанмый һәм төп зират тулу белән яңасына күмә башлаячаклар икән. 

— Бер начарлыгы да юк, киләчәктә кирәк була дип, әзерләп куелган әйбер, әлегә буш тора. «Нәсел корый» дигән сүзләр йөри, ләкин без аларга ышанмыйбыз. Кеше сөйләргә ярата бит инде ул. Безнең озакламый төп зират тулып бетәчәк, анда урын күп калмады инде, икенче елга тулып та бетәр. Шуннан соң яңасына күмә башлаячакбыз. Яңа зират буш торуын тора, тик ул ямьсезләнеп, чүпкә батып ятмый. Аның эчендә әле печән чәчелә. Ул печәнне «Сорнай» колхозы ала, — дип сөйләде Фиалка Альберт кызы.

«Гомер озынлыгы аннан гына тормый»

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллиннан яңа зиратка күмү тәртибен белештек.

— Без әнинең йөрәк астында булганда, 120нче көнне үк безнең янга җаныбыз белән фәрештә килә һәм безгә өрдереп куя. Шул көннән әнинең тәнендә ике җан яши башлый. Алланың әмере белән шушы фәрештә өч әйбер яза. Шуларның берсе — гомер. Яңа зиратка беренче кердеме, икенче кердеме, гомумән, ул Алланың әмере — тәкъдир белән генә хәл ителә.

Шикләнү дигән әйбер — шайтаннан. Шикләнүдән ераграк булыйк. Шундый хәлгә эләктегез икән, борчылмагыз, Аллаһка тапшырыгыз, чөнки мәрхүм булган тугыныгыз язылган кадәрен яшәгән инде. Сезнең гомерегез дә күктә язылган. Туганыгыз яңа зиратта беренче булып күмелсә дә, сезнең гомер озынлыгы аннан гына тормый.

Зиратта урын алып кую үлемне якынайтамы?

Зиратта буш урыннар калдырып киткән очраклар да күп. Ягъни, туганы, ире, хатыны янына күмүләрен сорап, мәрхүм яныннан үзенә урын алып калу гадәте авылларда киң таралган. Шуңа өстәп, ул җирне үзе исән килеш чардуган белән әйләндереп алу очракларын да күрергә була. Күпчелек очракта ирле-хатынлыларның икесенә бер чардуган куялар.

Кемдер бу гадәттән курка. «Җире буш, кешесе исән, ә үзенә чардуган утыртып куйган инде. Җир аны тартып тора була бит инде. Үлемнәрен якыйнайтып йөриләр», — диде бу хакта Гүзәл исемле апа. 

«Бабам тумышы белән күрше авылныкы иде. Шуңа аны шул авыл зиратына җирләдек. Әбием дә янына үзенә дип урын билгеләп куйды. Ул урынга беркем тимәде башта. Тик берничә елдан бабамның әнисе үлеп китте дә, әби алып куйган урынга әйтми, киңәшләми генә карт әбине күмеп куйдылар. Әбием үпкәләде башта, бик хәтере калды. Үзенә дип алып куйган урын иде бит ул. Әби үлгәч, аны үзебезнең авыл зиратына күмдек инде, күрше авылга түгел. Әбинең: „Ул күрше авыллар белән каберең якын булмасын“, — дип әйтә иде. Туры килде инде», — дип сөйләде бер танышым. Үзе егерме бишнең теге ягында гына булса да, авыл зиратында үзенә урын алып каласы килә икән.

— Безнең авыл зираты бәләкәй. Бер ягында авыл, икенче ягында урман. Әле читтән алып кайтып күмәләр кешеләрне, тула да бугай инде ул. Шуңа күрә үземә дә урын алып куясым килә. Зиратта үз урының булу үлемеңне ерагайта дип әйтәләр бит. Кәфенлек әзер килеш тору да шулай, — ди танышым.

 «Балаларыбызга барысын да аңлатып калдырыйк»

Дин бу хәлгә дә уңай карый. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алдан урын алып куюны хәерле эш дип атады.

— Алдан урын алу, билгеләп кую бик яхшы, күркәм гадәт. Ир белән хатын бергә яткан, кайбер якларда нәсел-нәсел итеп күмелгән очраклар бар. Ул вакытта балалары, туганнарына да каберләрне җыештырырга, буярга, ташларын алыштырырга җиңелрәк була. Җир тартып тора дип ышанырга ярамый. Ул җирне алдан сатып алганмы, алмаганмы — аннан тормый, Аллаһы Тәгаләдән тора.

Кайгы бит ул көтмәгән вакытта килә. Аннары башлана: әнине авылга алып кайтыйкмы, шәһәргә күмикме, нәрсә эшлик? Шуңа күрә бу эшләрне алдан кайгыртып куярга кирәк. Җирне сатып алган, туган авылга кайтарган очракта сөйләшеп кую да кирәк.

Без балаларыбызга барысын да васыять итеп, бәйнә-бәйнә аңлатып калдырыйк. Элек әбиләребез ләхетне кем аласын, ләхет алучыга хәергә нәрсә бирәсен алдан планлаштырып куйган булган. Шуңа күрә үзегезгә урынны белдерү — ул хәерле, күркәм гадәт, — дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.

Гомумән, зират, мәрхүмне соңгы юлга озату буенча күп кенә имеш-мимешләр, хорафатлар ишетергә була. «Зиратта егылырга ярамый», «зират туфрагы аягыңа ияреп кайтмасын», «зиратка алып кергән әйберне кире алып чыгарга ярамый», «зиратта үскән җиләк-җимешне ашарга ярамый» һәм башкалар. Кечкенә чактан зиратка бармак белән төртеп күрсәткән өчен бармакны өч кат тешләп, өч кат аяк белән басып кую гадәте кайбер өлкәннәрдә һаман да бар. Ышанулар, хорафатлар бик күп төрле булса да, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында икәнен онытмыйк.

«Кабер өстенә агач утыртырга рөхсәт бирмибез»: Зиратта агач утырту гөнаһмы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100